«Татар атына атланып, хаҗга барырга телибез»

«Татар атына атланып, хаҗга барырга телибез»

Бөтен халыкның аты бар, татарныкы гына юк. Әлегә! Татар егетләре бу хатаны төзәтергә алынды инде: иске татар аты дигән токымны рәсмиләштерергә, ә аннары, шул атка атланып, Мәккәгә кадәр барып җитәргә телиләр.

Әлки районы, Татар Әхмәте авылында яшәүче Фәнис Бакиров 265 баш ат асрый. Шуның 165е – бия. «Татар атларымы соң инде болар?» – дигән сорауга гына төгәл җавап бирә алмый әле ул. Ник дигәндә, әлегәчә андый токым рәсми рәвештә теркәлмәгән. Атларның итен, сөтен анализга тапшырганнар инде. Хәзер канын гына тапшырасы, шуның буенча ДНКсын ачыклыйсы калган. Якын арада Рязаньга анализларны илтәсе, ди.

Рәсми рәвештә билгеле булмаса да, Фәнис әфәнде үзендәге атларны татар токымлы атлар дип уйлый. Болай уйларга нигезе дә бар, билгеле. Атлар асрый башлаганчы, бик күп эзләнгән, картлар белән сөйләшкән ул. «2012нче елда телевизордан: «Татар атларын кайтарасы иде», – дигән сүзне ишетеп алдым да шушы токымны эзләргә керештем. Татарстанда тапмагач, читкә чыгып эзләдек, хәтта Калмыкиягә кадәр бардык. Беренче атларны Башкортстаннан алып кайттым. 45 яшемдә «үги әтием» табылды», – дип сөйли Фәнис әфәнде. «Үги әти» дигәненең дә сере бар. Башкортстанда яшәүче селекцияче Хәсән Идиятуллин турында ишетеп ала да, шуның янына бара ул. Беренче очрашуда сүзне кыска тоталар. «Ат кирәк иде», – ди Фәнис Бакиров. «Кил», – дип җаваплый Хәсән Идиятуллин. «Шуннан дүрт КаМАЗ белән Хәсән абыйга бардым. Атларны төягәч, Хәсән абыйга: «Минем акча да юк бит, Хәсән абый», – дим. «Ярар, бер бирерсең әле», – диде. Шулай итеп, 59 баш ат төяп кайтып киттем. Җәмгысе 4 миллион 200 мең сумлык булды. Шуның кадәр атны ышанып биреп җибәргәч, «үги әти» дими кем диим? Хәзер дә Хәсән абый белән көн саен киңәшләшеп торабыз», – дип сөйли Фәнис әфәнде.

«Үги әти» дигәне дә янәшәсендә тора – Башкортстаннан Әлкигә кунакка килгән. «Фәниснең кулларына карадым – сөялгә баткан. Эш кешесе икәнлеге күренеп тора. Өстәвенә, үзе Татарстаннан, үзебезнең татар егете. Шулай булгач ничек ышанмыйсың инде?» – ди Хәсән Идиятуллин.

Селекцияче үзенең беренче тапкыр татар токымлы ат белән ничек танышуын да искә алды: «6-7 яшьлек чагымда бер атка күзем төште минем. Кола бия дип йөртә идек аны. Ул башкаларга охшамаган: үзе бәләкәй, үзе матур, аяклары коеп куйгандай төп-төз. Сабан туйлары җитсә, үзеннән күпкә зуррак атларны уза да китә. «Әти, бу ат нигә башкаларга охшамаган?» – дип сорый идем. Ул шушы иске татар токымлы ат булган икән. Әти ул токымны сакларга, үрчетергә тырышты. Хәзер менә эшен мин дәвам итәм».

«Татар токымлы атлар башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң?» – дип сорыйм. Әйтеп бетерәсе килми Хәсән әфәнденең. Китап язам әле мин, шуннан укып белерсез, ди. Һәм өстәп куя: «Бөтен нәрсәсе белән дә аерыла, чөнки аларның генетикасы бүтән».

Ә Фәнис Бакиров үз күзәтүләре буенча татар атларының нинди сыйфатларга ия булганлыгын сөйләп бирде. Кар эрүгә атларны болынга чыгаралар икән. Һәм кар яугач кына алып кайталар. «Алып кайтуы кыен – кар казып яшәсәләр яшиләр, утарга кайтасылары килми. Абзарга карлы-бозлы яңгыр яуганда гына керәләр, болай үзләре карга чыгып яталар. Чөнки аларның табигате шундый – кыргый. Аларга кигәвен, черки дә тими. Бүре дә якын килми. Төнлә белән яннарына килсәң, бу атлар үзеңне дә таптап бетерәләр, арткы аягы белән түгел, алгы аягы белән тибәләр. Татар атлары чыдам. 15 чакрымга чабыштырып караган бар. Тагын кайсы токым шуның кадәр арага чаба ала?» – дип сөйләде ул.

Фәнис Бакировның хыялы – атларның башын 500гә җиткереп, татар токымлы атлар үрчетү хуҗалыгы булдыру. «Татарларны үз атлары белән таныштырасы иде», – ди ул.

Татарстанда татар токымлы атларны асраучы бер ул гына түгел, билгеле. Бөгелмә районы, Карабаш авылында яшәүче Фәрит Нәбиуллин бар, мәсәлән. Аның атлары күбрәк – 300 баш. Шулай ук татар токымлы атлар дип бара һәм шулай ук ДНК нәтиҗәләре килгәнен көтә. Атларга паспорт алсалар, «бу безнең татар токымлы атлар» дип горурланып сөйләргә мөмкин булачак бит. Селекцияче Хәсән Идиятуллин узган ел Татарстан Республикасына дип атап бер татар айгыры бүләк иткән иде, аны да Фәрит Нәбиуллинга тапшырдылар. Атларны таныту буенча тәкъдиме дә бар аның. «Шушы атларга утырып, Казаннан Болгарга йөреш уздырырга тәкъдим иттем. Әйтик, өч көн буе барасың, юлда танышасың, дуслашасың. Яшьләр дә бик тартылачак моңа. Ә инде татар атлары токымы рәсми рәвештә танылып, малларга паспорт алгач, шуларга утырып Мәккәгә хаҗга чыгып китү нияте бар. Барып җитеп булачак, чөнки безнең атлар үзебез кебек үк чыдам», – ди Фәрит Нәбиуллин.

«Татар гомер-гомергә ат асраган. Бу Чыңгызхан заманнарыннан ук килә. Кытай чиген саклаган татарларның атларын кытайлылар «күк атлары» дип атаган. Атларның шундый атамага ия булулары аларның кояш төсендә булуы белән бәйледер, күрәсең. Бу атлар сугыш вакытларында да бик кулай булган. Җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 120-150 чакрымга кадәр ара уза алганнар. Чыңгызханның яулап алу сугышларында да татар атлары катнашкан. Шул атларга ия булу өчен, Чыңгызханның татарлар белән туганлашуы да тарихи факт булып кала. Тарихи язмалардан күренгәнчә, кытайлылар әлеге атларны сурәткә дә алган: төсләре алтынсу ком, яллары һәм койрыгы аграк булган, хәзерге квалификация белән атасак, «соловая» масть. Бу төс күбрәк бияләргә хас. Ә айгырлар исә бияләрдән аерылган: гәүдәләре шул ук төстә булып, ял һәм койрыклары карасу, сырт буенча шул ук төстә сызык сызылып үткән. Мондый атларны кола («буланая» масть) дип йөртәләр. Алар тәбәнәк, буе – 135-140 см чамасы (Европа стандартлары буенча, ат 160-175 см булырга тиеш), авырлыгы – 400 кг. Күкрәкләре киң, муены калын, башы зур. Татар атлары 40-45 градус салкынга һәм эссегә чыдам. Печән һәм солыны бик аз ашаганнар, күбрәк табигатьтә булган азык белән тукланганнар. Азыкка карата талымсыз булып, кышын үләнне тоягы белән кар астыннан казып ашыйлар. Кыш буе, җәй буе болында йөриләр, абзарда тормыйлар».

Биология фәннәре докторы Равил ХӘЕРТДИНОВ

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Әлки – Казан

Комментарии