«Башлап кына карыйм» дигәннән иң зур гаилә фермасы булып үскәннәр

«Башлап кына карыйм» дигәннән иң зур гаилә фермасы булып үскәннәр

«Зур кызыбыз Илалия сыер да сава, бозау да карый, җәй көне, үзе машинага утырып, 5-6 механизаторга басуга ашарга да пешереп илтә. Улыбыз элекке елларда көтү көтсә, быел иң җаваплы эшне – сенаж таптатуны аңа тапшырдык», – дип сөйли фермер Ленар Латыйпов. Илалиягә – 17, Гомәргә – 15 яшь!

Биектауда Латыйповлар гаиләсен белмәүче кеше юк. Хәер, Биектауда гына түгел, башка районнарда да күпләр белә аларны. Республикада иң күп мал тотучы гаилә фермасы аларныкы бит!

Ленар белән Миңсинә икесе дә ветеринария белгечлеген алганнар, бергә укыганнар. Ленар күзе төшкән чибәр кызны карап кына йөрткән дә, укып бетерүгә өйләнеп тә куйган. Шул тарихны сөйли башлый да, хәзерге заманга кайтып, җитди итеп өстәп куя: «Хатын сайлау берни түгел, менә син сыер сайлап кара-а». Хәер, сыер сайлый башлаганчы бергәләшеп башка эшләрдә дә хезмәт куярга туры килгән әле аларга. Ленарның туган ягы – Биектау районы, Торнаяз авылына кайтып яши башлаганнар, колхозда эшләп алганнар. Аннары ит сату белән шөгыльләнгәннәр. Ә 2010нчы елда, дәүләттән 1 млн сум грант алып, гаилә фермасы төзүгә керешәләр. «Бик кызыктыра торган программа иде бу: хайванны сатып аласың һәм дәүләт акчаның бер өлешен кире кайтара – «живой вес»ка 40 сумнан», – дип искә ала фермер.

Ул вакытта фермер түгел бит әле. Фермер булырга уйламый да. «Тиз генә бер ферма ясыйбыз да, кешеләр яллыйбыз. Алар үзләренә эшләсеннән, ә мин кире алып-сату эшенә кайтырмын», – дип фикер йөртә Ленар Латыйпов. Ләкин шушы эшкә башы-аягы белән кереп чума. Шул хәтле тирән чума ки, бүген аларның гаилә фермасында 250 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Бу санга җиткәнче шактый тир түгәсе була, билгеле. «Күрше авылда ташландык ферма бар иде. Ферма димәсәң хәтере калыр: стеналары да юк, баганалары гына тырпаеп тора. 5нче февраль көнне шунда 28 баш мал алып кайттык. Салкын, азык та юк. Алай да куркып тормаганбыз әле. Тәвәккәлләп башлап җибәрдек», – ди Ленар Латыйпов. Ит сатучы булгач, Латыйповларның кулда акча була – малларны үз акчасына алалар. 20 баш малның акчасын дәүләт кире кайтара.

«Шуннан әкертен генә үрчедек – маллар да, үзебез дә», – дип елмая Ленар. Үзләренең тагын ике баласы туган – Исламия белән Хәлил. Әле ул кечкенәләренең эше басуга барып ашап кайту белән генә чикләнә. Тик алары да озакламас, Илалия белән Гомәр рәтендә гаилә фермасында хезмәт куя башлар инде. Латыйповлар гаиләсендә башкача мөмкин түгел чөнки. Бөтен кеше эшли, балаларны да кечкенәдән хезмәт белән тәрбиялиләр.

Ә малларның башы 250гә җиткән. 130ы – савым сыеры. Шуның хәтле сыерга – бер сыер савучы. Үз авыллары кешесе икән. Әле Латыйповлар сыер сава торган роботлар алып куярга хыяллана. «Аны куйгач та сыер савучы апаны урамга чыгарып җибәрмәячәкбез, башка эш табачакбыз», – ди. Алардагы бөтен эшчеләр дә үз авылдашлары икән.

Хыяллары зурдан Латыйповларның. Нәселле хайваннар үрчетә башлап, тиешле статус алырга ниятлиләр. Хәзер менә малларны хәләл ысул белән чалу пункты салып яталар (Ленар да, хатыны Миңсинә дә диндә!). Латыйповларны белгән кешеләр бу хыялларның бик тиздән тормышка ашачагына шикләнми дә инде. Ә быел 11нче классны тәмамлаучы кызлары Илалия, әти-әнисе кебек үк ветеринар булам дип хыяллана икән. «Фермер булалармы, инженермы, гади эшчеме – иң мөһиме кеше булсыннар. Ә эш белән үскән бала югалып калмый ул», – ди Ленар.

Саубуллашканда: «Мал үрчетеп табыш алып буламы?» – дип кызыксынам. Тыйнак кына елмая Биектау фермеры. «Хатынга «Пассат» машинасы алып бирдем, үзем джипта йөрим. Ике катлы йорт җиткереп кердек. Дүрт балада да, үзебездә дә айфон. Шулай булгач, әлһәмдүлилләһ, табыш алып була дигән сүз. Ләкин мин башта ук, кызыгып, джип алган булсам, бөлә идек инде. Акча кулга тия башлагач кына алынды алар», – ди Ленар Латыйпов.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Биектау – Казан

Комментарии