«Алимент түләмәүчеләрне һәм сөяркәләрне түгел, югалган кешеләрне эзлибез»

«Алимент түләмәүчеләрне һәм сөяркәләрне түгел, югалган кешеләрне эзлибез»

Бу минутларда кемдер телевизор карап яки газета укып утырганда, кемдер эзсез юкка чыккан, кемдер урманда адашып йөри, ә икенче берәүләр аларны эзләргә чыгып китә. Бер-ике кеше генә түгел ул, тулы бер отряд. Һәм ул отряд фәлән ел полициядә эшләгән коткаручылардан түгел, студентлардан, пенсиядәге абый-апалардан, өч-дүрт бала аналарыннан тора. «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды дип атыйлар аны.

Күзгә күренмәс отряд дип атасаң, дөресрәк булыр, мөгаен. Чөнки күп кеше аның турында белми. Андагы кешеләр үзләре дә: «Без фәлән кадәр кешене таптык», – дип кычкырып мактанып йөрми. Аларның хәтта офислары да юк. Тыныч кына үз эшләрен эшли – югалган кешеләрне эзли бирәләр.

Отряд үзе Мәскәүдә оеша. Тора-бара башка төбәкләрдә дә барлыкка килә башлый. Без «Лиза Алерт» отрядының Татарстан, Мари Иле, Башкортстан һәм Удмуртия буенча төбәк координаторы Айгүзәл Хәйриева белән күрешеп сөйләштек.

«БАТЫРЛЫК ЭШЛӘРГӘ ТЕЛӘП КИЛҮЧЕЛӘР ДӘ БАР»

Айгүзәл сүзне Казандагы отрядның кайчан һәм ничек оешуыннан башлап җибәрде.

– 2013нче елның февралендә мин Чаллыга классташлар очрашуына кайттым. Иртә белән торып компьютерны кабызгач, Василиса Галицына исемле кызның югалуын белдем. Аңарчы Рафаэль исемле дустымның югалган кешеләрне эзләү белән шөгыльләнүе турында сөйләгәнен ишеткәнем иде. Тизрәк аңа шалтыраттым. «Безнең кешеләребез бик аз. Әйдә, үзең тотынып кара әле, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез», – диде.

Шуннан «эзләү-коткару отрядына кешеләр кирәк» дип игълан бирдек. Күпмедер кеше килде. Алар белән сөйләшә, эшли башладык. «Лиза Алерт»ның махсус кешеләр булдырган методикасы бар, шуның буенча өйрәтүләр уздырдык.

– Отрядка кемнәрне аласыз?

– 18 яшьтән өлкәнрәк, белемле, үз аңында булган, команда белән эшли ала торган теләсә кем отрядыбызга кушыла ала. Бөтен кеше дә урманда йөгереп, югалган кешене эзләп йөри алмый, билгеле. Башкача ярдәм итәргә мөмкин. Әле күптән түгел генә пенсиядәге бер абзый отрядка җиһазлар саклау өчен тартмалар бүләк итте. Бу да ярдәм. Без акчалата алмыйбыз, бары әйберләтә генә алабыз.

Пенсиягә чыккач, кеше кирәксезгә әйләнә дигән сүз түгел. Яшел Үзәндә яшәүче Татьяна Васина, мәсәлән, олы яшьтә булуына карамастан, һәр эзләүдә катнаша.

Безгә ярдәм итүчеләр арасында инвалидлар да бар. Югалган кешенең фотосын интернетта тарата икән – бу инде ярдәм. Кадетлар мәктәбендә укучы бер малай интернетта әнә шулай безнең игъланнарны таратып утыра. Волонтерларны укыту өчен бина биреп тору – шулай ук бик зур ярдәм.

Безгә инфорглар, ягъни мәгълүматны эшкәртүчеләр бик кирәк. Алар – күренми торган, ләкин бик зур эш башкара торган кешеләр. Алар кеше югалу турында гаризаны кабул итеп ала һәм ориентировка (югалган кешенең билгеләре язылган белдерү. – Авт.) эшли. Инфорг буласы кеше аралашучан, өйрәнергә әзер булырга, компьютерны һәм интернетны яхшы белергә, кешене сөйләштерә алырга, сораулар бирә һәм тыңлый белергә тиеш. Алар акыл хезмәте башкара, шуңа күрә аналитик фикерләү сәләтенә ия булулары кирәк. Кешене эзләргә чыгаргамы, әллә юкмы икәне инфорглар туплаган мәгълүматтан күренә инде.

– Алайса сезгә батырлык эшләргә теләп кенә кушылып булмый инде…

– Без югалган кешене оператив эзләү белән шөгыльләнәбез, батырлыкта ярышмыйбыз. Моны аңламыйча килеп керүчеләр дә бар. Кайвакыт волонтерга ориентировкалар ябыштырып чыгарга кушасың, ә ул: «Бу батырлык түгел бит, ә минем батырлык эшлисем килә», – ди. Белдерү ябыштыру кебек «вак-төяк» эш эшләп йөрисе килми. Чынлыкта, югалган кешеләрнең күбесе шушы ориентировкалар буенча табыла. Шуңа күрә шул гади генә кәгазь кисәкләре дә бик мөһим.

Мәсәлән, больницаларга шалтыратып, югалган кеше сезгә эләкмәдеме, дип белешеп чыгарга кирәк була. Батырлыкмы бу, юкмы – анысын белмим, тик шулай шалтыратып, кешене больницаларның берсендә табарга була. Урманга да, шәһәр урамына да чыгып йөгерәсе булмый.

Кайвакыт урманга эзләүгә безнең белдерүләрне игътибар белән укымыйча, үзләре теләгәнчә киенеп киләләр. Һәм без аларны кире борабыз. Чөнки шорты, сандали кигән килеш урманга кеше эзләргә кереп булмый. «Юк, минем барасым, батырлык эшлисем килә», – диләр. Тик без ул волонтерның сәламәтлеге турында да уйлыйбыз, берәүне эзлибез дип, икенче кешенең тормышына зыян китерә алмыйбыз.

– Сезнең отрядта ничә кеше?

– Хәзерге вакытта унлап кеше, кайвакыт күбрәк тә җыелабыз. Беребез дә эшсез түгел. Кеше югалса, эштән сорап китәбез йә үзебезнең ял көнендә эзләргә чыгабыз. Казаннан кала Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә һәм тагын берничә районда кешеләребез бар. Тик бу бик аз. Отрядның бүлекчәләрен башка район һәм шәһәрләрдә дә булдырасы иде. Әйтик, Актаныш яки Әгерҗедә унлап волонтер булса, ничек әйбәт булыр иде. Без аларны килеп өйрәтер идек, аннан соң алар эзләү эшен үзләре дә оештыра алыр иде. Әгерҗедә югалган кеше Казаннан коткаручылар кайтып җиткәнен көтеп җиткерә алмаска да мөмкин бит.

«БЕР ЕЛ ЭЛЕК ЮГАЛГАН КЕШЕНЕ ЭЗЛӘМИБЕЗ»

– Эзләү ничек оештырыла?

– Безгә кеше югалуы турында заявка керүгә, аны инфоргларга тапшырабыз. Алар югалган кеше турында бөтен булган мәгълүматны туплый, якыннарына шалтырата. Кайвакыт яратып та бетермиләр, чөнки югалган кешенең диагнозларын, рухи халәтен, гаиләдә нинди мөнәсәбәт булуын да сорашабыз. Бу мәгълүмат безгә журналистларга сату өчен түгел, югалган кешене табу өчен кирәк. Кечкенә генә мәгълүмат та йомгакның очы була ала. Тик кешеләр моны аңлап бетерми, безне еш кына алдыйлар. Гаиләдәге хәлләрне сөйләргә теләмиләр, борчылалар, оялалар, кешенең югалуында үзләрен гаепле дип саныйлар. Ләкин ул мәлдә боларның берсе дә әһәмиятле түгел, иң әһәмиятлесе – кешене тизрәк эзләп табу. Ә аның өчен төгәл һәм тулы мәгълүмат кирәк.

Инфорглар мәгълүматны эшкәртеп бетергәч, югалган кешене эзләргә чыгасымы-юкмы икәнен хәл итәбез. Алимент түләмәүче аталарны, бурычын кайтармый йөрүче кешеләрне, элеккеге сөяркәләрне, фәлән ел хәбәрләшми торганнан соң кисәк күрәсе килеп киткән классташларны эзләмибез. Криминал исе килеп торган эшләргә дә алынмыйбыз. Без сәламәтлеге һәм тормышы куркыныч астында булган кешеләрне эзлибез. Кеше югалып өч ай, бер ел үткәч мөрәҗәгать итәләр икән, анысына да алынмыйбыз. Гафу итегез, тик бер ел элек югалган кешене эзләү өчен волонтерларны урманга куып чыгаруның мәгънәсе юк.

Әгәр инде югалган кеше без эзли торган категориягә керә икән, аның турында белдерүләр бастырып, аларны шәһәр буенча ябыштырып чыгабыз, интернетта таратабыз. Урманга эзләргә чыгасы булганда, нәрсә киеп килергә, кайда җыелырга, үзең белән нәрсәләр алырга икәнен әйбәтләп аңлаткан белдерүләр таратабыз.

– Халык ярдәм итәме?

– Күпләр «кеше югалган» дигән хәбәргә төкереп карый. Ориентировкаларга күтәрелеп тә карамыйча, караган очракта да игътибарсыз гына укып чыгып, үз юлын дәвам итүче кешеләр күп. Отряд югалган бер әбине эзли торган команда түгел, отряд – бу әбине эзләүне дөрес итеп оештыра торган команда ул. Без шәһәр яки авыл халкы да безгә ярдәм күрсәтер, ул әбине күрсәләр, кичекмәстән безгә хәбәр итәрләр дип көтәбез. Чөнки ул әби – арабыздан беребез бит. Бүген бер белмәгән әби югалды һәм сез аның турында белдерүне таптап үтеп киттегез ди, ә иртәгә, Аллаһ сакласын, сезнең туганнар белән дә шул ук хәл килеп чыгуы ихтимал.

– Эчке эшләр һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыклары сезне көндәш итеп күрмиме?

– Без көндәш була алмыйбыз, чөнки һәркем үз эшен башкара. Бер үк эшне эшли торган ике кул кебек без. Бер-беребезгә комачауламыйбыз, киресенчә, ярдәм итәбез.

«ЯЛГАН МӘГЪЛҮМАТ КЕШЕ ҮТЕРӘ»

– Табылмаган кешеләр бармы?

– Бар. Яңа елга кадәр Мари Иленнән бер әби югалган дигән хәбәр алдык. Әби урманга киткән һәм күпмедер вакыттан: «Аякларым тыңламый башлады, хәлем начар», – дип кызына шалтыраткан, үзенең кайдалыгын аңлата алмаган. Кызы безгә чыкты. Кызганыч, тик без ул әбине таба алмадык.

Безнең ил законнары буенча, кеше шалтыраткач, аның кайдалыгын төгәл итеп ачыклап булмый. Соңгы тапкыр менә бу кәрәзле элемтә каланчасы аның телефоныннан сигнал кабул иткән, дип чагыштырмача гына исәпләп чыгарырга мөмкин. Ә ул каланча фәлән километр арага хезмәт күрсәтә. Әлеге әбине табу өчен, 12гә 12 километрлы мәйданны тикшерергә кирәк булып чыкты. МЧС белән берләшеп, 200ләп кеше җыелып, ай буе эзләргә тиеш булып чыгабыз. Аңлашыла ки, бу мөмкин эш түгел. 200 кеше табылып, эзләргә чыгып китсәк тә, ул вакыт эчендә кеше исән калмый инде. Әгәр әбинең телефоны сүнгәнче кайдалыгын төгәлрәк ачыклап, 1гә 1 километрлы мәйданнан гына эзлисе булса, без аны тапкан булыр идек.

Шулай да статистика буенча, югалган кешеләрнең күпчелеге исән килеш табыла. Кемдер үзе кайтып керә, кемнедер полиция, кемнедер без табабыз. Күп нәрсә безгә кайчан мөрәҗәгать итүләреннән дә тора. Кеше югалганның беренче сәгатьләрендә, беренче тәүлегендә эзли башласаң, 98 процент очракта кеше исән килеш табыла. 48 сәгатьтән соң гына эзли башласаң, исән килеш табу проценты да 48гә генә кала.

– Ялган мәгълүмат бирү очраклары буламы?

– Күптән түгел МЧСтан «бер ир югалган» дигән хәбәр алдык һәм ашыгыч рәвештә урынга чыгып киттек. Ирнең дуслары безгә, ул бер үзе генә китте, без күрмәдек, диделәр. Югалган кешенең кайда яшәвен дә аңлата алмадылар хәтта. Полиция белән элемтәгә кереп, интернетны актарып кына кемлеген ачыкладык. Ә дуслары нәрсә эшләгәннәрен 48 сәгать үткәч кенә аңлап алды. Алар безгә ялган мәгълүмат биргән икән, дөресен әйтсәк, утыртырлар, дип курыкканнар. Кайда һәм нәрсә булганы турында башта ук дөресен сөйләгән булсалар, иптәшләре исән килеш табылган булыр иде. Ә болай ул өшеп үлгән. Ике кешенең ялганы өченче кешене үтергән булып чыга.

Әле бу очрак болай гына бетмәде. Югалган кешенең туганнары шалтыратып: «Сез нәрсәгә эзләүне туктаттыгыз? Аны коткарып була иде», – дип кычкырды. Без һәрвакыт яхшыга өметләнәбез һәм эзләүне сәбәпсез туктатмыйбыз. Ә бу очракта кар күп яуган иде. Ни кызганыч, кеше буе яуган карны эретеп бетерә алмыйбыз шул.

– Фильмнарда югалган кешене өч көн үткәч кенә эзли башлыйлар…

– Кем уйлап чыгарган әкияттер бу. Кеше югалгач шундук хәбәр итәргә була. Тик югалган дигәнне дөрес аңларга кирәк. Һәр кешенең гадәткә кергән яшәү рәвеше була, якыннары аны белеп тора. Әйтик, бала сәгать 8дә мәктәпкә китә, 4-5 дәрес укый, аннары өенә кайта. Әгәр тиешле вакыт үтеп, 20-30 минут эчендә кайтып җитмәсә, телефонын да алмаса, бу аны эзли башларга кирәк дигән сүз. Өч көн үткәнен көтеп утырасы түгел. Иртәрәк эзли башлау соңга калуга караганда яхшырак.

«Күпләр безнең кебек үз теләге белән бушка ярдәм итүчеләрне тырай тибеп йөрүчеләр, гаиләсе, баласы булмаган кешеләр дип исәпли. Ә безнең арада өчәр-дүртәр бала аналары, олы яшьтәге пенсионерлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, җаваплы эштә эшләүче кешеләр дә бар. Без эшсезләр түгел, без кайбер эшләребездән баш тартып, азрак йоклап, телевизорны азрак карап, аның урынына кеше гомерен коткаруны сайлый торган кешеләр»

«ЛИЗА АЛЕРТ» ЭЗЛӘҮ-КОТКАРУ ОТРЯДЫНА НИЧЕК МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

lizaalert.org сайтына кереп, заявка калдырырга яки 8 800 700 54 52 кайнар элемтә номерына шалтыратырга кирәк. Диспетчерлар сезнең мөрәҗәгатьне төбәк отрядына юллаячак. Отрядка ярдәм итәргә яки үзе аның эшчәнлегендә катнашырга теләгән кешеләргә дә шушы номерга шалтыратасы.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии