Сүз иреген буарга тырышу протестны көчәйтәчәк

Сүз иреген буарга тырышу протестны көчәйтәчәк

Русиядә урам чараларында катнашкан өчен гаепләнүчеләргә җәзаны тагын да кырысландыру турында канун өлгесе Думага тәкъдим ителде. Татарстан активистлары фикеренчә, Украинадагы хәлләрдән соң, Русиядә активлык күтәрелер дип куркып калганга, бу документ әзерләнгән.

«Бердәм Русия» депутатлары Александр Сидякин, Андрей Красов һәм «Гадел Русия»дән Игорь Зотов урам чараларында катнашып, гаепләнүчеләргә җинаять җәзасын тагын да кырысландыру турында канун өлгесен әзерләп, 31нче мартта Думага тәкъдим итте. Бу документ кабул ителсә, федераль кануннар һәм административ җаваплылыкка тарту кодексына үзгәрешләр керәчәк. Ярты елга ике мәртәбә административ җаваплылыкка тартылганнарга бигрәк тә кырыс җәза: биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә, бер миллион сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Өлгедә, шулай ук, җавапка тартылганнарны бер елдан алып ике елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрү һәм биш елга кадәр мәҗбүри эшләтү дә каралган.

КФУ галиме, активист Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, әлеге канунны әзерләү – золым сәясәтенең алга таба да дәвам ителгәнлеген дәлилли, ул хакимиятләрнең Украина вакыйгаларына реакциясе булып тора. «Бу кануннар Русия Конституциясенең һәм илдә фикер белдерү хокукларының бер читкә тибәрелгәнен күрсәтә. Әмма бу канун нәтиҗәле булмаячак. Кешеләрне почмакка кысрыклаган вакытта, алар барыбер урамнарга чыга», – ди Ясәвиев.

Активист административ җаваплылыкка тартылуны бер тапкыр үз җилкәсендә татыды инде. Ул, Русия Думасын куып таратырга кирәк дигән таләп белән, ялгыз пикетка чыккан иде. Ул вакытта Вахитов районы мәхкәмәсе, янәсе, Ясәвиев бу чараны оештырган дип, 20 мең сум түләтү карары чыгарды. Ул көнне активисттан кала тагын ике кыз да ялгыз пикетка чыккан иде. Татарстан югары мәхкәмәсе Ясәвиевне аклады. Активист фикеренчә, аны ул вакытта, тагын митингларга чыгып йөрмәсен өчен, нахакка гаепләргә тырышканнар.

– Украинадагы хәлләрдән, Киев вакыйгаларыннан соң, Русия җитәкчеләре бик каты куркуга төште, шуңа күрә, урам чаралары турындагы кануннарны кырысландыра баралар. Украинадагы иреккә омтылуны яклап, Мәскәүдә дә йөз меңгә якын кеше урамнарга чыкты. Халыкны күпме генә кысмасыннар – ул барыбер каршылык белдерү өчен урамнарга чыга. Кануннарны катылату, иң беренче чиратта, демократик көчләргә һәм безнең кебек милли хәрәкәткә китереп бәрәчәк. Инде болай да митинг һәм пикетларга чыгу шулкадәр авырайды. Беренчедән, урын бирмиләр, икенчедән, дөрес басмасаң һәм кыеграк сүз әйтсәң, коточкыч штрафлар түләтәләр. Миңа да аларны түләргә туры килде. 20 мең сумы – иң әзе иде, бу канун кабул ителсә, тагын да артачак. Без, башка чара калмагач, ялгыз пикетлар үткәрергә тотындык – чөнки аңа рөхсәт алу кирәк түгел. Чыгып басасың, әмма сиңа 30 метр якынлыкта кеше булырга тиеш түгел. Украина, Кырым мәсьәләләре һәм мөселманнарны яклау өчен шундый чаралар үткәрә башлаган идек. Ялгыз пикетларны Түбән Камада, Казанда да үткәрдек. Хәзер бу канун боларны да туктату өчен әзерләнгән. 1905нче елларда эшчеләр «маевкалар» дип урманнарга чыгып, юкка гына шундый чаралар уздырмаганнардыр инде. Безгә дә үз фикеребезне урманнарга чыгып әйтергә туры килер, мөгаен.

Хәзер интернетны да бик каты тикшерәләр, авыз ачарга да ярамый. Минем үземне Чаллыдан чыгармыйлар, шәһәрдән чыгу тыелган, – дип белдерде тарихчы, Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

Татарстандагы урам чараларына килсәк, бездә Русиянекенә караганда катырак кыланалар. Анда ярамый, монда ярамый, диләр. Бу канун демократияне бөтенләй бетерү нияте белән эшләнгән, – ди Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт. Аның фикеренчә, Татарстанда милли хәрәкәтне урам чараларында гына түгел, ә төрле яклап кысу бара. Татар иҗтимагый үзәге, милли хәрәкәтнең башы булган корылтайның 25 еллыгы уңаеннан, 12нче апрель көнне зур чара – корылтай үткәрергә теләгән. Чарага атнадан аз гына артык вакыт калып барганда, үзәк сораган бинаны бирмәячәкләре ачыкланган.

Бу корылтайны февраль башында ук үткәрергә теләгәннәр. Әмма, иҗтимагый үзәк милли оешмалар урнашкан бинаны сатуга каршылык күрсәткәнгә, ачлык игълан иткәнгә, административ эш ачып, аларны җавапка тарттылар. Г. Нуриәхмәт, активистлар мәхкәмә юлын таптаганга һәм штрафлар түләгәнгә күрә, 25 еллык түгәрәк датаны билгеләнгән вакытында үткәрергә өлгермәүләрен әйтә. «Башта «Казан» милли-мәдәни үзәге: «Вәгъдә-иман, бина була», – дип әйткән иде, әмма 2нче апрель көнне баш тартуларын белдерделәр. Янәсе, аларда электр белән тәэмин ителешне тикшерәчәкләр. ТР Халыклар дуслыгы йортына шалтыраткан идек, аның хуҗасы Ирек Шәрипов: «Без бу йортка хуҗа түгел, аны югарылар хәл итә», – дип белдерде», – ди Г. Нуриәхмәт.

Русия җитәкчелеге бер яктан яңа кануннар кабул итеп активистларны, үз фикерен белдерергә теләгәннәрне протест чараларыннан биздерергә омтыла, ә икенче яктан Мәскәү алып барган идеологияне мәктәптән үк балаларның башларына сеңдерергә тели. Мәктәпләргә мәҗбүри политинформация дәресләре кертүне үз эченә алган канун өлгесе дә Думага тәкъдим ителде. Урам чараларында катнашып гаепләнгәннәргә җәзаны кырысландыру турындагы канун өлгесен әзерләүчеләрнең берсе – Татарстаннан сайланган Дума депутаты Александр Сидякин, «чит ил агентлары» турындагы канунны булдыру башлангычы белән чыккан кеше.

Наил АЛАН.

Казанда табибка чират көтеп аягыңны да сузарга мөмкинсең

Хастаханәдәге дорфалык, арзан аналоглары булуга карамастан, табибларның иң кыйммәтле даруларны гына язып бирүләре, кулга төрткәнне көтеп торулары, сырхауханәләрдә озын чиратлардан зарланучыларны еш ишетергә туры килә. Боларга, соңгы елларда Татарстанда табибларның җавапсызлыгы аркасында, кешеләрнең үлүе турындагы хәбәрләрнең күбәюе дә өстәлде.

1нче апрельдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык утырышында да бу тармакта хәлләрнең начар булуына дәлилләр китерелде. Тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев сүзләренчә, 2013нче елда 30 табиб эш урыннарындагы хаталары өчен хөкем ителгән, 99 медицина хезмәткәре административ җәзалар алган, табиблар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә 37 кеше үлгән.
Николаев бу хәлне җитәкчелектән тиешле контроль булмау, статистиканы яшерү һәм табибларның белемен арттыру өчен чаралар күрелмәү белән аңлатты.

Утырыштан соң икенче көнне үк, Республика наркодиспансерының баш табибы һәм Минзәлә үзәк хастаханәсе баш табибы эшләреннән алынды. Актаныш хастаханәсе җитәкчесенең үз теләге белән китүе турында хәбәр ителде.
Гаепле түрәләрне эштән алу гына авыруларны сәламәтләндерүне, әлеге тармакта хезмәт күрсәтүне яхшыртырмы?

ПСИХИК АВЫРУЛАРГА КАРАШ – БОЛАР КЕШЕ БУЛМАЯЧАК

Казанда яшәүче Фәнисә ханым (исеме үзгәртелде) менә дүрт ай дәвамында һәркөн диярлек психик авырулар хастаханәсендә дәваланучы туганы янына килә. Кайнар ризык китерә, авыру белән сөйләшеп утыра. Аның ничек кенә булса да туганының савыгуына ярдәм итәсе килә. «Хастаханәдә авыруларга, хәл белергә килүчеләргә мөнәсәбәт коточкыч. Мондагы табиблар да, санитарлар да бик дорфа. Берәр сорау бирә башласаң: «Нәрсә көтәсез сез аннан, инде монда эләккән икән, барыбер җүнле кеше булып чыкмаячак», – диләр. Монда авыруның хәлен җиңеләйтү өчен беркем дә, бернәрсә дә эшләми диярлек. Авыруны гадәти тормышка яраклаштыру (социаль адаптация) турында әйтеп тә торасы юк. Шулай да, ун шәфкать туташы һәм медбраттан бер мәрхәмәтлесе табылырга мөмкин. Безнең очракка килгәндә, олырак яшьтәге татар апасы ярдәм кулы сузды. Ул авыру белән дә, безнең белән дә кешечә сөйләште. Калганнары исә кеше монда эләккән инде, аларга «булмаячак» дигән мөһер сугылган дигән карашта.
Бу хастаханәдә «әйдә, ярар» дигән караш хөкем сөрә һәм бу хәл кеше үлеменә дә китерә. Белгәнегезчә, Русиядә Яңа ел, 8нче март яллары бик күп. Менә хәзер май бәйрәмнәре яллары җитә. Бу вакытларда авыруларны караучы табиблар юк. Кизү табиб була, әмма ул авыруларның хәлләре белән бөтенләй кызыксынмый. Дәвалаучы табиб үзе булмаган вакытка авыруга дарулар билгеләп китә, гадәттә, тынычландыра йә хәлсезләндерә торган бу дарулар күбрәк дозада бирелә. Монда дәваланучыларның туганнары сүзләренчә, табиблар булмаган көннәрдә авырулар хәлсез ята.
Бу хастаханәдә соңгы биш ай эчендә ике ир кеше үлгән. Аларның туганнары сүзләренә караганда, дару күләме артык бирелгән, дару дөрес билгеләнмичә, йә йөрәкләре чыдамаган, йә нәрсәдер булган. Бу кыйнап үтерү дә, үз-үзләренә кул салу да түгел бит, ваемсызлык, җавапсызлык һәм наданлык сәбәпле килгән үлем.

ТАБИБ БАШТА АКЧА ТҮЛӘГӘН БАЛА ТАБУЧЫ ЯНЫНА АШЫГА

32 ел табиб, шуның яртысын бала таптыручы, хәзер исә 16 ел хатын-кызлар консультациясендә эшләгән Диләрә Латыйпова Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә, аерым алганда, үзе эшләгән өлкәдә дә җитешсезлекләр булуны кире какмый. Аның фикеренчә, хезмәт күрсәтүнең түләүле һәм түләүсезгә бүлү файдага түгел. «Бар табибларны да ваемсыз, җавапсыз дип әйтеп булмый. Әгәр мин караган хатын-кызларның бәбилисе бар икән, йокымны йокламыйча, ашымны ашамыйча, бала табу йортында кунып, сабый исән-имин дөньяга килсен дип тырыша идем.
Хәзерге яшьләр арасында, бәлки, ваемсызлык, җавапсызлык та бардыр. Хәзер бала тудыру йортларында түләүле бала таптыру модага кереп китте. Әгәр ике хатын берьюлы бәбили башласа, алар түләп куйган хатын-кызга игътибарны күбрәк бирергә мөмкин. Бу хакта ишеткәләгәнем дә бар. Бәбиләү ул гадәти хәл һәм аның өчен акча алу белән мин һич кенә дә килешә алмыйм. Хәзер күп хатын-кызлар бәбиләр вакыты җиткәч, сөенеп көтеп торасы урынга, кемгә барыйм, кайда күпме түлисе икән дип, акча саный башлый. Элеккерәк заманнарда бала табу йортлары ниндидер бер зур клиника эчендә була, акушер-гинекологлар чиратлашып эшли иде. Ул өч ай бала табу йортында эшли, өч ай гинекология бүлегендә операцияләр ясый һәм авыруларны дәвалый, ә аннары өч аен хатын-кызлар консультациясендә эшли иде. Әйләнеп йөргәнгә, табиб универсаль була иде. Хәзер бу эш теория булып кына калды. Хәзер бала табу йортына кереп утырган табиб беркая да күчми, гинекологиядәге һәм шулай ук консультациядәге эшне дә белми. Туган балаларның үлүенә китергән сәбәп, бәлки, шушыдыр дип уйлыйм», – ди Д. Латыйпова.

ДӨНЬЯДА ТАБИБЛАР ЯЛГЫШМАГАН УРЫН ЮК

Табибларның җавапсызлыгы сәбәпле үлем очраклары арта бара. Ул ни сәбәпле килеп чыга соң? Хезмәт хаклары азмы, белем арттыру мөмкинлеге юкмы, әллә хастаханәләр, сырхауханәләр тиешенчә финансланмыймы? Бу сорауны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына юлладык. «Кызганыч, табиблар башка профессиядәгеләр кебек үк ялгышырга мөмкин. Хезмәтләре үзенчәлекле булганга, җәмгыять табиблар ялгышын кискен кабул итә. Табибның объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында ялгышуы бөтен дөньяда бар. Профессиональ яктан үсү һәм табибның белемле булуы даими медицина укулары нәтиҗәсендә булдырыла», – дип җавап бирде министрлык.

Наил АЛАН.

«Фәйзрахманчы»ларны өйләреннән куалар

3нче апрель көнне Казанның Торф урамы, 14нче йортка мәхкәмә приставлары, прокуратура, полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр килгән. «Фәйзрахманчы»ларны йортларыннан куып чыгарганнар. Ләкин алар ишекне каерып кире кергән.

Бу турыда «Азатлык» радиосына шушы йортта яшәүче Гомәр Ганиев хәбәр итте. Атнакич куып чыгарылып, озак вакытны капка төбендә уздырганнар. Алар сүзләренчә, өйгә кермәгән очракта да, шушы йорт тирәсендә урамда яшәмәкчеләр.

– 3нче апрель иртәсендә, 8дә өйгә керделәр. Көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Бик күп кеше иде, бер-ике кеше видеокамерага төшерде. Мәхкәмә карары белән «Сезне бу йорттан куабыз», – дип әйттеләр. «Китмибез», – дидек. Каршы тордык, ләкин барыбызны этеп-төртеп чыгардылар. Ишекне томаладылар, эретеп ябыштырдылар, мөһер салдылар. Йортта 7 хатын-кыз, 6 ир-ат яши. Иң өлкәне – рәсүлебез, аңа 85 яшь, тагын 80 яшьтәге бер хатын бар, иң яше – 35 яшьлек ир. Балалар юк. Балалар йортларына, приютларга урнаштырылган барлык балалар да үз ата-аналарына кайтарылды, алар бирегә башка килмәде. Кем кайда яши, белмим, авылларына, шәһәрләренә таралып беттеләр, алар белән элемтәдә тормыйбыз.

Рәсүлебез – Фәйзрахман Саттаров безгә өйдән чыкмаска кушты, ләкин аны да чыгарып җибәрделәр. Ул бик өлкән яшьтә, авырый. Бик әкрен генә йөри. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр, мин дә утырып бардым. Без дөньяви хастаханәләрне кабул итмибез. Табиб: «Медицина хезмәт күрсәтүгә ризамы?» – дип сорады, без: «Юк, риза түгел», – дип, имза куйдык, аннары кайтып киттек.

Кайткач, бөтенебез бергә лом белән ишекне каерып ачып кердек. Шунда ук полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Тагын барыбызны да «Гвардейская» полиция бүлегенә алып киттеләр. Кичкә кадәр һәрберебездән сорау алдылар. «Ник ачып кердегез?» – диләр. Соң безнең йорт бит ул, аннары рәсүлебез шулай кушты. Кемдер иртәрәк кайтып китте. Алар кайтуга, йортны берничә кеше саклаганы турында хәбәр иттеләр. Безнекеләр шунда капка төбендә җыелышып утырган. Мине, рәсүлебезне бик соң җибәрделәр, кичке 9ларда гына кайттык. Без кайтканда, ишекне тагын каерып ачып кергәннәр иде, сакчылар кайтып киткән булган. Төнне йортыбызда уздырдык. Минем әти-әни, абый, сеңелкәш Әлкидә яши. Ләкин аларның үз тормышлары, минеке – аерым. Беребез дә күчмибез, безгә Аллаһ Тәгалә шушында яшәргә кушты. Шушында үлсәк – үләбез, ләкин беркая да бармыйбыз, китәргә хакыбыз юк. Үтерсәләр, җәннәткә керәчәкбез. Ничек яшәгәнбез, шулай дәвам итәчәкбез. Шушы җирдә коры җирдә кунсак кунабыз, ләкин бу урынны ташламыйбыз. Берсенең дә китик дигәнен ишетмәдем. Китәргә теләгән кеше бар икән, аларны тоткарламыйбыз, – диде ул.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Фәүзия Бәйрәмова сак астына алынмады

8нче апрель көнне Чаллы мәхкәмәсе Русия тикшерү комитетының Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу турындагы таләбен кабат кире какты.

Казый Рамазан Әбделваһапов тикшерү комитеты дәгъвасы буенча Фәүзия Бәйрәмованы җәмгыять өчен куркыныч кеше итеп санарга нигез юк дип белдерде. Казый гаепләнүченең читкә чыкмау режимын бозмавын, өлкән яшьтә булуын, кая да булса качып китәргә җыенмавын да исәпкә алынуын бәян итте.

Исегезгә төшерәбез, Бәйрәмовага карата шундый ук мәхкәмә февраль аенда үткән иде. Анда да тикшерү комитетының Бәйрәмованы өй сагына алу таләбе канәгатьләндерелмәде. Шулай да язучыга карата җинаять эше туктатылмады. Ул Русия җинаятьләр кодексының 282 маддәсе 1 бүлеге нигезендә (милләтара низаг тудыруда) гаепләнә.

Бәйрәмовага карата соңгы җинаять эше бу елның 1нче апрелендә ачылды. Анысы интернетта дөнья күргән «Ерткычлар һәм корбаннар» язмасы, мөселманнарны, Украина һәм Кырымны яклап ясаган Мәҗлес мөрәҗәгате белән бәйле. Универсиаданы бойкот итәргә чакыруга бәйле ачылган эше дә әлегә ябылмаган.

Бәйрәмова өстеннән мәхкәмә утырышлары гаепләнүче өчен дә, аңа теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр өчен дә гаҗәеп дәрәҗәдә ялыктыргыч бара. Әйтик, 4нче апрельгә билгеләнгән утырышка гаепләүче як вәкиле килмәде. 7нче апрельдә иртәнге унга билгеләнгән мәхкәмә сәгать ярымнан соң кичке сәгать дүрткә кичектерелде. Анысы да ярты сәгатькә соңарып башланды.

7нче апрель иртәсендә Фәүзия ханымны яклап Чаллы, Түбән Кама ТИҮләре җитәкчеләре, әгъзалары, мөселманнар, шулай ук Алабугадан, җәмгысы сиксәнгә якын кеше теләктәшлек күрсәтеп җыелган иде. Алар җилле, салкын көндә ике сәгатькә якын урамда басып торсалар да, мәхкәмә башланмады. Кизү торучыларның ярты-йорты аңлатулары буенча янәсе кабаттан да гаепләүче ягы утырышка килмәгән. Эшне карау тагын кичке дүрткә кичектерелде.

Җил астында калган, ышыкланыр урын тапмаган кешеләрнең бер өлеше үз шәһәрләренә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Мәхкәмә белән мондый «уйнауны» бирегә килүчеләрнең кайберләре «Фәүзия ханым белән ни эшләргә дә белмиләр. Чаллы органнары даими рәвештә Казаннан, Мәскәүдән күрсәтмә алып тора торгандыр, Украинадагы, Кырымдагы вазгыять үзгәрүенә карап. Шуңа, аңа хөкем чыгару буенча икеләнүләр бардыр», дип аңлаттылар.

– 4нче апрельдә Тикшерү комитетына чакырып, сорау алганнан соң, «Хәзер мәхкәмәгә барабыз, анда ирегегезне чикләүне сораячакмын», – дип белдерде тикшерүче Галиуллин. Мин инде болай да ирегемнең чикле булуы, шәһәрдән чыгып йөри алмавымны җиткердем. «Юк, бу юлы кулга алуны сорыйбыз», – диде ул. Мин башта ышанмадым, мине кулга алу нигә кирәк? Моңа кадәрге чикләүләрне, шул исәптән читкә чыгуларны тыю турындагы кануннарны бозмадым бит. «Сездән куркыныч бар, анысын мәхкәмә хәл итәр», – дигән җавап алдым.
Билгеләнгән мәхкәмәгә, кулга алынсам дип, намазлыгымны, эчке киемнәремне алып килдем», – дип белдергән иде «Азатлык»ка Фәүзия Бәйрәмова узган атнадагы булмый калган судка килгәч. Ә бу юлы гаепләүче як судтан аны кулга алуны түгел, өй сагына алуны гына сораган булып чыкты.

Шунысын да искәртик, шушы мәхкәмәнең кичке яктагы өлеше башланыр алдыннан әлеге бинаның алгы өлешенә эленгән Татарстан әләме җилгә чыдый алмыйча пычракка килеп төште. Аны сак хезмәтләре күтәреп, бина эченә алып кереп китте. Хәзер биредә Русия әләме генә хакимлек итә.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Комментарии