- 08.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Архив
Халкыбызның моңлы сандугачы Сара Садыйкованың һәйкәле заводта тузан җыеп ята. Инде кайбер өлешләре юкка да чыккан. Моннан 7 ел элек ясалган композицияне татар башкаласында куярга әле дә урын таба алмыйлар.
Һәйкәлгә бәйле сорауны Парламент сессиясенең соңгы утырышында депутат Роберт Миңнуллин мәдәният министрына юллады. Министр Айрат Сибагатуллин: «Быел һәйкәл булачак», – дип җавап бирде. Тик бу сорауны татар җәмәгатьчелеге түрәләргә инде 17 ел бирә һәм гел шундый җавап ишетә.
КПССТАН АЛЫП – МИҢНЕХАНОВКА КАДӘР
Баксаң, бу мәсьәлә 1989нчы елдан бирле күтәрелә икән. Минем кулга КПСС өлкә комитеты, Югары Совет исеменә язылган хат килеп керде. Мөрәҗәгатьтә татар зыялылары имза куйган. Аны күрсәткән Сара Садыйкова фонды рәисе Әзһәр Хөсәенов шул заманнан бирле тормышка ашмаган хыялны гади генә аңлата: «Сара Садыйковага үзе исән вакытта да шундый караш булды. Үлгәч тә дошманнары ирек бирмәде».
Сара Садыйковага һәйкәл кую турында беренче Хөкүмәт карары әле 1997нче елда ук – композиторның 90 еллыгы уңаеннан чыга. Тик, төрле сәбәпләр аркасында, сын куелмый кала.
2006нчы елда Хөкүмәтнең яңа карары дөнья күрде. Мәдәният министрлыгы эскизны ясау эшен сынчы Рада Нигъмәтуллинага йөкли. Һәйкәл 2007нче елда әзер булган. Автор аны «Җидегән чишмә» дип атап, тулы бер композиция иҗат итә.
– Проект буенча, Сара апа Садыйкова уртада фортепиано янында утырып, «Җидегән чишмә» көен язып утыра. Артында ике кыз сыны. Алар су алырга килә. Шулай ук монда 7 фонтан урнаша. Бу тулы бер ансамбль, – дип, сынның эчтәлеге белән таныштырудан башлады Рада Нигъмәтуллина.
ЯШЕРЕН БИТЛЕК
Проект буенча Юнысов мәйданында урнашырга тиешле һәйкәлнең кинәт әлеге урында куелмаячагы билгеле булгач, Рада Нигъмәтуллина моңа ризалашмый һәм ультиматум куя. Аралашу барышында безгә, гонорар акчасын алса да, авторның сынның бер өлешен тапшырмыйча калдыруы билгеле булды. Һәйкәл үзе хәзер заводта саклана. Битлекнең ике кисәген ул үз остаханәсендә яшереп саклый. Якыннары гына түгел, хәтта сынның автордашлары – үз кызлары Марина белән Изабелла да гипс кисәгенең кайда ятканын белми. Рада Нигъмәтуллина аны безгә күрсәтүдән баш тартты.
– Күрсәтмим, кирәкми ул сезгә, – ди Рада ханым.
– Ни өчен? – дим.
– Чөнки ул бик нык яшерелгән. Әгәр барысы да начар тәмамланса, мин аны үзем белән алып китәчәкмен. Ә кая икәнен – сез яхшы беләсез! Һәйкәлнең ике кисәген ябыштыру һәм аны бакырдан кою – ике көнлек эш. Юнысов мәйданында урнаштырабыз, дигән көнне үк, битлекне кайтарырга әзер мин, – ди Рада Нигъмәтуллина.
КАЗАН ХАКИМИЯТЕ ХӨКҮМӘТ КАРАРЫН САНЛАМЫЙ
Казан хакимияте Юнысов мәйданында башка планнар тормышка ашырмакчы икән. Ә һәйкәлгә Сара Садыйкова һәм Нариманов урамы арасындагы бер тыкрык та җитеп тора, күрәмсең.
– Мин беркайчан да моңа риза булмаячакмын, – ди һәйкәл авторы Рада Нигъмәтуллина. – Ул тыкрык. «Проходной двор» ул. Ике йорт каршына аны куярга, ыгы-зыгы КамАЗлар йөри.
Безнең кулга килеп эләккән Хөкүмәт карарында акка кара белән ачык итеп һәйкәлнең урыны – Юнысов мәйданы дип язылган булса да, Казан хакимияте ни өчен башка җир тәкъдим итә? Гади тел белән әйтсәк, 2006нчы елда ул вакыттагы Хөкүмәт рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган документ, инде 7 ел үтәлми булып чыга. Карарның үтәлешен контрольдә тотарга тиешле мәдәният министрлыгы һәйкәлнең куелмыйча, вакытның шул кадәр сузылуын – яңа министр һәм яңа команда килгәнче башланган проблема дип сылтау итте.
– Казан хакимияте белән сөйләшүләр алып барылдымы? – дигән сорау белән мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттем.
– Әйе без сөйләштек. Казан хакимияте һәйкәлне Сара Садыйкова скверына куярга тәкъдим итә, – диде Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рүзилә Мөхәммәтова. – «Казанның 100 скверы» проекты буенча, тәртипкә китерергә вәгъдә иттеләр. Бу урын да начар түгел. Әмма министрлык, карар буенча, һәйкәлне Юнысов мәйданында урнаштыру яклы. Хәзерге вакытта әлеге ансамбль Татар бистәсе концепциясенә ни кадәр туры килгәне өйрәнелә.
Хөкүмәт карары да бар, урыны да билгеләнгән, һәйкәле дә ясалган, акчасы да бирелгән. Тик чынлыкта, андый һәйкәлне күреп булмый. Казан хакимиятеннән бүген берәр төрле шәрехләү алырмын димә. Бу юлы да, шалтыраткач, сорауларны хат аша язмача җиткерергә куштылар. «Ни өчен Казан хакимияте Хөкүмәт карарына каршы эшли?» – дигән сорауга җавап нинди булачагы хакында озак уйларга кирәкми.
Юнысов мәйданы яклылар бүген аз түгел, анысы.
– Сара Садыйкова урамы янында урын бик тар. Анда әлеге композицияне куярга мөмкин түгел. Икенчедән, Сара Садыйкова кебек мәшһүр композиторга һәйкәл куелган икән, ул күренә торган, халык йөри торган урын булырга тиеш, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев. Ул һәм тагын 2 депутат – Ринат Закиров, Азат Зыятдинов күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткән. Шундый ук мөрәҗәгатьне Мәскәү татарлары да әзерләгән. Хатта 300 имза бар.
ҺӘЙКӘЛ ТАРАЛА ҺӘМ УРЛАНА ТОРА
Әйтелгәнчә, хәзерге вакытта һәйкәл заводта саклана. Рада Нигъмәтуллина аның сакланышын карарга күптән түгел генә барган. Соңгы баруда һәйкәлнең урлана башлануы ачыклана.
– Ул әсир кебек, тузан җыеп ята иде. Һәм менә граниттан ясалган сынның фортепиано өлеше юкка чыккан. Һәйкәл беркемгә кирәкми, – диде моңсуланып Рада Нигъмәтуллина.
Бөек композитор Сара Садыйкова барлыгы 400 җыр, 30 спектакльгә музыка һәм 2 музыкаль комедия иҗат итә. Татарның беренче опера җырчысы, халыкның яраткан композиторы буларак тарихка уелып калса да, һәйкәлен кую 17нче елын да сүздә генә калмагае. Тик әлеге дә баягы бер сорауны кабатлыйсы килә: хакимият кем кулында? Хөкүмәт карарын үтәргә җыенмаган Казан хакимиятендәме? Әллә?..
Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ.
Казан-Арча-Казан.Ни өчен Казан хакимияте Хөкүмәт карарына каршы эшли?,

Комментарии