Милләтебезне саклыйк

Милләтебезне саклыйк

Сәер парадокслар илендә яшибез. «Русияне аң белән аңлап та, аршын белән үлчәп тә булмый» дип шагыйрь бик дөрес язган. «Йомрыбашлар» чыгарган хикмәтләргә көн саен юлыгып торасың. Шул араларда гына депутатларның хезмәт хакы 100 мең сумга артканын ишеттем. Бу минималь хезмәт хакыннан 15 тапкыр артык. Яши-яши бу илне тәҗрибәләр үткәрә торган лаборатория кебек хис итә башлыйсың, ә халык исә тәҗрибә куяннарына әйләнә.

Соңгы егерме елда гына да дәүләт җитәкчеләре дистәләгән канун-боерык чыгарып, Русияне үзгәртергә кереште. Борис Ельцин идарә иткән вакытта яшь реформаторлар Егор Гайдарның «500 көн»е дә, Анатолий Чубайсның ваучерлары да халыкның хәлен җиңеләйтмәде, приватизация исә «прихватизация»гә әйләнеп калды.

Илбашлары алышынган саен, үзе бу өлкәдә берни дә аңламаса да, фәрман чыгару модасы керде. Мисал өчен, милиция сүзен полициягә алыштыру хезмәткәрләрнең эшен генә арттырды. Үземнең кияү эчке эшләр бүлегендә, капитан дәрәҗәсендә хезмәт куя. Хәзер ул атнага бер тапкыр ял итсә, айга ике тапкыр тәүлек буе кизү торырга тиеш.

Кышкы вакытка күчүне алыйк. Бу безнең төбәк халкын бөтенләй чыгырдан чыгарды. Уйлап карагыз, кышын иртәнге сигездә әле дөм караңгы. Ә кичен, адәм баласы җыенганчы-әзерләнгәнче, тагын караңгы җитә. Кешенең үз эшләренә вакыты да калмый.

Әле тагын бер акылга сыймаслык фәрман бар. Бөтен дөньяда атом электр станцияләрен эшләүдән туктату сәясәте барса. Русиядә тугыз АЭС төзү турында указ чыккан. Чернобыль һәм Фукусимадагы һәлакәт җитәкчеләргә сабак булмадымы икән? Указ нигезендә, атом электр станциясе Кама Аланында төзелергә, дөресрәге, үткән гасыр азагында туктатылган төзелеш яңадан торгызылырга тиеш.

АЭСларның уңай, файдалы якларына караганда, тискәре, начар, алай гына да түгел, куркыныч яклары бик күп. Уңай яклары: Татарстанда электр энергиясе җитми, АЭС төзелгән очракта ул җитәрлек күләмдә җитештереләчәк. Икенчедән, Кама Аланы халкына эш урыннары барлыкка килә. Табигатькә дә зыян килми. Тик яхшының тискәре яклары да бар бит. Җитештерелгән электр энергиясенең 30 проценты чит төбәкләргә сатыла. АЭСта эшләү өчен башка өлкәләрдән югары белемле белгечләр җәлеп итәргә кирәк була. Эш барышында күп күләмдә төче су да таләп ителәчәк. Тагын шулар өстенә атом-төш ягулыгы калдыкларын саклау урыннары булдырырга кирәк. Бу өстәмә чыгымнар сорый. Сәламәтлеккә булган зыяны турында әйтеп тә торасы юк. Ул-бу була калса, бик күп кешегә зыян киләчәк. Ышанмаучыларга, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт», «Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында» китапларын укырга тәкъдим итәм. Фәүзия ханым «Маяк» химия комбинатындагы шартлаудан соң (1957нче ел) 270 мең квадрат километр җир, 500 мең кеше агулануы хакында бик тәфсилләп яза. Әгәр Кама Аланында АЭС төзелә калса, киләчәктә Татарстанга, татар халкына һәлакәт яный.

Милләттәшләр, станция төзүгә каршы торыйк! Милләтебезне, Татарстаныбызны яклыйк, саклыйк!

Наил ӘХМӘТҖАНОВ.

Чаллы шәһәре.

Милләтебезне саклыйк, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии