Иртәгәге өчен ишәк кайгырсын

Иртәгәге өчен ишәк кайгырсын

Ике күршенең үзара җир бүлешә алмавы турында байтак сүзләр ишетергә туры килә. Кемнеңдер тыкрыгын «басып алганнар», кемнеңдер бакчасына «кул сузганнар»… Ә урам аркасында низагка керүчеләр хакында ишеткәнем юк иде әле.

ХОСУСЫЙЛАШТЫРЫЛГАН УРАМ?

1995нче елда районы профессиональ техника училищесында эшләүчеләргә Абдулла Алиш урамыннан участоклар бүлеп бирәләр. Җир алучылар арасында бүгенге язманың төп геройлары Рәдиф Ситдиков һәм аның белән янәшәдәге участокка ия булган Камил Әхмәтханов та була. Низаг озак еллар үткәч чыга. Рәдиф Ситдиковның улы Эльмир болай сөйли:

– 2012нче елда әти участокка килгән дә, күршесе Камилнең безнең җиргә койма төзеп куюын күргән. «Нишлисез?» – дигән соравына Камил абый: «Участогымның 20 сутый булуы турында документларым бар. Бу минем җирем», – дип җавап биргән. Әти тавыш чыгарды, районнан комиссия килде һәм чикләренең бозылуын таныды. Нәкъ шушы көннән безнең гаугалы тарих башланып китте. Күрше коймасын алды, ләкин безгә: «Җирегезнең бер өлешен бирегез, вакытлар узгач, ул барыбер минеке булачак – сезнең участокка керә торган юлны ябып куям да, аннары беркемгә сата да алмыйсыз, бушлай бирәчәксез», – ди. Аннан соң күрше безнең участокка илтә торган юлга койма төзеде дә аны үз участогы итеп алды.

Юлны япкач, Ситдиковлар Әхмәтхановны судка бирә. Аларның шикаятендә күршеләренең ялган юл белән 12 сутый җирен 20 сутыйга әверелдерүе турында сүз бара. Судьядан участокларны үлчәп, урамга юл ачуны сорыйлар.

Суд вакытында авыл советы башлыгы, Әхмәтхановлар янында Ситдиковларның беркайчан да җире булмаган, дигән күрсәтмә бирә һәм Рәдиф Ситдиковның дәгъвасын карау урынына, аның үзен җавап тотучыга әйләндерәләр – янәсе, син башта чынлап та җирең үзеңнеке булуын исбатла. «Кулда теркәү турында документ, кадастр реестрыннан һәм авыл җирлегеннән белешмә була торып, җирнең безнеке булуына ышанмадылар», – дип аңлата бу вакыйганы Эльмир.

Изображение удалено.

Ахыр чиктә, Рәдиф абыйның чынлап та җир хуҗасы булуын таныйлар, әмма суд юлны ачу һәм аның регистрациясен тикшерү турында эшне карап та тормый.

– Бу хәлләргә бик аптырагач, «казына» башладык һәм Әхмәтхановның хакимияттә туганнары булуы ачыкланды. Димәк, андый кардәшләрең булса, җаның теләгәнне эшләргә мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Эльмир.

СЕЗГӘ МИННӘН НИ КИРӘК?

Хәзерге вакытта Ситдиковлар участогына бары тик Лицей урамы аша гына кереп була. Әйләнечтән юл туры анысы, әмма аннан да техника белән йөрерлек түгел икән, нишләргә? Яңгыр яудымы, биредә саз була диләр, кышын исә, техникага борылып чыгып китәр җай булмаганга, тракторлар да кар эттерми.

Эльмир Ситдиков әйтүенчә, Камил абыйның җирдән файдалану турындагы дәүләт акты зур шик тудыра, чөнки андагы хаталарны тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Актта кайбер имзалар юк, җир хуҗасының исемнәре дә дөрес язылмаган: бер биттә ул ир кеше, икенчесендә – хатын-кыз. Бер биттә – ТАССР вакытындагы, икенчесендә Татарстан Республикасы заманындагы мөһерләр куелган. Бу документ шушы «урамны» үзләштерү өчен генә пәйда булган кәгазь түгел микән, дип шикләнә ул.

Тупик урам мәсьәләсе буенча Ситдиковлар ЮХИДИга һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хатлар юллаган. Ике ведомстводан килгән хатта да Алиш урамын тупик урамга әйләндерергә ярамавы турында язылган, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә моның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга китерүе хакында да искәртә. Әмма ике ведомствоның да таләпләре кәгазьдә язылган кисәтүләр генә булып калган, күрәсең.

Элек юл булган урынны «әсирлеккә алган» профнастил капкаларны карап йөргәндә, бәхеткә, Камил абыйның үзен дә урамда очраттым. «Урамны тотып алу буенча шикаятьләр булган икән», – дип әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, ул мине бүлеп, үзенекен сөйли башлады:

– Урамны койма белән тотып алмаган ич – безнең участок ич бу. Үзебезнеке.

– Урам булмадымыни ул элек?

– Юк ,булмады, басу иде анда. Кем әйтте моны, кем әйтте?

– Әйттеләр инде…

Шулвакыт әңгәмәдәшем Рәдиф абыйны күреп алды.

– Бу әйттеме? Бу кеше дөрес кеше түгел ич инде ул! Минем участокка ул катышырга тиеш түгел, моның өчен авыл советы, суд бар. Мин аны басып алмаган ич. Миңа бу җирне дәүләт бирде. 20 сутый җирем бу минем. 2078 квадрат метр!

– МЧСтан килгән хатта бу урамның тупик урам булуы дөрес түгел дип язган икән…

– Ник миңа бәйләнәсез әле сез?! Нәкъ менә шушы кеше кебек, теләсә кемгә киләм дә, әйдә, капкагызны алыгыз, мин моннан йөрим, дип әйтиммени?! – диде каны кыза башлаган әңгәмәдәшем, каршы як йорт капкасына төртеп күрсәтеп. – Шуның кебек була ич инде бу!

– Ул җир урам булмаган бит…

– Бу да урам түгел иде. Бу шәхси җир! Ә Рәдиф әшәкелек белән урам ачмакчы була.

– Ә сезнеңчә, аңа урам нәрсәгә кирәк?

– Белмим. Монда Миңнеханов та бернишләтә алмый. Бу минем үземнең җирем!

Без сөйләшеп торган арада, әллә Камил абыйның миңа кычкыруларын ишетеп, әллә берәр йомышы булганга, урамга чыккан җиреннән, каршыбызга бер егет килеп басты. Камил абыйның малае икән. Минем белән исәнләшеп-нитеп тормый гына, «син»гә күчте дә, тәкәбберлек белән, үзенең КИСИ тәмамлавын һәм архитектор булуын җиткерде.

– Мин архитектор һәм аңлатам: монда урам юк һәм булмаячак та!

Миңа соң нәрсә, нигә хет очучы булмыйсың. Белемең буенча кулинар булсаң да, ветеринар булсаң да, әтиеңне яклап әйтәчәксең инде син, егеткәем. Камил абыйның акырып-бакырулары улы белән сөйләшергә комачау итте:

– Миңа ник килдегез сез?! Ник килдегез?! Барыгыз, авыл советына төшегез!

– Миңа кычкырудан туктагыз. Мин үз эшемне генә эшлим. Сезнең фикерне белмичә, сезнең турыда язып чыгу дөрес буламы соң? – дигәч, ниһаять, Камил әфәнде бераз тынычланган кебек булды. Ләкин җиңел суларга иртәрәк булган икән әле – ул, җил-җил атлап, машинада мине көтеп утырган Рәдиф Ситдиков янына юл тотты һәм аңа кычкыра башлады. Камил әфәнденең улы белән әңгәмәне яңабаштан торгыздык:

– Менә өй төзелә. Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре дигән нәрсә бар – СНиП дип атала ул. Аның таләпләре буенча, син күршеңнең йортыннан 3 метр ераклыкта булырга тиеш. Өйне шуның кадәр ара калдырып салдык, әмма өй төзегәндә һәрвакытта да акча җитешеп бетми – шуңа участогыбызны койма белән тотып алмаган идек. Аннан йөрделәр, ләкин ул җир урам түгел иде. 3 метр калган менә монда.

Үзен архитектор дигән сүзләр белән зурлап күрсәткән булса да, егетебез СНиПны белми. Чынлыкта, кирпеч йорт арасында ара 3 түгел, 6 метр булырга тиеш. «Архитектор»ның СНиПлар сөйләп, әңгәмәне чит якка борырга теләве булды бугай бу.

Шунда безнең әңгәмәгә бер хатын-кыз да кушылды:

– Ничә суд булды бит инде, нишләп җиңми соң Рәдиф абый, раз хаклы булгач? Моннан кеше дә, машина да йөри алмый. Трактор керсә – өйне җимерә, кеше йөрсә, түбәдән кар ишелә дә, кеше үлә, аннары кем гаепле? Бу кеше гаепле булып кала. Монда урам юк иде элек, – диде ул.

Үзен Камил абыйның «беркеме дә түгел, каршысында тора торган кешесе» дип таныштырган хатын-кыз, чынлыкта, аның кызы булып чыкты. Кызганып та куйдым үзен – мәшәкатьләнеп, мине ялганлап торулары бушка гына китте бит бахырның.

АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ АШЫГА ИДЕ

Рәдиф абыйның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен урамны ачтырырга теләве буш сүзләргә корылмаган. 2008нче елда ут чыгып, өе, мунчасы янып бетә аның. «Янгыннан бик куркам. Башка урамнан керә аласың бит, диләр – ярый, мин керермен дә ди, әмма алай-болай була калса, янгын сүндерүчеләр керә алмаячак бит монда», – дип аңлата ул.

Бу мәсьәлә буенча, авыл җирлеге башлыгы белән дә сөйләштек. Аның сүзләренчә, биредә урам булмаган һәм профнастил белән томаланган участок – Камил Әхмәтхановның шәхси биләмәсе. Мәсьәләне бары тик суд карары белән генә хәл итеп булачагын кабат-кабат ассызыклаган башлыкка, түзмәдем, сорау бирдем:

– Ә янгын-мазар килеп чыкса, сез, шулай ук, суд карарын көтеп торачаксызмы?

– Андый очракта керү өчен «доступный» урам бар. ЮХИДИ һәм МЧСтан килгән хатларда да керү өчен урам юк димәгәннәр, менә бу урамны булырга тиеш кенә дигәннәр…

– Димәк, булырга тиеш, әмма…

– Тиеш түгел, нишләп булырга тиеш булсын?!

– Әле генә, булырга тиеш, дидегез бит?

– Булырга тиеш дип, Рәдиф абыйлар әйтеп килә. Әмма бит суд карар чыгарды. Аннары экспертиза нәтиҗәсе дә бар, нәтиҗә буенча, башка юл да, аннан йөрергә мөмкинлек тә бар. Беркем дә мәҗбүри ачыгыз дими.

– Әйдәгез, ул белешмәләрне кабат бергә укыйк әле. Исемдә калганча, анда башкача язылган.

– Минем китәсе бар. Эш номерына шалтыратыгыз.

Шушы сүзләрдән соң башлыктан җилләр исте. Бер өем сорауларымны кемгә бирергә дә белмичә, Норма урамында ялгыз басып калдым.

АНДА УРАМ БУЛГАН

Балтачка баргач та, иң беренче чиратта, районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына юл тоттым. Аның рәисе Фәнил Ибениев, 2012нче елда, әле ике күрше үзара урамны түгел, ә участок бүлешкәндә үк, комиссия составында Нормага килгән булган.

– Комиссия белән килгән вакытта, ул участок ачык иде әле. Машиналар да кереп туктый торган булган анда, кешеләр дә йөргән. Урамны ачтыру дөрес булыр дип саныйм. Без Камил Әхмәтхановка, коймаңны ал, дидек, әмма барыбер дә, соңгы сүзне суд әйтергә тиеш, – диде ул.

Фикерләрен сораган авыл кешеләренең дә күбесе шулай дип саный. Урыслар әйтмешли, «однозначно» урамны ачу яклы алар. Әйтик, Гөлфия апа Миңнулллина казларын шуннан суга төшерә торган булган, аның сүзләренчә, койма белән урамны тотып алганнан соң, янгын куркынычсызлыгы да тәэмин ителми.

Шушы ук авылда яшәүче Гөлфирә Нәбиева белән исә телефоннан аралаштык.

– Камилләр белән ызгышасым килми, әмма тыкрыкны бетерү кирәк түгел иде. Дөнья хәлен белеп булмый бит, безнең урам болай да бер башыннан томаланган – анда бәрәңге бакчасы. Урамга бары тик бер генә җирдән кереп һәм чыгып була. Тыкрык булган вакытта, техника да, кешеләр дә шуннан да йөри иде әле. Тыкрык безгә бик кирәк, ут-мазар чыкса, авыр булачак. Мин ул урыннан бик йөрмим дә, әмма авыл кешеләренең киләчәген кайгыртып шуны әйтәм: бер томалап куйгач, кабат ачтыру мөмкин булмаячак ул җирне. Чынлап та, үз җире булган булса, анда Камил башта ук ачыклык калдырып, кеше йөри торган юл ясап куймаган булыр иде, – диде ул.

КУРКЫНЫЧ ЮК?

Бу язмада, янгын чыга калса, эшләрнең хөрти булачагы турында күп телгә алынды. Ләкин Балтач муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Рәдиф Әхәтов алай уйламый. «Нормадагы бу юлның капка белән уратып алынуы, янгын чыкса, бернинди куркыныч та тудырмый. Районда мондый тупик урамнар беләсезме күпме? Берәр атнага Балтачка килегез, үзем таныштырырмын. Суд карары булмый торып, мин кешенең шәхси участогыннан капкасын алдыра алмыйм», – диде ул.

Бәлки чынлап та, ул җир Камил Әхмәтхановныкыдыр. Әмма, гафу итегез, моның белән тулысынча килешеп тә бетә алмыйм – нишләп соң документларда шулкадәр төгәлсезлекләр күп, һәм ни өчен дистә еллап кешеләрне, техниканы берсүзсез уздырып йөргән хуҗа, нәкъ менә җир буенча күршесе белән бәхәс чыккач кына, «территориясен» койма белән тотып ала?

Суд карарында да аңлашылмый торган әйберләр бар. Анда Әхмәтхановның 1995нче елда 12 сутый җир алуы турында язылган. 2011нче елда исә участок 21 сутыйга әйләнгән. Ничек алай соң ул?

Суд та Әхмәтхановның хәзерге участогыннан элек йөрү юлы булуын раслаган. Әмма Норма авылы җирлеге башлыгы 90нчы елларда йөрү юлы булмау турында белдерә һәм үзе үк ул вакытта анда бәрәңге бакчалары урнашкан булуы хакында телгә ала.

Кайчан бәрәңге бакчасы өстеннән юл үткәнен күргәнегез бар? Әлбәттә, бакча өстен таптап йөрмәгәннәрдер инде. Тагын шунысы да аңлашылмый – 90нчы елларда нәрсә булганлыкның 2012нче елга нинди катнашы бар? Бер кеше гомере кадәр вакыт үтеп киткән була түгелме соң инде?

Абдулла Алиш урамының четерекле гаугасына нокта куелырмы-юкмы, билгесез. Хәер, берәр көчле янгын чыкмый торып, бу урамның кирәклеген-кирәк булмавын ачыкларга алынмаячаклары бәхәссез. Кем әйтмешли, бүген ут чыкмаган бит әле – иртәгәге өчен ишәк кайгырсын…

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан–Балтач–Казан.

Комментарии