Тренер үзгәрде, ә уен – юк

Футбол буенча Русия чемпионаты уеннары старт алды. 20нче тур очрашулары буенча Казанның «Рубин» футбол клубы кунакта «Тамбов» командасына каршы 0:0 исәбенә уйнады. Безнең көндәшләрнең Русия футбол премьер-лигасы кагыйдәләренә җавап бирерлек стадионы булмау сәбәпле, очрашу 2018нче елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул иткән ареналарның берсендә – Түбән Новгородта узды. Казанлыларның стадионга юлы ук маҗаралы булып чыккан. Аларны илтергә тиешле автобусның шоферы, бутап, Түбән Новгородның «Локомотив» кырына алып киткән, ахыр чиктә Татарстан командасы 50 минут вакытны әрәмгә җибәреп уен башланырга 1 сәгатьтән азрак вакыт калгач кына тиешле адрес буенча килеп җитә. Ахырдан «Тамбов» җитәкчелеге гафу үтенде. Тик бу «Рубин»ның якшәмбе көнне булган уңышсызлыкларының башы гына булган. Футбол кырына чыккач та казанлылар көтелгән нәтиҗәгә ирешә алмады. Татарстанның төп футбол командасын бүген ФНЛга (премьер-лигадан соң икенче дәрәҗәдәге лига) төшеп калудан бары 1 генә очко аера, ә Тамбов командасы безнең төп көндәшләрнең берсе, шуңа күрә аларны ничек булса да отарга кирәк иде. Тик уен барып чыкмады шул… Матч башында «Рубин» берничә тапкыр каршы як капкасына янап карады да шуннан уен тынычланды дияргә була. «Тамбов» үз капкаларын ышанычлы саклап казанлыларны якын җибәрмәде, андый командаларны «автобус» куйды дип әйтәләр. Көндәшләр үз зоналарын 10лап футболчы белән саклады, шул ук вакытта «Рубин» капкасына куркыныч контр-һөҗүмнәр оештырырга да тартынмадылар. Шундый күренешләрнең берсендә безнең капканы саклаган Юрий Дюпинның осталыгы гына туп керүдән саклап калды.

2нче таймда җанатарлар, Леонид Слуцкий шәкертләре уенны үз ягына аударыр, дип көтте – тик тагын юкка булып чыкты. Очрашуның икенче өлешендә «Рубин» тупны контрольгә алса да, көндәш капкасы янында куркыныч мизгелләр тудыра алмады. Алай гына да түгел, киресенчә, тамбов футболчылары уңышка якынрак иде. Алар хәтта казанлылар капкасына туп та кертүгә иреште, әмма хөкемдар алданрак кагыйдә бозуны теркәргә өлгергән иде. Шулай итеп, җанатарлар 90 минут нәтиҗәсез, түбән дәрәҗәдәге футбол карарга мәҗбүр булды. Татарстан төп футбол клубы тренерлар штабының, кызганычка каршы, җиңү өчен «Б» планы булмады. Димәк футболчылар тиешле әзерлек дәрәҗәсен узмаган әле. Уен ахырыннан соң безнең баш тренер Леонид Слуцкий көндәшнең сакта көчле уйнавын, «Рубин» футболчыларының әлегә системалы уен күрсәтә алмавын билгеләп үтте.

– Без тупны күп контрольдә тоттык, ә «Тамбов» безнең контр-һөҗүмнәрне аңлап, бик оешкан төстә сакланды. Безгә әле үзара аңлашу да, шәхси ресурс та җитми: уенчылар да шактый яшь. Һөҗүмнәр оештырганда күп югалтуларга юл куйдык, – диде ул.

Сезонның язгы-җәйге өлеше ачылыр алдыннан Слуцкий, Казан клубы матур, нәтиҗәле уен күрсәтеп стадионнарга халыкны кире кайтарачак, дип ышандырган иде. Тик әлегә аның планы барып чыкмады. Алай гына да түгел, кыш көне шактый уенчылар белән тулыланса да казанлылар уены узган елгыдан үзгәрмәде. Яңа уенчылар, яңа тренер килә, ә нәтиҗә һаман юк. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, «Рубин» кышкы трансфер вакытында 8 млн евродан артык чыгым тоткан, бу Русия чемпионаты командалары арасында иң зурысы. Белгәнегезчә, Роман Шаронов команданы аскы баскычларга төшергәч, Слуцкийны Казанга беренче әйткән остазның ялгышларын төзәтергә чакырдылар. Кыш буе Төркиядә 3 җыен, шактый контроль матч уздырган «Рубин» уенында алга китеш кенә күзәтелми. Алдагы турларда безнең футболчыларны «Крылья Советов», «Арсенал» кебек осталык буенча үз дәрәҗәләрендәге командалар белән очрашулар көтә. Турнир баскычында хәлебезне яхшырту өчен начар мөмкинлек түгел. Әгәр дә инде бу командалар белән дә уен кырында «җәфа чиксәк», Казан уртасындагы «Ак барс-Арена» әле бик озак матурлык өчен генә хезмәт итәргә мөмкин. Чөнки нәтиҗәсез уен күзәтү өчен беркем дә футбол карарга стадионга атлыгып тормаячак. 20 уеннан соң «Рубин» бары 4 җиңү һәм 20 очко туплап турнир баскычының 13нче урынында калды. Киләсе уенны безнең футболчылар «Үзәк стадион»да Самараның «Крылья Советов» командасына каршы уздырачак.

Руслан ХӘСӘНОВ

Комментарии