- 08.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Архив
Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты, Бөтентатар иҗтимагый үзәге барлык кызыксынучыларны “Борынгы һуннар дөньясы” китабын тәкъдим итүгә чакыра. Чара 11 февральдә 14 сәгатьтә Кремльдә үтәчәк (5 подъезд, Тарих институты).
Иң куркыныч юллар
“Русия юлларының иминлеге өчен” төбәкара җәмәгатьчелек үзәге илнең иң куркыныч һәм тыныч трассалары рейтингын төзеде. Һәлакәтләр саны буенча беренчелек Казанда, аннан кала Чиләбе, Түбән Новгород тора.
Рейтинг төзегәндә, юллар торышы да исәпкә алынган.
Хакыйкать эзли
Казанда яшәүче адвокат Лаврентий Сичинава Казандагы күпсанлы автомобиль һәлакәтләрендә транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын гаепли. Ул шикаять белән судка мөрәҗәгать иткән инде. Аның фикеренчә, урамнарның карт көртләренә чумуы өчен нәкъ менә министрлык җавап тотарга тиеш. Үзенең ризасызлыгын ул башкала урамнарында төшерелгән күпсанлы фоторәсемнәр белән дәлилләмәкче.
Террорчылык башлана гына?
Үзен Кавказ Әмирлеге башлыгы дип атаучы Доку Умаров, интернетта видеомөрәҗәгать таратып, “Домодедово”дагы теракт өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Ул әлеге гамәлне “махсус операция” дип атый һәм Русиянең төрле төбәкләрендә мондый шартлаулар янә оештырылачагын әйтә. Шушы көннәрдә исә күрше Башкортстанда Кавказ Әмирлеге оешмасының дүрт вәкиле кулга алынган. Экстремистларда шартлаткыч маддәләр һәм корал табылган, диләр.
Д. Умаров Кавказ әмирлегендә Идел-Урал вилаятен булдыру турында да фәрман чыгарды. Ягъни ул игълан иткән әмирлеккә кергән Дагыстан, Чечня, Ингуш, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс республикаларына, ул Идел-Уралны да өстәде һәм биредә мөселманнарны азат итәргә вәгъдә итте. Бу инде терактларның безнең якларда да ешаю ихтималы турында сөйли.
Кертмибез!
Британиянең “Гардиан” газетасы корреспонденты Люк Хардингны Русиягә кертмичә, кире Лондонга депортацияләделәр. Ул моңарчы безнең илдә эшләп, ике атнага туган ягына кайта. Кире Мәскәүгә килгәч, аны аэропортта борып җибәрделәр. Хардинг гаугалы Вики Ликс сайтындагы материаллар турында язган иде. Аерым алганда, ул үзе эшләгән газетада: “Вашингтонда Русия Путин чорында мафиоз дәүләткә әверелде дип саныйлар”, – дигән.
Эсерлар җитәкчеләрен сайлады
Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең киңәшчесе Фәрит Фарисов “Гадел Русия” партиясенең Татарстан бүлекчәсен җитәкли башлады. Аны яшерен тавыш бирү юлы белән ике елга сайладылар. “Эшмәкәр Фарисов мөфтиләр Шурасының попечительләр комитеты башлыгы да. Ул шулай ук Чечня Президенты Әхмәт Кадыйровның да киңәшчесе булып торган иде”, – дип хәбәр итә Регнум.ру интернет агентлыгы.
Туган телне тыймакчы
Русиянең либераль-демократик партиясе вәкилләре янәдән милли мәсьәләдә үзләренә яклаучылар җыймакчы. Шушы көннәрдә алар Дәүләт Думасына гаугалы закон проекты кертте. Аның нигезендә милли республикаларда җирле титул халкының ана телен өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш түгел. Әйтик, бүген Татарстанда татар теле дәресләре бөтен укучыларга да керә. Жириновский анда татарлар гына йөрсен, рус балаларын да мәҗбүриләү – кешенең хокукын бозу дип саный. Гомумән, быел декабрь аенда Думага сайлаулар буласы. Күзәтүчеләр фикеренчә, сәясәтчеләр “милли карта”ны рәхәтләнеп эшкә җигәчәк, кешеләрнең хисләрендә очколар туплаячак.
Түбә китә…
Казанда узган ялларда һәм дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә бер-бер артлы берничә торак йортның түбәсе убылды. Сәбәбе – вакытында чистартылмаган кар. Шунысы да бар: шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бер үк урамда урнашкан берьюлы ике йортның бастырыклары түзмәгән. Аралары – ике йөз метр чамасы гына. Барысына да, гадәттәгечә, аномаль кыш һәм чаманы белми яуган кар гаепледер… Сүз уңаеннан, 4 февральдә башкала Мэриясе түбәсеннән кар кеше башына төште. “Зыян күрүче ханым хокук яклаучылар белән берлектә судка мөрәҗәгать итә”, – дип хәбәр итә “КП” газетасы.
Һаман җитми
Башкаланың автотранспорт оешмалары автобус билетлары бәясен 30 сумга кадәр җиткерүне таләп итә. Моны алар дизель ягулыгы кыйммәтләнү белән аңлата. Дөрес, әлегә монополияләргә каршы хезмәттән ягулык сатучыларны җавапка тарттырмакчылар. Аргументлары да бар – әле октябрьдә генә солярканың литрын 14 сум 50 тиеннән алсалар, хәзер иң очсызы 26 сум тора.
Ходайдан да курыкмаган
Казанның Киров район суды Волжск шәһәреннән килгән 30 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды. Ул Юдино бистәсендәге мәчеткә йөрүчеләрнең акчасын урлауда гаепле дип табылды. Бер кешенең кесәсеннән телефонын, икенчесенең 4 мең акча салынган букчасын чәлдерә. Суд гаеплегә 1 ел да 3 ай шартлы срок бирде.
Барыбер куачаклар
Быел Мәскәүдә болытларны самолет белән өч тапкыр куачаклар – Җиңү, Русия һәм Шәһәр көннәрендә. Башкала хакимияте әлеге максатка 150 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Узган ел да болыт кууга акчаның хәстәрен алдан күргәннәр иде, тик яңгыр гына яумады. Быел да явым-төшемне куркытып куймасалар ярый…
Путин тавы
Кыргызстандагы бер тауга Владимир Путин исеме биреләчәк. Бу хакта карарны әлеге ил хөкүмәте кертеп, аны парламент озакламый хуплар дип көтелә. Кыргызлар килеп туган каршылыкларны да урап узган. Аерым алганда, географик объектларга исән кеше исеме бирелергә тиеш түгел. Ләкин күршеләр Путин очрагын “кагыйдәләрдән тыш” дип бәяләде. Моңарчы кыргызлар икенче бер тауга Борис Ельцин исемен биргән иде… Дөрес, аның вафатыннан соң.
Комментарии