- 08.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №5 (9 февраль)
- Рубрика: Архив
Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре Татарстан җитәкчеләрен Мисырда барган күтәрелештән сабак алырга чакыра. Мондый каршылыклар Урта Азия илләрендә, аннан Русиядә башланырга мөмкинме?
Халкының зур өлеше хәерчелектә яшәгән, авторитаризм, ришвәтчелек җәелгән, сүз иреге кысылган Мисырда миллионлаган халык урамнарга чыкты һәм инде ничә көн тыныч тормышка кайтырга җыенмый. Алар ил Президенты Хөсни Мөбарәкнең хакимияттән китүен таләп итә. 82 яшьлек Мөбарәк 30 ел Мисыр Президенты булып тора.
Хакимият халыкның урамга чыгуыннан курка
Соңгы елларда Русия хакимияте дә халыкның урамга чыгуыннан чынлап торып шүрли башлады. Мәскәүдәге оппозиция айның 31нче көнендә Триумфаль мәйданда, ирекле урам җыеннары үткәрүне яклап, каршылык чарасы оештыра. Элегрәк тәртип саклаучылар аны шунда ук куып тарата иде. Хәзер бераз түземлек күрсәтә. Менә 31 гыйнварда да оппозиция, 31нче маддәне яклап, кабат урамга чыкты.
Ни өчен хакимият урам җыеннарыннан курка соң? Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Триумфаль мәйдандагы җыенда катнашкан Георгий Сатаров аңлатмасы бу сорауга берникадәр җавап бирә. Аның фикеренчә, 2004 елда Украинада булган “әфлисун” инкыйлабыннан соң, Русия хакимияте урамнарны чынлап торып халыктан саклый башлады. Ягъни ил башындагылар халыкның урамга чыгуы, җыелуы илдә күтәрелеш китереп чыгара дип уйлый.
– Җитәкчеләр гарәп илләрендәге, бигрәк тә Мисырдагы вакыйгалар Казахстан аша Русиягә дә килеп җитәр дип фаразлый, алар шуннан курка. Шуңа урамнарны сак астында тоталар, – дип уйлый Георгий Сатаров.
Мисыр белән Русия арасында охшашлыклар бар
Казан сәясәтчесе Сергей Сергеев: “Мисыр, Сүрия илләрендәге авторитаризм Русиягә караганда зуррак”, – дип саный.
Аның сүзләренчә, Русиядә Президент сайлавы үткәрелә, күппартиялек, сүз иреге бар кебек булса да, чынлыкта алай ук түгел. Сайлауны гадел үтә дип әйтеп булмый. Халык сайлауның ничек узганын белә бит. Мисыр һәм Русия арасында бу яктан күзгә күренердәй охшашлыклар бар.
– Хакимият моннан сабак алырга тиеш. Беренчедән, халыкка кануни яктан ризасызлыгын белдерү өчен мөмкинлек калдырырга кирәк. Икенчедән, социаль мобильлеккә аяк чалмаска. Күп очракта халыкның бер катлавы, бигрәк тә яшьләр, югарыга күтәрелеп, хакимият иткән элита арасына керә алмаса, инкыйлаб башланып китә. Төп сабаклар менә шулар. Мисыр инкыйлабын бу яктан караганда, табигый дияргә була”, – диде Сергей Сергеев.
“Татарстандагы кебек цензура беркайда да юк”
Дәүләт Шурасының Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин: “Татарстандагы кебек цензураның бернинди режимда да булганы юк”, – дип саный. Соңгы елларда бар татар газеталары диярлек “Татмедиа” оешмасы кулына бирелде, дәүләт матбугатында сүз иреге богаулап куелды.
– Газеталарда коточкыч цензура. Германиядә 1930-40нчы елларда да күрелмәгән цензура бу. Төрле редакцияләрдә эшләүчеләр бер-берсенә керә алмый. Анда турникетлар куелган.
Ни өчен шулай? Чөнки Русия Конституциясендә илдә цензура юк дип язылган. Ә аны ничек булдырырга? “Татмедиа” дигән оешма корып. Ул дәүләтнеке түгел, шулай булгач, дәүләт тарафыннан да цензура юк булып чыга. Бер ревизор да бездә цензура таба алмый. Цензура белән шөгыльләнүче комитет та юк, бездә ирек, имеш. Менә бу – Русиянең суверен демократиясе, – ди Фәндәс Сафиуллин.
Шулай итеп, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр Татарстанда, шул исәптән Русиядә дә, сүз ирегенең төрле юллар белән кысылуын, бетерелүен күрә. Татарстан, Башкортстан, Чечня кебек милли республикаларда Мәскәү моны махсус эшли. Халыкта милли аң туар, хокук даулау башланыр дип курка.
Гарәпләр халыкларга сигнал бирде
Гарәп илләрендә бер башланган инкыйлабның Урта Азия илләренә күчеп, Русиягә килеп җитү ихтималы белән Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова да килешә. Чөнки бу илләрдә дә халык фәкыйрьлектә яши, монда да Илбашлары егермешәр ел хакимияттә утыра.
– Гарәп, Африка илләрендә хакимнәр халыкны Аллаһ исеме белән куркытып, хәерчелектә тотты. Ә үзләре бер дә Аллаһтан курыкмады, алтын сарайларда яшәде, байлык җыйды. Халык моңа түзде-түзде дә урамга чыкты: башка чарасы калмады.
Халык дингә каршы күтәрелмәде, фиргавеннәргә, тираннарга каршы күтәрелде. Шулай итеп, гарәпләр безгә үрнәк күрсәтте. Чөнки җитәкчеләр һәм халыкның тормышы – күк белән җир арасы. Бер илдә дә халык фәкыйрьлектә яшәргә тиеш түгел.
Бу хәл Урта Азия илләренә килер. Чөнки Үзбәкстан һәм башка дәүләтләрдә, шул исәптән Русиядә тираннар идарә итә. Безнең халык та фәкыйрьлек чигендә. Әмма татар халкы хәерчелектән тырышлыгы, сабырлыгы белән чыга, дәүләт ярдәме белән түгел. Ә бит халыкка дәүләт шартлар тудырырга тиеш. Әгәр Русия моннан нәтиҗә ясамый икән, бу хәлләр монда да килеп җитәчәк, – ди ул.
Русиядә хәл башка әле
Казан сәясәтчесе Сергей Сергеев фикеренчә, Тунис, Мисыр, Йәмәндә башланган күтәрелешләр домино рәвешендә дәвам итә. Әмма Русиядә вазгыять башкачарак, халык монда урамнарга чыкмый. 2004 елда Украинада булган «әфлисун инкыйлабы”ннан соң да Русия халкы күтәрелеп китә алмады.
– Мәскәүдә ризасызлар йөрешендә күбрәк кеше катнашса, хәл бөтенләй башка булып, тәртип саклаучылар да үзләрен башкача тотар иде. Алар ризасызларга: “Берничә дистә кеше җыелсагыз, сезне кыйныйбыз; берничә йөз кеше булсагыз, тынычлык сакларбыз; әгәр уннарча мең урамга чыкса, сезнең якка чыгарбыз”, – дигәннәр. Бу сүзләр чын хәлне ачып сала, – ди Сергей Сергеев.
Димәк, халык төркем булып урамга чыга калса, шул халык баласы булган милициянең ризасызларга каршы кул күтәрмәве ихтимал. Чөнки котырган халыкны туктатып калу бик авыр. Президентын алып ташлаган Кыргызстан халкын да туктатып кала алмадылар.
Әмма әлегә Русиядә халык урамга чыкмый, күтәрелми. Фәүзия Бәйрәмова моның дүрт сәбәбен атый. Беренчесе – җитәкчеләр хәлне кулда тота. Шуның өчен анда-монда террор гамәлен оештырып, халыкны куркытып тора.
Икенчесе – урамга чыгучыларга каршы кануннар бик кырысланды. Өченчесе – халыкны Кавказдагы хәлләр белән куркыталар. Бар гаепне алардан эзлиләр. Дүртенчесе – халыкны аракы белән агулыйлар. Әмма халыкның акыллы өлеше барыбер урамга чыгарга мөмкин.
Ә әлегә Татарстандагы оппозиция сүзе сукыр күздән яшь чыгару гына булып кала бирә.
Саша ДОЛГОВ
Оптимальләштерү?
Соңгы көннәрдә мәгариф өлкәсенә яңа стандартлар кертү турында сөйләшүләр бара. Мәгарифкә кагылышлы соңгы җыелышта Русия премьер-министры Владимир Путин бу тармакта ашыгыч карарлар кабул итмәскә чакырды. Ә моның белән беррәттән, Татарстан мәктәпләрендә оптимальләштерү эше үткәрелә.
Татарстанда уздырылучы оптимальләштерү сәясәте бигрәк тә авыл мәктәпләренә көчле тәэсир иткән. Күп кенә район мәгариф бүлеге җитәкчеләре оптимальләштерү белән мәктәпләр ябылмый, үз статусларын гына алмаштыра дип аңлата. Шулай да кайбер район мәгариф бүлеге башлыклары үзләрендә ябылган мәктәпләрнең булуын белдерә.
Балаларның аз тууы оптимальләштерүгә ярдәм итә
Авылда балалар аз. Әйтик, республикада бүген бер генә бала укый торган өч дистәдән артык мәктәп булса, ун балалы башлангыч мәктәпләр саны исә 40 дистәгә җитә.
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге бу хакта, төгәлрәге, республикада уздырылучы оптимальләштерү сәясәтенең ничек баруы хакында мәгълүмат бирергә теләмәде.
– Оптимальләштерү – бик катлаулы эш, мәсьәләгә ике яктан чыгып карарга кирәк. Бер уйлаганда, кечкенә авылларда укыту-тәрбия процессын башкача яхшыртып булмыйдыр шикелле. Ә шул ук вакытта бу мәктәп укучыларын чит мәктәпләргә йөртү – аерым проблема. Автобуслар, юллар белән тәэмин ителү яхшы булмаганда, бу, минемчә, оптималь түгел.
Балтач районында кечкенә мәктәпләрне оптимальләштерү программасына кертмәдек. Автобуслар булган очракта, 3 урта мәктәпне төп мәктәпкә әйләндерү күздә тотыла, – ди Балтач районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вакыйф Зәкиев.
– Әтнә районы республикада әлеге сәясәткә карата кискен каршы чыкты, – ди әлеге район мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов. Ул, оптимальләштерүгә ике яклап карап була, ди. – Беренче ягы – бар шартлар тудырылган мәктәп булырга тиеш. Кызганыч, кечкенә мәктәпләрнең күп мөмкинлекләре юк. Бу яктан караганда, оптимальләштерү мәсьәләсе моны уңай хәл итә шикелле. Ләкин, икенче яктан караганда, кечкенә авыллардагы мәктәпләр ябылу – бик аяныч хәл. Мәктәп бит авылның мәдәният үзәге санала. Оптимальләштерү, юллар булса, чит илләрдәге сыман автобуслар вакытында йөреп торса, ул, әлбәттә, әйбәт, – дип саный ул.
Безнең районның 33 мәктәбендә бары тик 1510 бала гына белем ала. Моңа кадәр 2 мәктәп кенә оптимальләштерелгән иде, киләсе елларда исә 9 мәктәпне бу хәл көтә. Мәгариф өлкәсен икътисадый яктан гына чыгып карамаска иде. Әле бит авыл җирләрендә ябылган мәктәпләрнең укытучылары да эшсез калачак. Кызганыч, без аларның барысын да эш белән тәэмин итеп бетерә алабыз дип әйтә алмыйм. Мәктәп ябуны, мәктәптә йозак эленеп торуны мин күз алдына да китерә алмыйм, – ди Айрат Каюмов.
– Мәктәпне ябарга кирәк дип кенә, юллары булмыйча, ерак араларда балалар интегеп йөри икән, оптимальләштерү бик начар. Балалар саны кимү сәбәпле, без 5 урта мәктәпне төп мәктәпкә, ягъни 11 сыйныфлыларны 9 сыйныфлыга калдырган идек. Шулай ук 9 сыйныфлы мәктәпләрне 4 сыйныфлыга калдыру очраклары булды. Укучыларның белем сыйфатын сораштыргаладым. Начарайды дигән фикер булмады. Әмма үзем дә укытучы буларак әйтә алам: машинада йөрү тормыш өчен куркыныч тудыра.
Мин һәр укучының үз авылындагы мәктәптә белем алуы яклы. Безнең әби-бабайлар тикмәгә генә юл газабы дип әйтмәгән, – ди Мамадыш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәзир Фәизов.
Оптимальләштерүнең нигезе салынмаган
Республикада зур авылга, зур мәктәпкә барып укучылар аз түгел. Быелгы кышкы бураннар вакытында юлларны вакытында чистартып өлгерә алмадылар. Шул сәбәпле күп укучылар атналар буе белем алмады.
Республика Президенты бу очракта интернатлар кирәк дигән. Әмма бер районның мәгариф бүлеге хезмәткәре сүзләренчә, укучыга 17 сум гына бүлеп бирелә икән. Бу акчага тәүлек буе ни ашатырга мөмкин?
Әлеге проблемага багышланган видеокиңәшмә вакытында мәктәпне саклап калу өчен, урыннардан дәлилләү кирәк дигән сүзләр дә булган.
Читтән караганда, оптимальләштерү сәясәте нигез салынмаган урынга өй төзүне хәтерләтә. Юллар чистартылмый, яхшы тораклар юк, чит урында балага ияләшү дә җиңел түгел.
Әле бер ел эчендә генә Балык Бистәсе районында үз-үзенә кул салучы да, Югары Осланда җәберләү очраклары да күзәтелде. Бу – оптимальләштерүнең беренче җимешләредер.
Райнур ШАКИР
Комментарии