- 07.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Архив
Эх, бу көннәрдә ничек сөенгәнемне белсәгез икән… Сикерә-сикерә шатланып «менә сезгә, менә», дип Хабаровск һәм Красноярск телевидение хезмәткәрләренең борынына чиертәсем килә. Кемнән өйрәнергә кирәген күрдегезме инде?! Әйе, татарлардан өйрәнергә сезгә, татарлардан! Эх, менә тагын берне!
Әнә шулай итеп «Адымнар» тапшыруының «ТЭФИ – Регион» премиясенә, бакыр Орфейга лаек булуына сөенеп йөрим. Гәрчә бу тапшыруга бер катнашым булмаса да, алар өчен куанам.
ТЭФИ бит ул уен-муен түгел – 1994 елдан бирле Русия күләмендә уздырылучы телевизион тапшырулар бәйгесе һәм иң мөһиме – Мәгълүмати-аналитик тапшыру кебек җитди номинациядә әлегә кадәр бер генә татар тапшыруының да бу премияне алганы юк иде.
Быел илнең бар төбәгеннән конкурска 535 эш кабул ителгән. Жюри әгъзалары Владимир Познер, Оксана Барковская, Александра Белявская, Александр Беляев, Людмила Зайцева, Сергей Петров, Ирина Петровская, Евгений Райцес, Сергей Семенов, Татьяна Черняева, Арина Шарапова шулар арасыннан «иң-иң»нәрен генә сайлап алырга тиеш булды.
Башкалабызның «Пирамида» күңел ачу үзәгенә, 29 ноябрьдә булган йомгаклау тантанасына, Русиянең 76 шәһәреннән 157 телекомпания хезмәткәрләре җыелды. Мәгълүмати-аналитик тапшырулар арасыннан Хабаровск һәм Красноярскидан килгән тапшырулар белән бергә «Адымнар» да финалга чыккан иде. Һәм менә бит ул кульминацион нокта – жюри хезмәткәрләре бердәм рәвештә бер фикергә килгән: «Адымнар» – иң шәбе!
***
Шушы зур вакыйга уңаеннан без «Адымнар» тапшыруының баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина белән очрашып, әңгәмә кордык.
– Сәрия, белүемчә, бу тапшыру иң беренче «Эфир» телеканалында чыга башлады. Аның «Казан» телерадиокомпаниясенә күчүе, «Звезда» каналында күрсәтелә башлавы ничек булды?
– Безнең беренче тапшыру 1997 елда, Минтимер Шәймиев туган көнендә чыгып, тулысынча шушы темага багышланган иде. Тапшыруның «Эфир»дан китүе, программаның башында торучы Шамил Садыйковның 2000 еллар башында «Казан» телерадиокомпаниясенә китүе белән бәйле булды. Әле ул киткәч тә программа «Казан» телерадиокомпаниясендә эшләнеп, «Эфир»да чыга иде. Соңрак «Казан» ТРКсы үсә башлады, «Звезда» каналы безнең партнерга әверелде. Без анда KZN булып чыгабыз. «Звезда» каналында безне Казан татарлары карый ала. Шул ук вакытта без тапшыруны «Яңа гасыр» телеканалында да чыгара башладык. «Адымнар» – ул берьюлы ике каналда чыгучы бердәнбер тапшыру!
– Сәрия, шундый сыйфатлы, яхшы, үрнәк булырдай тапшыру әзерләү өчен коллективта ничә кеше булырга тиеш?
– Безнең иҗади коллектив 4 кешедән тора. Мин баш мөхәррир булсам, алып баручы һәм мөхәррир – Фәйрүзә Мәҗитова, хәбәрчебез Нияз Рахман, «Кадак» сәхифәсенең авторы һәм алып баручысы Данил Сәфәров. Шулай ук операторларыбыз, монтажерыбыз һәм дизайнерыбыз бар.
– Киләсе атнага тапшыруда нинди темалар булачагын ничек билгелисез?
– Тапшыру төрле өлешләрдән тора бит инде. Аның башы, уртасы, ахыры бар. Ахырга иң җиңел, җырлы тема калдырабыз. Без аны «җырлы бантик» дип йөртәбез. Тортка да чәчәкләрне иң соңыннан гына ясаган кебек, бу да, тапшыру әзерләнеп беткәч, аны матур итеп бизәп кую кебек. Җыр темасы бер ай алдан планлаштырыла. Без инде алдагы дүрт атнада Мәликәнең кайчан Мәскәүдән Казанга кайтып безгә интервью бирәсен дә, Раяз концертында инглизчә җырлаган кыз белән кайда очрашачагыбызны да, башкаларын да белеп торабыз.
Беренче теманы эзләү катлаулы. Телевидение бит ул тере организм кебек. Әйтик, менә әле узган атнада гына Дәүләт Советы латин графикасы турындагы законны карарга тиеш иде. Без шуның хакында сәхифә эшләрбез дип уйладык, ләкин көне килеп җиткәч кенә аны көн кадагыннан алдылар һәм ул мәсьәлә Дәүләт Советында каралмады. Нәтиҗәдә, без дә планнарны үзгәртеп, башка теманы күтәрдек.
– Менә миңа «МММ+» һәм «Кадак» сәхифәләре бик ошый. Сәясәтне алар аша аңлау җиңелрәк дип әйтимме соң…
– «МММ+» сәхифәсе Мавродиның МММнарыннан килеп чыккан әйбер инде ул. Элек сәхифә исеме дүрт «М» хәрефеннән тора иде дә, премьер-министр булып Халиков килгәч, без аның бер «М» хәрефен «+» тамгасына алыштырдык.
«Кадак», чыннан да, иң яратып карала торган сәхифәләрнең берсе. Анда Русия яки дөньякүләм булган проблемаларга башкача караш бирелә, ул үткен юмор, ирония, сарказм белән уралып-чуалып, үзе кызык та, кызганыч та, шул ук вакытта уйландыра торган бер темага әверелә. Бу сәхифә тулысы белән Данил Сәфәровка йөкләнгән һәм ул аңа бик җаваплы карап, һәрчак иҗади якын килә, һәр сәхифәсендә яңа алымнар кулланырга тырыша.
– Тапшыруларның темасын нинди критерийларга карап сайлыйсыз? Нинди темаларга өстенлек бирәсез?
– Безнең тапшыруның максаты – татар телен саклау, үстерү, яшь буында да телгә карата кызыксыну уяту. Шуңа күрә без тапшыруларны яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кызык булырлык итеп әзерләргә тырышабыз. Темаларны сайлап алганда, аның иң беренче үзенчәлеге – ул безнең милләт мәнфәгатьләрен кайгыртырга, аның бүгенгесен яки киләчәген күрсәтергә тиеш. Икенче критерий – ул тема Казан шәһәре өчен актуаль булсын. Өченчесе – атнаның иң зур шау-шу тудырган, игътибарны җәлеп иткән вакыйгасы.
– Сезнең тапшырудагы Шомбай – тапшыруыгызның тагын бер кызык һәм үзенчәлекле ягы. Аны башка тапшырулардан аерылып тору өчен куйдыгызмы, әллә бүтән максатлар күздә тотылдымы?
– «Адымнар»ны кулдан килгән кадәр халыкчан итәргә тырышабыз. Элек без алып баручы текстына халык гыйбарәләрен, мәкаль-әйтемнәрен кертеп җибәрә идек. Үземә, мөхәррир кеше буларак, бу алым акыл сату булып тоела иде. Ә тамашачы ул акыл сатуны яратмый. Бигрәк тә үзеннән яшьрәкләрнең шулай кылануын кабул итә алмый. Ә Шомбайны тапшыруга кертеп җибәрү – «Адымнар»га ниндидер милли төсмер өстәргә тырышуыбыз. Ул бабай ак сакаллы, түбәтәйле, шулай ук милли киемле бит инде. Башта без бу «акыл сатучыны» Хуҗа Насретдин образында булыр дип уйлаган идек. Образ барлыкка килде, ләкин исеме Шомбай булды. Шомбай булгач, тискәре образ булмасын тагын дип, аның белән бәйле бөтен әкиятләрне укып чыктым. Күпләр Шомбайны яратты, чөнки аның сүзләре кызык та, истә кала торган да булып чыга. Хәзер тапшыруның исемен әйткәч тә, халык аны шушы бабай образы яки «Кадак» сәхифәсе аша күзаллый.
– Тулысынча урыс тапшырулары шыплап тутырылган «Казан» телерадиокомпаниясендә татар тапшыруын эшләү авыр түгелме?
– Һич юк! Генераль директорыбыз Мәдинә Тимерҗанова безнең һәр иҗади идеябезне кабул итеп күтәреп ала, һәр эштә теләктәшлек күрсәтә. Безгә рәхәтләнеп иҗат итү өчен тулы ирек бирелә. Тема иреге – беренче чиратта. Икенчедән, дизайн ягыннан да чиксез мөмкинлекләр кул астында. Без әллә нинди графиклар, рәсемнәр сорый алабыз, дизайнерлар шул арада ясап та куя.
– «ТЭФИ – Регион» бәйгесендә катнашу идеясе кемнеке иде?
– Безнең генераль директорыбыз Мәдинә Тимерҗанова «катнашырга вакыт җитте» дигән сүз әйтте. Аның ниндидер бер эчке тоемлау сәләте бар дип әйтимме… Кыскасы, без материалларны бәйгегә дип май аенда әзерләп бирдек. Аның өчен башта тапшырулар арасыннан 17 мартта чыкканын сайлап алдык. Милли тапшыру булгач, безгә аны тулаем урысчага тәрҗемә итәргә туры килде. Кыскача эчтәлеккә тукталсак, анда «Дальний» полиция бүлегендә булган фаҗига, Казан шәһәрендәге элмә такталарда булган хәреф хаталары, кайда латин графикасында, кайда инглизчә язылган буталчыклык, күпбалалы гаиләләргә җир бирү мәсьәләсе һәм анда радиация зур дип аналарның зарлануы турында репортажлар бар иде. Шул ук атнада «Буран әбиләре»нең Евровидениега барасы билгеле булды һәм без үзебезнең Татарстаннан шундый әбиләрне эзләдек. Арчадагы әбиләр турында сәхифә ясадык. Анда Айдар Фәйзрахманов «Буран әбиләре»нә бәя дә биргән иде әле.
– Конкурста катнашканда җиңүгә ирешерсез дип уйладыгызмы?
– Дөресен генә әйткәндә, без моңа ахыргача ышанмадык. Мәгълүмати-аналитик тапшырулар номинациясе буенча 17 эш кабул ителгән булган һәм шуның нибары берсе генә – татар телендә чыгучы тапшыру. Безнең тапшыру Красноярск һәм Хабаровскиныкы белән бергә финалга чыккач та, Хабаровск җиңәр дип уйлаган идем. Татар программасының финалга чыгуы ук уникаль вакыйга булып тоелды. 4 октябрьдә Екатеринбургта булган тантанада шушы хакта хәбәр итүләре дә безнең өчен зур бәя иде инде. Инде ТЭФИ премиясе тапшырылган көнне үзебезнең җиңүебез турында ишеткәч, ышанмадым. Сәхнәгә менәргә дип атлаганда, баскычка килеп җиткәч, аякларым калтырый башлады. Беренче тәэсирләрне әйтеп-аңлатып бетерә алмыйм.
Бу бүләк безнең эшебез өчен – зур бәя! Ул Орфей ниндидер җитәкченең генә, аерым бер хезмәткәрнең генә җиңүе түгел, монда һәркемнең өлеше бар. Бу күмәк җиңү! Әгәр безнең коллектив дус-тату булмаса, безгә иҗади ирек бирелмәсә, җитәкчеләребез ничектер чикләсә, без бу уңышларга ирешә алмас идек!
Шуны да әйтергә кирәк: бу «Казан» телерадиокомпаниясенең өченче Орфее. Ул бакыр сын «Столица» һәм «Таких берут в космонавты» тапшырулары өчен бирелгән иде инде. Бу Орфей «Казан» телерадиокомпаниясенең үсеше, аның дөрес юлда булуы турында сөйли.
– Сәрия, сезне һәм коллективыгызны тагын бер кат бу уңышыгыз белән тәбрик итәм һәм алга таба да иҗади уңышлар телим!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Адымнар» урысларның борынына чиертте ,

Комментарии