- 07.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Архив
…Яшем дә алтмыштан узды, сәламәтлегем дә шәптән түгел. Ирем дә авырый, ташлап чыгып китеп булмый. Иске генә, бернинди уңайлыклары булмаган шәхси йортта яшибез. Икебез дә инвалид. Безнең көчтән килми, шуңа күрә сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез.
Түбән Кама каласында безнең туганнан туган апабыз яши. Хәлиуллина Гөлсимә Сәхәбетдин кызы. Ул 1933 елгы. Гөлсимә апаның үзе белән бертуганнары күптән инде бакыйлыкка күчте. Моннан өч ел элек җизни дә үлеп китте. Менә шуннан соң мәхшәр башланды да инде.
Апабыз элек тә кечкенә генә буйлы иде, хәзер бөтенләй курчак кебек кенә калган. 7-8 яшеннән сугыш вакытында колхозда, аннан Кизел шәһәрендә шахтада эшләде. Без күп балалы гаилә идек. Әниебезгә безне үстерешергә дә булышты.
Гөлсимә апаның ике улы бар. Васил белән Фәнил. Менә шулар ананың канын эчеп, бер җирдә дә эшләмичә, пенсиясен куркытып алып эчеп яталар. Гөлсимә апа ике елдан бирле ипи белән судан башка берни ашамый. Уллары акчасын куркытып алып бетерәләр. Бер яклаучысы да юк. Социаль яклау бүлегенә ул үзе бара алмый. Зинһар өчен, ярдәм итегез. Шул зобанилар кулыннан алып, аны картлар йортына урнаштырасы иде. Гомеренең соңгы көннәрендә булса да караучысыз интекмәсен иде.
Ана хәзер үз-үзен карый алмый. Аның ике бүлмәле фатиры бар. Картлар йортына шул фатирны бүлеп булса да урнаштырсыннар иде. Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында картлар йорты бар, бәлки, шәһәрнең үзендә дә бардыр. Түбән Каманың социаль яклау үзәгендә Хәлиуллина Гөлсимә Сахабетдин кызы яшәгәнен белмиләрдер дә. Бер яклаучысыз карчыкка кем дә булса ярдәм итәргә тиештер бит инде?!
Әлфинур ПАШИНА.
Чистай шәһәре.
Түбән Кама каласына чыгып киткәнче, әлеге хатны, үземнән берничә сорау өстәп, шул районның Социаль иминият идарәсенә юлладым. Ике атнадан әлеге идарә җитәкчесе Гөлсирин Ямалеева исеменнән җавап та килде. Соравымның татарча язылып, алынган җавапның русча булуына тукталып тормыйм, бары эчтәлеген кыскача бәян итәм.
СУД ХӘЛ ИТӘРГӘ ТИЕШ
Безнең сораудан соң, күрәсең, Гөлсимә апа янына барганнар, чөнки «күзәтү акты вакытында Гөлсимә Хәлиуллинаның адекват булмавы ачыкланды» диелгән әлеге җавапта. Ул үз гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә түгел, ягъни. Исемегез ничек, туган көнегез кайчан дигән һәм башка гади сорауларга да җавап бирә алмаган икән ул. Шул сәбәпле, Гөлсимә апаның туганнарына (газета хезмәткәренә түгел – авт.) аның мөстәкыйль рәвештә юридик эшләр йөртергә һәм үз эшләре өчен җавап бирергә сәләтсез булуын (недееспособность) тану өчен, Түбән Кама шәһәр судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары шуннан соң гына аны психоневрологик интернатка урнаштыру мөмкин.
Андый оешмаларга өлкән яшьтәге гражданнар (хатын-кызлар – 55, ирләр 60 яшьтән өлкәнрәк) һәм 18 яшьтән олырак, психик авыруы дәлилләнгән, I һәм II төркем инвалидлар кабул ителә. Интернатка кабул итү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы юлламасы нигезендә башкарыла. Ә аны алу өчен бик күп белешмәләр җыярга кирәк. Интернатка кабул итүне сораучы гариза, мөрәҗәгать итүченең торак шартларын тикшерү акты, соңгы айга пенсия күләме турындагы белешмә, сәламәтлек картасы (медицинская карта), Медик-социаль экспертиза бюросыннан бирелгән белешмә (60 яшькә җитмәгән ирләр һәм 55 яшен тутырмаган хатын-кызлар өчен) кирәк. Соңгысы район (шәһәр) социаль яклау идарәсе һәм дәвалау-профилактик оешмасы тарафыннан бирелә.
«Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен булган интернатка урнашу өчен кирәкле документлар исемлеген һәм медицина картасын сез Социаль яклау идарәсенең 5нче кабинасында ала аласыз.
Гөлсимә Сәхап кызы тол хатын. Ике баласы бар. Алар аның белән бергә яши һәм даими эш урыннары юк. Уллары белән тәрбияви эш алып бару өчен, әлеге гаилә Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсендә исәпкә куелды.
2009 һәм 2010 елларда Гөлсимә Сәхап кызына социаль хезмәт күрсәтү тәкъдим ителде. Беренче тапкырында уллары, тәкъдим ителгән шартларга риза булмыйча, каршы килсә, икенче тапкырында ул үзе әлеге тәкъдимне кабул итмәде. Бүген аның пенсиясе 8159,16 сум тәшкил итә», – диелгән Түбән Кама социаль яклау идарәсеннән алынган җавап хатында.
«ЯРТЫ ТЕЛЕМ ИПИ ҖИТӘ»
Хатта Гөлсимә апа адекват түгел дип әйтелсә дә, Түбән Кама каласына барып, аның тормыш шартлары белән якыннан танышып кайтуны кирәк дип таптык.
Ишекне Васил абый ачты һәм инде, кеше барлыгын сизеп, каршы ук чыккан Гөлсимә апа белән бергә аның бүлмәсенә озатып куйды.
– Апа, сәламәтлегегез ничек? Авырмыйсызмы?
– Юк, бу арада авырмыйм әле. Күзләр элегрәк томанлы күрә иде, менә анысы бераз читен булды, хәзер күзлексез укыйм. Күзлек кигәнгә шулай булган икән ул. Ерактан да яхшы күрәм.
– Сезгә Социаль иминият идарәсеннән килгән булганнар икән, алар сезгә ярдәмче, караучы тәкъдим иткәндер…
– Хәзер хәтерләмим инде. Онытам мин күп әйберне. Бик олы бит инде без. Килгән-киткән кешене тикшереп йөрмим. Берме-икеме синең кебек матур кызлар килде бугай шул… Ярдәмчеләр кирәк түгел миңа, кызым. Күп эшне үзем дә булдыра алам. Аларга дөнья акча умырып биргәнче, улыма бирсәм, хәзер алып кереп бирә кирәкле әйберемне. Үзем чыга алмасам инде. Әле йөрим бит. Юынырга, чәчемне тарарга, кашык тотып ашарга да үз көчем җитә. Ул социаль ярдәм идарәсеннән ниндидер ярдәм көтү дөрес түгел инде, алар үзләре дә тиеннәргә эшләп йөрүче кешеләр бит.
– Гөлсимә апа, сезне монда рәнҗетмиләрме?
– Ике малаем бар. Алар өйләнеп-өйләнеп аерылдылар да, хәзер шул көе минем белән торалар. Ашарга пешереп китерәләр. Берсе эшкә чыкмый, мине карый. Шулай чутлана инде. Ә берсе – Фәниле эшли. Кая икәнен белмим. Кызыксынганым, сораганым юк. Машинага утырып чыгып китә, машинага утырып кайта. Әти-әнинең тикшергәнен бала яратмый бит ул. Улларым өчен борчылам – ана күңеле бит. Кечесенә гел әйтәм инде, өйләнеп тор, дим. «Укымаган кешене укыган хатын-кыз санлап тормый шул, әни», – ди ул. Шуңа өйләнми, ахры. Картайган саен бер-береңә иш булу авырлаша ул. Ул өйләнсен өчен мин фатирны да калдырырга риза. Кайчакта ата-ана комачау итә бит. Мин улым өйләнсен өчен кая да барыр идем. Үзенә дә әйттем. «Ничек әнине куып чыгарып өйләним инде мин, ни сөйлисең син?!» – ди улым. Куып чыгарып түгел бит, үз теләгем белән китәр идем, дип әйтәм.
Кызым булмады шул. Сөйләшеп утырырга булса да, кызым булсын иде. Иң зур үкенечем шул.
– Ашарыгызга бармы соң, Гөлсимә апа?
– Бар, ник мин бит пенсия алам. Шул акчага миңа ашарга алалар инде. «Нәрсә ашыйсың килгәнен белмәдем, алдым инде үзем белеп», – диләр. «Калганын бүтән көнне алырсыз, барысын да ашап бетерә алмыйм», – диям. Миңа ярты телем ипи җитә бит, кызым.
– Сез хәзер ашарга пешерә, чәй куя алмыйсыздыр инде?
– «Куйма», – диләр, янгын чыгудан куркалар. Чәйне кайнатып чыгып китәләр, алар кайтканчы суынмый ул. Кирәк булса, олысына әйтәм дә, ул кайната. Берсе чыгып киткәндә, берсе өйдә кала. «Әнкәйне ташлап чыгып китмә», – диләр бер-берсенә. Өйләнгәч дә алар якын гына яшәделәр. Ашарга пешергәндә дә иң беренче миңа кертеп куялар. Тагын ни кирәк соң миңа?! Чәй кайнат та, шуның янына ипи бир. Ипи ашарга тилмергән чаклар да бар иде бит.
– Пенсияне алу белән улларыгызга бирәсезме?
– Алу белән бөтенесен өстәлгә куям да: «Нәрсә кирәк шуны чыгып алыгыз», – дип әйтәм.
– Күпме аласыз соң?
– Әйтә алмыйм. Бирүчесе биргәндә санаштырып бирә инде. Санап алмыйм мин.
– Гөлсимә апа, урамга чыгып йөрисезме?
– «Һавага чыкмасаң яхшы түгел бит, теләсәң, тотып алып чыгабыз», – диләр дә, алып чыгып керәләр шулай. Үзем еракларга барып йөрмим. Хәзер яшь олы бит инде. Ятарсың аннары берәр почмакта кем икәнеңне дә исеңә төшерә алмыйча. Берәр якка илтеп ташларлар. Хәтерем әйбәт түгел шул.
– Керләрегезне кем юа?
– Кече улым юа. Үзем дә чайкап куям. Мин каралганчы кимим бит. Өч тапкыр киям инде. Элгәндә генә үзем элә алмыйм, баш әйләнә. Әле сыккалап куйган идем дә, улым: «Тагын кер юган инде, үзебез юабыз бит «, – дип ачулана. Бәләкәй малаем минем эшем беткәнче кайтса, тартып ала кулымнан. Алар бит хатын-кызсыз яшәделәр. Әзрәк өйләнеп алдылар да, тормадылар. Тормагач, бөтен өй эше рәтен беләләр.
– Гөлсимә апа, картлар йортына урнашсагыз, караучыгыз булыр иде, тынычрак…
– Юк! Монда да бик тыныч бит миңа. Берүземә – бер бүлмә. Менә бит, синең белән генә утырабыз. Син булмасаң, бөтенләй үзем генә, кеше керсә, рәхәтрәк бит инде ул. Тыныч, бик тыныч…
– Теләмисез икән, сезне берәү дә мәҗбүр итми. Сезнең тыныч картлык өчен тырышуыбыз гына…
– Үземнең тора торган җиремнән дә хуп җир күрмим. Малайлар кыйнамый, акырмый, әкрен генә сорыйлар ни кирәген. Тагын ни кирәк соң миңа? Картайдым бит инде. «Теге кирәк, бу кирәк», – дип утыра торган, үзем йөгереп йөри торган заманым түгел. Әле алай да йөреп торам бит, Аллага шөкер. Үзең яхшы булсаң, тирә ягыңдагылар да яхшы була. Сикереп утырмасаң, эреләнмәсәң, кешеләрне борчымасаң, беркемнең зыяны тими.
Гөлсимә апа яшьлегеннән бер хатирәне дә сөйләп алды:
– Яшь чакта төрле эштә эшләдем инде. Хәзер әйтеп-җыеп та бетереп булмый. Башта урман ботап кайта идек, аннан кыр эшләре. Ул чакларны искә төшерсәң, башлар авырта башлый. Балачакта булган бер хәл гел башымда әйләнә. Әле бик кечкенә вакытым, мәктәпкә дә кермәгән идем. Берсендә әнием бик каты авырды, үләргә ята, өйдә бер кабым ризык юк иде. Өстенә җыен алама кием-салымны юрган итеп яптым да, урманга чаптым. Урманда әле җиләк чоры да түгел – иртәрәк. Берәр үлән-фәлән табып булмасмы дип киттем инде. Шунда бер егет очрады. Бу миңа тимәс микән дип куркам үзем. Шуннан бу егет үзен укытучы дип таныштырды. Мин аннан бер кабым булса да ризык сорадым. Ул мине өенә алып кайтып, ярты телем ипи бирде. Мин аны кечкенә генә каптым да, калганын әнигә алып кайтып бирәм дип, кесәмә салдым. Әнинең хәлен ул егеткә сөйләдем. Ул тагын бераз ашарга бирде. Әни шул вакыттан соң бераз яшәде әле. Менә хәзер чәй эчәргә утырган саен шул кеше күңелемә килә, көн туса, шуңа рәхмәт әйтәм, гомер буе рәхәт күрсен дип телим. Исемен дә хәтерләмим инде аның, ләкин шул кешегә гомер буе рәхмәт укыдым. Менә шундый чакларда үстек бит без. Шуңа күрә ризык сайлап утырмыйбыз. Ни бирсәләр шуны ашыйбыз. Ярты телем ипи җитә миңа.
Аның белән сөйләшеп озак утырдык. Һәрхәлдә, үзем өчен аның адекват булуын ачыкладым. Тик менә хәтере, чыннан да, бик начар. Минутында оныта, тик ун-унбиш минуттан исенә төшереп, яңадан шул сорауга кайта, азактан тагын оныта. Картлар йортында яшәргә катгый рәвештә каршы! Ничә тапкыр сорасам да, ул шулай диде. Ахырдан Гөлсимә апа миңа яхшы теләкләр теләп, тизрәк кияүгә чыгарга киңәш итеп, үгет-нәсыйхәтләр биреп озатты.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
КАРТЛЫКТАГЫ ИҢ ЗУР ҮКЕНЕЧ ,

Комментарии