- 07.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №48 (7 декабрь)
- Рубрика: Архив
Башкортстаннан экстремизм оясы ясау һаман дәвам итә. Башкорт Корылтае рәисе урынбасары Фәнзил Әхмәтшинне наркотиклар контрабандасында катнашуда гаеплиләр. 4 декабрьдә Башкортстан мөселманнары ФСБ бинасы каршына 5 мең кешелек пикет белән чыгарга теләгән иде. Башкорт мөселманнары Шурасы карары белән бу пикет кире кагылды, Фәнзил үз тарафдарларын бу карарга тугры калырга чакырды. Шулай да бу вакыйгадан мөселман җәмәгатьчелеге шок хәлендә.
Исегезгә төшерәбез, Фәнзил Әхмәтшинне ФСБ хезмәткәрләре 29 ноябрьдә иртән Уфа аэропортында тоткарлый. Әхмәтшин белән Гатиятуллин «Сомали балалары» хәйрия акциясендә гуманитар максат белән катнаша. Хокук саклаучылар аларны тоткарлап, видео-фото аппарат, ноутбукларын алып кала. Барлык мәгълүматлар да юк ителә, Әхмәтшинне тоткарлап алып китәләр. Аның кайда булуы көне буе беркемгә билгеле булмый.
Әхмәтшиннең адвокаты Илшат Хәкимов WordYouга хәбәр иткәнчә, Фәнзилне 188 маддәнең 2 бүлеге буенча – наркотиклар контрабандасында гаеплиләр. «Башкорт Корылтае рәисе урынбасарына 3 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм калу яный. Анда1,5 граммәфьюн тапканнар. Мин аның белән бүген очраштым. Ул елмаеп, хокук саклаучылар күпкә куркынычрак нәрсә ыргытырга мөмкин иде, ә җәмәгатьчелек болай бу хәлне абсурд дип аңлар, диде», – дип сөйли Әхмәтшин адвокаты.
Илшат Гатиятуллин мондый хәлнең килеп чыгуын Фәнзилнең социаль активлыгына бәйле дип саный. «Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны «тыкшынма, тынычлан» дип кисәтеп торды. Фәнзил җәмгыятькә нинди зыян китерде соң? Ул бары тик мөселманнарның хәерле эштә катнашуларын теләде», – ди ул.
Башкортстан мөселманнары, корылык һәм ачлыктан иза чиккән Сомали балаларына ярдәм итү максатыннан, 2 ай дәвамында төрле ярдәм җыйды. Дагадаб лагеренда Әхмәтшин белән Гатиятуллин 4 көн дәвамында хатын-кызларга һәм балаларга дөге таратуда катнашты.
Фәнзил соңыннан җәмәгатьчелек, бигрәк тә, Башкорт Корылтае алдында аңлатма белән чыкты. «Мине моңарчы да тынычлыкта калдырмадылар. 2009 елда без беренчеләрдән булып Башкортстанның тотрыклыгы өчен чыгыш ясадык. Без илнең «кызгылт-сары» яки башка төстәге инкыйлабларга кереп китүен теләмәдек. Нәкъ шул вакытта МВД һәм ФСБ безнең белән кызыксына башлады. 2009 елның маенда ФСБ хезмәткәрләре беренче тапкыр минем фатирымда тентү үткәрде, әмма нәтиҗәсез булды. 2010 елның июль аенда ясалма-образлы итеп спецназ тарафыннан тоткарлау булды, шуннан соң әниемнең йортында, үз йортымда һәм эшемдә ФСБ тарафыннан тентү булды. Алар үзләре белән бергә алып килгән китап күчермәләреннән тыш, берни таба алмадылар. 2011 елның февраль-март аенда Башкортстан МВДсы минем гаиләм фатирын сатып алу фактын тикшерде. 2011 елда ФСБ минем моңарчы арендага алынган, аннан кайтарган җир кишәрлеге буенча эш башламакчы булды. 2011 елның 23 ноябрендә Иглин районы прокуратурасы минем прописка белән кызыксынды, күрәсең канунга каршы берәр нәрсә табуны кушканнардыр», – дип белдерде ул. Аның фикеренчә, хокук саклау органнары, ирексездән, антизакон, антиконституцион чаралар башкара. «Намаз кылганда мин үземнең багажны, табигый ки, күз алдыннан югалттым. Шуннан соң ян кесәдән миңа мөнәсәбәте булмаган әйбер таптылар», – дип тә өсти ул үз аңлатмасында.
Бу һәм башка хәлләр артында Башкортстанда җитәкчелек алышыну һәм байлыкның Мәскәү кулына күчүе торуын да онытмаска кирәк. 2010 елның җәендә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелектән алынды. Ул бу урыннан үзе теләп китмәде – аны Мәскәү алды. 2003 елдан башлап мәскәүлеләр «Башнефть»не тартып алырга тырышып карады. Ягъни, Башкортстан җитәкчелегенең икътисади яктан көчәеп китүе Мәскәү ягын куркытты. Шуннан соң ике ел узгач, Мортаза Рәхимов «Башнефть» һәм «Башэнерго» акцияләрен дәүләткә кайтара башлау турында боерык чыгарды. Башкортстандагы ягулык тармагы ширкәтләренең күпчелек акцияләрен Русиянең «Система» сәнәгать төркеме сатып алды. Моны эшләү өчен мәскәүлеләр Мортаза Рәхимов улы Уралның кыңгыр якларын күрсәтә башлады, Президентның үзенә дә ачы сүз күп эләкте. Шулай итеп, Башкортстан республикасы һәм халкы милексез калды, ә милексез халык – ул кол. Шуңа хәзер Башкортстанда дини һәм милли яктан кысулар бара. Әле шул ягы да бар: милекне Мортаза Рәхимов сатты. Хәзер халык акчасының аның һәм улы кулында булуы фаразлана. Урал Рәхимов исә сату-алудан соң, Австриядә тыныч кына яшәп ята, диләр. Ә Мортаза Рәхимов татар-башкорт арасын җайлый башлаган, Башкортстанда татарны тышкы яктан булса да кысуны туктаткан татар чыгышлы Рөстәм Хәмитовка каршы кара эш алып бара.
Шул рәвешле, Башкорт Корылтае рәисе урынбасары, башкорт яшьләре берлеге рәисе Фәнзил Әхмәтшинне кулга алу – ул, нигездә, Башкортстанның үзенә каршы эшләү, аның рәсми оешмасына каршы эш алып бару. Соңгы вакытта Идел буенда иң гаугалы экстремистик очраклар да нәкъ Башкортстанда күзәтелүен хәбәр итеп торалар. Әйтик, бу якларда Хизбет-тахрир, ваһабиларның киң колач җәюе арттырып күрсәтелә. Башкортстан, Кавказдан кала, Русиянең иң тыныч булмаган республикасы саналуын көннән-көн сеңдерә киләләр.
Сүз уңаеннан, Фәнзил Әхмәтшин 2010 елда үткән 4нче Татар яшьләре җыенында да катнашкан иде. Анда ул татарны бердәм булырга, дин белән милләтне ныгытырга чакырды, Башкортстанда репрессияләр башлануын да белдергән иде.
Әмирхан ИСХАКЫЙ.
Tatartime.com

Комментарии