Киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимергә мөмкин

Киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимергә мөмкин

Соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда утыздан артык авыл юкка чыккан. Алдагы елларда Русиянең пенсия реформасы авыл халкын күпләп шәһәргә күчүгә китерәчәк. Без белгечләр белән сөйләштек.

Социаль челтәрдә Русиядә юкка чыга баручы авыллар картасы таралды. Анда төбәкләрдә нинди вазгыять булуын төрле төсләр белән тасвирлаганнар. Аеруча урыслар күпләп яшәгән урыннарда авылларның юкка чыга баруы күрсәтелә. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда хәл уртача дип, сары төс белән билгеләнгән. Башкортстанда вазгыять катлаулырак. Кызыл-сары белән күрсәтелгән.

Узган гасырда Татарстанда 1200 авыл юкка чыккан. Татар авылларының юкка чыга баруы артачак, ди белгечләр.

Бер «сарык» артыннан…

Урыс Казысы авылы – Татарстанның Питрәч районында урнашкан. Авыл яныннан асфальт юл уза. Янда гына зур Татар Казысы, Колкәмәр авыллары. Анда яңа йортлар да күтәреп киләләр. Ә менә Урыс Казысы ташландык урынны хәтерләтә. Юл чатында ике йорт. Капка төбенә Александр исемле бер урыс карты чыккан иде.

«Мин Александр Джигитов булам. Карчык кибеткә китте. Киләсе язда 70 яшь тула. Пенсиям 7 мең 800 сум», – дип таныштырды ул үзе белән.

– Элек монда 400 хуҗалык бар иде. Тауда йортлар, ә монда өч урам бар иде. Бер сарык күченде дә, шуның артыннан авылдан китеп беттеләр. Монда эш тә, кибет тә юк. Азык-төлеккә 3 чакрымга йөрибез. Хастаханәгә Питрәчкә барабыз. Хәзер монда җиделәп кенә йорт калды, – ди Александр.

Урыс Казысында ике катлы агач ташландык хастаханә бинасы калган. Җиргә сеңгән берничә йорт тора. Кышны 2-3 гаилә генә чыга, диләр. 60нчы елларда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү барышында халык күпләп күчә башлый. Кайчандыр зур урыс авылы булуын монда ике ташландык зур таш чиркәү генә хәтерләтә. Гөмбәзләренә яңа хач элгәннәр. Янында бер корылма төзеп куйганнар. «Чиркәүне 7 ел элек төзекләндерә башладылар. Монда 20ләп наркоманны җыеп тернәкләндерәләр. Үзем чиркәүгә йөрмим, саулыгым начар», – ди Джигитов. «Без үлеп бетәрбез инде», – ди Джигитов авыл кешеләре исеменнән.

«Ике елда 30лап авыл юкка чыкты»

Татарстанда юкка чыга баручы авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин әйтүенчә, соңгы ике елдан азрак вакыт эчендә генә дә республикада 30дан артык авыл юкка чыккан. Татар энциклопедиясе институты галиме 2016нчы елда «Юкка чыккан авыллар» дигән китап әзерләп бастырды. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган. Хәзер ул бу турыда инде яңа китап әзерли. «Шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми», – ди тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин.

– Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк. Татарстанда 1930-2016 еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара, – ди галим.

Шәйдуллин фикеренчә, Путин сәясәте авылларның юкка чыгуын тагын да көчәйтәчәк. Бу – Путинның 2018нче елда тагын бер срокка президент кәнәфиенә утырганнан соң, халыкта зур каршылыклар уяткан карарына бәйле. «Пенсия реформасы бара. Путин тәкъдиме белән авылда кеше 30 ел эшләргә тиеш. Авыл кешесе ничек 30 ел стаж җыйсын? Анда эш юк. Алар 6-7 мең сумга эшләргә мәҗбүр. Шәхси хуҗалыклар булмаса, халык инде күптән шәһәргә күчеп киткән булыр иде. Бу тискәре йогынты ясый. Уйлап карагыз, 55-60 яшькә җиткәндә пенсия алалар иде. Кайбер авылларда бу хезмәт хакыннан күбрәк. Хәзер авылда пенсия яшен ир-атларга 65кә, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр күтәрделәр. Шул сәбәпле, стаж җитми икән һәм пенсияне минималь дәрәҗәдә түли башласалар, авыл халкы саны кимиячәк. Авылга караш үзгәрмәсә, эш булмаса, пенсия мәсьәләсе хәл ителмәсә, киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимүе мөмкин», – дип фаразлый тарихчы Рафаил Шәйдуллин.

«Татар авыллары яхшырак саклана»

Социолог Гөлнара Габдрахманова татар һәм урыс авылларының сакланып калу юлларын өйрәнә. Шиһабетдин Мәрҗани институты һәм Новосибирск икътисад институты галимнәре белән берлектә алар узган ел Идел буе һәм Себердәге татар һәм урыс авылларын тикшергәннәр. Татарстан, Башкортстанда, Пенза, Новосибирск, Томск өлкәләрендә экспедиция үткәргәннәр. Һәр төбәктә 5 районның 2-3 татар һәм урыс авылына барып, район һәм җирлек башлыгы, фермер, эшмәкәр, зыялылардан интервью алганнар, күзәтүләр үткәргәннәр.

– Татар һәм урыс авылларын чагыштырганда, татар салаларында хәл күпкә яхшырак. Эшсезлек, авылда бизнес ачу мөмкинлеге булмау кебек уртак проблемалар булса да, татар авыллары яхшырак саклана. Урыс авыллары белән чагыштырганда, татар авылларында күбрәк мал асрыйлар, кош-корт тоталар, бакчада эшлиләр. Татар гаиләсендә әле ике-өч буынның бергә яшәве күзәтелә. Әби-бабай, әти-әни, балалар. Аннан соң, туганлык та көчле. Шәһәргә күчүчеләр дә авылдан аерылмый. Тышкы яктан да татар авыллары төзегрәк. Капка-коймалардан да күренеп тора.

Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять күпкә яхшырак. Татарстандагы авыллар башка төбәкләрдән шактый аерыла. Бу республика авыл сәясәтенең ничек алып барылуына бәйле. Бездә төрле дәүләт программалары зур йогынты ясый. Татарстанда үзара-салымны актив рәвештә җыялар. Җыелган бер сумга республика дүрт сум өсти. Авыл җыенында акчаны нинди максатта тотарга икәнен хәл итәләр. Юлларны төзекләндерү, зиратларны рәткә китерү һәм башка социаль мәсьәләләрне чишүдә тоталар. Башка төбәкләрдәге авылларда без мондый эшне күрмәдек. Пензада, Әләзәндә булдык. Оешкан төстә яшиләр. Авылдан чыккан бай кешеләр авылны күтәрә. Мәктәп төзиләр, балалар мәйданнары ачалар. Инфраструктура булдыру авылны яшәтә, – ди Габдрахманова.

Татар һәм урыс авылларында үткәрелгән тикшерүләр 2019нчы елда аерым китап буларак дөнья күрәчәк. Төп проблема дип, Габдрахманова авылларда эш булмауны атый.

«Дәүләт программаларын үзгәртергә кирәк»

Татарстан Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев Татарстандагы дәүләт программаларын үзгәртергә вакыт җитте, ди. Шунсыз авылларга тиешле ярдәм барып җитмәячәк. «Бу мәсьәләгә дөрес диагноз куйганыбыз юк дип саныйм. Җавап тапмасак, авыллар кимер дип уйлыйм. Бу хакта мин бик күп уйланам. Бүген төрле программалар бар. Миңа калса, аларга дифференциация ясарга кирәк», – ди депутат.

Һадиев Татарстандагы дәүләт программаларын икегә бүләргә кирәк ди. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләргә – аерым, ә авыр хәлдә яшәүчеләргә башка ярдәм булырга тиеш.

– Технопарклар ясыйбыз. Ләкин алар бер җирдә урнашкан. Менә шәһәр янындагы авылларда халык яши, эшли. Ә Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе районына керсәң, вазгыять бүтән төрле. Без хәзер имидж булдырырга, мөмкинлек тудырырга тиеш. Карашны төптән үзгәртергә кирәк. Салым ташламалары, фатирлар, эш урыннары булдырмасак, бу авыллар юкка чыгып бетәчәк, – ди Таһир Һадиев.

Марат ГАРИПОВ

Элвин Грей: «Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт»

Элвин Грей 2нче ноябрьдә үзенең Казандагы алдан хәбәр ителгән зур матбугат очрашуына 20 минутка соңга калып килде. «Әле генә Казан һава аланыннан килдек, Мәскәүдә «Пошел на лево» җырына клип төшердек», – дип аңлаттылар.

Автор-башкаручы журналистлар белән очрашуга үз төркеме белән килде. Иң элек сүз Элвин Грей лейблы барлыкка килүдән башланды. Элвинның продюсеры Александр Слюсаренко. Аның әйтүенчә, алар Радик белән генә дә соңгы ике елда 650 концерт куйганнар, тамашаларны 500 меңләп кеше караган.

«Теләгебез – татарга хас мелизм, моңны Русия эстрадасына чыгару», – диде продюсер Слюсаренко.

Татарлар, татар малае дигән сүзләрне ишеткәч, аларның никадәр җитди кабул ителүен белергә теләп Элвин Грейга сорауларыбызны юлладык. Беренчесе 2020 елда үтәчәк җанисәптә татар-башкорт җырчысының нинди милләт булып язылачагы турында иде.

«Башкорт дип яздырам, чөнки Башкортстан – минем туган җирем. Минем телем, рухым, йөрәгем – башкорт», – диде Элвин Грей. Шуннан без аннан башкортча атна көннәрен әйтеп чыгуны сорадык. Ул елмаеп, «Укый алам, болай хәтердән әйтә алмыйм», – дип, җаваптан качты.

Радикның продюсеры Слюсаренко әйтүенчә, Башкортстанда кайбер җирдә балаларга башкорт телен Элвин Грей җырлары аша өйрәтә башлаганнар. Элвин Грей лейблы алга таба тагын да үсеп, бәлки безнең җырларны татарча өйрәтүләрдә дә куллана башлар дип өстәде Слюсаренко. Бу сүзләр безне татар теле кулланышына бәйле яңа сораулар бирергә этәрде.

«Сезнең социаль челтәрләрдәге барлык рәсми битләрегез русча гына алып барыла. Шул рәвешле татар-башкорт телен пропагандалап буламыни?» – дидек Юльякшинга.

– Безгә ике республикада яшәүчеләрдән тыш, ил күләмендә дә тыңлаулары мөһим. Барлык кеше дә аңласын, артык сораулар тумасын өчен русча язабыз. Җырларны бит татарча, башкортча тыңлыйлар. Рус теле – бөтенебезгә аңлаешлы тел. Башкорт телендә сөйләшүгә килгәндә, мин сөйләшәм. Әнием белән һәрвакыт башкорт телендә сөйләшәм, – диде Элвин сорауга җавап табарга тырышып.

Русиядә аракы һәм тәмәке сатучы кибетләр саны кимергә мөмкин

Русиядә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату урыннарын 2,5 тапкырга киметергә җыеналар. Русия хөкүмәтенең экспертлар шурасы 100 мең кешегә 50 кибет калдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта «Известия» яза.

Әлеге үзгәрешләр Русиядә уртача гомер озынлыгын арттыру нияте белән бәйле дип аңлатыла. 2030 елга уртача гомер озынлыгы 80 яшькә җитәргә тиеш, шуңа күрә кешеләр азрак эчсен һәм тартсын өчен чаралар күрергә кирәк диелә. Экспертлар мондый чикләүләрне нәтиҗәле дип саный.

Хәзер Русиядә уртача гомер озынлыгы 72,7 яшь, ә 100 мең кешегә аракы һәм тәмәке сатучы 120 кибет туры килә. Мисал өчен, Скандинавиядә 100 мең кешегә 15 кибет туры килә.

Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, аракы һәм тәмәке сату урыннарының саны исерткеч эчемлекләр куллануның һәм тәмәке тартуның артуына тәэсир итә ди белгечләр.

Кулланучылар берлекләренең халыкара конфедерация идарәсе рәисе Дмитрий Янин сүзләренчә, Русиядә Скандинавия моделен кертү авыр булачак. «Безнең ил өчен исерткеч эчемлек стратегик товар булып тора, кризис вакытында аның бәясе төшә», – ди Янин. Шул ук вакытта кибетләр санының кимүе куллануны да киметә дип белдерә ул.

Татарстандагы сертификация үзәге «Хәләл» дөнья шурасыннан чыгарылган

Динар Садыйков җитәкләгән хосусый сертификация үзәгенең «Хәләл» дөнья шурасындагы әгъзалыгы өч елга туктатылган.

Әлеге карар Истанбулда «Хәләл» дөнья шурасының 16нчы җыенында кабул ителгән. Моннан тыш, Динар Садыйков «Хәләл» шурасындагы казначы ярдәмчесе вазифасыннан да алынган. Аның урынына Наилә Фәхим билгеләнгән диелә.

«Хәләл» аудит һәм контроль үзәге җитәкчесе Динар Садыйков белән бәйле шау-шу «Царицино» ширкәте җитештергән хәләл ризыкларда дуңгыз ите өстәлгәне билгеле булгач туды. «Царицино» ширкәтен Садыйков үзәге сертификацияләгән булган. Русия мөфтиләр шурасы Садыйков бу ширкәтне әлегә кадәр яклап килә, дип гаепләде.

Шулай ук Садыйковның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам сәүдә-сәнәгать пулаты, ICRIC оешмасы, Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» комитеты логотипларын канунсыз куллануы да ачыкланган. Моннан тыш, аңа «Царицино» һәм «Щелковский МПК» ширкәтләрендә халыкара тышкы аудит уздырырга кушылган булган. Сертификация үзәге бу күрсәтмәләрне дә үтәмәгән, дип белдерелә.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии