- 07.11.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Гадәттә иң куркыныч, халык кесәсенә суга торган әйберләр кайчан була? Дөрес, Яңа елдан соң һәм сайлаулардан соң. Әгәр дә бәяләр котырып үсте, инде моннан да артыгы якын арада булмас, дип уйлыйсыз икән, менә сезгә бер яңалык: массакүләм мәгълүмат чараларында «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖсе коммерцияле директоры А. Ф. Султеевның 19нчы октябрьдә имзалаган документы таралды. Оешма мөһере дә сугылган булу сәбәпле, бу документның ялган түгеллегендә шик юк. Анда 2019нчы елның беренче яртыеллыгында, ягъни халык гөрләтеп Яңа елны уздырганнан соң, ягулыкның бер литрын ничә сум итәргә планлаштырганлыкларын язганнар. Мәсәлән, АИ-92 бензинын 47,5 сумга кадәр күтәрмәкчеләр. Хәзерге вакытта ТАИФ-НКда бу төр бензинга бәянең 40,5 сум булуын исәпкә алсак, бу – 17 процентка кыйммәтләнү дигән сүз. Чыдасын халык кесәсе! АИ-95 43,1 сумнан 50 сумга җитәчәк. Җәйге солярка бәясе – 49,5 сум, кышкысы – 52,5 сум булачак. Соңгысына, аеруча фермерлар сөенер инде.
– Бу оешма эчендә генә булырга тиешле документ иде, аның ничек интернетта таралганлыгын тикшерәбез – дип сөйләде әлеге уңайдан журналистларга «ТАИФ-НК АЗС» ҖЧҖсенең нефть продуктларын реализацияләү бүлегенең баш инженеры Зөлфия Җиһаншина. Һәм бу документның да ялган булмавын, ә оешманың чын планнары икәнлеген раслады.
Шунысы кызык – бу бит әле оешманың беренче яртыеллык өчен генә планнары. Ә икенче яртыеллык өчен ул планнар нинди булыр икән?
Машинасы булганнар исә, бу яңалыкны сөенеп кабул итми. Фикерләр уртак: халыкны талауның очы-чиге булырмы, дип аптырыйлар.
Эльвира ЙОСЫПОВА, Чаллы шәһәре: Арттырырлар инде – бөтен гаиләдә икешәр машина – бензин алучы күп. Барыбыз берләшеп, моңа протест йөзеннән бер атна тирәсе машинада йөрмәсәң, әзрәк уйланырлар иде дә, төшерерләр иде дә. Әмма безнең халык бердәм түгел – алай итмәячәк. Байлар өчен бензинның бер литры өчен 50 сум нәрсә ул?! Аларның хезмәт хакы безнеке кебек 20 мең сум түгел бит. Болай барса, икенче елга бензин бәясе 80 сум булыр дип уйлыйм. 100 сум булса да аптырамам, чөнки беркем бернинди чара күрми. Гади халык башын иеп бөтенесенә риза булып, акчасын үзе чыгарып биреп торганда, бу бензин бәяләрен киметмәячәкләр. Әле гаиләбезгә тагын бер машина алырбыз дип хыялланып йөргән идем, булмас инде, икебезгә берәү дә җитәр. Кесәгә каты сугачак икән…
Альбина ҖӘББАРОВА, Казан шәһәре:
Һаман күтәрәләр… Хезмәт хакын кайчан шулай күтәрә башларлар икән соң? Оятсызлык инде бу. Ләкин бер машина белән йөрергә ияләнгәч, машина белән йөрүдән туктау авыр булачак, шуңа күрә, бензинга җитсен дип, башка әйберләр өчен тотасы акчаңны кысарга туры киләчәк. Татарстанда яшибез бит, бензин бит үзебездә. Ә Татарстан халкы өчен бер ташлама да юк. Бик аяныч…
Ленар БАСЫЙРОВ, Түбән Кама шәһәре: Бу бензинга бәя артканнан соң, азык-төлеккә дә, башка әйберләргә дә бәя артачак дигән сүз инде. Чөнки товар ташу өчен транспорт кулланыла, ә ул ягулык белән йөри. Шуңа күрә бензин бәясе арту машинасы булмаганнар өчен дә бәла. Белмим, бу туктаусыз бензинны кыйммәтләндерү нәрсәгә бәйледер… Кара алтынның өстендә утырган килеш, үзебез шул бензин өчен алтын кадәр акчалар түләргә тиешбез. Татарстанда үзебезнең «Татнефть» була торып! Халык бу бәяләрне күтәрә алырмы? Алачак. Халык бөтен нәрсәгә түзә.
Гөлназ БӘКИРОВА, Тынычлык (Мирный) Бистәсе: Бу яңалыкка хәзер аптырамыйм да инде. Болай туктаусыз бензинга бәя күтәрү юлларда машиналарны киметер, дип уйлыйлармы? Машинага бер утырса, кеше ягулыгы кыйммәтләнсә дә, аннан төшми инде. Бер капка төбеннән икенче капка төбенә дә машина белән йөргән кеше газга булса да күчә. Мондый темплар белән артса, киләсе елга бензин бәясе йөз сум булыр инде…
Илсур ЮНЫСОВ, Казан шәһәре: Бу бензин бәяләре бер көн эчендә генә 47, 50 сумга әйләнмәс, билгеле. Чөнки әгәр кисәк эшләнсә, халыкта канәгатьсезлек туачак, инфляция кинәт үсәчәк – дәүләт җитәкчелегенә мондый проблемалар кирәк түгел. Шуңа күрә нефть эшкәртүче заводлар белән сәяси килешү төзеләчәк – ягулыкка бәяләр кинәт артмасын. Ә без – автосөючеләргә килгәндә, моңа бер яктан канәгатьсез дә булырбыз, билгеле. Әмма икенче яктан бензин моңа кадәр дә ничә мәртәбә кыйммәтләнде бит. Оешып, берләшеп нәрсәдер эшләмәдек, ничек йөрсәк – шулай йөрүебезне дәвам иттек. Шуңа күрә бу юлы да йөрүне бераз киметә төшсәк тә, машинаны бөтенләй ташларбыз, дип уйламыйм. Ә инде 2019нчы елда бәяләр нинди булыр дигән фаразлар ясау авыррак, чөнки беренче чиратта бу дөнья базарында нефтькә бәя нинди булуга бәйле булачак. Минемчә, дөнья базарында ул арзанаячак. Бу исә үз чиратында Русия бюджетына йогынты ясаячак, Русия алга таба ни эшләргә дип төшенә башлаячак. Бер яктан караганда, нефтькә бәя төшкәч, бензинга да бәя төшәргә тиеш кебек. Ләкин бу хәл булмаячак, өмет итәсе дә түгел.
Илһам КАМАЛЕТДИНОВ, Нурлат шәһәре:
Бензин бәяләренә кагылышлы бәя күтәрүләр ни белән тәмамланасын Аллаһ белә дә, Путин белә. Без белмибез – безнең эш сабыр итү. Бензинның 40 сум булганына түзгәнне, 47 сум булганына гына түзәрбез инде. Шуны хәтерләдем – элек, бер-ара фәкыйрь яшәп алган идек. Шунда әти экономия ясыйм дипме, без ялгыш яндырып калдырган җирләрдә утны артыбыздан сүндереп йөри иде. Әни аңа: «Тормышта экономияләргә түгел, күбрәк акча эшләргә кирәк. Шул вакытта җитеш тормышта яшәрсең», – диде. Мин бу сүзне үземә девиз итеп алдым. Бензин бәясе ничә сум булса да, җәяү йөрүгә күчмәячәкмен. Акчаны күбрәк эшләргә кирәк булачак, шул гына.
Лилия ГӘРӘЕВА, Казан шәһәре: Бер дә шатландырмады әле бу хәбәр. Литрына 40 сумы да күп бит аның. Мәсәлән, элеккеге белән чагыштырганда, кесәгә бик нык суга. Хәзер каядыр барганчы бик каты уйлыйбыз – машина белән барыргамы, юкмы? Өйдән бөтенебез бер вакытта җыенып чыгып китәргә тырышабыз. Чөнки бензин бәясе бик кыйммәт. Аллаһы Тәгаләдән бик сорыйм, әлбәттә: «Безне болай итеп талатмасаң иде», – дим. Ләкин безнең догалар кабул булмый әлегә. Бер түрә: «Машина ул «роскошь» булырга тиеш, кешеләр җәмәгать транспортына күчсен», – дигәнрәк сүз әйткән иде. Шуңа калырбыз да, мөгаен. Аппетит ашаган вакытта килә, дигәндәй, кайберәүләргә бензин хакларын күтәрү бик ошап китте. Биргән кешегә бер тиен дә күп, алган кешегә 10 сум да аз шул.
Халыкка аз булса да ярдәме тияр, ягулыкка нинди ысуллар белән экономия ясап булуын да языйк:
– Багажнигыгыздан артык әйберләрегезне алып ташлагыз.
– Акрынрак йөрегез.
– Бөкедә утырган вакытта, светофорларда торганда машинагызның моторын сүндереп торыгыз.
– Бензинны бары тик тикшерелгән заправкаларда гына салыгыз.
Бензинны экономияләүнең иң яхшы ысулы – машинада йөрмәүдер, әлбәттә. Ләкин аны әйтүе генә җиңел. Шуңа күрә, халыкка кесәләрен тагын да ныграк киереп ачудан башка чара калмый. Әле күрәселәр алдадыр – бүген зарланып салган 40 сумлык бензинның кадерен белеп калыйк.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии