Белдерү

Белдерү

Татар теле язмышына битараф булмаучылар игътибарына!

18нче ноябрьдә Казанда татар телле ата-аналар өчен «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» дигән темага конференция узачак. Оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы, «Мәгариф» ассоцияциясе, татар ата-аналары берләшмәсе.

Чараның төп максаты – татар телле ата-аналарны берләштерү, актуаль темаларга фикерләшү, милли тәрбиянең уңай тәҗрибәләрен барлау. Программада заманча милли мохит, туган телдә белем алу хокукы, татар гаиләсендә милли һәм дини тәрбия, дөрес туклану, спорт, режим, дисциплина кебек темалар каралган.

Чыгыш ясаучылар арасында танылган алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Лерон, психолог Хава Шәйдуллина, «Сабыйлар» үзәге остазлары, cәясәт белгече Руслан Айсин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башкалар.

Конференциянең үткәрелү урыны: IT-ПАРКның конференцияләр залы (Петербург урамы, 52 йорт).

Башлана: сәгать 9:00. Керү ирекле.

Белешмә өчен телефон: 89370069700

Комментарии