«Татарстан мәктәпләрендә татар теле язмышына нокта куелмады әле»

«Татарстан мәктәпләрендә татар теле язмышына нокта куелмады әле»

Бүген Татарстанда иң аптырашта калган халык – укытучылар. Башта мәктәпләргә прокуратура десанты төште, тиз арада тикшерү үткәреп, яңа укыту планы төзергә, татар теле дәресләрен (димәк, укытучыларын да) кыскартырга дигән күрсәтмә дә биреп куйдылар. Күпчелек директорлар, күрсәтмәне алуга, татар теле укытучыларының сәгатьләрен киметә яисә үзләрен эштән кыскарта да башлады. «Мәрхәмәтле» директорлар да юк түгел анысы. Әнә Казандагы 170нче мәктәп директоры татар теле укытучысына урам себерүче вакансиясе тәкъдим итеп «дан» казанды. Хәер, директорларга да җиңел түгел. «Кыскартырга ярамый калдырырга» дигән җөмләдә өтерне кая куярга белми аптыраган чаклары.

Килеп туган вазгыятьтә мәктәп директорларына үзләрен ничек тотарга соң? Прокуратура күрсәтмәсен үтәргәме, әллә Казандагы «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков кебек, «уку елы азагына кадәр планны үзгәртергә, татар теле дәресләрен кыскартырга җыенмыйм», дип, прокуратураның күрсәтмәсен шикаять итәргәме? Ә укытучыга нишләргә? Әлеге сорауларга җавапны адвокат Руслан НАГИЕВтан сораштык. Хәтерегездә булса, ул Мордовиянең Азюрка мәктәбендә укучы кызларның мәктәптә яулыктан йөрү хокукын яклаган һәм судта җиңеп чыккан иде. Ә хәзер татар телен яклау белән шөгыльләнә.

– Руслан әфәнде, Татарстан мәктәпләрендә татар теленең язмышын яклау юнәлешендә ниләр эшлисез?

– Прокуратурадан «укыту планын үзгәртергә, татар теле сәгатьләрен киметергә» дигән күрсәтмә алгач, миңа берничә мәктәпнең директоры мөрәҗәгать итте. Судка дәгъва язарга ярдәм итүемне сорадылар. Гадәттә, прокуратура карар чыгарганда бик күп төрле законнарга сылтама ясый. Ә мәктәпләргә җибәрелгән күрсәтмәләрдә укыту буенча федераль стандартларга гына сылтама ясаганнар. Чөнки алар корал итеп куллана алырлык башка закон юк. Барысын да өйрәнгәннән соң, әлеге директорлар исеменнән РФ Югары судына дәгъвалар әзерләдек.

– Ә сез ул дәгъваларда нинди законнарга сылтама ясыйсыз?

– Федераль дәүләт укыту стандартлары (ФГОС) 2009нчы елда кабул ителгән һәм ул нибары «подзаконный акт» кына булып санала. Ягъни әлеге стандартлар РФ һәм ТР законнарына каршы килергә тиеш түгел. Ә «татар телен мәҗбүри укытуны бетерергә» дигән күрсәтмәдә бөтен законнар да бозылган. Беренчедән, РФ Конституциясенең 68нче маддәсе республикаларга үз дәүләт телләрен билгеләү хокукын бирә. «РФ халыклары телләре турында»гы федераль Законның 3нче маддәсендә Русия Федерациясендә бөтен телләр дә тигез һәм дәүләт тарафыннан яклана диелгән. «Мәгариф турында»гы федераль Законның 14нче маддәсе, 3нче өлешендә «республикалар мәктәпләрдә үз дәүләт телләрен укыта ала» дип язылган. Татарстан Конституциясе буенча, бездә ике дәүләт теле. Һәм «Татарстанның дәүләт телләре турында»гы Закон буенча, татар һәм урыс телләре республикада тигез күләмдә укытыла. Бу законнарның берсе дә үз көчен югалтмаган. Димәк, татар телен ихтыяри укытуга күчерү законлы түгел.

2004нче елда Конституция суды Татарстанда ике дәүләт телен дә тигез күләмдә укытуны РФ Конституциясенә каршы килми дип тапкан иде. Бетте! Башка нәрсә кирәк тә түгел, чөнки бу бездәге иң югары инстанция, димәк, аның карары бәхәскә нокта куярга тиеш иде. Ә прокуратура бу карарны искә дә алмый, ниндидер федераль стандартларга гына сылтама ясый. Тик ул, әйткәнемчә, башка федераль законнардан һәм Конституцияләрдән өстен була алмый.

– Юридик яктан бөтен законнар да татар телен мәҗбүри укыту яклы булгач, ни өчен шушындый вазгыять килеп чыкты соң?

– Прокурорлар бер нәрсәдә ялгышты. Алар үз күрсәтмәләрен мәктәп директорларына җибәрде. Ә безнең мәктәпләр республика законнары нигезендә эшли, үзләре башбаштакланып закон кертеп утырмый. Шуңа күрә прокуратура, укыту планы РФ Конституциясенә һәм башка федераль кануннарга каршы килә, дип санаса, дәгъвасын Татарстан законнарын кабул иткән кешеләргә белдерергә тиеш иде. Федераль стандартлар 2009нчы елдан бирле гамәлдә. Прокуратура күрсәтмәсенә карасаң, Татарстан 8 ел дәвамында законны бозып яшәгән булып чыга. Моңарчы кая караган соң ул прокурорлар?

– РФ Югары судына әзерләнгән дәгъвада нәрсә сорадыгыз?

– Без федераль стандартлар Конституцияләргә һәм башка федераль кануннарга каршы килә дип яздык. Һәм ул стандартларны башка кануннарга ярашлы хәлгә китерүне сорадык. Әлегә анда урыс телен һәм туган телне укыту турында гына сүз бара. Ә без дәүләт теле дигәнне дә өстәүләрен сорыйбыз.

Русия – дөньядагы иң зур ил, федерация. Һәм шушы федерациядә бөтен төбәкләр, бөтен халыклар өчен бердәм стандарт булдырдылар. Бу бик зур хата. Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Федераль ведомстволар моны исәпкә алмаганы өчен шушындый хәл килеп чыкты да инде.

– Хәзер машина кузгалды бит инде: татар теле сәгатьләре тиз арада кыскартылды, укытучылар эштән җибәрелә башлады. Шулай булгач, судка мөрәҗәгать итәргә соң түгелме соң инде?

– Түгел. Прокуратура күрсәтмәсе ул закон түгел һәм аны шикаять итәргә була. Закон буенча, безнең моңа өч ай вакытыбыз бар. Һәм практика күрсәткәнчә, прокуратураның күп кенә карарлары шикаять ителә һәм законлы түгел дип табыла. Әгәр татар телен ихтыяри укытуга күчәргә телибез икән, калган бөтен законнарны да үзгәртергә, 2004нче елгы Конституция суды карарын гамәлдән чыгарырга кирәк булачак. Ә бу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә, без җиңелдек, татар теле факультатив булып калды, дип борынны салындырып утырырга ярамый. ПЛАННЫ ҮЗГӘРТКӘН БУЛСАЛАР, ТАГЫН ҮЗГӘРТЕРЛӘР – ТАТАР ТЕЛЕН КИРЕ КАЙТАРЫРЛАР. БӨТЕН ЗАКОННАР ДА БЕЗНЕҢ ЯКТА. Мәктәпләрдә татар теленең язмышы хәл ителмәде, бу эшкә нокта куелмады әле.

– Ләкин прокуратура күрсәтмәләре татар телен укытуга каршы булган кешеләрне селкетеп җибәрде, алар әллә ниләр таләп итә башладылар. Сигез ел буе баласына татар теле укытканнары өчен мәктәптән 3 миллион сумга кадәр компенсация таләп итүче Ольга Гавриленко эшен күзәтеп барасызмы?

– Күзәтеп барам. Ләкин, минемчә, бу ханымның дәгъвасын канәгатьләндерергә бернинди җирлек тә юк. Минем балама урыс теле азрак укытылды, дип бара бит ул. Утырып санап карасаң, урыс теле барыбер күбрәк укытылган булып чыгачак, чөнки бездә бөтен фәннәр дә урысча укытыла. Аннан соң үзегез уйлап карагыз: әгәр суд бу ханымның дәгъвасын канәгатьләндереп, аңа компенсация түләргә кирәк дип тапса, калган ата-аналар да шундый ук дәгъва белән килә башлаячак. Татарлар үзләре дә киләчәк. Кем миллионнардан баш тартсын?!

Бер татар гимназиясе директоры мөрәҗәгать итте. «Татар телендә белем бирүне туктатырга» дигән күрсәтмә алган. Урыс телле ата-аналар каршы икән янәсе. Бездә татар гимназияләре болай да бармак белән генә санарлык, ә алар булганын да бетертмәкче.

Шуны да әйтергә кирәк: килеп чыккан вазгыять татарларны да уятып җибәрде. Ольга Гавриленко судка мөрәҗәгать иткәннең икенче көнендә үк миңа бер ата килде. Балаларына дәүләт имтиханын татар телендә бирү хокукын сорап, судка дәгъва әзерләдек. Чыннан да, кешеләр «ә нишләп әле мин БДИны үз туган телемдә бирә алмыйм» дигән сорауны күтәрә башладылар. Алар судлашырга да әзер.

– Руслан әфәнде, хәзер мәктәп җитәкчелегенә нәрсә эшләргә киңәш итәсез?

ДИРЕКТОРЛАРГА ПАНИКАГА БИРЕЛМӘСКӘ КИРӘК. Алар прокуратура карарын алуга, аны шикаять итәргә тиеш иде. Шулай эшләүчеләр булган да. Бер директор прокурорга «возражение» язган һәм, җавап итеп, тагын бер күрсәтмә һәм кисәтү алган. Янәсе аның шушылай итеп «возражение»ләр язып йөрүе законга каршы эшкә тиңләнә ала икән. Икенче бер директорга «шикаять итеп йөрсәгез, моны экстремистик чыгыш итеп караячакбыз» дигәннәр. Шаккаттым! Законга сылтама ясап, судка мөрәҗәгать итү кайчаннан бирле экстремизм дип санала башлады икән соң әле?

– Ә укытучыларга нишләргә?

– Миңа бик күп укытучылар мөрәҗәгать итте инде, алар белән дә эшлибез. Хәзер аларга «укыту планы үзгәрү сәбәпле сәгатьләрең киметелә» дигән эчтәлектәге белдерү кәгазе тоттыралар. Аны кул куеп алсаң, килешәсең дигән сүз. Кул куймаска, судка шикаять итәргә кирәк. Укытучыларны кыскарту укыту планын үзгәртү сәбәпле килеп чыкты, ә планны үзгәртергә җирлек юк бит – менә шуңа сылтама ясарга. Бездә халык судлашудан курка. Курыкмаска кирәк. Бәхәсләрне судта хәл итәргә, хаклыкны судта эзләргә. Законны бозучылар курыксын, безгә куркырга сәбәп юк.

Сүз азагында. Прокуратура карарын никадәр директор, укытучы шикаять итсә, шул кадәр яхшырак. Адвокат Руслан Нагиевның телефон номерын редакциягә шалтыратып сорый аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии