Яңа проблема – балалар бакчасы

Яңа проблема – балалар бакчасы

Соңгы берничә ай эчендә яшь гаиләләр кара кайгыга батты. Сабыйларын бакчага урнаштырганда болай да мең михнәт күргән ата-аналар өстенә тагын авыр йөк төште. Балалар бакчасына бәяләр уртача ике мәртәбә артачак! Казан мэриясе мәгълүматлары буенча, элек өчен 1468 сум тирәсе түләгән булсалар, Яңа елдан соң ул 2504кә җитәчәк диелә. Әмма без рәсми саннар белән күңелсез чынбарлык арасындагы аерманы бик яхшы беләбез. Шушы түләү янына күпсанлы түгәрәкләр, балалар бакчасына «үз теләгең» белән бирелгән акча һәм башка кирәк-ярак өстәлеп, ул сумма шактый түгәрәкләнә. Барысын кушып санасаң, тиздән, ике баланы бакчага йөртү өчен, ата-аналар бер хезмәт хакын чыгарып салачак. Бәлки, ат бәясе түләп, нарасыеңны совет чорыннан калган шартлардагы бакчага биргәнче, бөтенләй йөртеп тормаска, әниләргә өйдә генә утырыргадыр? Хөкүмәт башка чара калдырмый да кебек…

Кечкенә балалы танышларның хәлләрен белешергә тотынсаң, барысы да яңа законны эт итеп сүгә, пошаманга калганнар. Берничә гаилә җыелышып няня ялларга уйлаучылар да бар.

– Улыбыз Казандагы балалар бакчасына йөри, моңарчы 3,5 мең сум түли идек. Инде 1нче гыйнвардан нәкъ өч мең сумга артып, 6,5 мең булачак диделәр. Фатир арендалап торган өчен 11 мең сум түлибез. Менә сиңа икесенә бергә кушсаң – 17,5 мең сум! Әле ашарга-эчәргә, яшәргә дә кирәк. Үзем икенчесе белән декретта утырам, эшләмим. Бер хезмәт хакын ничек җиткерергәдер? Кеше ничек яшәргә тиеш икән? Бәяне тагын арттырмаслар, әлеге ташламаларны бетермәсләр дип тә әйтеп булмый. Безнең дәүләткә ышаныч юк, – дип зарланып алды Айгөл.

– Бәяләр артуны татыр алдыннан, башта баланы анда урнаштырырга кирәк бит. Хәзер беркайда да өч яше тулмаганнарны алмыйлар. Әле тулгач та сентябрь җиткәнне көтәсе. Күршебездәге малайны, әнә, өч яшь тә тугыз айда гына бакчага алдылар, мәктәпкә барыр вакыты җитә язды. Шәхси бакчаларны белешеп караган идек, алары 12 мең сумнан башлана. Кайсы өч бүлмәле фатирда урнашкан, кайсы ике бүлмәледә… Баланы андый җиргә йөртәсе килми. Шушы вәзгыять белән танышып чыктык та, икенче бәбине алып кайтырга булдык. Эшкә чыксам, хезмәт хакым балалар бакчасына түләргә дә җитмәячәк дип уйладым. Өйдә утыруым хәерлерәк, ә киләчәктә күз күрер, – ди Зөлфия.

Зарларга күмелеп утырган республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә үзенчә аклана. «Аз керемле гаиләләр өчен ташламалар булачак, бәяләр нык артмый, бакчаларның сыйфаты яхшырачак», – дип халыкны тынычландыралар.

– Әлеге ташламалар гаиләнең кеременә бәйле, эшсезләргә ярдәм була, ә байлар үзләре түләсен, – дип ситуациягә ачыклык кертә министр урынбасары Наталья Бутаева. – Гаиләнең кереме бер кешегә 20 мең сумнан арта икән, аларга ташламалар булмаячак. Ярдәмгә мохтаҗ булмаганнарга без ни өчен субсидия биреп торырга тиеш әле?

Менә гаиләдә бер кеше башына 10 мең сумнан да кимрәк акча туры килсә, аларга түләгән сумманың бер өлешен кире кайтарачаклар. Әлбәттә, бакча бәясе артуын алар да сизәр, тик бу кесәгә нык сукмас дип өметләндерәләр. Ничек кенә булса да, әлеге ташлама артыннан йөрүнең нинди «күңелле» эш икәнен чамалыйсыздыр: кочак-кочак кәгазь җыю һәм шуның өчен тиеннәр алу. Бу сират күперен ярты ел саен үтәргә туры киләчәк. Хәтерләсәгез, җылылык өчен түләүләр белән дә нәкъ шундый хәл булды. Кинәт арткан бәяләргә шаккаткан халыкны: «Борчылмагыз, ташламалар булачак», – дип юаттылар. Шәхсән үзем, андагы кәгазь боткасы турында ишеткәннән соң, кул гына селтәдем. Танышларымның да күбесе ташлама артыннан йөрмәде, вакытларын һәм нервларын кызгандылар. Иманым камил, балалар бакчасы мәсьәләсендә дә шул картина кабатланачак, тамып торган субсидия өчен күбесе кәгазь җыеп азапланмаячак.

Санап чыгарганнар – бакчага йөрүче 190 мең сабыйның 130 меңенә ташлама тиеш икән. Әлегә документларны Татарстанда 4340 гаилә тапшырган. Калганнарның 31нче гыйнварга кадәр вакыты бар, кәгазьләрне балалар бакчасында ук кабул итәләр.

Ташламага ия булу өчен тагын бер шартны үтәргә кирәк – ир дә, хатын да эшләргә тиеш. Рәсми рәвештә. Берәрсенең дәүләт казнасына салымнары тамып бармаса, субсидия тәтемәячәк. Министр урынбасары Наталья Бутаеваның бу уңайдан җавабы кыска:

– Эшләргә теләмичә диванда ятучыларга без ярдәм итәргә тиеш түгел. Республикада эш бар.

Бәяләрнең ни сәбәпле күтәрелүен дә аңлатып китик. Быелның 1нче сентябреннән «Мәгариф турындагы» закон үз көченә керде (аны язу һәм кабул итү өчен барлыгы 8 ел вакыт үтте). Хәзерге вакытта бакча чыгымнарының бер өлешен федераль бюджет каплый, ата-аналар җилкәсенә аның 20%ы гына төшә. Яңа закон нигезендә, Яңа елдан федераль бюджет ярдәм итми башлый, ул чыгымнар җирле казнага аударыла. Ягъни, балалар бакчасында балаларны укыту, бинаны нормаль хәлдә тоту һәм коммуналь түләүләр, тәрбияче һәм педагогларга хезмәт хаклары өләшү дәүләт өстендә булачак. Ә азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, няня һәм пешекчеләргә хезмәт хакы түләү кебек чыгымнар ата-ана хисабыннан. Әмма барлык регионнарда да ситуация бер төсле түгел, бу уңайдан беркайда да Татарстандагы хәтле тавыш купмады. Мәсәлән, Түбән Новгород, Ярослав өлкәсе, Хакасиядә әлегә бәя күтәрү-күтәрмәү сорау астында. Омскида бәяне күтәрмәскә, ә чыгымнарны регион бюджетыннан капларга карар кылганнар. Анда ата-аналар бакча өчен бер мең сум чамасы түли. Уфада 2014нче елның апреленә кадәр тарифны 800 тәңкә итеп калдырганнар. Новосибирск халкы да 1260 сум түләүне калдыруга ирешкән, бәя арттыруга юл куймаган.

Ә өстендә утыручы Татарстанның яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтерлек мөмкинлеге юк икән. Бездә матди ярдәмне тиеннәр белән генә санап, халыкны тагын бер кат кәгазь боткасына батырдылар. Хәер, өметсез шайтан гына ди, әти-әниләр яхшы үзгәрешкә өметләнә, митингларда үз хокукларын даулыйлар. Республиканың һәр шәһәрендә диярлек каршылык акцияләре бара, канәгатьсезләр саны бүген меңнәрдә исәпләнә.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

  Яңа проблема – балалар бакчасы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии