«Гөмбәләрне үзләре белән сөйләшә-сөйләшә җыям»

«Гөмбәләрне үзләре белән сөйләшә-сөйләшә җыям»

Кемдер: «Бик яңгырлы көз булыр, ахрысы, көн дә яңгыр ява», – дип чыраен сытканда, ул өстенә калын киемен һәм яңгыр үткәрми торган курткасын киеп, урманга йөгерә. Ашыгуының сәбәбе бар – аны анда гөмбәләре көтә!

Арча районы, Көтек авылында яшәүче Рауза апа Шаихованы авылдашлары «гөмбәче әби» дип йөртә. 80 яшен тутырган апаның көн саен (кайчак көненә ике тапкыр да!) кәрҗиннәрен күтәреп, урманга баруы – алар өчен яңалык түгел. Без дә Рауза апа белән әңгәмә корырга булдык.

– Гөмбәне бер җыя башласаң, аннан аерылам димә, – дип башлады ул сүзен. – 25 яшемнән бирле җыям инде мин гөмбәне.

Рауза апа тумышы белән Көтек авылыннан булса да, үсмер чагын Түбән Тагил шәһәрендә үткәрә. Гөмбә җыю серләренә дә шундагы урыслардан өйрәндем, ди.

– Урал урманнарына гөмбә җыярга йөрдем. Анда туфрак бик яхшы, мүк бик күп. Мүкле җирне гөмбә дә ярата. Әле дә исемдә: беренче тапкыр гөмбә җыярга үзем генә бардым. Күз ачып йомганчы чиләкне тутырып алып та кайттым. Барысы да бар иде анда: зәңгәрсуы да, кызылы да, агы да. Чиләгем тулды, дип шатланып кайтсам – берсе дә ашарга яраклы гөмбә түгел икән!

Бүген инде гөмбәче әби гөмбәләрне бутамый. Хәер, 55 ел буе гөмбә җыеп ияләнгән кеше аны караңгыда да җыя аладыр ул. Рауза апа аларга яратып «гөмбәләрем» дип дәшә.

– Гөмбәләрне үзләре белән сөйләшә-сөйләшә җыям. Аякларым бик нык сызланса да, үземдә көч табып, бер күз төшереп булса да кайтыйм, дип чыгып китәм, кәрҗин тутырып кайтам. Гөмбә җыйганда бөтен сызланулар да, туңуың да онытыла. Аннары табигатькә сокланып булса да кайтасың. Полоса яныннан, тау башыннан карасаң, авыл бөтенләй икенче дөнья шикелле!

Гөмбә сезоны майның 23ләреннән соң башланып, зәһәр кырауларга кадәр дәвам итә. Ләкин гөмбәне бары тик бер генә көн чыгып җыям димә. Көн дә, йә булмаса ике көнгә бер чыгып җыярга кирәк. Рауза апа сүзләренчә, гөмбәнең күплеге җир җиләге кебек үк елына бәйле – ике елга бер мыжлап ала да, бер ел ял итә икән.

– Көз айларында баллы һәм ак гөмбәләрне, җирән гөмбәне күбрәк очратырга мөмкин. Быел берничә тапкыр гына чыгып кердем, ләкин гөмбә бик күп түгел иде. Кайбер елларда 50-60 килограммлап җыя торган идем, быел уңыш аның кадәр үк күренми. Безнең якта җирән гөмбә, гомумән, юк диярлек, ә буш кәрҗин белән кайтасы килми бит, шуңа чыгарга да күңелсез. Аннан соң, урыслар әйтмешли, «грибной дождь» быел вакытында яумады, бу арада көн саен яңгыр яуса да, салкын булды.

Кешеләрнең әллә белмичә, әллә юри гөмбәне тамыры белән үк йолкып алуы гөмбәче әбинең кәефен төшерә: «Ә бит шул бер тамырдан 6-12 сәгать эчендә икенче гөмбә үсеп чыга», – ди ул. Гөмбәләрнең шулай тиз арада үсеп чыгулары Рауза апага өендә тынычлап утырырга ирек бирми икән. Җай чыгып, машина табылып куйса, Рауза апа урманга ашыга. Урманда кабан дуңгызларын күрү очракларын да яшерми ул. Куркыныч, аның каравы җир яхшы, торфлы. Ә андый җирдә гөмбә яхшы үсә. Чалгы белән чабып алырлык, шәм кебек үскән гөмбәләр белән кәрҗиннәрне тутыру – гөмбәче өчен иң зур бәхет.

– Безнең яктагы урман полосаларында киселгән агач төпләрендә баллы гөмбәләр үсә. Ул бик әйбәт гөмбә, шуңа бик кадерле дә. Ул гөмбәләрне бик күпләп саттым заманында, 8-9 мең сум эшли идем. Хәзер дә гөмбә сорап алучылар бар. Гомумән, бүген гөмбә җыючылар күбәйде. Кайберәүләр исенә генә алдана – исе тәмле булса, ашарга яраклы дип уйлый, ләкин ялган гөмбәләр дә күп бит. Иң кызыгы: ашарга яраклы гөмбәләр ялган, ягъни ашарга яраклы булмаган гөмбәләр янында үсә, шуңа да күпләр игътибар итмичә китеп бара, – ди гөмбәче.

Гөмбә җыючыларның да конкурентлары бар икән. Рауза апа Көтек авылына якын урнашкан полосаларны яттан белә. Кайда нинди гөмбә үскәнен төнлә уятып сорасаң да әйтә ала ул. Гөмбәгә килүчеләр дә таный үзен. «Бу апай җыйган урында гөмбә табып булмас инде», – дип пышылдашканнарын да ишеткәне бар. Үзе дә тәвәккәл. Бер вакыйганы сөйләде:

– Тулган кәрҗинне өстерәп йөрисе килмәгәнлектән, кайвакыт агачлар арасына яшереп куеп калдырып торам. Шулай беркөн минем каршыга гөмбәче килеп чыкты. Апай, ди, бу тирәдә гөмбә бик юк дип әйткәннәр иде, дөресме икән, ди. Белмим шул, җыйганын җыйдым, дим тегеңә. Эчемнән генә: «Аскы якка төшмәсә ярар иде. Җыйган гөмбәмне күреп, гөмбә урынын да күрәчәк бит», – дип уйлыйм үзем.

Яшем 80нән узды инде, дип, моңаеп утыра торган кеше түгел Рауза апа. Җыеп алып кайткан гөмбәләрен дә тиз арада чистартып кайната, аннары суытып туңдыра. Кайберләрен киптерергә дә, турап фарш ясарга да өлгерә. Аяклары йөргәндә 100 яшенә кадәр дә гөмбә җыеп, эшкәртергә әзер ул. Әнә, ишегалдындагы юкә төбенә кызы җибәргән гөмбә орлыкларын (мүк сыман гөмбә тамырлары. – Авт.) да кышка дип чәчеп куйган. Аллаһ боерса киләсе елга ишегалдыннан гына җыеп тозлар ул аларны.

Чебен гөмбәсеннән төнәтмә

Чебен гөмбәсенең эшләпәсен генә кисеп җыясың, банкага тутырасың һәм банка тулганчы спирт яки аракы кушып, 21 көнгә банканы җир астына күмеп торасың. Ул нәкъ коньяк сыман төскә керә, даруга әверелә. Авырткан, сызлаган буыннарга тидерер өчен менә дигән дару. Онкологик авыруы булган кешеләргә бер тамчы эчәргә дә киңәш ителә.

Җирән һәм ак гөмбә тозлау

Зуррак кисмәккә укроп, сарымсак, карлыган яфрагы салырга. Чистартылган җирән һәм ак гөмбәне, аякларын өскә каратып, шул кисмәккә утыртып чыгарга, тәменчә тоз сибәргә. Аннары янә укроп, сарымсак, карлыган яфраклары капларга. Кисмәк зур булса, өстенә янәдән гөмбә тезәргә мөмкин.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии