Президентка язылган Ачык хатның нәтиҗәсе бармы?

Президентка язылган Ачык хатның нәтиҗәсе бармы?

Татарча сөйләшү оят түгел, киресенчә, горурлык саналган 90нчы елларда республикада татар мәктәпләре ачу модасы кереп киткән иде. Боларның кайберләрен рус мәктәпләре каршындагы татар сыйныфлары буларак оештырып җибәрделәр. Аларның дәрәҗәсе, үз уңышлары һәм күпсанлы укучылары бар иде. Бу уку йортлары мәңге шулай почетта булыр һәм бернинди проблемасыз яшәр кебек тоелды. Әмма вакытлар узды, белем бирү системасына БДИ дигән баш авыртуы керттеләр. Яшерен-батырын түгел, хәзер ата-ана баласын рус мәктәбенә бирүне кулай күрә. Авыллардагы татар мәктәпләрен оптимизация дип яптылар, шәһәрдәгеләренең күбесе исеме буенча гына татар мәктәбе булып калды.

Милли мәктәпләрнең проблемалары моның белән генә бетми. Менә шуңа бер мисал: күптән түгел Казанда яшәүче Рания Садыйкова, 18нче татар гимназиясен үги бала белән чагыштырып, Президентка ачык хат язган иде. Бу хат «Безнең гәҗит»тә дә басылды. Рания Садыйкованы гимназиянең төпле бинасы булмау һәм укучыларның инде ничә еллар рәттән мөһаҗирләр кебек ике бина арасында күченеп йөрүе борчый.

БЕЗ КЕМНӘН КИМ?

18нче татар гимназиясе – Казандагы иң «бай» уку йорты. Эш шунда: аның, башка мәктәпләрдән аермалы буларак, бер түгел, ике бинасы бар. Беренчесе – диварларында ярыклар пәйда була башлаган иске балалар бакчасы. Анда башлангыч сыйныфлар укый. Дөрес, бүлмәләр якты, чиста, ата-аналар ярдәме белән ремонт та ясалган, әмма алар бәләкәй. Чеби оясы төсле генә спорт залында чабып та, сикереп тә булмавы аңлашыладыр. Икенче биналары – 42нче рус мәктәбенең ике коридоры. Шуның белән бетте. Менә шушы татар гимназиясендә 400дән артык укучы белем ала. Бәлки, күбрәк тә булырлар иде, «юрганнары кыска – аякларын суза алмыйлар». Балалар санын арттырып булмый…

Балалар саны аз булса да, гимназиянең ирешкән уңышлары бик күп. Әйтик, быел ул Русиянең иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә кергән. Татарстанның гына да түгел, Русиянең! Әмма моңа карап, балаларга белем бирү өчен шартлар гына яхшырмаган.

ӘГӘР РУС МӘКТӘБЕ БУЛСА…

Рания Садыйкова белән гимназия каршында очраштык. Урамда басып торабыз – каршыбызга югары сыйныф укучылары килә. Ашханәгә барулары икән. «Ашханәләре мәктәп эчендә түгелмени?» – дип сорыйм, аптырап. «Башлангычлар укый торган бинада. Әле алар кайбер фәннәрен дә шул бинага йөреп укый. Көненә ничә мәртәбә үтәләр икән ике бина арасын», – ди Рания ханым.

Моннан алты ел элек, башлангыч сыйныфлар укый торган бинасыннан шәхси балалар бакчасы эшләргә теләгән булганнар. Уку йортын ата-аналар саклап калган, Идел буе районы хакимияте аңа яңа бина төзү өчен урын бирергә дә вәгъдә иткән булган.

– Эшлибез дип күпме сөйләсәләр дә, берни дә үзгәрмәде. Ниндидер кимсенү хисе бар. Ни өчен үзебезнең милләт балалары шушындый шартларда укый? Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек – тик бина булачак дигән анык җавап юк. Казанның нәкъ уртасында яһүдләргә яңа мәктәп салдылар. Мин бөтен милләтләрне дә хөрмәт итәм һәм аларның берсенә дә каршы түгелмен. Әмма ни өчен шул ук вакытта безгә юк? Әгәр рус мәктәбе шушындый шартларда яшәсә, күптән Мәскәүгә язып, яңа бина салдырган булырлар иде, иманым камил. Моннан 6 ел элек 69нчы рус мәктәбе бинасын сезгә бирәбез дигәннәр иде. Әмма бу сүздә генә калды, чөнки руслар моны белеп алып дәррәү куптылар, Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп, Татарстанда русларны кысалар дип, тавыш чыгардылар. Шуның белән без мәктәпсез калдык. 18нче гимназия янында гына өч рус мәктәбе бар. Аларда балалар саны аз, ул мәктәпләрдә җил уйный. Әгәр дә шул мәктәпләрне берләштерсәләр, безнең гимназиягә бәлки бина булыр иде. Әмма җитәкчеләр, русларның тавыш чыгаруыннан курка, – дип сөйләде бу уңайдан Рания Садыйкова.

МӘКТӘПКӘ УРЫН ЮК

Рания ханымның бина сорап язган хатларының бер өлеше җавапсыз калган. Күрәсең, аларга татар мәктәбе кирәк түгел. Шәһәр мэриясеннән килгән хатта яңа бина төзү өчен 1,5 гектардан артык мәйданлы җир участогы кирәк булуы, ләкин микрорайонда буш урын булмавы турында хәбәр ителгән. Казан мәгариф идарәсеннән килгән хатта алдагы ике ел эчендә мәгариф объектлары төзелешенә акчалар бүлеп бирелмәү турында әйтелгән.

Завуч Зөһрә Садыйкова кайчандыр мәктәпкә яңа бина төзү өчен ерак булмаган территориядән җир бүлеп бирелгән булуын исенә төшерде. Әмма кызганыч, элеккеге мәктәп директорының моның белән шөгыльләнәсе килмичә кул селтәве аркасындамы, әллә кемнәрдер «өлгеррәк» булып чыккангамы, бу җирләрне инде күптән төзелешләр яулап алган. Рания ханым белән ул урыннарны барып карадык. Ике шәхси йорт салынган. Берсе – 2011, икенчесе 2012нче елда төзелгән. Тагын бер шәхси балалар бакчасы бинасы корылган. Мәктәпкә вәгъдә ителгән кишәрлекне «шәхси куллар» алып бетергән. Быелның өченче кварталында тагын бер торак йорт төзи башлаганнар. Димәк, әгәр дә җитәкчеләр чынлап торып гимназияне биналы итәргә теләгән булса, мөмкинлекләр булган. Хәзер «җир участоклары юк» дип сәбәп табуы кулай.

ТӨП ФӘННӘРНЕ ДӘ – ТАТАРЧА!

Татар гимназиясе булса да, укучылар рус теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда ел саен алдынгы урыннарны алып бара икән. Бездә бит, ата-аналар татар мәктәбенә бирсәм, балам русчаны белми калыр, дип курка. Алай түгел икән шул!

– Бар фәннәр дә диярлек, географияме ул, физикамы – татарча укытыла, – ди мәктәпнең завучы Зөһрә Садыйкова. – Әмма соңгы елларда БДИ кертелгәннән соң, кайбер рус терминнарын балаларга өйрәтү өчен, берничә дәресне ике телдә алып бара башладык. Шулай да бездә тәрбия эшләре, җыелышлар, линейкалар татарча гына уза.

– Киләчәктә мәктәп сакланып калырмы икән? – дим аңа, сагаеп кына.

– Мине, беләсезме, нәрсә куркыта? Безнең мәктәпнең капиталь ремонтка кергәне юк. Әмма аның инде башлангычлар укый торган бинасы бик иске. Бинабызны укытырга яраксыз, авария хәлендә дип табарлар да, аннары балаларыбызны урыс мәктәпләренә таратып бетерерләр дип куркам. Гимназиягә бина кирәк булу проблемасын министрлыкта да беләләр. Министрның апасы Тәслимә Нәваповна үзе дә биредә укытты.

МИНИСТР КИЛӘЧӘК!

Гимназиягә бина салу өчен җир юк дип елап утырып кына булмый – чыгу юлларын эзләргә кирәк. Ата-аналар аны тапкан да. Алар башлангыч сыйныфлар укый торган ике катлы бинага терәп янкорма төзү яки өченче катны булдыру турында хыяллана. Алай эшләгәндә сыйныфлар да җитәрлек булыр иде һәм гимназиянең проблемаларына нокта куелыр, дип фаразлыйлар. Шушы хакта министрлыкка һәм башка оешмаларга язган хатларына… нәкъ беренче хатларга килгән җаваплар җибәргәннәр. Рания Садыйкованың бу бик хәтерен калдырган. «Ничек инде җитәкчеләр янкорма дигән сүзне аңламый? Алар безгә һаман шаблоннар җибәрә. Димәк, безнең хатларыбызны укып та тормыйлар дигән сүз бит инде бу. Әгәр татарча һәм урысча аңламасалар, хатларыбызны инглиз телендә язып җибәрергәдер, бәлки?»

Мәгариф министрлыгыннан килергә тиешле хатка җавапны, ике ай вакыт узса да, һаман җибәрүче юк икән. Янкорма турында иң беренче чиратта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән сөйләштем.

– Быел күпчелек акчалар балалар бакчалары төзүгә китте. Балалар бакчаларына йөрүчеләр мәктәпкә укырга керәчәк, шуңа күрә телибезме-теләмибезме, киләчәктә безнең яңа мәктәп биналары саласы булачак. 18нче гимназия проблемасын без һичшиксез хәл итәчәкбез. Ул мәктәпнең проблемасын беләм һәм исемдә тотам. Бу проблеманы янкорма белән генә хәл итәсе килмәгән иде инде. Аңа исеме җисеменә туры килерлек бина салырга иде. Мин бу гимназиягә якын арада үзем дә барып кайтырга уйлыйм.

– Гимназиянең мондый шартларда яшәве киләчәктә аның ябылуына китермәс микән?

– Кем әйтә шартлар булмый дип? Без татар гимназияләре белән индивидуаль тәртиптә эшлибез. Аларда шартлар булдырырбыз анысы, Айгөл. Бу фикерне Президент та хуплар, проблема булмас.

КАТЛАУЛЫ ПРОБЛЕМА

Янкорма төзү идеясен министр Энгель Нәвапович кына түгел, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин да хупламады.

– Бина белән бәйле проблеманы хәл итү өстендә эшлибез, әмма әлегә төгәл генә бер карарга килә алганыбыз юк. Без аны башкарма комитет белән берлектә уйларга тиеш, чөнки монда финанс мәсьәләсе дә, җир мәсьәләсе дә килеп туа бит. Бу бик катлаулы проблема, аны чишү буенча эш алып барабыз.

Икенче көнне аның урынбасары белән дә сөйләштем. Аның фикерләре җитәкченекеннән шактый аерыла булып чыкты, урынбасар – янкорма яклы.

– Аерым бина төзү өчен бу микрорайонда җир участоклары юк. Шуңа аларның башлангыч сыйныфлары укый торган бинасына янкорма төзергә теләгән идек. Биредә лаборатория кабинетлары, актлар залы булачак. Бу вариант күпкә отышлырак булыр дип уйлыйбыз, чөнки ул гимназияне хәзер эшләп яткан җирлегеннән аермыйча гына проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

– Кайчан төзелеш эшләре башланачак?

Бу сорауга урынбасар төгәл генә җавап бирә алмады.

«САКАЛЛЫ» ПРОБЛЕМА

Ноябрь аенда 18нче татар гимназиясе 15 еллык юбилеен уздырачак. Бу чарага республика һәм шәһәр җитәкчеләре дә чакырулы. Ата-аналар, җитәкчеләр аларның проблемасына битараф калмас, дип ышана. Ата-аналар сүзенә караганда, гимназия проблемасы Туфан ага Миңнуллин вафатыннан соң тупикка кергән. Ул үз вакытында Казанда 12нче татар гимназиясен ачты, шул ук вакытта 18нче гимназия проблемаларыннан да хәбәрдар булгангамы, ТР Дәүләт Советы депутаты, Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиевкә: «Мин ике белем бирү учагын да берьюлы тартып бара алмам, берсенең очына син чыгарсың инде. Берәр ярдәм кирәк булса, үзем дә булышырмын», – дигән булган, имеш. Разил Вәлиев белән элемтәгә кереп, бу проблема буенча фикер алышырга булдым.

– Бу мәсьәлә бик күптәннән күтәрелә, ул «сакаллы» проблемага әйләнде инде. Әлеге гимназия проблемасыннан хәбәрдармын. Бу хакта мин шәһәр җитәкчелегенә дә, Мәгариф министрлыгына да бик күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иттем. Әмма, ни кызганыч, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләнең уңай якка хәл ителгәне юк. Милли мәктәпкә мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел. Соңгы елларда гына Казанда мәктәпләр өчен бик матур, затлы биналар төзелде. 177, 178, 33нче мәктәпләр иде алар. Әмма без тәкъдим итә торып та, аларда татар мәктәпләре ачмадылар. Яңа биналар төзелә икән, киләчәктә алар, һичшиксез, беренче чиратта татар мәктәпләренә бирелергә тиеш.

– Ата-аналар янына Беренче каналдан журналистлар килгән һәм бу проблеманы Мәскәүгә ирештерергә тәкъдим иткән. Әмма алар, моңа каршы чыгып: «Республика масштабында хәл итәрдәй проблеманы Мәскәүгә чыгармыйбыз», – дигәннәр. Ата-аналарның бу позициясенә ничек карыйсыз? Бу проблема чынлап та республика масштабында гына хәл ителә аламы?

– Теләгән кеше Мәскәүгә дә, ЮНЕСКОга да, БМОга да яза ала. Әмма алар берсе дә Казанга килеп мәктәп салмаячак. Без моны үзебез Казан шәһәре һәм республика хисабына гына эшләп чыга алабыз. Безгә моның өчен Мәскәү беркайчан да өстәмә акчалар бирмәячәк һәм бирергә җыенмый да.

***

Әлегә, ни кызганыч, ата-аналарны сөендерерлек җавап ишетелмәде кебек. Булыр, эшләнер, диләр, ә алга китеш юк. Президентка язылган Ачык хатның да нәтиҗәсе әлегә күренми. Юктан гына күтәрелгән проблема да түгел бит инде югыйсә?..

Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии