- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Архив
Берьюлы Татарстанның ике командасын — «Рубин» белән «Ак Барс»ны яшен сукты. «Ак Барс» һаман үз куышын табалмый йөри. Ә футболда Русия Премьер-Лигасында «Рубин» кабаттан оттыруга дучар булды. Бу юлы Мәскәүнең «Локоматив»ына.
Әле оттыруның ни икәнен белмәгән һәм көндәшләрен турнир таблицасында дистәгә якын очко белән узып киткән «Рубин» киләсе уенда бу саллы урынын бушатырга мөмкин. Хәлебез катлаулы. Чөнки бер үк вакытта Русия чемпионатында чыгыш ясыйбыз, дөньяның иң көчле командаларына каршы Чемпионнар Лигасында көч сынашабыз. Кайсын сайларга? Команда җитәкчелеге үз алдына бу сорауны күптәннән куя. Ләкин ике куянның койрыгын гына эләктерә алмый.
Инде Чемпионнар Лигасы старт алганнан бирле «Рубин» Премьер-Лигада юньле-рәтле уен күрсәтә алмый. Дөрес, уен барышында ул дилбегәне үз кулында тотарга тырыша. Ләкин нәтиҗә эффектлы гына барып чыкмый. Менә «Локоматив»ка да 2:1 исәбе белән оттырдык.
Шул рәвешле турнир таблицасында беренче урында барсак та, көндәшләр безне әкренләп куып җитте диярлек. Икенче урындагы «Спартак-М» бары 1 очкога калыша. 3-4 урында баручылар да 4-5 очкога артта. Мондый темп безне икенче баскычка гына түгел, тагын да түбәнрәккә төшерергә мөмкин. Ә бездән калышучы командалар отыштан гына торган уен күрсәтә.
Монда команда тыгыз график белән уйный, дип акланып булмый. 29 сентябрьдән соң, Бердыев «Рубин»ны ныклы халәткә кайтарырга тиеш иде. Югыйсә Мәскәү журналистлары моны тиз арада күреп, күптәннән каргалар кебек карылдый башлады инде.
«Рубин» арыдымы, юкмы? Бәя бирү кыен. «Интер» белән «Рубин»ның очрашуын хәтерләсәк, эш бөтенләй башкада икәнен күрәбез. Бөтен дөньяны шаккаттырып уйнау һәм 5 урында баручы «Локоматив»ка оттыру… «Рубин» Чемпионнар Лигасында чыгыш ясап, Премьер-Лига хакында онытты. Онытты һәм бетте. Без Чемпионнар Лигасында: “Менә без дә тупны тибә беләбез!” – дип кенә чыгыш ясый алабыз. Иң югары нәтиҗә шул. Ә даими чемпионатны онытсак, киләсе ел безне бернисез калдырачак. Кубоксыз. Европа командалары турында әйтәсе дә юк.
Шул ук вакытта “Рубин”ның уенчылары “алдынгы”лар исемлегендә. 7 футболчыны милли җыелма командаларга дәштеләр әнә. Алар төрле командаларда илебез данын яклаячак.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии