«РОССИЯНИН» МИЛЛӘТЕНӘ КАРШЫ

2007 елның 1 декабрендә Президенты тарафыннан имзаланып, Русиянең «Мәгариф турындагы» законына федераль дәүләт стандартларында милли-төбәк компонентын бетерә торган төзәтмә закон кабул ителде. Югыйсә каршы булучыларның тавышы күпчелекне тәшкил итте. һәм Русиянең башка төбәкләре бу яңа стандартларда каралган аңлашылмаучанлыкка каршы ике елдан артык көрәш алып бара. Максат бер – милли-төбәк компонентын кире кайтару. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил ВӘЛИЕВ: “Бераз алга китү бар, ләкин сәяси фронтта мәкерле көрәш дәвам итә”, – ди. Бу турыда ул тулырак «Фикер» милли дискуссион клубында яшьләре белән уртаклашты.

– Русиянең бүгенгә кадәр күпмилләтле ил буларак милли сәясәте турындагы төп законы юк, — ди Разил Вәлиев. – Русиянең милли сәясәте турындагы закон 1996 елны Ельцин тарафыннан имзаланып кабул ителгән иде. Ләкин хәзер ул искерде. Моңа үзгәрешләр кертелмәде. Моннан 7 ел элек Казанга ул чактагы Илбашлыгы В. Бөтендөнья татар конгрессы утырышына килгән иде. Утырыштан соң аны делегатлары белән очрашуга чакырдылар. Шул вакытта аңа: «Конституциягә Русиянең милли сәясәте турында кайчан һәм нинди үзгәрешләр кертелә?» – дигән сорау бирделәр. «Хәзер үк безгә тәкъдимнәрегезне җибәрегез. Аларны карарбыз, үзгәртербез», – дип җавап биргән иде ул. Без, Татарстан Дәүләт Советында Президент аппараты вәкилләре, Министрлар Кабинетыннан чиновниклар һәм галимнәр, җыелышып, тәкъдимнәр әзерләп җибәрдек.

Әлеге проектта милләтләр өчен файдалы тәкъдимнәр күп булса да, еллар узуга карамастан, аларның каралганы да, тормышка ашканы да юк.

Конституция нигезендә Русия милли сәясәт турындагы закон кабул итәргә тиеш иде. Ул закон проектының 5-6 варианты эшләнгән. Аны Русиянең башка төбәкләренә дә җибәргәннәр. «Без аларны тикшердек. Әмма берсе дә гамәлгә яраклы түгел. Һәрберсендә алдынгы урынга бер куела. Без бу закон белән, нигездә, килешә алмыйбыз, чөнки Русия Конституциясендә бөтен милләтләр дә тигез дип язылган. Билгеле, безнең үз таләпләребез дә бар иде. Бүгенгә кадәр бу законның эшләнеп беткәне юк. Бу махсус шулай ителә, дип уйлыйм. Кабул ителмәсен өчен, законның төрледән-төрле яманрак вариантлары эшләнә», – ди Разил Вәлиев.

СӘЯСӘТНЕҢ БОЛГАНЧЫК СУЫ — 309НЧЫ ЗАКОН

– Милли сәясәт турындагы закон кабул ителмәгәч, кем нәрсә тели, шуны эшли! Бер министрлык бер нәрсә тәкъдим итә, икенчесе башканы тәкрарлый, Федерация Советы үзенекен эшли. Шул чакта “милли компонентны бетерү турындагы” кебек законнар барлыкка килә. Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнеп, Русия хөкүмәте, Русия Дәүләт Думасыннан тәкъдим ителгән һәм кабул ителгән 309нчы закон – сәясәтнең болганчык суында тотылган балык ул. Аның тәкъдим ителүе дә бик кызык һәм кызганыч булды, — дип сөйли Разил Вәлиев. — Һәр елның июль-август айларында Русиядәге бөтен парламентлар ялга чыга. 2007 елны төбәкләрнең Парламенты ялда вакытта, Русия Хөкүмәте Русия Дәүләт Думасына закон проектын тәкъдим итте. Чөнки Русиянең Дәүләт Думасы регламенты нигезендә мондый закон проектлары төбәкләргә җибәрелеп, аларның парламентларында фикер алышып, бәя бирелергә тиеш. Әгәр төбәкләр бу законны кирәк дип тапмаса, ул кабул ителми. Русия бу закон проектын төбәкләргә җибәрде. Ә төбәкләр каникулда булганлыктан, алардан җавап килмәде һәм закон беренче утырышта ук кабул ителде. Без сентябрьдә каникулдан чыкканнан соң, моны күреп алгач, комитетта җыелып, бу хакта фикер алыштык. «Бу закон Русиядәге бөтен милләтләр өчен дә зыянлы. Әгәр кабул ителсә, без һәм башка милләтләрнең үз туган телләрен өйрәнүе бермә-бер кимиячәк, милли мәгариф язмышы кыл өстенә куелачак», – дигән нәтиҗәгә килдек. Аннан Русия җитәкчеләре — Президент, Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Хөкүмәткә юллап төн утырып мөрәҗәгать яздым. Аны депутатлар белән тикшердек, тулыландырдык. Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә бу мөрәҗәгать бертавыштан кабул ителде. Милләтләр өчен зыянлы, Русиядә милли каршылыклар килеп чыгарга мөмкин, дигән мөрәҗәгатьне башка төбәкләргә дә юлладык. Русиянең 21 милли республикасының 20се безнең белән килешеп, карарлар кабул итте. Милли республикалар гына түгел, башка күп төбәкләр дә безне яклап чыкты.

РУСИЯ КОНСТИТУЦИЯСЕН ТӨБӘКЛӘР ЯКЛЫЙ

Узган 2008 елның ноябрендә Казанда тарихта булмаган зур җыелыш уза. Милли мәгариф проблемаларына багышланган мондый югары дәрәҗәдәге җыелышның әле Русия тарихында бер тапкыр да булганы юк. 21 милли республиканың парламент җитәкчеләре, депутатлары, мәгариф министрлары бирегә чакырыла. Русия Дәүләт Думасының мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, Федерация Советының фән һәм мәгариф комитеты, Русия фән һәм мәгариф министры А.А.Фурсенко, Президентыбыз М.Ш.Шәймиев үзе һәм депутатлар, хөкүмәт әһелләре биредә катнаша. Җыелышта кискен дәлилле чыгышлар ясала.

— Президентыбыз: «Безнең Татарстанда бу закон эшләмәячәк!» — дип ачыктан-ачык әйтте. Без бик кискен резолюция кабул иттек, Фурсенко моңа теше-тырнагы белән каршы иде. Фәрит Мөхәммәтшин мәсьләне шундый итеп куйды: ул резолюцияне кабул итмичә булдыра алмады. Тик һаман да мәсьәлә хәл ителми, алар чигенергә теләми. Татарстан һәм Башкортстан таләбе буенча агымдагы елның 19 февралендә Русия Дәүләт Думасында парламент тыңлаулары үткәрелде. Монда 53 төбәктән вәкилләр килгән иде. Бер республика да безгә каршы чыкмады, Татарстан дөрес әйтә диделәр. Шунда Рамазан Абдулатипов: «Шаккатып күзәтеп утырам. 53 төбәктән вәкилләр җыелган, бөтенесе дә Татарстан тәкъдимен яклый, әмма мәсьәлә хәл ителми?!» – дип чыгыш ясады. Әйе, бөтенесе дә бер фикердә, әмма бу мәсьәләне башка кешеләр хәл итә, – ди Разил Вәлиев.

Парламент тыңлауларыннан соң, Русия Дәүләт Думасы мәгариф комитетында төбәк белән Русия җитәкчеләре фикерен якынайту өчен, эшче төркеме оештыра. Татарстаннан биредә – Разил Вәлиев белән Мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов.

– Ай саен җыелышабыз һәм һаман да бәхәсләшәбез. Без иң беренче: “Сезнең белән сугышырга, нидер таләп итәргә түгел, ә Русия Конституциясен якларга килдек”, – дидек. Конституциянең 68нче маддәсендә «Бөтен телләрне үстерү Русия Федерациясеннән гарантияләнә» диелгән. Гарантияләнгәч, ничек аны мәктәптә укытмыйча үстереп була икән? Русия Конституциясе һәм Халыкара хокук нормативларына таянып, дәлилле чыгышлар ясыйбыз, — дип сөйли Вәлиев.

РУСИЯ ТӨБӘКЛӘРНЕ ЧИТЛӘШТЕРДЕ

Разил Вәлиев милли-төбәк компоненты буенча күпме бәхәсләр, парламент тыңлаулары, йөзләгән иҗтимагый оешмаларның, , Уфа, Себер һәм башка төбәк-шәһәрләр, Татар конгрессының һәм башкаларның мөрәҗәгатеннән соң гына бераз нәтиҗә күренә башлады, ди.

– Алар күпмедер дәрәҗәдә артка чигенергә мәҗбүр булды. Бүген яңа мәгариф стандартлары эшләнде. Бу 1-4 сыйныфлар өчен каралган. Без теләгән тәкъдимнәрнең 99%ы үтәлде. Татарстанда татар һәм рус телләре тигез күләмдә укытылырга тиеш, дип таләп иттек. Башлангыч сыйныфлар өчен ул хәл ителде, — дип, күпмедер нәтиҗәгә ирешүе хакында уртаклаша Разил Вәлиев.

Һәм август аенда пикет вакытында Шәймиевнең башлангыч сыйныфларда гына укытылырга тиеш, дигән фикере турында ул:

– Президентны дөрес аңламаганнар, хәзер мәгариф стандарты башлангыч сыйныфлар өчен генә булдырылган. Әле ул 10 ел буена эшләнәчәк. Югарырак сыйныфларда 3-4 елдан кабул булырмы – монысы раслангач, анысына тотыначаклар. Без әле болай гына тынычланмаячакбыз! Ирешкәнне законлаштырганга кадәр барачакбыз. Чөнки законны болай гына үзгәртеп булмый, – ди Разил Вәлиев. – Дәлилләребез буш түгел. 2004 елның ноябрь аенда Русия Конституцион судына татар теле белән рус телен тигез күләмдә укытырга ярыймы, дип мөрәҗәгать иттек. Русия Конституцион суды Татарстанның мәгариф законындагы татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укытырга дип, Русия Конституциясенә каршы килми торган карар кабул итте. Моннан да зуррак карар була алмый! Русия Конституциясенең 72нче маддәсендә «мәгариф, мәдәният мәсьәләләре – уртак вәкаләт» дип язылган. Ул – Федерация хакимияте һәм төбәк вәкаләте. Уртак вәкаләт булгач, алар бу мәсьәләне үзләре генә хәл итәргә тиеш түгел. Алар безне читләштерде, безнең фикерне исәпкә алмады.

«МИЛЛӘТ» СҮЗЕ БАШКА МӘГЪНӘДӘ

Разил Вәлиев Русия безнең хаклы икәнне аңлый, ди. Әмма аларның максаты башка. Бу әлеге дә баягы Русиянең милли сәясәтенә барып төртелә. Русия җитәкчеләре турыдан-туры: «Русиядә бары «россиянин» дигән милләт булырга тиеш», ди. Бу сәясәт алга сөрелә, аңа ирешер өчен, иң беренчеләрдән милли мәктәпләрне юкка чыгару — төп бурычларның берсе. «Милли мәктәп дигәннән, Русиянең бөтен законнарында, бөтен норматив актларында «милли мәктәп» һәм «милли» дигән сүз юкка чыгарылып барыла. «Национальные проекты» дигән әйбер барлыкка килде. Әмма «национальный» сүзе бездә «этник» мәгънәдә. Алар Европадагы мәгънәне ала. Ул бер милләтле дәүләтләрдә «дәүләти» дигән сүз. Хәзер ике мәгънәне махсус бутыйлар. Бүген сәяси фронтта бик тә мәкерле катлаулы көрәш бара. Үз хокукларыбызны саклап калыр өчен әзерлекле булырга кирәк», – дип сөйли Русиянең милли сәясәте бер милләткә генә өстенлек бирүдән гыйбарәт булуы һәм аңа каршы көрәшергә кирәклеге хакында Разил Вәлиев.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии