- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Архив
БМОның яңа гына чыккан хисабына караганда, иң яхшы шартларда Норвегия, Австралия һәм Исландия халкы яши. Беренче унлыкны Япония төгәлли. Ә АКШ – 13нче урында.
Исемлек төбендә Нигерия, Әфганстан һәм Сиерра Леон дәүләтләре.
Ә менә 182 дәүләтле бу исемлектә Русия 71нче урында. Элеккеге союздаш республикалар арасында Эстония, Латвия, Литва – 40, 46 һәм 48нче урыннарны бүлешә. Белоруссия – 68нче, ә Казахстан 82нче. Калган илләр арткарак тезелә. Иң ахырдан Таҗиксан – 127нче урын.
Иң яхшы шартлар булдырылган илләрне ачыклаганда, андагы гомер озынлыгы, кеше башына тулаем җитештерү күләме, кешенең сатып алу, иҗтимагый эшләрдә иркенләп катнашу мөмкинлеге һәм аң-белем дәрәҗәсе, шулай ук шәхес иреге, демократия дәрәҗәсе исәпкә алына. Пенсионерлар дулый
Удмуртия башкаласы Ижау пенсионерлары, 1 октябрьдән шәһәр транспортында бушлай йөрүнең бетерелүенә каршылык белдереп, урам җыены оештырды. 2 меңләп кеше шәһәрнең үзәк урамын 2 сәгатькә ябып тотты. Пикетчылар шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуны таләп итте, әмма алар янына беркем дә чыкмады. Шундый ук җыенны 24 октябрьдә дә оештырырга вәгъдә итәләр.
Ризасызлык акцияләре Русия шәһәрләрендә “эпидемия” төсен алырга мөмкин. Күршебез Башкортстан – беренчеләр арасында. Анда пенсионерлар республика хөкүмәтенең транспортта йөрү ташламаларын бетерү турындагы карарына ризасызлык белдереп, урамга сентябрьдә үк чыкты һәм бер генә тапкыр түгел. Кайберәүләр үҗәтлек күрсәтеп, судка ук барып җитте. Республика Югары суды пенсионерларны яклаган карар кабул итте: Башкортстан Министрлар Кабинетының транспортта йөрү ташламаларын 1 сентябрьдән бетерүне боерган карарын гамәлдән чыгарды. Дөрес, җиңү соңарды. Әмма шулай булса да, аның белән Башкортстан пенсионерлары гына горурлана ала әлегә.
Башкортстан пенсионерлары транспорт ташламасына гына бәйләнсә, “Азатлык” радиосы хәбәренә караганда, Сембердә “Ризасызлар” пикетында “Бердәм Русия” фиркасенең штаб бинасы янына “Кайда соң ул кайнар су?”, “Ләгәннәр – Путинга юынырга!”, “Хөкүмәтне куып таратырга!” һәм башка шундый эчтәлектәге лозунглар күтәреп чыкканнар. Бензин хаксыз хаклы
Бензинның хакы төшәргә тиеш. Аның реаль бәясе 17 сум, дип белдерә Нефть-газ кәсәбәчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль “Российская газета”га. Дөрес, ул бәянең кайчан төшәсен искәртми. Аның сүзләренчә, бензин хакы югары булуында нәкъ менә дәүләт гаепле. “Хәзерге бензин хакының 60%ын төрле салымнар тәшкил итә. Бары тик 10%ы гына – нефть бәясе. АКШта, киресенчә, бензин хакының яртысы нефтькә туры килә. Бары тик 23% кына – дәүләт салымнары өлеше. Әгәр Русия хакимияте салым сәясәтен яңадан караса, бензин хакы 17 сумнан артырга тиеш түгел”, – ди ул.
Дөрес, экспертлар ягулык базарында бәяләрнең зурлап арзанаюына өметләнми, гәрчә бик аз гына күләмдә булса да кимү күзәтелсә дә. Октябрь урталарына ягулыкны күпләп сатучылар аны арзангарак җибәрә башлар дип фаразлана. Хәзер антимонополия хезмәте ягулык базарындагы бәяләрдә килешү юкмы дип тикшерә. Сыра аракыга тиң
Русия Дәүләт Думасы сыраны алкогольле эчемлекләргә тиңләштерүче закон проектын карый башлады. Әгәр ул кабул ителсә, аны сату, җитештерү өчен лицензия алу, радио-телевидениедән рекламалау, ларекларда сату чикләнәчәк. Куәте 9%тан арткан очракта, хәтта акциз маркалары да кирәк булачак.
1995 елдан сыра алкогольле эчемлекләр исемлегеннән чыгарылды һәм аны пропагандалаучы төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә башлады. Нәтиҗәдә, бүген Русиядә эчелгән сыра кеше башына (яңа туган балаларны да кертеп) елына 80 литр туры килә. Ә 95нче елда ул 15 литрдан артмаган. Сыра чөмерә башлаучылар да уртача алганда, 10-12 яшькә яшәргән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләгәнчә, әгәр илдә бер кешегә елга 8 литр чиста алкоголь эчелә икән, бу – милләтнең бетүенә китерә торган куркыныч сигнал. Нормадан арткан һәр литр эчемлек ирләр гомерен – 11 айга, ә хатын-кызларныкын 4 айга кыскарта. Ә Русиядә бүген хәтта бер кешегә 18 литр чиста спирт туры килә. Бу, нигездә, сыра хисабына тулылана, дип белдерә проект авторы, “Гадел Русия” фракциясе депутаты Антон Беляков. Армиягә төрмәчеләр бармый
Армиягә көзге чакырылыш башланды. Ләкин быел көзен хөкем ителгән, кайчандыр җинаять кылган 10 меңнән артык егетнең чакырылачагы турында хәбәрләр таралган иде. Ә язын яман үткәне булган шундый 21 мең кеше солдат шинеле киде. Ләкин көзге чакырылышта хәрбиләр җинаять кылганнан соң хөкем карарын үтәгәннәрне дә армиягә алмаска вәгъдә итә.
Теманың дәвамы 4нче биттә.
Казанда фаҗига кисәтелде
Быел язгы ташулар вакытында Совет районындагы Чебакса инеше янындагы буаны саклау корылмасының начар хәлдә булуы ачыкланды. Су үткәрә торган торбаны законсыз кисеп киткәннәр, нәтиҗәдә плотина 6-8 метрга юкарган. Әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә, 2010 елгы ташуны күтәрә алмаска мөмкин иде ул. Һәм Киндери, Клыки, Яңа Наратлык, Белянкино бистәләренең су астында калу куркынычы туды. Биредә 15 мең 743 кеше эшли. Әгәр чаралар вакытында күрелмәсә, 7,2 метрлы су дулкыны бу бистәләрне юып алып китәр иде, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Альбина ӘБҮЗАРОВА туплады.
Комментарии