- 07.10.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №40 (7 октябрь)
- Рубрика: Архив
30 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр дәвам иткән «Алтын мөнбәр» V Халыкара мөселман кинофестиваленнән кайбер делегатлар канәгатьсезлек белдереп кайтып китте. Фестивальнең Исламга, мөселманлыкка бернинди кагылышы булмаган фильмнарга бай булуы аларның эчен пошыра. Бер яктан шундый канәгатьсезлек булса, икенче яктан, татар фильмнары үсештә. Нәкъ тә менә «Алтын мөнбәр» ярдәмендә.
РУСЛАР ИКЕЛӘТӘ СӨЕНӘ
«Алтын мөнбәр»дә «Бер сугыш» («Одна война») исемле рус фильмы төп җиңүче дип билгеләнде.
Фильм икенче Бөтендөнья сугышының ачылмаган битләрен тасвирлый. Драма хатын-кызлар хакында. Алар немецлардан балалар таба һәм Ладог утравына сөрелә. 1945 елның маенда хатыннар җиңү хакында ишетеп, үзләрен гафу итүләренә өметләнә. Тик нәкъ шул көнне әлеге утрауга НКВД майоры килә, аңа хатын-кызларны – лагерьларга, ә балаларын балалар йортына озату эше йөкләнә.
Шулай итеп, фестивальнең оештыру комитетына дөньяның 67 иленнән тәкъдим ителгән фильмнар арасыннан әлеге кино «Иң яхшы нәфис фильм» номинациясендә җиңү яулады. Режиссеры Вера Глаголева һәм продюсеры Наталья Ивановага Гран-при тапшырылды. «Мөселман кинофестивалендә рус картинасы җиңү яулавы – безнең өчен икеләтә шатлык», — дип белдерде Н.Иванова.
МӨСЕЛМАНЛЫК НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Әле җиңүчеләрне атаганчы ук, фестивальнең жюри әгъзалары белән узган матбугат конференциясендә Ислам диненә, мөселманлыкка бернинди кагылышы булмаган фильмнарның күп булуы хакында бәхәс куерып алды. Бу сорауларны иң элек журналистлар бирсә, аннан Мисырдан килгән Сами Амара фестивальдән, бәлки, “мөселман” сүзен алып ташларгадыр, дип фикер белдерде. “Яки “Ислам илләре кинофестивале” дип атаргадыр? Чөнки мөселман илләрендә төрле конфессия вәкилләре яши. Алайса дингә бернинди катышы булмаган фильмнар байтак”, — диде ул. Ләкин жюри әгъзалары шундук бу фикергә каршы төшеп, фестиваль «Мәдәниятләр диалогы аша мәдәниятләр диалогына» («К диалогу культур через культуру диалога») шигаре астында баруын искә төшерде. «Ходай бер ул. Безгә берничек тә бикләнеп ятарга кирәкми. Кеше өчен иң куркыныч әйбер — чикле булу», — диде Али Хамраев.
«Нәрсә соң ул мөселман киносы? Бу төшенчәне аңлавы кыен, — дип аңлатырга тырышты жюри Мохрякова Светлана. — Әгәр мөселман турында икән бу фильм, димәк, бу мөселман киносы, әгәр чиркәүне күрсәтсәләр – бу православие киносы. Мондый караш дөрес түгел! Әхлакый булсын ул. Ә Коръән я Тәүраттан цитата китереп, лозунглар аша өндәүгә кайтып калмасын».
Конференциядән соң журналистлар белән уратып алынган Сами Амара: «Бернинди диалогка, бернинди исламга кагылышы булмаган кино Гран-при алды», — дип борчылуын белдерде. Җиңүчене алдан белгән Сами Амара «Бер сугыш» рус фильмын күз уңында тоткан.
Әлбәттә, эш жюрида гына түгел. Алар үзләре үк бу сорауларны оештыручыларга юлларга куша. «Без сайланган фильмнарга гына бәя бирдек», — диде алар.
Менә әкәмәт, бу конференциядән беркем анык җавап ишетә алмады. Чыннан да, нәрсә соң ул алайса мөселман киносы? Изгелеккә тарту, явызлыктан ваз кичү — бу һәр конфессиягә хас сыйфатлар. Бирегә халык бөтен дөнья мөселманнарын күрергә, мөселман киносын карарга килә.
АЛГА ТАБА НИ БУЛЫР?
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары, оештыручылар элегрәк «Алтын мөнбәр»не ишетеп тә белми иде. «Хәзер инде беләләр», — диләр. Елдан-ел фестиваль сыйфат ягыннан үсә барса да, эчтәлеге җисеменә туры килми диючеләр җитәрлек. Фестивальгә дөньяның 67 иленнән барлыгы 400гә якын фильм тәкъдим ителде. Германия кино белгече Ханс-Йоахим Шлегель җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе тамашачылар хозурына 34 фильм чыгарды. Конкурстан тыш 22 кино тәкъдим ителде. Оештыручылар әйтүенчә, «Алтын мөнбәр»нең төп максаты да мөселманнарга объектив караш тудыру. Тик ничек Исламсыз объектив караш булдырырга? Мисал өчен, «Бер сугыш». Анда нинди Ислам элементлары, нинди мөселманнарга объектив караш бар? 1945 елда руслар мөселман булган мәллә? Хәзер матбугатта фестивальнең Президенты, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең: «Без фильмнарда Коръән укыганны, намаз кылганны төп максат итеп куймыйбыз. Кешенең үз-үзенә, Аллаһыга, тирә-юньгә мәхәббәтен чагылдыру», – дип әйткән сүзләрен китерә башладылар. «Бу теләсә кайсы фильмны сайларга мөмкинчелек бирә дигән сүз түгел бит, — ди бер делегат, — мөселман фестиваленә формаль яктан карый башладым».
ТАТАРЛАР ИРЕКТӘМЕ, ЧИТЛЕКТӘМЕ?
Татар киносына тукталсак, Татарстан быел 10 кино тәкъдим итте. Тулы метражлы «Бөркетләр» (Рамил Төхфәтуллин), кыска метражлы «Тукай» (Марат Ганиев) фильмнары конкурста катнашты. «Бөркетләр» исә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче буларак танылды. Бу исемгә татарның танылган артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев лаек булды. «Татар халкы иректәгеме, әллә читлектәге бөркетме? Монда үзебезгә үзебез җавап табарга тиеш», – диде Рамил Төхфәтуллин.
Моннан тыш, 5 көн дәвамында 7 документаль фильм һәм нәфис фильм «Бибинур» (Санкт-Петербург, режиссеры Юрий Феттинг) конкурстан тыш тамашачыга тәкъдим ителде. Фестивальдә 3 октябрь «Татарстан киносы көннәре» дип аталды һәм бу соңгы сигез кино күрсәтелде.
Әлбәттә, «Алтын мөнбәр» фестиваленең максаты башлыча татарлыкка барып тоташа. Бөтен дөньядан килгән делегатлар иң элек Казанны күрү бәхетенә ирешә. Аннан чират татар киносына да җитә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиуллин: «Алтын мөнбәр» Татарстан кинематографиясен булдырырга ярдәм итә”, – ди. «Бөркетләр»нең җиңүен һәм Татарстанда яңадан киностудиянең барлыкка килүен мөселман, татар киносы үсеш ала дип карарга кирәк. Фестивальнең Казанда үтүе дә әһәмиятле — моннан файдаланып калырга кирәк», – ди ул.
30 млн сумга төшкән «Бибинур» нәфис фильмы конкурста катнашмады. Аны башка дәрәҗәлерәк фестивальләргә тәкъдим итмәкчеләр. “Бибинур”ның сценарий авторы Мансур Гыйләҗев әтисе Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршин җир» һәм «Җомга көн кич белән» әсәрләренә нигезләнеп язган. Фильмда Бибинур әби төш күрә. Төштә ул вафатына 5 көн калганын аңлый. Әбинең 5 көн эчендә ниләр күрүе, аның хатирәләре тасвирлана. Бибинур ролен Г.Камал театры актрисасы Фирдәвес Әхтәмова башкара. Бу фильм татар киносында сизелерлек алга китеш булып санала.
P.S. Шулай ук Венгрия, Бельгия, Финляндия; Польша; Берләшкән Гарәп Әмирлекләре; Иран; Босния-Герцеговина, Иран, Германия, Франция фильмнары төрле номинациядә җиңү яулады.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии