- 07.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Чаллыда Габдулла Тукайга һәйкәл кую эшләре башланып китте. Кайберәүләргә бу гамәл ошамый кебек. Урыс матбугатында: «Тукай һәйкәленә акча бар, ташландык эт-мәчеләр торагы өчен юк», – дигән фикер дә күренде.
Әлеге фикер «Челны-ЛТД»да әйтелде. 24нче август санында бу газетада Светлана дип аталган ханымның Тукай һәйкәленә карата мөнәсәбәте күрсәтелгән.
«Тукайга – 6 метрлы һәйкәл. Аның күпмегә төшәчәге хакында беркайда мәгълүмат күрмәдем. Арзан булмас, дип уйлыйм. Әгәр җирле вәхшиләр аның кул-аякларын кисеп, төсле тимергә тапшырса, шәһәр тагын акча тотачакмы?
Бу эшкә шәһәр казнасында акча бар. Без ташландык, хуҗасыз хайваннарны асрау өчен торак (приют) булдыруны сорап, аны төзү өчен күпме акча кирәклеген күрсәтеп, хакимияткә хат язган идек. Безгә бер түрә болай диде: «Кешеләргә җитми, ә сез монда этләр, мәчеләр дип йөрисез».
Бу язманы укыган татар кешеләрендә нинди хисләр, тойгылар туган?
«Язма нык гаҗәпләндерде. Язманы әзерләгән яки язган кеше ни уйлады икән? Аның этләр яки мәчеләр турында кайгыртуы, бәлки, ихластыр. Ләкин проблеманы татарның бөек шәхесе белән бәйләве татар кешесен кимсенүгә этәрә. Урыслар татар җирендә үзләрен төп хуҗалар итеп күрсәтергә тырыша һәм ул әледән-әле матбугатта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә чагыла. Хакимият моңа күз йома. Чаллыда тукталышлар, кибет атамалары, башка урыннардагы татар язулары кимеп бара.
Урыс кешесенә ачылган һәйкәлләргә татар кешесе этләр-мәчеләр белән чагыштыру дәрәҗәсенә җитмидер. Шуңа да, башкаларның да татар кебек толерант булуын теләр идек», – дип фикер йөртә шагыйрь Фидаил Мәҗитов.
«Әлеге язма Русия чынбарлыгында яңа нәрсә түгел. Бу – кызганычка каршы, көндәлектә еш очрый торган шовинизм күренеше. Вандалларның һәйкәл кулларын кисеп, төсле тимергә озату турындагы уйдырма, беренче чиратта, оялмыйча, редакциягә шушы хатны җибәргән 40 яшьлек хатынның үз башына килгәндер. Әмма «Челны-ЛТД»ның, гадәттәгечә, татар мәдәниятенә тибеп үтү нияте белән, үзе үк уйлап чыгаруы да мөмкин.
Тукай белән Высоцкийны чагыштырып булмаган хәлдә дә, Высоцкий һәйкәлен куюга бер генә кеше дә тискәре мөнәсәбәт белдермәде», – дигән сүзләрне әйтте Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.
Без, шулай ук, «Челны-ЛТД» газетасы баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Сергей Антипин фикерләрен дә белештек. «Әлеге язмада Тукай рухын, татар рухын кимсетерлек әйбер күрмим», – диде Антипин әфәнде.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Татар Казаны җимерелә
Инде Татарстан Президенты да: «Шәһәр үзәгеннән бернәрсә дә калмаска мөмкин», – дип борчыла башлады. Җәмәгатьчелек күтәргән мәсьәләгә түрәләр дә катнашырга мәҗбүр.
Үткән ял көнендә Татарстан Президенты җимерелеп бара торган тарихи үзәккә икенче тапкыр җәяүле экскурсиягә чыккан иде. 30 август бәйрәмендә, «Вести-24» федераль телеканалына республика уңышлары, Универсиадага әзерлек турындагы әңгәмәдә, Рөстәм Миңнехановка җимерелгән һәйкәлләр турында да аңлатмалар бирергә туры килде.
Аңарчы интернетта танылган кешеләр Казандагы җимерекләрне төшереп, миллионнарча аудиториягә «карагыз шәһәр нинди коточкыч хәлдә» дип рәсемнәр таратып, әңгәмәләр оештырган иде. Шушы фоторәсемнәр хөкүмәт бинасындагы Президент катнашкан җыенда дәлил булып каралды.
Бөтенрусия архитектура һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәридә Зәбирова әлеге утырышта чыгыш ясап, 1600тан артык исәптә торган һәйкәлләргә тагын 7 мең тарихи һәм мәдәни яктан әһәмиятле биналарны өстәргә тәкъдим итте. Ул шулай ук: «Иске татар бистәсе депрессив хәлдә, һәйкәлләрне кайтарып булмый», – дип белдерде.
Фәридә Зәбирова һәм Казан өчен җан атучы активистлар җимерелгән Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырган иде. Алар хатлар да язды, каршылык чараларын да үткәрде. Һәйкәлләрне җимерү мәсьәләсе федераль мәгълүмат чараларында һәм интернетта күтәрелә башлаганнан соң, Татарстан җитәкчесе дә җитешсезлекләр булуын танырга мәҗбүр булды.
ӘММА ГАЕПЛЕЛӘР АТАЛМЫЙ
Казанның нәкъ үзәгендәге тарихи биналарны җимереп, тарихи мәйданның йөзен үзгәртеп, «Кольцо» сәүдә үзәген төзеп куйган эшмәкәрләр Хәйрулиннарга сүз тидерүче булмады, бу сәүдә үзәге Казанның иң ямьсез бинасы дип аталса да.
Фукс йортын мескен хәлгә җиткергән, башка җимерелгән биналарның чын хуҗалары һәм һәйкәлләрне сакламауга юл куйган түрәләр исемнәре әйтелмәде. Тәртип саклаучылар хәбәр иткәнчә, җимерелгән һәйкәлне сүтеп яткан бер кеше генә җаваплыкка тартылган.
Инициатив төркем оештыра торган «Югалган Казан буйлап сәяхәт»ләр тирәсендә шул хәтле шау-шу чыкканнан соң, җәяүле йөрешләрнең берсенә Татарстан Президенты да чыкты. Беренче тапкыр бер атна элек чыккан булса, үткән ял көннәрендә иртән ул министрларны, прокурорны ияртеп, үзәкне тагын әйләнде. 3 сентябрьдә булган йөрешнең маршрутын төзегән экскурсия йөртүче Олеся Балтусова түрәләрне Тукай урамыннан йөрткән.
Үзәк колхоз базары, андагы мәчет тирәсендә Тукай урамында бер яктан йортлар җимерелгән, икенче якта берничәсе калган. Аларда сукбайлар һәм мигрантлар ут сузып яши да башлаган, җитештерү корып җибәргәннәр.
Президент Шакир солдат биләмәсен, Мөхәммәдия мәдрәсәсен караган. XX гасыр башында төзелгән кәләпүшче Гайнетдин Сабитов йорты әле сакланган. Аның ишек алды «Кабан күле хәзинәсе» киносын төшерүчеләргә бик ошаган, алар шушында кайбер күренешләрне төшермәкче икән. Шушында яшәгән кешеләр Президент белән очрашуга чыгып: «Йортны капиталь төзекләндерү программасына кертмиләр», – дип зарланды.
Төзелеш һәм архитектура, Эчке эшләр министры, прокурор, Президенттан торган төркем Кәримовлар нәшрияты урнашкан биналарны, сәүдәгәр Яушев йортын, Нурулла мәчете тирәсендәге тарихи комплекс, Аппаков йортын карап киткән. Бу биналар барысы да XIX гасыр уртасы – XX гасыр башында салынган.
Рәсми чыганакларга караганда, бу экскурсиядән соң, Татарстан Президенты биналарны төзәтү турында боерыклар бирмәгән, финансларга, һәйкәлләрне саклау программаларына кертергә кушмаган. Әлегә ул йорт һәм ишек алларыннан чүпне чыгарырга гына әмер биргән.
Тарихи үзәкнең юкка чыга баруы хакында активистлар Казанның 1000 еллык бәйрәменә әзерлек барышында ук сөйли башлаган иде. Ул вакытта шәһәр үзәгендәге җирләр һәм аларда торган тарихи биналар бай кешеләргә, ширкәтләргә, ягъни инвесторларга бирелә башлады. Инде 2005 елгы бәйрәмгә әзерлек чорында ТВ каналларында: «Тарихи йортларның калдыкларын, кирпечләрен «КамАЗ»ларга төяп, төне буе чүплекләргә ташыйлар», – дип сөйләделәр.
Бәйрәмнәр үтеп китте, ул заманнардан соң Казан шәһәрендә хакимият үзгәрде, республика җитәкчелеге алмашынды, архитектура өчен җаваплы яңа түрәләр билгеләнде, әмма хәлләр начарая гына бара. Тарихи йортлар караучысыз торып, әкренләп җимерелә башлаган. Кайсыларында янгын чыккан, башкаларыннан бер дивар гына торып калган. Мәсәлән, Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты инде берничә тапкыр янган иде, 2011 елның беренче көннәрендә сәүдәгәр Банарцев йорты җимерелде. Иске татар бистәсендә, Мәрҗaни мәчете тирәсендә татар байларының агач йортлары ишелеп бетте, диярлек.
Шәһәр үзәгендәге кайчандыр мәһабәт булган, бик бай бизәлгән бина – «Казан» кунакханәсе дә торгызып булмаслык хәлгә килгән. Күрәсең, җаваплы түрәләр аны җимерү турында карар кабул иткән.
Бикә ТИМЕРОВА.
Баймак мөселманнары шаулый
Башкортстан мөселманнары интернет аша таратылган мөрәҗәгатьтә Баймак районы башлыгы Илшат Ситдыйковны мәхәллә эшләренә тыкшынуда гаепли: ул гает көнендә мәчеткә килгәч, аңа сүз бирү өчен, хөтбәне туктатканнар. Әмма мөселманнарны бәйрәм белән котлар урынга, ул аларны «ваһһабчылыкта» гаепли башлаган. Чит ил уку йортларында укып кайтучыларны да дини экстремизм таратуда гаепләгән.
Башлыктан соң чыгыш ясаган мәчетнең имам-хатыйбы Хөрмәтулла да шул ук рухта дәвам итеп, «традицион ислам» юлыннан тайпылучыларны «кяфер» һәм «шайтан», дип атаган.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мөселманнар башлык һәм имамның бу гамәлләренә ризасызлык белдереп, вәкаләте инде февраль аенда ук чыккан Хөрмәтулла урынына, яңа имам сайларга карар иткән. Бу турыда белеп алган Хөрмәтулла фитр садакаларын җыеп алып, билгесез тарафка югалган.
Җомга көнне мөселманнар Хөрмәтулланы мәчеткә кертмәгән һәм сайлауга кадәр вакытлы имам билгеләгән. Җомга намазыннан соң башланган җыенга район башлыгы Илшат Ситдыйков урынбасарлары һәм полиция хезмәткәрләре белән килгән.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, И.Ситдыйков, мәхәллә бары тик аның боерыкларына гына буйсыначак, мәчетнең имам-хатыйбы булып Хөрмәтулла калачак, дип белдергән. Мөселманнар И.Ситдыйков, хакимият вәкиле буларак, үзенең вәкаләтләрен арттырган, Конституциянең төп принципларының берсен – диннең дәүләттән аерылганлык принцибын бозган, дип саный.
Мөселманнар бу хәлгә ризасызлык белдергән һәм яңа имам сайлауны таләп иткән. Район башлыгы бу җыелышны канунсыз дип атаган һәм халыкны таралырга чакырып, үзе дә чыгып киткән. Аңа полиция хезмәткәрләре һәм алты бабай ияргән. Калган 65 кеше җыелышны дәвам иткән һәм яңа имам итеп Мәдинә университетында укып кайткан Заһир Галинны сайлаганнар.
Җирле рәсмиләрнең бу хәлләргә аңлатмасы әлегә билгеле түгел.
Татар гимназиясе сакланыр
Уку елы башланырга берничә генә көн калгач, Башкортстанның гаугалы Бәләбәй татар гимназиясенә күңелсез хәбәр килде. 1995 елдан бирле эшләп килүче алдынгы милли гимназияне үзенең исеменнән мәхрүм итеп, аны гап-гади урта мәктәп итеп калдыру хакында карар кабул ителгән.
Моны мөдир Нурмөхәммәт Хөсәенов, җитешсезлекләр аркасында түгел, ә татар гимназиясенә аның беренче көненнән үк киртәләр корудан килгән күралмаучылыктан, каршылыктан гына, дип аңлата. Гимназия тирәсендәге җәнҗалга Башкортстан татар милли оешмалары да битараф калмады һәм 30 август көнне узган киңәшмәдә махсус мөрәҗәгать-белдерү кабул итте. Ә инде Бәләбәй татар гимназиясе укытучылар коллективы 5 сентябрьдә шәһәрдә төрле каршылык чаралары – митинглар, пикетлар оештыру ниятен әйткән иде.
Шундый катгый чараларга баруны җиткермәс өченме, башка сәбәпләрдәнме, Башкортстан җитәкчелеге татар гимназиясе мәсьәләсен тыныч хәл итү юлына баскан. 2 сентябрь көнне Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина һәм мәгариф министры Әлфис Гаязов Уфада кабул иткән.
«Озак кына барган сөйләшү бик нәтиҗәле һәм уңышлы булды. Гимназия статусы шушы арада кире кайтарылачак», – диде бу очрашу тәмамлангач та, «Азатлык»ка биргән әңгәмәсендә Нурмөхәммәт әфәнде.
Фәнис ФӘТХИ.
Комментарии