Күршеләр тавышлана – нишләргә?

Күршеләр тавышлана – нишләргә?

Кич белән арып-талып эштән кайткач, йокларга ятасың, ләкин күршеләрең тынычлыкны бозалармы? Кич белән фатир ремонтлап, төне музыка акырталармы? Мондый очракта нишләргә?

Бу сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Татарстан Республикасының «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында»гы Законы буенча, тавышланырга ярамый торган аерым вакыт аралыклары билгеләнде:

– эш көннәрендә – кичке 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр;

– ял һәм бәйрәм көннәрендә – кичке 10нан иртәнге сәгать 9га кадәр.

Шушы ук законда гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны боза торган гамәл һәм сәбәпләр дә билгеләнгән. Алар арасында телевизор, радио, магнитофон һәм башка тавыш чыгара торган җайланмалардан файдалану; саклау сигнализациясенең даими кушылуы һәм тиешле вакытта сүндерелмәве; музыка уен коралларында уйнау, җырлау, сызгыру, кычкырышу һәм башкалар да бар.

Закон бозуга сәбәпче булганнар 2006нчы елның 19нчы декабрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасының административ хокук бозу турында»гы Законы нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ул кисәтү яки 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф түләтү белән тәмамлана. Бер ел эчендә кеше кабат тынычлык бозган очракта, штраф күләме 1500дән 2000 сумга кадәр арта.

КҮРШЕЛӘР ТАВЫШЛАНСА НИШЛӘРГӘ СОҢ?

Беренче һәм иң мөһим адым – тәртип бозучы белән сөйләшү. Күп очракта тынычлыкны бозган тавышлар шул әңгәмәдән соң тәмамлана, чөнки күпләр баланың шап-шоп атлаган адымнары яки музыка уен кораллары тавышын күршеләре ишетә дип уйламый.

Әгәр дә бу аралашу теләгән нәтиҗә бирмәгән икән, димәк, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сез полиция хезмәткәрләренә шалтырата яки гариза яза аласыз. Берничә кеше тарафыннан язылган гаризаның нәтиҗәле булуын истә тотып, башка күршеләрдән дә гариза язуны сорарга кирәк. Шул очракта хокук саклау органнарының тәртип бозучыны кисәтү һәм административ җаваплылыкка тарту ихтималлыгы арта.

Күршеләрне шауламаска өйрәтүдә судның да роле бик зур. Санап үтелгән бер ысул да булышмаган очракта, сез судка мөрәҗәгать итә аласыз. Бу вакытта күршегезгә административ штраф салынырга, хәтта «Русия Федерациясе Торак кодексы»ның 35нче маддәсе буенча, яшәү урыныннан тиешенчә файдаланмаган өчен, фатирдан куылырга мөмкин.

КИҢӘШЛӘР!

Әгәр сез участокның тәртип саклаучысына мөрәҗәгать итеп, җавапны язма вариантта алган булсагыз, кәгазьләрне ташларга ашыкмагыз. Хокук саклау органнарын ышандыру өчен аудио һәм видеоязмалар да булышыр.

Ләкин кичке (төнлә) вакытта тавышланырга мөмкин булган очраклар да бар. Менә алар:

  • хокук бозуга юнәлдерелгән гамәлләрне, бәла-казаларны һәм башка гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, янгын сүндерү, кичектергесез эшләр, җәмгыять тәртибен һәм куркынычсызлыгын саклау, гражданнарны коткару, алар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килүне булдырмауга юнәлдерелгән эш-гамәлләр;
  • закон нигезендә билгеләнгән бәйрәм көннәрендә күңел ачу;
  • массакүләм мәдәни чараларда катнашу, федерация, республика һәм район күләмендә билгеләнгән истәлекле көннәрне бәйрәм итү;
  • төрле конфессияләрнең дини таләпләре белән бәйле гамәлләр.

Комментарии