Интернет татарча язмаларны сөйләп бирә

Интернет татарча язмаларны сөйләп бирә

«Интертат» сайтында чыккан яңалыкларны хәзер тыңлап та була. Сайтка Ольга Яковлеваның RHVoice программасы нигезендә эшләнгән «Тәлгать» сөйләм синтезаторы (җыйнагычы) урнаштырылган.

Яңалыкларны тыңлау өчен хәбәр янында ачылган төймәгә басарга кирәк. Синтезаторны тавышландыручы – Татарстан радиосы дикторы, Татарстанның халык артисты Тәлгать Хамматшин. Киләчәктә башка дикторларның тавышларын урнаштыру да күздә тотыла. «Тәлгать» сөйләм җыйнагычын «Интертат» сайтына ялгау эшендә «Татар теленең язма корпусы» проекты авторлары (Мансур Сайхунов, Рөстәм Хөсәенов һәм Тәүзих Ибраһимов) ясаган технологияләр кулланылган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина сөйләм синтезаторын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов һәм Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев белән элемтәгә керде.

Мансур Сайхунов сөйләм синтезаторын сыйфаты һәм матурлыгы буенча иң яхшыларның берсе дип исәпли. «Башка сөйләм синтезаторларыннан аермалы буларак, аның өстенлеге – тулысынча ачык технологияләргә нигезләнгән булуы. Ягъни, сөйләм синтезаторының бөтен кодлары, базалары һәркемгә бушлай бирелә. Һәр оешма, һәр кеше акча түләмичә генә аннан файдалана ала. Сөйләм синтезаторына Ольга Яковлеваның RHVoice программасын нигез итеп алдык. Әлеге программа Windows, Linux, Android һ.б. системаларда эшли. RHVoice программасы начар күрүчеләр яки бөтенләй күрмәүчеләр өчен эшләнелгән «Программа невизуального экранного доступа» nvda.ru программасы белән дә эшли, Ул егермегә якын телләр өчен төзелгән. Шулар арасында татар теленең булуы бик яхшы фактор дип саныйм», – ди Мансур Сайхунов.

Сөйләм синтезаторы иң беренче тапкыр Татарстанның күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсендә кулланылган. Китапханә директоры Наил Сәфәргалиев сүзләренчә, татар сөйләм синтезаторын күпләп куллана башлаганнар. «Хәтта Литвадан да сорап шалтыртаучылар булды. Без аны үзебезнең китапханәнең сайтына урнаштырдык. Начар күрүчеләр өчен махсус мәктәпләр дә мөрәҗәгать итте, һәр балага программаны урнаштырырга рөхсәт бирдек. Бер Чистай шагыйре дә безнең программадан файдаланып, китабын татар һәм рус телләрендә яза. Күрмәүчеләр әлеге сөйләм синтезатор программасын телефоннарына да йөкли ала. Бу татар телен өйрәнүчеләр өчен дә бик файдалы программа», – диде ул.

Әлеге вакытта яңалыкларны сөйләтү системасы «Интертат» сайтында тест рәвешендә эшли.

Бу яңалык турында «Безнең гәҗит» тәфсилле язма әзерләргә әзерләнә.

Комментарии