Аларга якын булганны безгә дә якын

Аларга якын булганны безгә дә якын

Быел 2нче июнь көнне «Эхо Москвы» радиосы Латвиядә яшәүче урысларның үз телләрен яклап митинг уздырулары хакында сөйләде. Урысларның Балтыйк буе илләрендә генә түгел, элеккеге СССР территориясенә кергән башка илләрдә дә үз телләрен саклап калырга тырышып, төрле митинглар уздыруларын, хәтта сугышлар да чыгаруларын күреп торабыз бит. Бу бер уйлаганда табигый хәл – һәр милләтнең үз теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, мәгърифәте үзенә якын һәм кадерле. Ләкин бит бу илләрнең берсенә дә урысларны чакырып китермәгәннәр. Алар үзләре мондагы җирләрне басып алып, яисә күчеп килеп, үз законнарын, үз телләрен кертеп яши башлаганнар. Югыйсә, ул халыкларның да үз илләрендә үзләре хуҗа булып яшиселәре килгәндер дә бит…

Советлар иленең таркалу нәтиҗәсе буларак, союздаш республикалар үз илләренә үзләре хуҗа булып, иркенләп яши башлады. Бу аларга күктән төшкән бәхет кебек, сугышларсыз гына ирешелгән шатлык булды.

Бәйсез илләрдәге бәйсез халыкларның үз телләрен дәүләт теле итеп, мәктәпләрдә шул телдә укытулары урысларга ошамый икән. Алар әле һаман да анда үзләрен хуҗа итеп сизәләр микәнни? Ә бит аларны Балтыйк буе илләрендә беркем дә көчләп тотмый, яшәргә мәҗбүр итми. Урыс телендә укытасылары килсә, үз илләренә кайтсыннар да, укытсыннар. Юк шул, аларның монда да кайтасылары килми, беләләр нинди ил икәнен!

Чит илдә урыс теле кысыла, дип, митинглар ясап йөрүче бу урыслар Русиядә дә башка телләрнең шулай кысрыклануын белә микән? Русиянең үзендә дә милли телләрне өйрәнү атнага ике сәгатькә генә, анда да ата-аналар теләге белән генә укытуга калды.

Әле Латвиядә урысларга митингларга чыгарга рөхсәт итәләр икән. Бездә бит аның монысы да тыелган хәзер. Митинг үткәрү өчен рөхсәт алуы бик четереклегә әйләнде. Рөхсәт биргәндә дә, тел турында сүз чыгарга тиеш түгел, дип күрсәтмә бирергә дә оялмыйлар.

Укымышлы, алга карап яши белгән урыслар үзләре дә Русиядән тизрәк китү ягын карый. Менә шундый илдә яшәп яткан булабыз инде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии