- 07.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Архив
Һава десанты гаскәрләре көнендә Казанда хакимият, тәртипсезлекләр булыр дип куркып, бөтен базарларны япты.
Десантчылар бәйрәменә ике көн кала, Казандагы бар базарның да «санитар көн»гә ябылачагы турында хәбәр ителгән.
Мәскәү базарында балык сатучы Гәүһәрия (аның үтенече белән исеме үзгәртелде): «Базар ябылганга, һәр сатучы, уртача алганда, 500 сум тирәсе керемен югалтты, ә бөтен Казанны исәпләгән вакытта, бу бик зур сумнарга җыела бит», – ди. Сәүдә урыннарының 2 август көнне ябылачагы турында хәбәр ителгәч, сатучылар да, эшмәкәрләр дә каршылык белдермәгән. «Бездә халык күндәм бит, нишлисең инде, ул көнгә товарлар гына китертмәдек», – дип өсти ул.
Казан хакимиятенең бу гамәлен ул десантчылардан курку буларак бәяли. «Десантчылар бөтен базарларны да җимереп бетерерләр дип курыктылар», – ди Гәүһәрия.
Узган ел Һава десанты гаскәрләре көнендә Мәскәү базары ябылмаган булган. Гәүһәрия десантчыларның үзләренә керүен, бернинди тәртипсезлекләр кылмыйча, акча түләп, азык-төлек сатып алуын әйтә.
Узган ел хәмердән кызып алган десантчылар Казанның Адоратский базарына килеп кереп, сәүдә рәтләрен җимереп ташлаган иде. Бу сәүдә урыныннан алар буш кул белән китмәде. Әрҗә-әрҗә җиләк-җимешен, яшелчәсен эләктереп, йөк машинасына төялделәр.
КАЗАНДА АЗӘРБАЙҖАННАРГА ҺӨҖҮМ БУЛДЫ
Русия десантчылары базарларга һәм анда сәүдә итүчеләргә һөҗүмне инде традициягә кергән бер гадәт буларак кабул итә. Кавказ якларыннан килеп сәүдә итүчеләрне чит итеп, күп очракта, аларны талый.
31 яшьлек десантчы Денис Колосов «Комсомольская правда»га Десантчылар берлегенең бу көнне үзләрен тәртипле тотарга үтенүен белдерде. «Без аларга тырышырбыз дип вәгъдә иттек, әмма бу хәл уйламаган җирдән килә дә чыга», – ди Колосов.
Һәм менә килеп тә чыкты, соңгы хәбәрләргә караганда, Казанда яшь десантчылар эчеп алгач, Журналистлар урамында урнашкан төзелеш өчен агач материаллар сатучы базарга килеп төшкән. Алар анда сәүдә итүче азәрбайҗаннар белән сугышырга теләгән. Андагы хатын-кызлар сатучыларны яклап чыккач, исерек егетләр өстәмә көч сорап, телефоннан шалтыратып, иптәшләрен чакырган. Полиция килеп җиткәнче, тәпәләшергә дә өлгергәннәр. Тәртипсезлекләрдә барлыгы 20ләп десантчы катнашкан, дип хәбәр итә «Татар-информ». Бу хәлдән соң базарны япканнар.
Десантчыларның сәүдә үзәкләренә һөҗүме – бөтен Русия өчен гадәти күренеш.
«ПОЛИЦИЯ ИМИНЛЕГЕҢНЕ ТӘЭМИН ИТӘ АЛМЫЙ»
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Алия Сабирова – өч бала әнисе. Ул, үз гаиләсе кебек, Казандагы күп халыкның базардан алган ризык белән тамак туйдыруын әйтә. Сабирова тәртипсезлекләр булдырмау сылтавы белән базарларны, сәүдә урыннарын ябуны, хакимиятләрнең һәм хокук саклаучыларның көчсезлеген күрсәтүче гамәл буларак бәяли.
«Десантчылар кайда, нинди тәртипсезлекләр чыгарырга мөмкин, полиция бу турыда алдан белеп торырга тиеш. Базарны ябып куеп түгел, ә башка юллар белән эшләргә тиеш. Метрода әйбер шартлатырга мөмкиннәр дип, метроны ябып куяргамы? Террор гамәле була дип, тагын башка бер урынны ябып куяргамы?
Хәзер юлга чыкмаска, дин тотмаска, гомумән, бернәрсә дә эшләмәскә кирәк булып чыга, чөнки полициянең ул тәртипсезлекләрне бетерергә хәленнән килми. Хокук саклаучылар синең тормышың куркынычсызлыгын тәэмин итә алмый. Бу җинаятьчеләрнең теләкләрен үтәү кебек: без сезне тота да, җәза да бирә алмыйбыз, сезне туктата алмыйбыз – шуңа күрә базарны ябабыз, гомумән, халыкны өйләренә куып кертәбез дигән сыманрак килеп чыга. Бу полициянең көчсезлеген аңлатадыр дип уйлыйм», – ди Сабирова.
Наил АЛАН.
Мөселман сектасы да тентелде
Казан читендәге өйдә моңа кадәр беркемне кертмичә бикләнеп яткан фәйзрахманчы сектасы әгъзалары тентелде.
Бу хәл узган чәршәмбе кичендә була. Моңа кадәр беркемне дә кертмәгән фәйзрахманчылар янына көч структуралары махсус операция үткәреп кенә үтеп керә ала. Алардан соң бүлмәләргә социаль хезмәт һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре үтә. Бу хәл Татарстандагы тикшерү идарәсе күрсәтмәсе белән эшләнә.
«Шартлаткычлар, наркотиклар табылмады, әмма татар телендәге меңләп исемдәге китап алынды, шул исәптән, экстремистик эчтәлектәгеләре дә булырга мөмкин. Алар барысы да тикшерүгә җибәрелде», – дип хәбәр иткән хокук саклау оешмасындагы бер чыганак «Интерфакс»ка.
Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң күпләгән мөселманнар тентүләргә һәм тоткарлануларга дучар. Әлеге чыганак бу тентүнең фәйзрахманчыларда корал бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен эшләнгәнлеген әйтә.
Бу тентүдә Казан шәһәре Совет районының балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ирина Смирнова да катнаша. Аның сүзләренчә, бу сектага җитәкчелек иткән уфалы 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаров андагы балаларны бакчага һәм мәктәпкә йөртмәгән һәм шулай ук дарулар куллануны да тыйган.
Шул сәбәпле һәм балаларга карата көч кулланылган дигән сылтау белән, биредәге балаларны приютка биреп, ата-аналарны үз хокукларыннан мәхрүм итәргә дә телиләр, дип хәбәр итә кайбер матбугат чаралары.
Тентүдән соң алты яшькә кадәр булган 13 баланы хастаханәгә алып китеп тикшергәннәр. Соңыннан аларның барысын да өйләренә җибәргәннәр. Тагын алты яшьтән өлкәнрәк җиде бала, кемнәрнеке булу ачыклангач, әти-әниләренә тапшырылган.
Санитар һәм янгыннан саклану кагыйдәләренең сакланмавы да ачыкланган.
Бу секта 2001 елдан бирле эшләп килә. Аның җитәкчесе Фәйзрахман Саттаров үзен Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң килгән пәйгамбәр дип игълан иткән.
Фәйзрахманчылар барлыгы 70ләп кеше. Алар моңа кадәр үзләре янына беркемне дә кертмәгән, тышкы дөнья белән бәйләнешкә кермәгән, телевизор карамаган, радио тыңламаган һәм телефон кулланмаган.
Наил АЛАН.
Агыйдел елгасы чыпчык тезеннән
Башкортстан Елга пароходчылыгы ширкәте Агыйдел елгасында зур теплоходлар һәм пароходларга йөрүне чикли. Моның сәбәбе – Агыйделнең моңарчы күрелмәгәнчә саегуы.
Аерым алганда, «Габдулла Тукай» теплоходы йөрүдән туктый. Бу теплоходта Уфадан һәм Бөре шәһәреннән Волгоград, Казан һәм Түбән Новгород юнәлешләрендә сәяхәтләр оештырыла иде. Хәзер бу сәяхәтләргә алдан билет алган кешеләргә акчалары кире кайтарылачак дип әйтелде.
Башкортстан Елга пароходчылыгы ширкәте җитәкчеләре хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Агыйдел елгасында кечкенә катерларга гына йөзәргә рөхсәт бирелә. Алар Уфаның Дуслык монументы пристаненнан сәяхәтчеләрне шәһәр яны урыннарына ялга алып чыга. Шулай ук бакчачыларны йөртә торган көймәләргә дә әлегә йөзү рөхсәт ителә.
Агыйдел елгасы суы бу җәйдә хәтта 2010 елгы корылык чорындагыдан да ныграк кимеде. Су елга ярыннан берничә метрга эчкә керде һәм елга уртасында утраучыклар баш калкытты. Хәзер инде эшләр шулай барса, Агыйделнең кайбер урыннарыннан чалбар балагын күтәреп атлап чыгарга да булачак, дип шаярта күпләр. Шаяннар шулай шаяртса да, Башкортстан Елга пароходчылыгы ширкәте җитәкчелеге бу хәлгә җитди карый. Киләчәктә Агыйделдә пароходлар һәм теплоходлар йөрү бөтенләй туктарга да мөмкин дигән күңелсез фаразларын әйтә.
Фәнис ФӘТХИ.
Татарстанның куәт оешмалары сәләфиләрне гаепли
3 августта дәүләт шурасының гадәттән тыш җыелышында Татарстанның куәт җитәкчеләре соңгы вакыйгаларга карата үз карашын җиткерде.
3 августта Татарстан дәүләт шурасының гадәттән тыш җыелышында иминлек мәсьәләләрен багучы вице-премьер Әсгәть Сәфәров, экстремистлар һәм хакимиятләр арасындагы көрәшне сурәтләгәндә, «Йә без аларны, йә алар безне», – дип белдерде.
Аның сүзләренчә, мөфти машинасын шартлату һәм Вәлиулла Ягъкуб үлеменә аларның радикаль исламчылар белән көрәше сәбәпче булырга мөмкин һәм гаеплеләрне сәләфиләр арасында эзләргә кирәк.
Татарстанның элекке эчке эшләр министры Сәфәров: «Бу дини агым тарафдарлары элекке мөфти Госман Исхакый вакытында иркенләп үсеп барды һәм аңа зур теләктәшлек күрсәтеп торды. Хакимият оешмалары да сәләфиләрнең көчәеп китүенә юл куйды, дәүләт бу өлкәне соң җайлый башлады», – дип белдерде.
Сәфәровны министр урынында алмаштырган Артем Хохорин да ул башлаган сүзне дәвам итте. Аның сүзләренчә, толерантлык белән танылган Татарстанда инде 13 ел буе күзгә күренмәгән сугыш бара. Шартлаулар, үтерешләр оештырыла. Экстремистлык дәрәҗәсе тыеп булмый торган критик дәрәҗәгә җитеп килә.
«Исламның радикаль агымнары Татарстанда бик күп тарафдарлар тапты, республикада шул юнәлештә инде бер буын яшьләр тәрбияләнеп үсте. Бүген сәләфиләр имамнар һәм гади мөселманнар арасында да очрый. Алар урта, хәтта башлангыч белем йортларына үз сәясәтен алып бару омтылышларын ясый», – дип белдерде Артем Хохорин дәүләт шурасы утырышында.
Аның сүзләренчә, сәләфиләр шул хәтле сәләтле икән, алар җинаять төркемнәре арасына кереп, андагы кешеләрне үз ягына аудара, төрмәгә утырткан очракта, анда да тоткыннарны «эшкәртә», аларны радикаль идеология белән сугарылган җинаятьләргә этәрә икән.
Хохорин: «Хәзерге вакытта экстремистлыкта шикләнелгән берничә йөз кеше исәптә тотыла. Аларны контрольдә тоту өчен безнең мөмкинлекләр генә җитми», – диде.
«СӘЛӘФИЛӘР БЕЛӘН ЭШ ЙӨРТМӘГЕЗ!»
Министрлык идарәсе башлыгы радикаль исламчылар белән мәгълүмат чаралары аша, җәмәгатьчелек көчләре белән күмәкләшеп көрәшергә чакыра.
Хохорин сәләфиләр белән эш йөртмәскә киңәш итә. Мәсәлән, эшмәкәрләргә теге яки бу ширкәт белән бәйләнешкә кергәндә, Диния нәзарәте белән киңәшләшергә кирәк, башкача акчалар террорчыларга китәргә мөмкин, ди ул.
Хохорин, Татарстанда экстремистлыкны кисәтү өчен төрле яклап контрольне арттырырга һәр муниципаль берәмлектә террорга каршы комиссияләрне тулы куәткә эшләтеп җибәрергә кирәк, диде. «Бүген чаралар күрмәсәк, иртәгә соң булачак», – дип белдерде ул.
19 июльдә булган җинаятьләрдә гаеплеләрне табу өчен дәүләт оешмалары бөтен булган көчен куячак, дип ышандырды Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы.
Эчке эшләр идарәсе игълан иткәнчә, 1999 елдан башлап 13 экстремист террорчы оешманың эше туктатылды, 73 кеше җавапка тартылды, 5 кеше кулга алынганда каршылык күрсәткәннән соң атып үтерелде, тагын 11 кеше хәзер тикшерелә, 11 кеше эзләнә.
Артем Хохориннан мөселманнарның дин әһелләренә һөҗүмнәр белән бәйле күпләп кулга алыну хәбәренә аңлатма бирүен көттеләр, әмма ул ничә кешенең, ни сәбәпле тоткарлануын хәбәр итмәде.
«Азатлык» хәбәрчесе тикшерү комитетының Татарстандагы вәкиллегенә дә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итте. Әмма анда да тикшерүгә зыян салу куркынычына сылтап, бернинди рәсми мәгълүмат бирмәделәр. Бәлкем, киләсе атна ахырында яңа мәгълүмат чыгачак, дип ышандырдылар.
Белгәнегезчә, мөселманнарны яклап оештырылган каршылык чараларында республика буйлап берничә йөз кешенең тоткарлануы, өйләрендә тентү үткәрелүе хакында белдерелгән иде.
Бикә ТИМЕРОВА.

Комментарии