- 07.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №30 (4 август)
- Рубрика: Архив
Илебез дары мичкәсендә утырган кебек тоела миңа. Кечкенә чакма ташы җитә… бәла килгәнен көт тә тор. Бар нәрсә шытырдап корыган. Матбугат, радио-телевидение фронт хәлләрен сөйлимени?! Тулы бер авыллар янып көлгә оча. Урманнар дөрли. Инде 40лап кеше һәлак булган. Спутниклар аша төшерелгән картада зур-зур территорияләрнең ут ялмап алуы күренә. МЧС мәгълүматларына караганда, янгын куркынычы туганнан соң, 600 мең гектарда 23 мең янгын очрагы теркәлгән.
Фаҗига Русия өстендә генә түгел. Планетабызның күп өлеше бәладә. Берәүләрне су баса, мәңге җылы булган субтропиклар туңа, ә без эсселектә сусыз көябез. Күләгәле урыннарда температура 40тан узган чак та булды бит. Ә күктә, ичмасам, ник бер болыт әсәре күренсен?!
Инде Русиянең 7 төбәгендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Мари Иле, Мордовия Республикалары, Владимир, Воронеж, Мәскәү, Нижгар һәм Рязань өлкәләре шундыйлардан.
Мәскәүдән 500 чакрымдагы Воронеж өлкәсендә хәл аеруча катлаулы. Ул ут камалышында. Өлкәнең гражданнарны саклау һәм янгын куркынычсызлыгы оешмасы җитәкчесе урынбасары Игорь Влазев сүзләренчә, көненә 150гә якын янгын була. “Аларның барысы да кипкән үлән, урман белән бәйле. Шуннан ут йорт, ферма, кырларга күчә”, – ди ул.
Дмитрий Медведев указы нигезендә куркыныч төбәкләр исемлегенә кертелмәгән урыннарда да хәлләр имин дияргә җирлек юк. Татарстан урманнары да дөрли. Әледән-әле янгыннар чыгып кына тора. Торф ятмаларына ут каба.
Узган атна ахырында аз-азлап сизелә башлаган төтен Казанны бөтенләй каплап алды. Кояш та күренми. Көндез аның кайдалыгын төсмерләргә генә мөмкин. Башкалабыз гына түгел, күп районнар төтен сулый. “Республикабызда паникага бирелерлек сәбәп юк, ситуация контрольдә, янгын чыга калса, аңа каршы көрәшергә әзерлек хәстәре күрелгән”, – дип белдерә янгын сүндерүчеләр.
Кызганыч, синоптиклар гына тынычландырырга ашыкмый. Мондый кызу көннәр август уртасына кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Гәрчә шушы көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар мөмкин булса да, ул гына коткармас.
Сәламәтлеге какшаган кешеләр хәлен эсселек тагын да мөшкелләтергә мөмкин. Төтен дә өстәлеп, бөтенләй хәлләре начарайган очраклар ешайды. “Ашыгыч ярдәм” машиналарына бүген эш тыгыз. “Сәламәт кешегә төтен куркыныч түгел”, – дип ышандыра үзе медиклар. Шулай да саклык чараларын күрү мөһим. Сырхаулар иң элек кирәкле даруларын яннарында йөртергә тиеш. Ихтыяҗ булмаганда, урамга чыкмаска. Өй тәрәзәләренә суда чылатылган марля эләргә, шулай ук дымлы 4 кат марлялы битлек кияргә, хәлсезләнгәндә күләгә, җиләс урында ятып торырга, маңгайга, башка юеш чүпрәк капларга киңәш ителә. Күп итеп эчәргә кирәк. Иң яхшысы газландырылмаган су, чәй, соклар.
Әнә шулай табигать стихиясеннән кешеләр, җәнлекләр зыян күрә. Әмма бу фаҗигаләр артында кеше факторы тора. Барлык янгыннар да кешенең саксызлыгы, битарафлыгы аркасында чыга. Тәмәке төпчекләрен сүндерми ташлау, ял иткәннән соң чүпне табигать кочагында калдыру – бар да фаҗига сәбәпчесе. Тоткан урыныбызда ташларга күнеккән гап-гади полиэтилен, пыяла шешәләр дә янгын китереп чыгара ала. Кояш нурларын сындырып, ул коры-сарыга ут дөрләтә. Ә нәтиҗәсен яздык, республикабызда гына да 130 гектарга якын урман янды инде. Русиядә күпме кеше йортсыз калды, дистәләгән кеше гомере өзелде. Ә табигатькә килгән зыян чутсыз. Андагы җәнлекләр, тереклек кызганыч. Моңа бит кеше гаепле…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Балконнан балконга үрли-дөрли…
Чаллы шәһәрендә фатир балконнарының беркайчан да болай янганы юк иде әле. Июль ае башында Яңа шәһәрнең 41/04 һәм 2/05 йортларында чыккан ике янгын гына да 16 гаиләгә бәла-каза алып килде. Соңгы очракта янгын 7нче каттагы бикле фатирда башлана һәм санаулы гына минут эчендә унберенең балконына сикерерә. Ут балконнар белән генә чикләнми, билгеле, өч бүлмәле бер фатир янып бетә, икенчесе җитди зарарлана. Янгынчылар авызлыклап өлгермәгән булса, әлеге унике катлы йортта ниләр булып бетәсен күз алдына да китерүе кыен. 41/04 йортындагы янгын тәрәзәсе ачык калган балконга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге эләгүдән башланса, 2/05 йортындагысының сәбәпләрен әле ачыклыйсы бар.
Күпләр үзләре өйдә булмаганда да фатирлары җилләнеп торсын дип, тәрәзәләрне, балконга чыгу ишекләрен ачык калдыра. Бу, бердән, балконнарга өстәге катлардан сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре, шырпылар, яндырып ыргытылган әйберләр эләгү сәбәпле янгын чыгуга китерә. Аннан янгынның тиз үрләп китүе, күрше балконнарга сикерергә өлгерүе аны тышлаган материалга да бәйле. Кибет-базарлардан арзан ясалма тышлау материаллары сатып алганда, күп очракта аның янамы, юкмы, янган вакытта нәрсә бүлеп чыгаруына игътибар да итеп тормыйбыз. Агулы ис 3-4 минут эчендә кешене буарга мөмкин.
Социализм чорында йорт балконнары Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан ныклы күзәтү астында тотылды. Торак фонд буенча эшләүче кече инспекторлар төркеме бар иде ул чакта. Беркем дә балконнарны үзгәртә дә, тышлый да алмады, яна торган предметлар саклау да рөхсәт ителмәде. Еш кына балконнар торышын тикшерү максатында рейдлар үткәрелде. Бигрәк тә күп катлы йортлар балконына игътибар бирелде, чөнки аларда, эвакуация максатында, югарыдан түбән катларга төшү өчен баскычлар һәм люклар урнаштырылган иде. Кайбер йортларда янәшәдәге балконнарның берсеннән берсенә күчү мөмкинлеге каралган. Үзгәртеп корулар шәхси милекнең кагылгысызлыгына китерде, ягъни фатирлар буенча рейдлар ясау мөмкинлеге бетерелде. Кече инспектор вазифалары кыскартылды, балконнардагы баскычлар киселә, люклар эретеп ябыштырыла башлады. Аннан балконнарны рамлау, тимер рәшәткәләр кую, тышлау китте. Дөрес, рамлап, пыялалап кую бер яктан файда булды, чөнки сүнмәгән тәмәке төпчекләре балконнарга азрак эләгә. Әмма анда искергән йорт кирәк-ярагын, чүп-чарны, буяу-лак ише химия әйберләрен күпләп саклыйлар. Кайберәүләр, андый-мондый хәл булганда ничек чыгарын уйлап бетермичә, тәрәзәләренә хәтта ачылмый торган рәшәткәләр дә куйдырды. Балконнарын бүлмә итеп үзгәртеп эшләүчеләр дә очраштыргалый.
Бу язманы укыганнан соң, бәлки, күпмедер кеше балконнарын тәртипкә китерер, кирәкмәгән әйберләрдән чистартыр, үзләре өйдән чыгып киткәндә тәрәзәләрен ачык калдырмас, балконда тәмәке тартмас, сүнмәгән тәмәке төпчеген теләсә кая ыргытмас.
Җәүдәт ХАРИСОВ.
Янгынчыларның Бөтенрусия ирекле җәмгыятенең
Яр Чаллы шәһәре бүлекчәсе инструкторы.
Комментарии