Ялганны Ходай кичерерме?

“БГ”да “Инвалид – кем ул” (7 июль, 2010 ел) исемле язма чыкты. Бу хакта гел укып, ишетеп торабыз үзе. Әмма аңа карап кына “авырып китеп”, ялган юл белән группага чыгучылар саны кимеми. Әтнә районының Олы Әтнә авылында гомер итүче Бибихалимә әби Хәкимҗанова белән дә шул хакта гәп корып утырдык. Гыйбрәт, үрнәк итеп алырлык сыйфатлар күп аңарда. Тормыш аны ничек кенә сынамаган. Ә ул Аллаһы Тәгалә барлыгына, берлегенә ышанып, сабыр булып, барына шөкер итеп яши бирә.

Бибихалимә әбигә 87 яшь. Колхозчы гаиләсендә туган ул. Әтисе Хәкимҗан, әнисе Факыя 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген исә Бибихалимә әби генә исән. Ул бертуган сеңлесенең улы Фәрит абыйда тәрбияләнә.

– Фәрит минем өчен – Аллаһы Тәгаләдән кала икенче кеше. Ир-ат булса да, бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый. Ашата-эчертә, җылы сүзләре белән күңелне күтәрә. Хатыны Резидә, уллары Фәргать белән Фәнил дә гел мине кайгырталар. Алардагы киң күңеллелекне әйтеп бетерә алмыйм. Кемнедер үз баласы да карамый бит. Ә Резидә үз киленем дә түгел югыйсә. Беркайчан да караңгы чырай күрсәткәне юк. Ходай үзләрен олыласын, киленнәреннән дә шундый мәрхәмәт насыйп булсын иде. Шушы балалар аркасында җәннәттә яшим. Урыным чиста, өстем бөтен, аш пешкән, бу якты дөньяны гына күрә алмыйм. Шунысы гына аяныч, – дип сөйли башлады Бибихалимә әби яшьле күзләре белән.

Ул үзе кияүгә чыкмаган. Шуңа балалары да юк, бертуганнары да мәрхүмнәр.

Әйе, Бибихалимә әбинең караучылар ягыннан күңеле тыныч. Кадыйровлар гаиләсен мин дә күптән беләм. Алар соңгы әйберләрен кешегә бүлеп бирергә дә әзер. Без сөйләшкән арада Фәниле генә дә: “Әби, чәй өстәргә түгелме? Даруың бармы әле?” – дип, берничә тапкыр сорады. Егетләрнең картларга шундый игътибарлы, кайгыртучан булуы сокландыра, билгеле.

Инвалидлар турында сүз кузгатуымның сәбәбе шунда: Бибихалимә әби дә – I группа инвалид. Әмма аның белән фаҗига килеп чыккач та, больницага барудан баш тарткан, эшенә зур игътибар биреп, үз саулыгына зыян китергән ул. Үзе әйтүенчә, юктан бар авыру ясап инвалидлыкка чыгып, акча алып ятучыларны аңлый алмый.

– Бары 7 класс кына укыдым. Гомер буе мәктәптә идән юдым. Берсендә шулай түшәм агарта башладык. Сусыз чиләккә известь салган идем, күземә очты. Алай эшләргә ярамый икән. Шундый әйбәт күрә идем. Шуннан күзем бик начарланды. Больницага барырга ашыкмадым. Сугыш еллары бит. Эшкә зыян китерәсе килмәде. Үтәр әле, дидем. Нәтиҗәдә, күршеләрем үзләре өемә чакырган. Дүртәүләшеп килеп керделәр һәм больницага алып киттеләр. 6 ай буе больница юлы таптадым. Тик… Тора-бара бөтенләй күрми башладым. Аннары миңа I группаны бирделәр. Барыбер зарланмыйм. Паралич кына суга күрмәсен инде дип, Ходайдан сорыйм. Кеше кулына калырга язмасын. Берәүне дә интектерәсем килми, – ди Бибихалимә әби.

Шушы мәктәптә 36 ел хезмәт итә ул. Әле пенсиягә чыккач та, елдан артык эшли. Күрү сәләтеннән мәхрүм булса да, тик утыруны өнәми әби. Шәл дә бәйли, йон тетә, җеп эрли, тегү эшләрен дә башкара. “Яңа гасыр”, “ радиосы”н тыңлый. Дөнья хәлләре белән дә кызыксына. Дини тапшыруларның берсен дә калдырмыйча тыңлый. “Вакыт кына бик озак үтә. Күрсәм, бакчада, кош-корт тирәсендә булса да вак-төяк эшләр башкарыр идем. Кайчакта керә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырам. Әмма көннәр озын, төннәр исә тагын да озынрак. Аллаһы Тәгаләдән гел түземлек сорыйм. Бар белгән догамны шунда укып утырам”, – ди ул.

Бибихалимә әби авыруга сабышып группага чыгучыларны һич аңламый.

– Үзеңә бәла сорап йөрергә кирәк түгел. Ике күзем дә күрми бит, дөм сукыр мин. Әгәр берсе генә булса да бу якты дөньяны күрсә, бүген дә тик ятмыйча, берәр нинди вак-төяк булса да башкарып, юаныч алыр идем. Эш сәламәтлекне ныгыта гына. Ничек сәламәт булып та эшсез ятып, оялмыйча акча алмак кирәк?! Ялган инвалидларны тегендә киткәч, Ходай да кичермәстер, – ди ул.

И әбием, оят дигән буласыз. Ул сүз күптән актуальлеген югалтты. Кайчакта үзем дә ут чаткысы кебек кешеләр группада булып акча алып ятканнарын күреп шаккатам. Берсендә туйда бер апа белән танышып киттек. Аның җырлавы, шаян сүзләр сөйләве – искиткеч. Биюен әйтмим дә инде. Күз тимәсен. Баскан җирендә ут чыгара. Урыныбыз янәшә туры килгәч, озак аралаштык. “Г. апа, ә сез кайда эшлисез соң?” – дим. “И сеңлем, инде 3 елдан бирле группада мин. Пенсия алам”, – ди бу. Аптыравымны күреп: “Танышлар аркылы эшләттем инде. Шунсыз булмый бит хәзер, үзең беләсең. Эш табуы да яман. Ә болай ай саен акча килеп тора”, – ди.

Менә, Бибихалимә әби, сугыш елларында күздән зарланып, больницага йөрергә оялдым, дисез. Нәтиҗәдә, бөтенләй күрми башлагансыз. Бүгенгеләр оялмый. “Авыру” эзләп йөргәннәр “хәленә керергә” табиблары да җитәрлек. Бездә рәхәт бит. Бар да сатыла, бар да сатып алына шул.

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА

Абитуриенттан ачык хат

Узган ел газета битләрендә абитуриентлар язмасын укып, “киләсе елга мине дә шул көтә” дип куркып, 2010 ел июлен көткән идем. Алай ук куркыныч түгел икән ул. Документларны тапшырыр өчен дә, кемнәрдер язганча, көн буе чират торырга туры килмәде. Биш уку йортына өч белгечлеккә бирергә ярый дисәләр дә, мин ике генә уку йортын һәм барлыгы өч белгечлекне сайладым. Алда иҗади имтихан. Анысын да, Аллага шөкер, исән-сау тапшырып чыктым. Шул имтиханнарда булачак курсташларым белән дә танышып беттем. Без, якынча 15ләп абитуриент, бер үк җирләргә документлар тапшырган булып чыктык. Көн саен диярлек күрешеп тордык. Ниһаять, көтелгән көн килеп җитте. Хәзер инде ышанып әйтә алам: бу дөньяда бар нәрсәне дә акча гына хәл итми. Үз белемең белән дә укырга кереп була. Мәсәлән, мин, Аллага шөкер, үз тырышлыгым белән КФУның татар журналистикасы һәм һәм әдәбияты, инглиз теле факультетларына конкурстан үттем. Тик, кызганыч, ике җирдә укып булмый шул: мин татфакны сайладым.

2010 ел абитуриентларын (хәзер студентларны) чын күңелдән котлыйм. Алга таба да зур уңышлар телим! Тырышсаң, бар максатка да ирешеп була. Бары ялкауланмаска гына кирәк!!!

Әнисә ГАРИПОВА,

Саба районы, Сатыш авылы.

Кайтаваз

Алар җавап бирә алмас

“БГ”да “Гайбәткә ышанмагыз!” (19 май, 2010 ел) исемле язманы укыгач, чыдый алмадым, язарга булдым.

Фәүзия Бәйрәмованы күптән беләбез. Ул талантлы язучы, әсәрләрен яратып укыйбыз. Башка яктан караганда, ул күп оренбурглылар хәтерен калдырды. Ни өчен дисезме? 2001 елда “Мирас” журналының 3-5, 8 саннарында “Ырынбур татарлары” дигән эссе басылды. Бу хезмәтендә автор Оренбургта яшәгән татарларны күңелебезгә ятышсыз рәвештә тасвирлады. Күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин да үзенең “Сөяркә” исемле пьесасы турында язганны дөрес түгеллеген исбатлап, авторга ачык хат язды. (Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар театрының спектакле турында язылган иде).

Ярар, инде 9 ел үткән, язганнарны искә төшереп торасы килми. Үткән эшкә салават, диләр бит. Кем хак, кем юк икәнен тормыш үзе күрсәтте. Әмма З.Әхмәтҗанов хатын, Ф.Бәйрәмованың җавабын укыгач түзмәдем. “Муса Җәлил турында бернинди яман сүз әйтмәдем”, – ди ул. Журналның 5нче санының 109нчы битендә язылган: “Шул ук “Хөсәения” мәдрәсәсе шәкерте Муса Җәлилнең фашист лагеренда башын чабалар…” Ни өчен? Ул Аллага ышанмаган икән, шуңа күрә! С.Сүнчәләй, Ф.Кәрими, Г.Ибраһимов, Ш.Фидаи, Ш.Усманов һәм башкалар “зур авырлыклар күреп, әсир булып, төрмәләрдә утырып, тән һәм җан газаплары кичереп дөньядан киттеләр”, – диелгән. Менә нигә азапланган икән алар! Муса Җәлилнең дә башы киселмәс иде, Аллага ышанса!

Әмма тарихчы Ф.Бәйрәмова беләдер бит, фаҗигале үлеме алдыннан якташыбыз Муса Җәлил Коръәнгә кулын куеп, догалар укыган.

Шагыйрь меңләгән замандашы белән яшәгән чорны бик әйбәт беләбез. Ул сезнең кебек, Фәүзия ханым, агымга каршы бармаган, гәрчә мәдрәсәдә укыса да, Ходайга ышанса да. Сез дә бит киемен Советлар Союзы чорында киеп йөрмәгән. Шул ук без укыган мәктәпләрдә, институтларда фәнни атеизмны, фәнни коммунизмны өйрәнеп, зачет-имтихан биргәнсез. Агымга каршы барып, нинди нәтиҗәгә килдегез?

Хәзер, әлбәттә, нәрсә әйтсәң дә ярый, берәү дә авызны япмаячак. Муса Җәлил һәм аның замандашлары өчен үкенеч – алар инде сезгә җавап бирә алмый.

Әлфия АБДЕЛХАКОВА.

Оренбург өлкәсе.

Кайтаваз

Матбугат – дүртенче хакимиятме?

“БГ”да Илфат Фәйзрахмановның “Татар матбугаты көне кемнеке?” (26 май, 2010 ел) дигән мәкаләсен укыдым. Аныңча, түрәләр һәм рәсми идарәләр матбугат чараларын ике төргә бүлә: “безнекеләр” (хөкүмәтнекеләр), һәм “безнеке түгелләр” (бәйсезләр). Беренчеләре хөкүмәтне гел мактап кына торырга тиеш, икенчеләре тәнкыйть утына да тотканга, хөкүмәтнеке түгел инде. Матбугаттагы сүз иреге һәм аның төрле гаепләрне ачуы һәр илдә дә түрәләргә ошамый. Ләкин цивилизацияле илләрдә сүз иреклеге турында кануннар бар, җәмәгатьчелек фикере исәпкә алына һәм түрәләр моңа чыдый. Горбачев заманында матбугат – дүртенче хакимият дип әйтелә башлады. Аннан алдагы дәвердә сүз иреге бөтенләй кысылган иде. Хәзер дә аны җитәрлек дип, дүртенче хакимият дип әйтеп булмый.

Шул урында бу язмама нокта куеп, аны җибәрергә җыенганда газетаның 21нче саны да (2 июнь 1010) килеп җитте. Анда Айзат Шәймәрдәнов “Татар теле – киләчәк теле” дигән исем астында мөгаллиме Равил Һади белән әңгәмәсен биргән. Равил әфәнде шундыйрак фикерен белдерә: татар халкы яшәүдән туктаса да, ягъни юкка чыкса да, аның теле бетмәячәк, сакланып калачак.

Ләкин бүген татар теле кулланышының фәкать азаеп баруын гына күрәбез. Бөек татар галиме һәм язучысы Гаяз Исхакый XX гасыр башларында 200 еллар үткәч, татар теле булмас, ягъни халык рус телле булыр дип фаразлаган. Димәк, алдан тел югалыр, аннан тә калмас. Равил әфәнде фикере буенча болай килеп чыга: без татар теле бетә дип күп борчылмасак та була, чөнки ул кире кайтыр. Ләкин юкка чыккан телләр бар һәм аларның берсенең дә кире кулланышка кайтканы юклыгын да беләбез.

Язма ахырында Равил әфәнде сорауга, минемчә, бик дөрес җавап биргән. Дөрестән дә, хәзерге татар алфавитын һәм грамматикасын, тарихыбызны, традицияләребезне хөрмәт иткән хәлдә, яңадан карап чыгарга кирәк.

Касыйм ХӘМЗИН.

шәһәре.

Илебез бай, әмма…

Җир-су мулдан, “кара алтын” – фонтан,

Тик нигә гел артка барабыз?

Чөнки өч тиенгә “юкә” сатып,

Доллар түләп, “чабата” алабыз.

Икеләнми өзеп әйтә алам:

Кешеләргә сан юк бу илдә.

Иртәгәсе көнгә өмете юк,

Язмыш кочагында һәр бәндә.

Бүген бездә җәбер-золым бара

Сугыш, ачлык күргән буынга.

Иле биргән сәдакасы җитми

Җире биргән ипи, тоз, суга.

Акылым саф, зиһенем аяз минем,

Җиде дистә була гомерем.

Горур булган һәркем кызганадыр

Төпсез илдә узган гомерен.

Күзеңне ач, халкым, уян, айны,

Кадерен белик гомернең.

Булат ӘЮПОВ.

Сарман районы, Җәлил бистәсе.

Комментарии