Күршеләр куера

Күрше Башкортстанда яңа Президент билгеләү тирәсендә шау-шу тынмый. Беренче чиратта, башкорт милләтчеләре Рөстәм Хәмитовны Мортаза Рәхимов урынына куюга каршы булуын белдерә. Узган якшәмбедә “Күк бүре” оешмасы барлык милләттәшләрен Уфа үзәгенә бөтенхалык җыенына чакырды. “Тәнендә башкорт каны аккан, күңелендә башкорт рухы булган һәркем бу җыенга битараф калырга тиеш түгел”, – диелгән иде алар мөрәҗәгатендә. Интернет мәгълүмат чараларыннан алынган хәбәрләргә ышанганда, чын милли рухлы кешеләр саны кырыктан артмаган.

Милләтчеләр Рөстәм Хәмитовны Президент буларак танырга теләми. Алар республика җитәкчесен халык сайларга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Ләкин Хәмитовны кабул итмәүнең төп сәбәбе – аның чиста башкорт булмавы дип уйларга тулы нигез бар. Моны милләтчеләрнең ялкынлы чыгышында, интернеттагы мөрәҗәгатьләрдә дә абайларга мөмкин.

Шушы көннәрдә Рөстәм Хәмитов РБК агентлыгына биргән интервьюсында сәясәт белән шөгыльләнмәячәген тагын бер кат белдерде. Аның сүзләренчә, республикада хәтта премьер-министр вазифасы да артык сәясиләштерелгән. Ә хөкүмәт башлыгы бары тик хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнергә тиеш. Премьер-министр вазифасы техник максатлар гына үтәячәк. Рөстәм Хәмитов әйткәнчә, хөкүмәтне чынлыкта Президент җитәкли, ә премьер бары тик аның карарлары үтәлешен контрольдә тота. Шулай итеп, Хәмитов Мортаза Рәхимов чорында Премьер-министр булып торган Раил Сарбаевны, турыдан-туры булмаса да, тәнкыйтькә тотты. Башкорт милләтчеләре исә нәкъ менә Сарбаевны Президентлыкка билгеләрләр дип, соңгы көнгә кадәр өметләнгән иде. Ләкин Раил әфәнденең яңа хөкүмәттә берәр төрле пост саклап калуы икеле.

Башкортстан Президенты хөкүмәт аппаратын да күпкә кыскартырга ниятли. Ул анда сәясәткә чумган бүлекләрнең артык күп булуы белән килешмәвен әйтә. Сүз, башлыча, җәмәгатьчелек оешмалары белән эшләүче структуралар турында бара. Ягъни башкортлаштыру сәясәтен үткәрүче идеологлар җитәкчелек постларыннан китәр кебек.

Бүген Хәмитов өчен республикада эшләү ансат дип әйтеп булмый. Бер яктан, сәяси таләпләр, икенче яктан, икътисадны үстерү бурычы тора. Башкорт идеологлары да басымнарын туктатмый. Моннан ике атна элек БСТ телеканалы Рөстәм Хәмитовның кайларда, кемнәр белән эшләве турында зур гына репортаж күрсәтте. Журналист тамашачыларны Хәмитовның башкорт булуына һәм моңа чиксез горурлануына ышандырырга тырышты. Бу – түбәннән килүче инициативамы, әллә Президентның үз теләгеме – безгә караңгы. Ничек кенә булмасын, күптән түгел ачып җибәргән интернет-блогында ул һәм башкорт фольклор музыкасын яратып тыңлавын хәбәр итә. Ә РБК агентлыгына биргән интервьюсында республика премьер-министры башкорт яисә рус булырга тиеш дигән таләп белән мин килешмим, ди. Бәлки, премьерлыкка да кешесе билгеләнер, кем белә…

Салих ГЫЙЛЬФАНОВ

Комментарии