Ил фаҗигасе – православ дине

28 июльдә Русьне чукындыру көнен бәйрәм итте. Әмма кайбер билгеле шәхесләр, мәсәлән, журналист Владимир Познер православ дине Русиягә зур зыян салган дип саный.

1994-2008 елларда телевидение Академиясе президенты булып торган Владимир Познер Русиядәге бәлаләр сәбәбен православ диненнән, Рус православ чиркәвеннән күрә. Православ динен кабул итү – Русиянең иң зур фаҗигасе, ди. Ул бу турыда үзенең интернет сәхифәсендә белдерә. Аныңча, христиан диненең протестант юнәлешен тоткан илләр демократия, яшәү шартлары ягыннан алда бара. Алардан соң католиклар. Шуннан соң гына Русия, Болгария тора, чөнки православие – караңгы дин.

– Минем өчен иң төп “татар” – Явыз Иван. Ул бөтен әйберне дә юкка чыгарган, елгалар кызыл төскә кергән, – ди ул.

Рус православ чиркәвенең сәясәткә, мәктәп мәгарифенә тыгылуын Познер да күрә. Ул чиркәүнең агрессив булуын яшермичә әйтә.

– Рус православ чиркәве митрополитлары, патриархы КПСС фиркасен хәтерләтә. Партиянең генерал секретарен алар патриарх дип атый. Минемчә, чиркәү Русиягә зур зыян китергән, – ди Владимир Познер.

Тележурналистның: “Православ дине – Русиянең бәласе”, – дип белдерүе рус җәмәгатьчелегендә бәхәс тудырды. Язучы Владимир Куприн Познерны матбугат чарасыннан куып, урам себертергә кирәк, ди. Аның фикеренчә, русның башына журналистлар, русларны яратмаучы башка милләтләр менеп утырган.

Познерның православ дине турындагы фикерләре татар җәмәгатьчелеге арасында да кызыксыну уятты. Тарихчы Нурулла Гариф да татарны дәүләтсез итүдә, халыкка зур авырлыклар китерүдә катнашкан дингә сәяси яктан уңай карамавын әйтә.

– Дин кешенең күңел байлыгы да, шул ук вакытта корал да булырга мөмкин. Христиан дине дәүләт сәясәтенә үтеп кереп, аның коралына әйләнде. Хәзер дә рус православие чиркәве дәүләткә хезмәт итә. Ә дәүләт моннан файдалана. Динне башка халыкларга каршы корал итеп кулланырга ярамый. Ә болай һәр дин яхшы, – ди Нурулла Гариф.

Тарихчы фикеренчә, бер диннең генә рәсми кабул ителү көнен бәйрәм итү дә дәүләтнең халыкларны тигез күрмәвен күрсәтә.

Русия Федерация Җыелышы 28 июльне Русьне чукындыру көне итеп рәсмиләштерде. Дәүләт Шурасы да 922 елда Болгарда ислам динен кабул итү көнен Русия дәрәҗәсендә рәсмиләштерергә чакырды. Әмма күпләр моның тормышка ашасына шикләнә. Беренчедән, моңа Рус чиркәве каршы, икенчедән, мөселманнар арасында да исламның кайсы елда кабул ителүе турында бәхәс бара.

Саша ДОЛГОВ

Русия җәйдән үк саргайды

Быелгы кебек эсселекне Русиянең 130 ел күргәне юк. Әлеге корылык инде бик тиздән халык кесәсенә дә сугачак.

Удмуртиядә яшәүче фермер Фәрит Вәлитов аптырашта. Уңыш юк. Хәзер көн тәртибендә – күмәк хуҗалыктагы малны саклап калу. Алар өчен туклыклы азыкка дип, 33 гектар җирдә кукуруз чәчкәннәр. Кырларда хәтта чүп үләне дә үсмәгән. Кайбер урыннарда бер квадрат метрга бер генә үсенте дә чыкмаган. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырның инде файдасы юк.

130 елга бер килгән эсселек

Кремль янгын китергән зыян миллиардларча сумга җитүен әйтә. Русия премьер-министры Владимир Түбән Новгородта янгыннан зыян күргән халыкны тынычландырырга тырышып, кышка кадәр барлык йортлар да төзекләндереләчәк дип ышандырды. Хөкүмәт үз вәгъдәсендә торган очракта да, ул әле соңгы 130 ел дәвамында беренче тапкыр килгән шундый һава торышы нәтиҗәсендәге башка күп кенә проблемаларга юлыгачак. Быел суларда гына да ике меңгә якын кеше батып үлде. Ә күпләре әле дә һава булмаган, бөркү биналарда җәфа чигә. Бу аеруча тоткындагы кешеләр. Алар арасында да кызудан үлүчеләр булганы әйтелә.

Бу хәлләр 2003 елны Көнбатыш Европада күзәтелгән үтә дә эсселекне хәтерләтә. Ул чакта Франциядә генә дә 15 меңләп кеше үлде. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр.

Түрәләр вәгъдә итә, әмма…

Кеше сәламәтлегенә тудырган куркыныч белән бергә бу эсселек авыл хуҗалыгына зур зыян салды. Русия быел соңгы еллар белән чагыштырганда, иң начар уңыш җыеп алачак.

Дөнья базары игенне күбрәк Русиядән сатып алса, быел АКШка өстенлек бирер төсле. Шуңадыр, хәтта илебездә эсселек булдыруга Американың катнашы бар, дигән сүзләр дә таралды. Халык арасында һава торышына бәйле имеш-мимеш арта. Чөнки бик сирәк була торган хәлләр шактый, мисал өчен, Себер якларында да быел температура 30 градустан арта. Ә Киров өлкәсендә хәтта 50гә җитә. Малмыждагы “Калинино” агрофирмасы җитәкчесе Мансур Насипов сүзләренчә, хәтта яшеллек булган бер җир кисәге дә юк. “Чишмә кипте. Иртән, күп дигәндә, 3-4 чиләк су җыела, ә аннары бетә”, – дип ачынып сөйли ул.

Русиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков: “Корылык булуга карамастан, азык-төлеккә кытлык булмаячак һәм бәя нык күтәрелмәячәк”, – дип тыныч кына эшләргә кирәклекне әйтте. Әмма Русия фәннәр академиясе икътисад институты җитәкчесе Руслан Гринберг сүзләренчә, хакимиятнең халыкны тынычландырырга тырышуы гадәти. “Әлбәттә, ихтыяҗ булган әйбер кимегәндә, аның бәясе арту көн кебек ачык”, – ди ул.

Русиядә игенгә бәя арту ихтималы башка күрше илләрне дә куркуга салды. Әйтик, Украина уңышы башта су басудан, ә аннан корылыктан зыян күрде. Белоруссия дә эсселектән интегә. 30-35 градустан тыш, андагы давыллар халыкны утсыз калдырды. Монда да Русия һәм Украинадагы кебек үк уңыш түбән булачак.

Ландыш ХАРРАСОВА

аzatliq.org

төтен эчендә

Казанның Совет районында яшәүче Җәмилә Галимуллина: “Мондый хәлне күргәнем юк иде, бүген иртән көл очты”, – ди.

Башкаланың Таулык бистәсендә (Горки-1) яшәүче Татьяна Чапланова якын тирәдәге 5 катлы өйләр начар күренә башлады дип белдерде.

Иртәнге сәгатьләрдә эшкә баручылар арасында Казан өстендәге төтенне күреп: “Әллә болытлар куерып, яңгыр яварга җыена инде”, – дип куанучылар да булды.

Казанның Адоратский урамында яшәүчеләр тәрәзәләреннән төтен керүдән зарлана.

Күпләр моңа кадәр Казанда анда-монда төтен исе килгәнен әйткәләде, әмма шәһәрнең моның кадәр үк төтенгә батканы юк иде. Опера һәм балет театры яныннан элгәре аермачык күренеп торган Казан Кирмәненең Спас манарасы көндезге 12дә дә аксыл элпә белән капланган кебек.

Кечкенә янгын да зур зыян дигән карашта Казанның янгынга каршы көрәш гарнизоны башлыгы Рафаэль Мотыйгуллин. Кисәтүләргә карамастан, халык әле дә учак яга, табигатьтә шашлык ясый.

Дәрвишләр бистәсеннән ерак булмаган урманның януы Казанга зур куркыныч тудырган иде. Мотыйгуллин ул сүндерелде, ди. Шулай да Яшел Үзәннән ерак булмаган мари урманнары, районындагы урманнар яну сәбәпле дә Казан өстенә төтен килергә мөмкин.

Чирмешән һәм Тәтеш якларындагы урманнар да яна икән. 29 июльдә үк Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев республикадагы урманнарда 69 янгын чыкты, 138 гектар урман янды, дип белдергән иде.

Наил АЛАН

аzatliq.org

Чуашстанда яңа Президент

Чуашстан парламенты 28 июльдә чираттан тыш утырышында республикага куелган яңа Президентка ризалык бирде. Бу көнгә кадәр Чуашстан белән идарә иткән Николай Федоров үз урынына үз кешесен калдырды. Моңа белгечләр дә, гади халык та шикләнми. 2002 елдан бирле Чуашстан хөкүмәтендә министр булып торган Михаил Игнатьев – яңа Президент.

Николай Федоров Президентлыкка кадәр Русия хөкүмәтендә юстиция министры иде. 1993 елда, ул чактагы Русия Президенты Борис Ельцин сәясәте белән килешмәгәнлектән, вазифасыннан үз теләге белән китте. Шул ук елның көзендә, чынбарлыкта булган ирекле сайлауларда Чуашстанның беренче Президенты булып сайланды. 90нчы елларда ук Николай Федоров Русиянең демократия платформасында торган сәясәтчеләр тарафдары иде.

Аның демократик яссылыкта хәрәкәт итүе Путин хакимияте тулысынча урнашып беткәнче дәвам итте. Вакыт-вакыт ул Русия сәясәтенә каршы чыкты. Мәсәлән, 1996 елда беренче чечен сугышы вакытында ул үз фәрманы белән Чечняга Чуашстаннан бер солдат та җибәрмәү турында игълан итте. Вакытында бу фәрман шактый шау-шу тудырган иде.

Николай Федоровның демократик яссылыктагы белдерүләре шактый булды. 2000 елда ул бердәнбер сенатор буларак, Русиянең Михалков язган гимнын рәсмиләштерүгә каршы чыкты. Путин чорын исә болай дип бәяләде: “Хокукый дәүләттән мондый тоталитаризмга кинәт күчү тарихның соңгы елларында булмады”.

Федоров төбәк башлыклары арасында иң соңгы булып “Бердәм Русия”гә керде. Элегрәк ул бу фиркагә карата үзенең тискәре фикерен гел әйтеп килде. Ләкин ул хакимияттә кала бирде. Һәм менә Медведев-Путин чорында үз теләге белән президент булудан баш тартты. Күпләр Русиядәге “үз теләге белән китте” дигәнне нәрсә аңлатканын белә инде.

Федоров һәм Чуашстан

Чуашстан президенты, күршедәге нефтьле төбәкләргә ымлап, гел: “Без яңа технологияләр үзләштерергә тиеш, аларның байлыгы бар, безнең байлыгыбыз белем булачак”, – дия иде. Чыннан да, Чуашстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып интернетлашты. Бүген Чуашстанда мөрәҗәгать иткән кешегә һәр министр яки башка түрә үз кулы белән җавап яза. Һәр авыл, шәһәр, мәктәпнең интернет сәхифәсе бар. Бу – заманча технологиянең бер күрсәткече. Ә модель китапханәләр, сырхауханәләр – болары шулай ук Федоров җимешләре.

Чуашстан бай төбәк булмады. Баерга мөмкинлек тә юк. Шуңа күрә Николай Федоров кече эшмәкәрлекне алга сөрде. Бүген, мәсәлән, Казанда мәңге мөмкин булмаган эшне Чуашстанда эшләп була. Гади генә студентлар яки яшьләр, әйтик, Чабаксарда автобус бизнесына иркенләп кереп китә. Николай Федоровның иртә таңнан парик һәм күзлек киеп, кечкенә базарларны тикшерүе, һәр районда супер, гипермаркет кына түгел, базарлар да булырга тиешлеген ассызыклап йөрүе – халык телендә мәзәккә әйләнде.

Чуашстан парламенты гомер буена оппозицияле булды. Бүген дә Чуашстан парламентында коммунистлар да, “Жириновский” вәкилләре дә, “Гадел Русия” фиркасе дә үз фракциясен тота.

Федоров һәм

Чуаш милли зыялылары аерым сөйләшүләрдә Федоровтан беркайчан да риза булмады. 1993 елда президент итеп сайланганда, аның төп оппоненты да чуаш милли хәрәкәте идеологы Атнер Хузангай иде. Чуаш мәдәниятен тиешенчә күтәрә алмауда милләтчеләр аны гаепләде. Шуңа карамастан Федоров чорында чуаш теленең азмы-күпме дәрәҗәсе күтәрелде. Чуашстан татарлары Николай Федоровны яратты. Ул татар ихтыяҗына колак салды. Милли башлангычларга каршы чыкмады. Шулай да киләсе елда Шыгырданда узарга тиешле татар авыллары сабан туена каршы чыкты дип әйтеп була. Татарстан Президентына Федоровның хакимият башлыгы, төрле сәбәпләр белән аны уздыра алмыйбыз, дип җавап юллады. Әмма мәсьәлә ябылмады, бүген дә бу хакта сөйләшүләр алып барыла.

Федоров Казанда хокукчыга укыган. Шунда укытып та алган. Әмма, ни өчендер, ул Казанны яратмады. Бу сизелә иде. Күршеләрчә аралашмады, чакырулардан баш тартты. Миңнеханов Президент итеп сайлангач та, инаугурациягә килмәде. Халык, шаяртып, Казанда укыганда татарлар аны еш кимсеткән дип сөйләде.

Татарстанда Шәймиев чоры булган кебек, Чуашстанда Федоров чоры калдымы? Әйтүе авыр. Әмма Минтимер Шәймиевтан аермалы буларак, Федоров даими рәвештә демократик позициядә торды. Шуңа күрә ул үзенә милләт яки республика атасы дигән имидж ясарга омтылмады да.

Яңа Президент ни кылыр?

Чуашстанның яңа Президенты Федоровка тиңләшә алмас. Бары тик республикада гына үскән кадр, Мәскәү сәясәтендә кайнамаган, авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнгән Михаил Игнатьев аның кебек эшли алмаячак. Әмма аның артында барыбер Федоров торачак, ул аның кешесе. Игнатьев Президент вазифасына бик авыр чорда керә. Чөнки Чуашстанда корылык. Республиканың дистәләгән районында гадәттән тыш хәл. Игнатьев милли мәсьәләләргә никадәр игътибар бирер – әйтүе кыен. Әмма чуаш авылында туып үскән яңа Президент, һәрхәлдә, чуаш мәсьәләсенә каршы төшмәс. Игнатьевның республикада Президентлык сәясәте артында Федоровның шәүләсе даими күренеп торачак. Шуңа күрә Чуашстанда әллә ни зур үзгәрешләр көтелми.

Рәфис ҖӘМДИХАН

Универсиада корылмалары иминме?

Төзелүче гимнастика үзәгенең гөмбәзе ишелү хәбәреннән соң, 2013 елгы Универсиада корылмалары иминлеге мәсьәләсе калкып чыкты.

Гимнастика үзәге гөмбәзе җимерекләре астыннан чыгарылган 3 кеше ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ята. Аларның сөякләре сынган, тәне җәрәхәтләнгән. Төзелештә эшләгән тагын бер кеше “Ашыгыч ярдәм” машинасында вафат булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, төзелүче корылмада гөмбәзне тотып торган 6 корыч багана ишелеп төшкән. Бу бина башкалада Сыртланов урамында төзелә иде. Якын-тирәдә яшәүче кешеләр матбугатка: “Көндез дә эшлиләр, төннәрен дә йокы бирмиләр, кагалар, сугалар”, – дип зарланды.

Бу корылышта һәм башкаларында да эшләр зур тизлек белән алып барыла. Әле яңа гына Казанда 7 яңа бинаны файдалануга тапшырдылар. Алар ничек һәм нинди вакыт эчендә төзелгән? Төзелешкә акча озак килү сәбәпле, эштә тоткарлыклар туа. Аннан соң, корылмаларны тиешле вакытка өлгертер өчен, төзүчеләр көнен дә, төнен дә эшли. Кайбер бәйсез чыганаклар әйтүенчә, ашык-пошык эшләгәнгә, иминлек таләпләре, эшнең тәртибе, технологияләре бозылырга мөмкин.

– Бу проект хатасы, яки аны бозу, яки иминлек таләпләре үтәлмәү булырга мөмкин, – диде Татарстан прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты вәкиле.

Бу гимнастика үзәген һәм башка Универсиада проектларын бер үк төзелеш берләшмәсе алып бара. Аның вәкилләре аңлатма бирүдән баш тарта.

Зур тизлек белән алып барылган төзелешләрдә фаҗигале хәлләр элек тә булды. 2009 елның сентябрендә Универсиада авылында плитә төшкән иде, аның астында бер кеше калып үлде. Тагын бер корылмада торбалар эшләнгәндә казылган чокырның стеналары ишелде. Анда 18 яшьлек төзүче һәлак булды, тагын ике кеше яраланды.

Бикә ТИМЕРОВА

Кеше хокукларын яклаучы тоткарланган

27 июльдә Уфаның Октябрь Проспектында фатир төзергә акча кертеп, акчасы янган җәмәгатьчелекнең җыелышы булды. Анда катнашкан хокук яклаучы Альмира Жукованы наркополиция тоткарлаган, машинага җирдән өстерәп алып барып утырткан. Альмира Жукованың сәламәтлеге какшау сәбәпле, аңа ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар, ләкин наркополиция аны үткәрмәгән. Жукованы наркополиция кулына бирдермәс өчен тырышкан кайберәүләргә көч кулланылган. Альмира Жукова белән Сул фронт хәрәкәте башы Дмитрий Чувилин да тоткарланган. Алар икесе дә шул ук кичне иреккә чыгарылган.

Элегрәк Альмира Жукованың кызы Алинә Жукова да кулга алынган иде. Әнисе сүзләренә караганда, аның авызын каерып ачып, ике тешен сындырганнар, шул вакытта сумкасына наркотик ташлаганнар. Альмира Жукова моны үз эшчәнлеге “җимеше” дип исәпли. Эш шунда: ул наркополиция департаменты башлыгы Виталий Мартыновның улының рейдер һөҗүмнәре белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат туплаган.

Элегрәк тә Алинә Жукова шушы ук сценарий буенча кулга алынып, хөкем ителгән. Ләкин Русия Президенты каршындагы җәмәгатьчелек шурасы ярдәме белән ул иреккә чыгарылган булган.

Мөнир ВАФИН

Хәмитов Миңнехановны узды

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Интернетта үз блогын булдырды. Блог республика халкы белән аралашу, кискен мәсьәләләрне тикшерү, фикер һәм киңәш-табыш итешү өчен ачылды.

Татарстан Президенты та заманча технологияләрне яратса да, аның республика халкы белән аралашу өчен интернет блогы әлегә юк.

Саша ДОЛГОВ

Башкортстанда үзгәрешләр

Башкортстанның яңа Президенты вазифасына килүенә 10 көн үтүгә карамастан, үзгәрешләр җитәрлек. Рөстәм Хәмитов иң беренче фәрманы белән балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм аларның ярдәмчеләренең хезмәт хакын күтәрде. Инде килеп, мәгълүмат чаралары ”сәер саннар” белән халыкны аптырата.

Эш шунда: республиканың барлык мәгълүмат чаралары Башкортстанны чәчәк аткан төбәк дип атый иде. Рөстәм Хәмитов исә бөтенләй башка саннар ирештерде. Аның сүзләренчә, дүрт миллион халык яшәгән республика өчен еллык 80 миллиард сум казна – ул бик аз.

”10 миллионнан артык халык яшәгән Мәскәүнең еллык казнасы триллион сумнан артык”, – диде Президент. Ул шулай ук күләме буенча Башкортстанның Русия төбәкләре арасында 40нчы урында торуын әйтте. Республика халкының 40 %ы авылда яшәгәндә, алар өлешенә җитештерелгән азык-төлекнең 10%ы гына туры килә, диде.

Рөстәм Хәмитов халык белән аралашу дәрәҗәсен үстерү өчен, җәмәгатьчелек кабул итү урыннары оештыру турында фәрман бирде. Алар: Күмертау, Нефтекама, Октябрьск, Сибай, Учалы шәһәрләрендә һәм Дуван районында булачак.

Башкортстанда шулай ук татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышы узды. Анда 18 татар оешмасы җитәкчесе һәм вәкиле катнашты. Һәр оешма Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәр тексты әзерләп килгән.

Мәсәлән, Татар телле язучылар берлеге рәисе, профессор Рәиф Әмиров мондый тәкъдим әзерләгән:

“Татар театрлары эшчәнлеген җанландыру; театрларның татар районнарында чыгышын уздыру; Татарстан театрларын да Башкортстанга “үткәрү”; югары уку йортларында татар бүлекләрен кабат элекке дәрәҗәгә җиткерү; Татар телле язучылар берлеген казнадан финанслау; Татарстан белән Башкортстан арасында шартнамәне яңарту”.

Тәкъдимнәр арасында татар филармониясен оештыру, китап нәшриятында татар редакциясен булдыру, дәүләт телевидениесе һәм радиосында татар тапшырулары вакытын күбәйтү һәм башкалар. Әлеге тәкъдимнәрне берләштереп язу өчен, редакция төркеме төзелде.

Җыелышта министрлар эшчәнлеге дә тикшерелде. Иң каты сүзләр Мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев белән Мәгариф министры Зиннәт Аллаяров булды. Аларны вазифаларыннан алу тәкъдиме кертелде.

Мөнир ВАФИН

“Дон”да балалар сугышы: милли нәфрәтме?

“Дон” лагеренда чечен яшүсмерләре белән җирле төркем арасында чыккан каршылык шактый яңгыраш алды. Баштарак әлеге вәзгыятьне чеченнарга карата милли нәфрәткә бәйләсәләр, хәзер бары гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчылар.

Туапседагы “Дон” лагеренда булган хәлләр нигезендә җинаять эше ачылды. монда катнашкан дип шикләнелгән 7 кешене тоткарлаган. Аларның барысы да җирле кешеләр.

Рәсми мәгълүматларга караганда, алар һәм Грозныйдагы яшүсмерләр арасындагы каршылыкларда 9 кеше зыян күргән. Шуларның алтысы – Чечнядан, икесе җирле халык һәм лагерь урынбасары Борис Усольцев.

Әлеге хәлләрдән соң яңа чуалышлардан куркып лагерьдә ял итүче чеченнарның барысы да кайтарып җибәрелгән. Шулай ук яраланган яшүсмерләр дә Чечня Республикасы хастаханәләренә озатылган.

Кранснодар крае эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат һәм иҗтимагый бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Игорь Желябин сүзләренчә, бары милициянең үз вакытында килүе генә моның зур канкоеш белән бетүеннән саклап калган. Чөнки низаг урынына үзләренекенә ярдәмгә дип, бер җирле төркем, ә икенче яктан Лазарев районыннан чечен якташлары кузгалган булган.

Желябин хәзерге вакытта “Бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган хулиганлык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганын әйтә һәм булган хәлләргә рәсми карашны белдерә.

Сүз аркылы сүз чыгып…

“Дон” сәламәтләндерү лагеренда ял итүче Чечнядан өч яшүсмер (1996, 1994 һәм 1998 елгылар) Ростов өлкәсеннән булган балалар бүлегенә килеп, 1996 елгы кыз белән танышырга теләгән. Күрәсең, бу кызга аларның сөйләшүе ошамаган һәм ул бу хакта чеченнарның үзләренә әйткән. Егетләр исә моңа мыскыллы җавап кайтарган. Әлеге сүз куертуны лагерь директоры урынбасары Усольцев күзәткән. Ул егетләрдән тыныч кына моннан китүләрен сораган. Яшүсмерләр исә бу аның эше түгеллеген һәм кайчан китәселәре килсә, шунда китәчәкләрен әйткән”, – ди ул.

Желябин әйтүенчә, шуннан әлеге сөйләшү бер-береңә каршы кул күтәрүгә барып җиткән. Шуңа җинаять эше хулиганлык нигезендә ачылган. Әгәр күпләр монда милләтара нәфрәт хөкем сөргән дисә дә, эчке эшләр идарәсе вәкиле моны кире кага.

Чечня Президентының матбугат сәркатибе Альви Кәримов та милләтара күралмаучанлык сәбәп булуы белән килешми.

Аның фикеренчә, лагерьнең җитәкче урынбасары хәлне җайлысы урынга, куертып кына җибәргән. Ул шулай ук Чечня Президенты Рамзан Кадыйровның Ростов, Чуашстан һәм Омск тәрбиячеләренең җирле кешеләр килгәндә чечен балаларын үзләренеке араларына качыруын һәм шуның нигезендә аларны саклап калуын бик мәрхәмәтле гамәл дип атавын әйтте.

Лагерь җитәкчелегенең: “Әлеге чуалышларны Чечнядан булган балалар китереп чыгарды”, – дигән фикере белән Кәримов һич кенә дә килешми.

“Чөнки балаларның бер-икесе генә түгел, ә барысы да Усольцевның айнык булмавын әйтте. Ни өчен әлеге чуалышларда катнашу өчен ул җирле төркемнәрне монда чакырткан. Ул бит лагерь җитәкчесе”, – ди ул.

Һәр якның үз карашы

Моннан тыш, Чечен җитәкчеләре Усольцев яшүсмеләрне милли нигездә дә кимсеткән дип бара. Чечнядагы кеше хокуклары вәкиле Нурди Нухаҗиев Русия Президенты Дмитрий Медведевка ачык хат әзерли. Ул Краснодар крае губернаторы Александр Ткачевка төбәктә кеше хокуклары бозылуына һәм милләт нигезендә кимсетүләргә дәгъва белдерә. Шулай ук Нухаҗиев балаларны һәм аларны озата барган тәрбиячеләрнең кыйналуы эше нигезендә Русия һәм Көньяк федераль бүлгесе прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Ткачев исә үзенә белдерелгән дәгъваларны кире какты. Ул милиция китергән дәлилләр белән килешүен һәм әлеге хәлнең бернинди дә милләтара низаг түгел, ә бары гади хулиганлык булуы белән килешүен әйтте.

Чеченнарны яратмаумы?

Гелендҗиктан журналист Яна Сахарова ел саен диңгез буендагы курорт бистәләрендә чеченнар катнашында ниндидер каршылыклар чыгуын һәм ял итүчеләрне шәхси йортларына урнаштыручылар чечен номеры булган машиналарны үзләренә алмаска тырышуын сөйли.

Туапсе лагерендагы хәлләр нәкъ Ингушта “Терек” чечен футбол такымы җанатарларына һөҗүм белән бервакытка туры килде. Кайберәүләр исә Русиядә кабат чеченнарга каршы нәфрәт башланды дип саный. Әмма “Сова” үзәгенең башкарма җитәкчесе Галина Кожевникова моның белән килешми. Ул әлеге хәлләр бер-берсе белән һич кенә дә бәйле булмавын әйтә.
Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии