- 07.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №30 (4 август)
- Рубрика: Архив
АКШтагы Мэриленд университетының янгыннар күзәтү системасы ярдәмендә Yandeх ширкәте аша республикадагы янгыннарны ачыкларга мөмкин. “Азатлык” хәбәренә караганда, 3 августта 12 сәгатькә Татарстанда ике урында уртача куркынычлыктагы янгын булуы күренгән.
Актаныш районы Карт авылында яшәүче Әлфирә Фәтхетдинова да Татар Суксуы авылыннан 4 чакрым ераклыктагы Көләгеш сазлыклары януын раслады. Элек печәнлекләр янган, хәзер торфка да ут капкан. Татар Суксуы һәм Карт авылларында яшәүче халык айга якын төтеннән интегә икән.
Иярченнән алынган мәгълүматларга караганда, Бөлгелмәдән 18 чакрым ераклыкта, Актүбә белән Карабаш уртасындагы Бирючевка авылыннан 2 чакрым җирдә янгын очрагы күренгән. Ә 2 августта төш вакытында Кайбыч районындагы Борындык авылыннан 7 чакрым ераклыкта янгын очрагы теркәлгән. Районның гадәттән тыш хәлләр хезмәте әйтүенчә, Куланга станциясеннән ерак түгел утыртылган агачлыкта корыган үлән яна башлаган.
Тольяттида 200 гектар урман янган
Ул шәһәр яны урманнары. Янгын инде сүндерелгән. Урманнарда урнашкан җәйге ял итү урыннары һәм санаторийлардагы кешеләр ашыгыч рәвештә өйләренә кайтарылган.
Русиянең кайбер төбәкләрендә эсселек аркасында килеп чыккан янгыннарны сүндереп булмый. Мәскәү астындагы торф ятмаларындагы янгын төтене яңадан Русия башкаласын томалап алды.
Уңышсыз урак
“Татарстанда бөртекле культуралар 94 процент мәйданда җыеп алынган. Республикада уңыш гектарыннан уртача 10 центнер тәшкил итә”, – дип хәбәр итә “Татар-информ”. Республиканың 24 район аграрийлары бөртекле культураларны урып-җыю эшен тулысынча төгәлләде. Калган районнарда да урак төгәлләнү алдында. Авыл хафада. Әгәр узган ел 5 миллион тоннага якын ашлык җыеп алынса, бүген урып-җыю ахырына якынлашып килгәндә, ул нибары 602,2 мең тонна тәшкил итә.
Иген хәстәрен күрегез
Белгечләр әйтүенчә, озакламый Русиядә 3нче класслы бодайның тоннасы 9 мең сумга җитәргә мөмкин. Хәзер ул уртача 5 мең сум чамасы. Ике атна эчендә бөртекләр 40 процентка кыйммәтләнгән. Русия игенчелек берлеге хөкүмәтне кичекмәстән чаралар күрергә чакыра. Аның җитәкчелеге фикеренчә, иген бәясе арту – халыкның паникага бирелүе һәм спекулянтларның кешеләрне өркетүе нәтиҗәсе. Икенче икмәк – бәрәңгегә килсәк, быел аны 80 процентка кимрәк җыеп алачакбыз, дип фаразлый галимнәр.
Сөт – алтын бәясеннән…
Татарстанда июльнең соңгы көннәрендә сөт продуктлары кыйммәтләнде. “Вамин-Татарстан” кефир, май, сөт хакларын – 5, йогырт кебек башка әзер продукциягә бәяне 10 процентка арттырып куйды. “Вамин”да мондый хәлне терлек азыгы җитмәү белән аңлаталар. Бу очракта сатып алу түгел, ни өчен әзер товар кыйммәтләнү генә аңлашылып бетми. Чөнки заводларда печән ашамыйлар ич, ул хуҗалыклардагы терлеккә кирәк…
Бер йотым су!
Татарстанның барлык районнарының яртысында эчә торган су җитми. Цистерналар белән авылларга китереп өлгерә алмыйлар. Бу инешләр, чишмәләр корып бетү белән аңлатыла. “Көненә республикада 25 мең кубометр суга кытлык”, – ди белгечләр. Куйбышев сусаклагычы тирәнлеге көн саен 5 сантиметрга кими.
Америка гаеплеме?
Заманында хәрби синоптик булып эшләгән отставкадагы капитан Николай Караваев моңарчы күрелмәгән эсселектә Кушма Штатларны гаепләде. Ул белдергәнчә, Русиягә эсселекне әмрикәннәр космостагы лазерлар ярдәмендә җибәргән. Эксперт ышандырганча, Вашингтон яңа корал сынаганга, безнең ил халкы эсселектән интегә.
Вәхшилек
Башкаланың Мәскәү район судында Азәрбайҗаннан килгән гаепләнүче эше карала. Ул тагын берничә танышы белән Казан халкына һөҗүм итеп талауда гаепләнә. Беренче очракта әлеге бәндә балта һәм пычак белән янап, 11 яшьлек баладан 100 сум акча талап ала. Соңрак яшь сабыйлары белән өйдә утыручы ханымның фатирына бәреп кереп, 31 мең сумлык мал-мөлкәт алып чыгалар.
Тагын кыйммәтләнә
Русия хөкүмәте шәһәр фатирларында яшәүчеләрдән су, җылылык һәм электр энергиясен хисаплау җайланмалары урнаштыруны таләп итә. Гадәттәгечә, түләүне күтәрү белән. Яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр сезнең өйдә хисап приборы юк икән, киләсе елдан коммуналь хезмәтләр өчен – ике, 2012 елдан дүрт тапкыр күбрәк түләячәксез. Утка-суга өч ай түләнмәсә, фатирларны алардан өзәчәкләр. Моңарчы ярты ел буе түләмәгәч кенә катгый чаралар кулланырга ярый иде.
АвтоВАЗ туктады
Чыдап булмаслык эсселек аркасында Тольяттидагы АвтоВАЗ заводы конвейерын туктатты. Мондый шартларда кешеләр дә, техника да эшли алмый икән. Конвейер 26 миллионынчы “Лада” машинасын ясап чыгаруга бераз гына түзә алмаган. Ә менә “КамАЗ” августта планлы каникулда. Җитәкчелек карары белән берничә ел рәттән бар хезмәткәрләр бер ай ялга җибәрелә.
Монда да алдынгылар…
Татарстан коррупциягә шикаятьләр белдерү буенча Русиядәге өч алдынгы төбәк исемлегенә керде. Адвокатлар берлеге әзерләгән хисаптан күренгәнчә, беренче урында – Мәскәү, аннан Мәскәү өлкәсе һәм өченче урында безнең республика икән. Дөрес, Мәскәүдә барлык шикаятьләрнең 33,1 проценты теркәлсә, безгә 3,4 проценты гына туры килә.
Мэрия бүләге
Казанда август аенда чыгыш ясарга тиешле Дю Солей циркына билет бәяләре очсызланды. Элек ул өч мең сумнан артса, хәзер 2500 сум. Бәяне Казан мэриясе ярдәме белән төшергәннәр. Оештыручылар әйтүенчә, билетлар саны чикләнгән. Ләкин болай очсызлану, киресенчә, аларның сатылмавы белән аңлатыла диючеләр дә бар. Тамашаны ВИП урыннарда утырып хозурланырга ниятләүчеләр исә бер кешегә 9000 мең сум чыгарып салырга тиеш.
Мәгълүмат бирүчеләр алышына
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов башкорт телевидениесе җитәкчесен алыштырды. Хәзер чират «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы мөдиренә, диләр. Ул «Башинформ» мәгълүматларын «мәгънәсез сүз куерту» дип бәяләгән.
Русиядә кандала үрчи
Русиялеләр серле рәвештә юкка чыккан йорт тараканнарыннан башка тынычлап озак яши алмады. Мәскәүдә фатирларда, тулай торакларда, больницаларда бүген кандала үрчи. Мәскәү шәһәре дезинфекция үзәге баш табибы урынбасары Наталья Лованук сүзләренчә, хәл торган саен киеренкеләнә. Социаль проблемалар, кешеләрнең авыр яшәү шартлары хәлне тагын да кискенләштерә.
Кандала караңгы, җылы урыннарны үз итә. Җиһаз ярыкларында, киемдә һәм урын-җирдә посып ята. Төнлә ауга чыга. Ул кеше һәм хайваннар каны белән туклана. Аны механик һәм химик ысуллар белән юкка чыгару кыен. Популяр булган дихлофос һәм башка препаратлар аларны үтерми. Бөҗәкләрне юк итү өчен, бөтен бинаны, йортны карбофос яисә башка көчле препарат белән эшкәртергә кирәк. Шул чагында гына аннан котылып була.
Комментарии