Матбугат батмаска тырыша

1 июльдән басмалары яңа тираж белән чыкты. Укучылар саны бераз кимүен журналистлар финанс кризистан бигрәк, кешеләрнең рухи кризиста булуына бәйли.

Бу юлы матбугатына язылучылар саны кимиячәген алдан ук фаразлаган иделәр. Берәүләр моны җәйгә сылтаса, икенчеләр тираж кимү сәбәбен финанс кризистан күрде.

1 июльдә газета-журналлар алдагы яртыеллыкта булачак тиражын игълан итте. Үзгәрешләр күп түгел, шулай да бар. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” газетасы элеккечә 16 меңгә якын укучы җыя алган. “Шәһри ” басмасы тиражын – 7 мең, “Республика Татарстан” 26 мең данә дип күрсәткән. Казанның иң танылган басмаларының берсе “Вечерняя Казань” тиражы исә 32 меңнән 28 меңгә төшкән.

Республикада чыгучы хосусый басмалар тиражы зарланырлык түгел. Соңгы елларда бу газета-журналлар дәүләт басмаларына караганда да күбрәк укучыны җәлеп итә ала. Мәсәлән, “Безнең гәҗит” басмасы. Аның бүгенге тиражы 21720 данә. Газетаның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов сүзләренчә, җәй көннәрендә тираж арту – аның өчен көтелмәгән хәл. “Тиражыбыз кышкы тираж белән чагыштырганда 700-800 данәгә генә артса да сөенәбез. Чөнки җәй көне тираж кимү – гадәти күренеш. Шуңа күрә бу арту безнең өчен бик бәһале”, – ди Фәйзрахманов.

Матбугатның бүгенге хәленә килгәндә, Фәйзрахманов фикеренчә, эшләр бал да май түгел. Кризис та нык йогынты ясый. Халык аның тәэсирен әлегә ныклап сизмәсә дә, журналистлар күп шаулагач, куркып, киләчәген уйлый: “Тукта, кризис диләр бит әле, газетага язылудан тыелып торыйм”, – дип фикер йөртә. Финанс кризисы ул – килә дә китә торган күренеш. “Басмалар өчен иң куркынычы исә, матди кризис түгел, ә укучыларның рухи кризисы”, – ди Илфат Фәйзрахманов. “Хәзер газета укучы кешеләр кими бара. Куркынычрак булган рухи кризистан сакланырга иде. Кызганычка, аны туктатып булмый. Элек кеше 10-15 газетага язылса, хәзер инде сайланып, берне генә алдыра. Укучының әзәюендә матбугат чараларының да гаебе бар. Җыелышларда кайбер журналистлар: “Нишләп безне укымыйсыз? Газета-журнал укырга кирәк”, – дип халыкка орышып, дорфа тонда эндәшә. Әмма басмалар үзләре дә тырышырга тиеш. Иң элек журналистлар кешене җәлеп итә алырлык, таяныч булырлык газета чыгарсын. Аннан соң халык аны үзе күреп укый башлаячак”, – ди Фәйзрахманов.

Газета-журналлар тиражын арттыру өчен матбугатка мәҗбүри яздыртуны да бетерергә кирәк, ди журналист. “Газетага мәҗбүри яздыру кешедә протест хисе тудыра, дип уйлыйм. Һәм ул аны укымыйча, тотып кына ыргыта, дип беләм. Димәк, мәҗбүри яздыру белән шөгыльләнүче басма үзенә кабер казыган кебек килеп чыга”, – ди Фәйзрахманов.

“Узган яртыеллыктагы тиражны саклап кала алдык. Әмма хикмәт аны саклап калуда түгел, ә арттыруда иде. Минемчә, бу эштә совет почтасына гына таянып ятып булмый. Почтальон күбрәк укучы яздырыр дигән өметне җуйдык инде. Бүген иң мөһиме – кешегә мөмкин кадәр күбрәк якынаю. Чөнки нинди генә яхшы басма чыгарсаң да, аны сата белмисең икән, үзеңә генә үпкәләргә кала. Шуңа күрә үзебез җитештергән продуктны кешегә җиткерергә өйрәнергә тиешбез. Моны башкарып чыгуы авыр, әмма бу эшкә тотыначагыбызны өздереп әйтә алам”, – ди “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

Тиражлар кимемәсә дә, белгечләр борчылу хисе белдерә. Алар фикеренчә, газетада бирелгән тираж саны формаль рәвештә генә күрсәтелергә мөмкин. Әмма “чирен яшергән – үлгән” дигән халык мәкален искә алып, бу очракта матбугат җитәкчеләре үз-үзләренә начаррак кына ясый, ди алар.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

БДИ: татарлар Европа судына шикаять әзерли

Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирүгә каршы шикаятьне Югары судының кассация коллегиясе кире какты. Мөрәҗәгать Страсбургка җибәреләчәк.

Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко сүзләренчә, БДИны Русиядә 900 мең укучы тапшырган. Һәм шуның бары 2 меңнән артыгы гына 100 балл җыйган. Ягъни югары күрсәткечләргә ия булган. Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлаучы 30 мең укучы быел таныклык алмаячак, чөнки алар сынауларны уза алмаган.

Русия Президенты исә шулкадәр укучының таныклык алмавында борчылыр сәбәп юк дип саный. Алар әлегә техникум яки һөнәри мәктәпләрдә укып торачак, ә киләсе елга сынауларны кабат тапшырып карый алачак.

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 9,5% укучы бирә алмаган. Ягъни һәрбер унынчы бала югары уку йортына кереп укырга сәләтле түгел булып чыга. Алар арасында татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның да күп булуы ихтимал. Чөнки быелдан Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханны бары урысча гына бирергә рөхсәт итә торган карар кабул итте. Һәм 11 ел дәвамында татарча белем алган укучылар авыр хәлдә калды.

Казан шәһәренең икенче гимназиясендә баласын укытучы Аида Камалова бу карарга канәгатьсезлек белдереп, судка шикаять иткән иде. Ана кеше әйтүенчә, имтиханны урысча гына бирдерү аның кызының хокукларын боза. Чөнки татар балалары чынлыкта ике бирергә тиеш була. Берсе – төп сынау, ә икенчесе биремнәрне татарчадан-урысчага тәрҗемә итү.

Пәнҗешәмбедә Русия Югары судының гражданнар эшләре кассация коллегиясе Камалованың бу шикаятен кире какты. Русия Мәгариф министрлыгы вәкиле судта белдерүенчә, дәүләт уку стандарты нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучылары урысча аралаша һәм туган телдән урысчага тәрҗемә итә белергә тиеш.

Суд утырышларында катнашкан Казанның икенче гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, хәзер тик кенә утырырга ярамый. «Кичекмәстән “түгәрәк өстәл” артында, шушы суд карарларын анализлап, алдагы адымнарны билгеләү турында сөйләшергә кирәк», – диде ул.

Русиядә бу мәсьәләдә уңышка ирешүгә шикләнгәнгә, күрәсең, Камалованың мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Игорь Аверьянов киләчәктә шикаять кире кагылса, Старсбургка мөрәҗәгать итәчәкбез, дигән иде. Җомга көнне Аверьянов «Азатлык»ка Европа судына шикаятьнең әзерләнүен әйтте.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Кырым татарлары геноциды тикшерелә

Украина иминлек хезмәте Кырым татарларын сөргенгә канунсыз җибәрү дәлилләрен барлауга кереште. Кырым татарлары милли мәҗлесе бу хәлгә уңай караш белдерде.

Украина Президенты Виктор Ющенко генераль прокуратура һәм иминлек хезмәтенә 1944 елны Кырымда яшәгән татар һәм башка халыкларны сөргенгә канунсыз сөрү өлкәсендә җинаять эшен кузгату өчен, тикшерүләр уздырырга йөкләмә бирде. Кырым-татар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев бу мәсьәләнең элек күтәрелгәнен әйтә. “Берничә ел элек Милли мәҗлес корылтаенда Украина җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне карауны һәм 1944 елны кылган җинаятьне геноцид дип тануны сорап мөрәҗәгать иттек. Мин хәзерге карарны бик дөрес дип саныйм һәм без нәтиҗәләр көтәбез”, – диде ул.

Кырым татарларының сөргенгә җибәрелүе күпләргә мәгълүм булса да, аңа хокукый бәя әлегәчә бирелмәгән. Һәм Җәмилев сүзләренчә, тикшерү уздыру төрле бәхәсләргә нокта куярга ярдәм итәчәк. “Бу, әлбәттә, әхлакый әһәмияткә генә ия, чөнки геноцидта гаеплеләр инде исән түгел. Әмма Русия элекке дәүләтнең дәвамчысы булып санала. Шуңа ул ниндидер җавап тотарга тиеш. Әмма бу иң мөһиме түгел”, – ди ул. Кырым-татар милли мәҗлесе рәисе сүзләренчә, бүген сәяси хәлгә үзгәреш кертү әһәмиятле. Чөнки бу җинаять турында каршылыклы фикерләр күп. Басмаларда Кырым татарларына каршы шовинистик рухтагы шактый гына язмалар дөнья күрә. Һәм судның әлеге хәлне җинаять дип раславы инде карашның яхшы якка үзгәрүенә китерәчәк, дип саный Җәмилев.

Кырым татарлары элекке КГБ документларыннан сер тамгасы алынып, аларның интернетка куелуын сорый. Украина иминлек хезмәте вәкилләре барлык документлар репрессиядән зыян күргән туганнарына биреләчәген вәгъдә итә.

ИҢ МӨҺИМЕ – ҖИР МӘСЬӘЛӘСЕ

Алар үзләренең элеккеге җирен кайтарып бирүне таләп итә. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүне үз өстенә “Авдет” оешмасы алган иде. Ике ай элек чамасы аның вәкилләре Киев хөкүмәт бинасы каршында пикет оештырды һәм соңыннан ул ачлык игълан итү белән дәвам итте.

Әлегә кадәр җир мәсьәләсе белән генә шөгыльләнеп килгән әлеге иҗтимагый оешма соңгы вакытта сәяси мәгънәдәге белдерүләр дә ясый башлады. “Авдет”ның вәкиле Ринат Шәймәрданов Кырым татарлары хокуклары бозылуына дәгъва белдереп, Европа берлеге һәм БМОга мөрәҗәгать итәргә җыенуларын әйтте. “Әгәр Украина кырым татарлары проблемаларын әллә ни зурга санамаса, Кырым татарлары проблемасы Украина өчен төп мәсьәләгә әйләнәчәк. Без Украинага Европа берлегенә керү юлын ябачакбыз”, – диде ул. Кырым-татар милли мәҗлесе белән каршылыкта булмаса да, “Авдет” оешмасы ниндидер чаралар уздырганда алар белән артык киңәшләшеп тормый. Аның тамыр башы кайда барып тоташканы да – билгесез.

УКРАИН ҺӘМ УРЫСЛАРНЫҢ КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫНА КАРАШЫ ТӨРЛЕ

1944 елда Сталин 200 мең Кырым татарын Үзбәкстанга сөргенгә җибәрергә куша. Совет җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, беренче елларда ук аларның 25%ы үлә. Ә Кырым татарлары үзләре 46% үлде, дип бара. Кырым татарлары яшәгән җирләргә урыс халкы китереп урнаштырыла. Кырымның РСФСРдагы автоном статусы да 1944 елда алына һәм ул 1991 елда гына кайтарыла.

Украинада совет хакимияте җинаятьләрен чагылдырган КГБ документлары серләрен 1990 елларда ачарга рөхсәт ителә. Русиядә, киресенчә, документлар сакланган архивларга керү әле дә катгый тыела.

Ландыш ХАРРАСОВА

azatliq.org

Омскида татар солдатлары ничек яши?

Хәрби хезмәткә язын алынган солдатларның ант бирү тантаналары бара. Мондый тантана Омскиның 83008нче тимер юл хәрбиләре бүлегендә дә узды.

Ә татар-башкорт егетләре хезмәт итүче кайбер хәрби бүлекләр белән Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте арасында элемтәләр күптән урнашкан. Әлеге хәрби бүлеккә Татарстан Республикасыннан 45 яшь солдат алынган. Ант бирү тантанасында мөхтәрият активы белән яшь мулла, Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов та катнашты.

Штаб башлыгы майор Мудрук сүзләренчә, бу көнне 83008нче хәрби бүлектә 121 яшь солдат ант кабул иткән. Аларның 16сы мөселман өммәтеннән иде.

Яшь солдатларны тәбрикләп, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре, правослау һәм мөселман дин әһелләре, Омск иҗтимагый оешмасы “Солдат ата-аналары берлеге”, шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте рәисләре һәм башкалар чыгыш ясады. Шунысы күркәм булды: Омск-Тара епархиясе вәкиле Георгий атакай һәм Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов солдатларга сөйләде, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Соңыннан “Солдат ата-аналары берлеге” рәисе Любовь Лобова тырышлыгы белән әзерләнгән чәй өстәле артында мөселман өммәтеннән булган солдатлар белән аралашырга да мөмкинлек булды. Татар егетләренә бирелгән беренче сорау солдатларның үзара нинди мөгамәләдә булулары, командованиенең аларга булган карашы турында иде.

Әле генә ант кабул иткән татар егетләре Раил һәм Руслан да, Башкортстан егете Владик та хәрби хезмәткә өйрәнүләре, татар-башкортларның үзара аралашып, ярдәмләшеп торуы хакында сөйләде. Хәрби бүлекнең алкапкасы янында безне елмаеп каршылаучы һәм озатып калучы егет – Алмаз Нуретдинов та Казанның үзеннән булып чыкты. Ул биредә инде 8 ай хезмәт итә икән. Алмаз да бу хәрби бүлектә тәртипнең яхшы, тыныч хезмәт итү өчен бар мөмкинлекләр булуы хакында сөйләде.

Менә шундый мәгънәле чара булды Омскиның 83008нче хәрби бүлегендә. Алдагы якшәмбедә шундый ук ант бирү тантанасы Омскиның 242нче хәрби өйрәнүләр бүлегендә булачак. Анда да шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре һәм Закир хәзрәт катнашачак дип көтелә.

Розалия САЙГАНОВА

Казинолар бетмәгән

1 июльдән Русиядәге барлык казинолар үз эшен туктатырга тиеш. Шул исәптән Татарстанның Кама Аланы бистәсендәге уен шәһәрчеге дә.

Бу көннәрдә күп уен үзәкләре ябыла. Мәскәүдә иң озак эшләгән «Метелица» казиносы ишегенә ике язу эленгән: «16 ел буена ышанганыгыз өчен рәхмәт» һәм «Әлеге урын арендага бирелә».

РУСИЯ ЛАС-ВЕГАСЫ БУШ

2006 елда Русия Президенты булган Владимир казиноларны чикли торган канун тәкъдим итте. Һәм 2009 елның 1 июленнән уен үзәкләре бары дүрт урында гына калачагы мәгълүм булды: Ерак Көнчыгыш, Алтай крае, Калининград һәм илнең көньягында – Азов диңгезе янында.

Русиянең Лас-Вегасы булачак диелгән әлеге җирләр хәзергә буш. Дистә елдан артык казинолар тотучы «Storm International» ширкәте җитәкчесе Майл Боеттчер моның тиз генә эшләп китәчәгенә ышанмый. «1,5-2 елда юл, су, халык булмаган җирдә дүрт Лас-Вегас төземәкче иделәр. Әмма бу чынга ашмас эш, хәтта ки идеясе бик яхшы булса да», – ди ул.

Боеттчерның Русиядәге ширкәтендә 6 меңләп кеше эшләгән. Гомумән, яңа канун гамәлгә кергәч, уен үзәкләрендә хезмәт итүче ярты миллионга якын кеше эшсез калачак.

ТАТ-ВЕГАСНЫҢ ГОМЕРЕ КЫСКА БУЛДЫ

Әлеге проблема Татарстанны да читләтеп узмас. 2006 елның апрелендә Кама Аланында уен шәһәрчеге төзелгән иде. Әмма хәзер үзәкне ябу меңләгән кешене эшсез калдырачак. Өстәвенә, белгечләр бу бизнесның республика казнасына дистә миллион сум салым китергәнен дә искә ала.

Әлбәттә, уен автоматларыннан зыян күрүчеләрне яңа канун сөендерде генә. Чөнки анда оттырып фатирсыз, бөтенләй мөлкәтсез калган кешеләр бар. Ә күпме таркалды!

ИСЕМЕ ҺӘМ ҖИСЕМЕ

Уен бизнесы түрәләре исә соңгы көнгә кадәр канун кичектерелер дип өметләнде. Әмма Русия Президенты Дмитрий Медведев чигенмәде.

Ләкин бүген федераль канунның уен бизнесына кагылышлы маддәләре бик зәгыйфь һәм аларны җиңел генә урап узып була. Яңа канун гамәлгә кергәч тә, күп кенә уен үзәкләре интернет-кафе, лотерея клубы исеме астында эшләүгә күчәргә мөмкин. Инде андый үрнәкләр җитәрлек.

Ландыш ХАРРАСОВА

Медведев кемнән үрнәк ала?

Русия Президенты Дмитрий Медведев күпмилләтле дәүләттә тынычлык урнаштыру мәсьәләсен уңышлы хәл иткән дәүләтләр арасында һәм АКШны атады.

Шимбә көнне Дмитрий Медведев Борвиха утарында Селигер форумында катнашучы бер төркем яшьләр белән очрашты.

Элек яшьләр белән элеккеге Президент Владимир Путин очраша иде. Форумда хәзер ике җитәкчене дә күтәрәләр. Аларның рәсемнәре һәм әйткән сүзләре зур стендка куелган. Шимбә көнне булган турыдан-туры элемтәдә сәхнәнең сул ягында Дмитрий Медведев фикере, уң якта Владимир Путин сүзләре эленде. Дмитрий Медведев яшьләр белән очрашуда берничә белдерү ясады һәм аларның чыгышларын тыңлады. “Русия һәркем өчен” иҗтимагый оешма вәкиле милләтара низаглар мәсьәләсен күтәрде. Ул Президентка яшьләр арасында бар милләтләргә хөрмәт тәрбияләү юнәлешендә нинди чараларның үткәрелүен сөйләде.

Бер актив кыз мәктәпләрдә беренче сентябрьдә «Тынычлык дәресләрендә» милләтара татулык турында сөйли башлау турында тәкъдим кертте. Д. Медведев бу идеяне яклап чыкты. “Милләтара низаглар, ксенофобия Русиядә соңгы елларда барлыкка килде. Советлар Берлеге заманында башка бик күп проблемалар булса да, ксенофобия, милләтчелек проблемасы юк иде. Хәзер хәлләр катлауланды, илдә милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияле итеп төзү өчен эшләргә кирәк”, – диде Медведев. Үрнәк алырлык мисал итеп “американ милләте” өчен каркас төзегән АКШны атады.

Бикә ТИМЕРОВА

Рәхимов уңышсызлыгының сәбәбе

Радий Хәбиров җәнҗал белән Мәскәүгә эшкә күчкәннән соң, Башкортстан Президенты үзе җәнҗаллар чыганагына әйләнде. Рәхимовның киңәшчеләре моны хәзерге аппарат җитәкчесе Азамат Сәгыйтовның булдыксызлыгы белән аңлата.

Башкортстан Президенты даирәсе Радий Хәбировны төрле җинаятьләр кылуда гаепләргә маташса да, килеп чыкмаган иде. Нәтиҗәдә, Хәбиров Мортаза Рәхимов белән алышта җиңеп чыгучы булып калды: ул тулысынча гаепсез дип танылды һәм, алай гына да түгел, Кремльгә зур урынга эшкә алынды. 2008 елның 21 июлендә Радий Хәбировтан соң бушаган урынга (ул 2008 елның 5 июлендә эшеннән алынды) моңа хәтле Уфаның Киров районы башлыгы булып эшләгән Азамат Сәгыйтов тәгаенләнде. Әмма Азамат Сәгыйтовның зур түрәлек гомере кыска булды. Башкортстан Президенты хакимиятен ул җитәкләгән чорда Мортаза Рәхимовка гел уңышсызлыклар юлдаш булды: Башкортстан Президентын даими рәвештә федераль мәгълүмат чараларында, бигрәк тә телевидениедә тәпәли башладылар, аның төрле җинаятьләр кылуга катнашы барлыгына ишарә ясаулар китте, Башкортстанда урнашкан федераль учреждениеләр башына Мәскәү турыдан-туры, Башкортстан җитәкчелеге ихтыярына каршы килеп үз кешеләрен куя башлады, Рәхимовлар контролендә дип исәпләнгән ягулык-энергетика комплексы да мәскәүлеләр кулына күчте. Җитмәсә, Мортаза Рәхимовны үз урынына Президент кәнәфиендә үз кешесен калдыру өметеннән мәхрүм иттеләр. Нәтиҗәдә, ачуы кабарган Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетасына махсус интервью биреп, федераль хакимиятне, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеген каты тәнкыйть утына тотты. Элек, кагыйдә буларак, Рәхимовның сөйләгәннәрен хакимият белгечләре “тарый”, шомарта торган булган. Бу юлы исә ничек бар, шулай киткән. Зур җәнҗал купты. Хәтта Рәхимовны эшеннән куалар дигән сүзләр таралды. Әлегә Рәхимов урынында кала алды. Әмма инде элекке Рәхимов булып түгел, ә чыгырыннан чыккан оппозиционер сыйфатында.

Әлеге уңышсызлык, җиңелүләрнең корбаны итеп хакимият башлыгы Азамат Сәгыйтов “тәгаенләнгән”. Шушы елның 9 апрелендә үк Мортаза Рәхимов республиканың кала һәм район башлыклары алдында Сәгыйтовны утлы табага бастырып, әшәке сүзләр дә кулланып, эт итеп сүккән. Һәм 6 июньдә указ нигезендә ул эшеннән бушатылды. Бер ай чамасы баш ватканнан соң, башкорт Азамат Сәгыйтов урынына, урыс, Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимовка якын исәпләнгән, “Башкирэнерго” компаниясе җитәкчесе Николай Курапов куелды. Кайбер белгечләр, Радий Хәбиров чорында Башкортстан Президенты хакимиятендә эшләгән Урал Хәсәнов, Кураповны өскә күтәреп, Мортаза Рәхимов, әлеге дә баягы, варис мәсьәләсен үз файдасына чишәргә тели, ди. Аның раславынча, Рәхимовларның баштагы кандидатурасы – премьер-министр Раил Сарбаевны Кремльдә өнәмәгәннәре ачыклангач һәм Башкортстанга Президент итеп урыс кешесе куелуы ихтималракка әйләнгәч, Мортаза Рәхимов “үз урысын” тәкъдим итәргә уйлаган. Мәскәү мондый хәйләгә ничек карар, билгеле түгел. Шулай да бер нәрсә ап-ачык – Мәскәү белән сатулашучы бүгенге Рәхимов – кичәге “сәяси әзмәвер” түгел. Мөгаен, Кремль үз урысын китерер.

Кәрим ЯУШ

Башкорт депутатлары “суверенитетны” бетерми

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның язгы сессиясенең соңгы 16нчы утырышы 9 июльгә тәгаенләнде.

Җәйге яллар алдыннан депутатлар кырыкка якын мәсьәлә тикшерәчәк, күп кенә кануннарны карап, аларның кайберләрен соңгы укуда кабул итәчәк. Ләкин Башкортстан Конституциясендәге маддәләрдән “” төшенчәләрен алып ташлау мәсьәләсе дә каралыр, дип фаразланса да, ул соңгы утырыш көн тәртибенә кертелмәгән булып чыкты.

“Суверенитет” төшенчәсен үзебезнең төп кануннан алып ташлау хакында уйлаганыбыз да юк әле”, – диде Башкортстан парламенты комитеты рәисе Зөфәр Еникеев “Азатлык” радиосына.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии