«Хыялым – Президент булу!»

Карап-карап торам да чит төбәктә яшәүче татарларга гаҗәпләнәм. Татарлыкның үзәгендә яшәсәк тә, милли җанлылык чамалы шул бездә. Мәскәү, Томск, Төмән шәһәреннән килүчеләргә, Финляндия, Америка, Кытай татарларына, ичмасам, исең китәрлек. Җиде буын дәверендә бары тик татарча гына сөйләшүче гаиләләр бар. Якынча 350 ел буена телен саклап калган нәсел дигән сүз бит бу! Ә бездә уртасында яшәп тә, балаң белән вата-җимерә урысча сукалау модасы…

КЫСКАЧА

Тулы исеме: Искәндәр Дамир улы Әхмәтов

Гаиләсе: әтисе – инженер, әнисе – төзүче

Йолдызлыгы: балык

Энергия чыганагы: кофе

Яраткан цитатасы: “Ул кадәр генә кызында да була”Чит төбәкнең милли җанлы егетләренең берсе – Искәндәр Әхмәтов. Ул Томск шәһәрендә яшәп, үз тырышлыгы белән телен өйрәнгән. Тамырлары Мостай Кәрим белән Сәйфи Кодашка барып тоташа. Искәндәргә 24 кенә яшь булса да, ул инде Томск өлкәсенең сайлау комиссиясе әгъзасы, Томск өлкәсенең Дәүләт Думасы рәисенең ярдәмчесе. Белеме буенча – юрист, аспирантурада укый. Искәндәрнең диссертация темасы да ошады – “Русия Президентының кадрлары вәкаләтенең конституцион-хокукый нигезе һәм тормышка ашыру механизмы”. Ягъни Медведевнең ни өчен фәлән-фәлән кешене министр итеп куйганын, аның нәрсәгә нигезләнгәнен өйрәнә. Президент эшчәнлеген башка очраклар белән чагыштыра, системага сала һ.б. Шул ук вакытта Искәндәр – Томск шәһәренең Яшьләр парламенты әгъзасы. Кыскасы, аның җитешмәгән җире, кермәгән ишеге юк. Бу дәрәҗәләргә ничек ирешкән дисезме? Әрсез, максатчан, үҗәт егет ул. Трибунага менеп үз фикерен әйтүдән читенсенми, һәрвакыт лидер була белә. Хыялы да шырдый-бырдый түгел – Президент булу!

– Генерал булу турында хыялланган солдат кына яхшы солдат. Бик каты теләгән нәрсә тормышка аша, – ди Искәндәр.

Президент булсаң, нинди үзгәрешләр кертер идең? – дип сорыйм.

– Беренче чиратта, Конституциядә язылганнарны үтәргә кирәк. Иң мөһиме, демократик, хокукый дәүләт, Федерация булдыру. Төп халыкларның телләрен һәм мәдәниятен яклау, социаль гарантияләр өстендә эшлисе иде. Барысы да Конституциядә каралган, аны үтисе генә бар.

Искәндәрнең якын киләчәктә Казанга күченәсе килә. Монда үзен судагы балык кебек хис итүен әйтте. Татар мохитенә күмелеп яшәвебезгә килгән саен кызыгып китә икән. Берничә көн кунак булган арада да танышмаган кешесе калмаган. Һәркайсы белән төшкән фотосын күрсәтергә тотынды…

– Менә монысы Зилә Вәлиева, Ринат Закиров, Римзил Вәлиев… Ә Илфак Шиһапов белән өч сәгать сөйләшеп утырдык. Аның хатыны Илсөя Бәдретдинова ошый миңа, үзенә әйтмәдем инде, – дип шаяртты ул.

Татарча шулай чиста сөйләшүеңә ул да гаҗәпләндеме?

– Урыс сүзләре кыстырмыйча сөйләшүемә күпләр аптырый. Әнием татар телен бик әйбәт белә, әдәби татар телендә сөйләшә. Гаиләдә туган телдә сөйләшеп кенә, аны саклап калып була дип саныйм. Әтием – миңа рухи тәрбия бирүче кеше. Алтын Урда чоры, Чыңгызхан турында күп әйбер сөйләде. Хәзер дустым Әмир Вәлиев белән Алтын Урда тарихы хакында китап язабыз.

Ниндирәк китап булачак ул?

– Ике телдә чыгачак– татарча һәм урысча. Күләме 100 бит чамасы булыр дип планлаштырабыз. Публицистик стильдә, яшьләр аудиториясенә атап языла. Кызыклы китап булырга охшаган… Татар халкының бай тарихы бар, аны өйрәнергә кирәк. Болгар, керәшен, мишәр дип бүлеп ятучыларны хупламыйм. Без, татарлар, бердәм булырга тиеш. Томск янында Тахтамышево дигән авыл бар. Риваятькә ышансак, анда Туктамыш хан күмелгән. Менә ул урын да үз тикшерүчесен көтә.

Томск татарлары турында да сөйлә инде…

– Кызганычка каршы, Томск татарларының күбесе татарча начар белә, чөнки практика җитми. Милли чараларны шәһәр автономиясе финанслый. Бездә Сабантуй, мөселман бәйрәмнәре, Тукай һәм Җәлилнең туган көннәре билгеләп үтелә. Шәһәрдә ике мәчет бар. Тиздән “Томские мусульмане” дигән газета чыгара башларга исәп бар.

Томск татарларына телне саклап калырга мөмкинлек аз дисең. Татарстанда ул җитәрлек. Ләкин яшьләрнең татарча белмәве – шулай ук көн кадагындагы проблема. Моның сәбәбе, синеңчә, нидә?

– Беренчедән, сәяси басым. Мәсәлән, милли компонентны бетерү. Һәр кеше үзенчә яши. Кемдер чәчен кызылга буйый, икенчесе рэп тыңлый… Ләкин аларның һәркайсы милли җанлы булырга тиеш. Яшьләргә нәкъ шул сыйфат җитми. Үзлектән татар телен өйрәнүчеләр бар. Ә кайберәүләр тудырылган шартлардан да файдалана белми. Татарда альтернатив музыка барлыкка килү – яшьләрне берләштерү өчен менә дигән адым. Илсөя Бәдретдинова, “Иттифак” җырлары – югарыда әйтелгән сәяси басымга җавап. “Ак Барс”, “Рубин”, “Зенит” спорт командалары да Казанны, татар халкын таныта.

Искәндәр, татар зыялысы нинди булырга тиеш дип уйлыйсың?

кебектер, мөгаен.

Ә минемчә, ул “милләт” дип кычкырып йөрүче генә түгел, татар булуы белән горурланган, аны алга җибәрерлек акылы булган, эше белән үрнәк күрсәтерлек кеше. Синең кебек.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Үлмәс

Миңа 30 июньдә 60 яшь тулды. Без үскәндә, 1968-69 еллар тирәсендә бер җыр бик яратып җырлана иде. Үзем Назыймга кияүгә чыккач, шул җырны туган көнемдә аңа башкардым. Аны бер кеше дә җырламый. Авторын да, көйгә салучысын да белмим. Гөлшат апаныкы түгел микән дип уйлыйм. Шушы җырны дөньяга чыгарасым килә. Сез күп йөрисез, бәлки, иясен табарсыз. Әгәр, кызганычка, хуҗасы вафат икән, аңа дога булып ирешер, безгә савап булыр.

Кичләр безне ялгыз йөртмәсен,

Уйларымның чиге күренми.

Йолдызлары аның сүрелми.

Таң йолдызы Чулпан бер генә,

Күңелемә якын син генә.

Күзләреңә генә карыйм мин,

Җырым белән генә назлыйм мин.

Син булганда мин ялгыз түгел,

Сине уйлап юана күңел.

Ихтыярың корычтай булса,

Давылларда да сынатмаса,

Уртак булса яшьлек гөлебез,

Тормыш ямен бергә күрербез.

Кошлар белән генә серләрем,

Бакчаларда сиңа гөлләрем.

Кичләр безне ялгыз йөртмәсен,

Таңнары да ялгыз үтмәсен.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Бер мичкә балда бер кашык дегет

31 майда (2009 ел) 13 сәгатьтә “Яңа гасыр” телеканалы “Татар халык җырлары” дип аталган ярты сәгатьлек концерт күрсәтте. Анда нибары өч кенә җырчы катнашты. Башта Фәридә-Алсу дуэты, аннан Азат Тимершәех ялгызы гына җырлады. Баянчылар Рөстәм Вәлиев һәм Таис Хөсәенов иде. Җырчыларга да, баянчыларга да тел тидерерлек түгел. Яхшы башкардылар. Андый концертларны карчык белән мин бик рәхәтләнеп карыйбыз. Рәхмәт мондый концертлар белән безнең күңелне күтәреп, рухландырып торган “Яңа гасыр”га.

Тик менә Яңа гасыр каналында эшләүчеләрнең тапшырыла торган җыр авторларын белмәве генә эчне пошыра. Экранга кемнәр җырлаганын һәм җырның авторларын язып күрсәтәләр бит. Шунда Фәридә-Алсу дуэты “Туган авылым” дигән җырны башкарды. Ә авторын белмәгәннәр, күрәсең. “Татар халык җыры” дип күрсәттеләр. Аның сүзләрен Башкортстаннан Н.Иделбай, көен Т.Шәрипов иҗат иткән бит.

Азат Тимершәех исә “Мин килермен каршыңа” җырын җырлады: Анысын да “Татар халык җыры” дип атаганнар. Ә дөреслектә авторлары – Ш.Рәкыйпов (шигыре) һәм Ф.Әхмәдиев (композиторы).

Мондый хаталар һич кенә дә “Яңа гасыр” каналына дәрәҗә өстәми. Җитәкчеләр Илшат Юныс улы Әминов һәм Миләүшә Ләбиб кызы Айтугановага, форсаттан файдаланып, сәлам юллыйм һәм шуны әйтергә телим: оештыручыларның игътибарлырак булуын таләп итсеннәр иде.

Әмин ГАЛИ, сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бөгелмә.

Үтте-китте Сабантуй!

Сабантуй буласы көнне таңнан ук күк йөзе аяз, чиста, зәңгәрсу иде. Әйтерсең кояш иртәдән үк бар кызуын җир өстенә бүләк итәргә әзерләнде.

Якын дусларым килер, чәй янына камыр ризыгы әзерләргә кирәк дип, тәм-том пешерергә керештем. Вак-төяк мәшәкатьләр белән йөри торгач, тә җитте. Тышта эсселек 35 градусны күрсәтә. “Әй, быел мәйданга барып тормам, ахры, әнә бала-чага, яшь җилкенчәк карасын”, – дип уйлап куйдым. Үзем шулай дим, ә күңел читендәге корт икенче төрле котырта. Аннан, ярар, барыйм, дип тәвәккәлләдем. Капкадан чыгуым булды, авылдашым Нәфисә күренде. Менә үземә иптәш тә булды. Аның белән бергәләшеп Сабантуй мәйданына киттек.

Мәйдан гөж килә. Тирәсендә сәүдә рәтләре тезеп киткән. Әнә зәңгәр өрфия күтәрелгән җирдә шашлык пешерәләр.

Нәфисәнең зонтигы астына җайлап кына утырып, 4 сәгать буе тамаша карадым. Үзем бик тә ошаттым быелгы Сабантуйны. Уеннарны алып баручыларга да, катнашучыларга да: “Рәхмәт, булдырасыз”, – диясе килә.

Сабантуйда бигрәк тә биючеләрнең дәртле биюен карарга яратам. Күрше авыл кызы нәни Динара яшел чирәмдә алсу күбәләк булып очты. Аның янында бөтерелүче малай мәтәлчек ата-ата биеде. Күзәтүчеләрдән бер теләк: күз генә тимәсен үзләренә!

Шулчак яныбызга ягымлы гына бер ханым килеп утырды. Миңа карап торгач: “Бу бит “Безнең гәҗит”кә язучы”, – димәсенме! Авылдашым Айгөлнең Буада яшәүче каенанасы икән. Бу сүзләрне ишетү күңелгә рәхәтлек бирде.

Бу Сабантуй минем өчен чын могҗиза булды. Кемнәр белән генә күрешмәдем дә кемнәр белән генә танышмадым.

Биючеләр ял итәргә туктагач, берәү моңлы итеп җыр башлады. Карашлар шунда төбәлде. Күрше авылдан Мирзаәхмәт малае булып чыкты ул. Оста баянчы Эльбрус Салихов та аны мактап җибәрде. Җырчы егет яныбыздан үтеп киткәндә, Аның Казан артистларыннан һич тә ким җырламавын әйтми кала алмадым.

Әйе, талантлар үз арабызда, күрә белергә генә кирәк.

Ниһаять, көн кичке якка авышты. Мәйдан уртасындагы тәкә әлсерәп, үз сәгатен көтә. Су да эчерттеләр инде үзенә.

Быел көрәш тәмам булмыйча, мәйданнан китмәдем. Баш батыр булып эшчән, тырыш уң як күршем Илнар Шәрәфиев калды. Икенче батыр – аның бертуган энесе, “Яланаяклы кыз” сериалындагы тренер-якташыбыз Вакыйф Дәүләтшин кул астында көрәш серләренә өйрәнүче Ирек Шәрәфиев. Өченче урын күрше авыл егетенеке булды. Аны Мансур Гатауллин улы, диделәр.

Кыр “батырларын”, шоферлар, алдынгыларны зурдан бүләкләделәр. Мәсәлән, Фоат Сабировка – ат, Равил Сәйфуллинга бозау, акча бирделәр, күршем Зөфәр Хуҗаҗанов та акчалата бүләк алды.

Мондый матур Сабантуй уздыру өчен эшмәкәрләр дә үзләреннән зур өлеш керткән. Киләсе елга да барыбыз да – сау, ил-көн имин булып, бу күркәм бәйрәмне кабат күрергә насыйп итсә иде.

Гөлфирә МӨНИПОВА.

районы, Олыяз авылы.

“Алканат” – беренче!

26-29 июньдә Төркиянең Денизли шәһәрендә төрки телле халыкларның “Төрки караш” дип аталган халыкара музыка фестивале үтте. Анда барлыгы 17 илдән, аерым алганда, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, АКШ, Молдова, Босния һәм Герцеговинадан рок, поп, хип-хоп юнәлешләрендә иҗат итүче музыкантлар катнашты. данын исә “Алканат” рок-төркеме яклады. Һәм ни сөенеч: “Алканат” беренче урынны яулады! Икенче урын исә АКШтан килгән төрки командага бирелде.

Комментарии