Футболда Русия Бразилияне куып тота аламы?

Бервакыт футбол Короле Пелега: «Футбол буенча кайчан дөнья чемпионы калыр?» — дип сорау бирделәр. Атаклы Бразилия футболчысы бик матур һәм хикмәтле итеп җавап кайтарды: «Кайчан хоккей буенча Бразилия җыелмасы дөнья чемпионы булып таныла, шул чакта дә футболда беренче булачак!»

Кайчан, кайда, кемнән ишеткән, укыган яки күргән вакыйгадыр бу, белмим, хәтерләмим, тик ул гел колагымда яңгырый.

Бразилия кар-бозның ни икәнен дә белми. Шулай да быел кояшлы Бразилия тарихында икенче ел рәттән хоккей буенча чемпионат узды. Җиде командадан торган бу ярышны Бразилия халкы белде ни, белмәде ни. Барыбер алар хоккей белән кызыксынмаячак.

Ә менә бездә, Русия территориясендә, эш башкачарак. Инде, чыннан да, футбол буенча Русия җыелмасы алга үрмәли. Әле Совет чорында дөньядагы фаворит командаларга көндәш булырлык җыелма тудырган булсак, аннан бу ил таркалгач, Русия җыелмасы халыкара турнирларда берничә тапкыр катнашты. Тик аларның чыгышы киң җәмәгатьчелектә «башта туп тибәргә өйрәнергә кирәк, кырга аннан чыгарга» дигән бәядән ары узмады.

Менә соңгы елларда җитәкчеләр бу проблема хакында уйлана башлады. Шуннан соң атаклы тренер, Көньяк Корея җыелма составын җитәкләп, аны Дөнья чемпионатында ярымфиналга кадәр алып чыгып, һәркемне гаҗәпләндергән Гус Хиддинк белән килешү төзеде. Күршенеке күркә төсле дигәндәй, Хиддинк та Русия өчен файдалы кеше булып чыкты. Һәм төрле могҗизалар белән без Евро-08дә 3 урынны яуладык. Бу Русиянең футболда дәрәҗәсен бермә-бер арттырды. Әле ЦСКА, «Зенит»ның УЕФАда отуы да дәрәҗәнең үсүенә этәргеч булды. Кызык, хәзер Европа командалары Русия җыелмасында чыгыш ясаучылар артыннан ау белдерде. Аршавин, Павлюченко Көнбатышта уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Погребняк, Жирковны кулдан ычкындырмаска ниятлиләр.

1 июльдә яңартылган ФИФА рейтингына күз салсаң, Русия җыелмасының янәдән өскә үрмәләвен күзәтергә була. Моңарчы ул 9нчы урында булса, хәзер бөтен дөнья русиялеләрне 6нчы урында күрә ала. Без футболның туган ягы Англияне, Хорватия һәм Аргентинаны артта калдырдык. Белгечләр фикеренчә, Гус Хиддинк Русия җыелмасын җитәкләгәнгә кадәр, рейтингның иң яхшы унлыгында Русияне күзаллап булмый иде, диләр.

Тик алга китешнең сәбәбе Русиянең халыкара уеннардагы чыгышы яхшыруында түгел. Ә көндәшләренең кинәт кенә, ят уен күрсәтеп, баллар югалтуында. Бу вакытта Русиянең тотрыклы уен алып баруы аның дәрәҗәсен күтәрүгә китерде. Шулай да без 3 балл югалттык, ләкин өскә үрмәләдек. 2010 елда узачак Дөнья чемпионатында турыдан-туры чыгыш ясар өчен, көндәшебез Германия (Русия белән бер төркемдә чыгыш ясый. Әлегә безнекеләр көндәшләреннән бер очкога калыша. — А.Ш.) рейтингта 3 урыннан 5 урынга тәгәрәде. Русия алманнардан бары 41 очкога калыша.

ФИФА рейтингы — барлык ил командаларының чыгышларына карап төзелә һәм киң җәмәгатьчелеккә даими яктыртылып тора. Моңа кадәр рейтингны Испания җитәкләгән булса, хәзер беренчелектә Бразилия җыелмасын күрергә була. Бразилия белән Испания – рейтингта төп фаворитлар. 3нче урынны биләүче Голландияне 2 баскычтагы көндәшеннән 211 очко аера. Ә Русия Бразилиядән 511 очкога калыша. Безнең исәптә 1161 балл.

Шулай да шактый алга омтылучы Русия җыелмасының футболда киләчәге бармы? Футбол Короле Пеленың сүзләре чынга ашмас, мөгаен. Монысын якын киләчәккә күз салып, анык әйтергә була. Хоккей буенча Бразилиянең җыелма составы юк диярлек, шуңа да ул Дөнья чемпионатында чыгыш ясый алмый, димәк, әле чемпионлык турында уйлау урынсыз. Ә футболда безнең җыелма бар. Һичьюгы, теория ягыннан без чемпион кала алабыз.

2010 елдагы Дөнья чемпионатына тартыла алсак, аннан без берәр лаеклы урынны яулый алабыз икән, отуыбызның төп сәбәбен Гус Хиддинктан күрү мәслихәт булыр. Әлегә бу шулай. Ә бездән чит ил кешесе кача икән, ул чакта команданың да киләчәге юк, ди белгечләр.

Әлегә футболны күзәтик. Ә чираттагы ФИФА рейтингын без 6 августта күрә алачакбыз.

P.S.: 1 июльдән Русиядә букмекер конторалары эшләүдән туктады. Конторалар кайчан эшли башлар, әлегә төгәл көне билгеле түгел. Бер контора да федераль салым хезмәтеннән (ФНС) рөхсәт ала алмаган. Шулай да интернет челтәре аша спорт ярышларына «ставка» кую чикләнмәгән.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии