Фин кызы белән очрашуымны яратмыйлар

Казанда бары тик татарча гына сөйләшүче бер егет бар. Дөрес, андыйлар юк түгел, әмма күп тә дип булмый. Ул караңгы авылында да үсмәгән, үтә милли гаиләдә дә тәрбияләнмәгән. Киресенчә, иленнән еракта – Финляндиядә туган. Әлеге егетнең исеме – Әмир Вафин. Аңа хәзер 18 яшь. Ул Казанга бер авыз сүз урысча белмәгән килеш, урыс һәм телләрен өйрәнергә килде.

Әмирнең нәсел тамырлары Түбән Новгород өлкәсенең Актук дигән мишәр авылына барып тоташа. Әтисенең бабалары Финляндиягә революция елларында килеп төпләнгән. Әнисенең нәселе Эстония татарларына барып тоташа.

Мишәрләр энем яки абыем дип сөйләшми. Әмир дә Финляндиядә яшәсә дә, әлеге гадәтне онытмаган. Шулай итеп, без Әмир “бырат” белән бер гәпләшеп алдык.

– Әмир, Казанга килгәнче Татарстан, татарлар турында нинди фикердә идең? Хәзер ни уйлыйсың?

– Әүвәл безгә ябык иде. Туксанынчы елларда гына тимер пәрдә ачылды. Татарларны татарча гына сөйләшә дип уйлый идем. Казанга килеп төшкәч, урысча сүзләр генә ишеткәч, аптырап калдым. Татар яшьләре татарча өйрәнергә тели. Әмма урысчарак китә шул. Казанны сәүдә үзәкләре, техника ягыннан бездән түбәнрәк дип уйлый идем. Алай да Хельсинкидан әллә ни аермасы юк.

– Финляндиядә татарлар нинди милли чаралар оештыра? Синең кайсыларында катнашканың бар?

– Хельсинкида 5 катлы мәхәллә бинасы бар. Астагы катларда кибетләр урнашкан. Шул сәүдә үзәкләре мәхәлләгә акча биреп тора. Казаннан артистлар килә, чәй кичәләре дә оештыралар. Менә шулай итеп, Финляндия татарлары 3-4 сәгать татарча яшәп ала. Җәйләрен 20-30 бала лагерьга җыелабыз. Ислам дине кагыйдәләрен, татар телен, музыкасын өйрәнәбез. шигырләрен дә укыйбыз. Анда Казаннан да яшьләр килә.

Әмир “бырат” Тукайның “Туган тел” шигырен дә сөйләп күрсәтте. Башка татар шагыйрьләрен, язучыларны да белә икән.

Татарча сөйләшергә тырышабыз инде. Үзегез дә бит урысча аралашырга бик яратасыз. Без дә кайвакыт финчак (финча– С.Д.) сөйләшеп куябыз.

– Финляндиядә татарларны яраталар дигән фикер Татарстанда киң таралган…

– Башкалар дәүләткә төрле кыенлыклар китереп чыгара. Татарлар исә Финляндиягә зыян салмый. Сәүдә белән генә шөгыльләнәбез. Финнар татарларның кем булуын да белми хәтта. Тормышта да әкрен-әкрен генә үз юлыбызны ярабыз. белән сәүдә эше алып барабыз. Күбебез урыс телен белми. Финляндия кечкенә ил булганлыктан, урамда күп кешене таныйм.

– Әмир, синеңчә, Финляндиядәге тормыш Татарстанныкыннан кайсы ягы белән аерыла?

– Бездә, билгеле, яхшырак шартлар тудырылган. Автобуста кирәкле тукталышка ничә минутта барып җитәчәгең дә хәбәр ителә. Поездларда паспорт күрсәтергә кирәкми. Бездә мәктәп укытучыларына 100 мең сум акча түлиләр. Сездә азрак, әлбәттә. Автобуста йөрү бәясе Татарстанда 15 сум булса, бездә 80 сум тирәсе. Дөрес, Финляндиядә бик күп эшләргә кирәк. Финнар эш сөючән халык.

– Ә фин кешесе белән татар кешесе аерыламы соң?

– Финнар аз сөйләшә. Мәктәптә дә аз аралашабыз. Синең яныңда фин егете утыра, ләкин сөйләшми. Мондый хәл безнең өчен табигый инде. Алар елмаймый, ә татарлар гел көләч йөзле.

– Үзең дә фин гадәтләрен шактый үзләштергәнсең, ахры?

– Фин гадәтләре күп инде миндә. Финнар – бик төгәл халык. Көн тәртибен алдан ук билгеләп, төзеп куялар. Мин дә шундыйрак. Алдан ук план корам.

– Финляндия һәм Татарстан татарының урыс-фин сугышында очрашып, бер-берсенә атмаулары турында барган “Телсез күке” спектаклен дә карадың бугай.

– Ул әсәрне күптән карыйсым килгән иде. 1939-1940 елларда Финляндия белән СССР арасында сугыш була. Әниемнең әтисе Фин ягында сугыша. Ул бу турыда сөйләргә яратмый. Сугышта алган зур ярасының эзе дә бар. Үзең уйлап кара, бу якта да татар кешесе, теге якта да татар. Ә кемгә атарга? Урыс-фин сугышын финнар башлады дип сөйлиләр. Юк, фин ягына үзләре беренче аткан диләр. Әле финнар хәзер дә урыстан шүрләп яши. “Татар барда хәтәр бар” мәкален “финнар өчен урыс барда хәтәр бар” дип әйтеп була.

– Әмир, ә менә без үзебез шундый сугышта очрашсак, син нишләр идең?

– Татар кешесенә атмас идем.

– Татарстанда белем бирү үзенчәлекләре белән танышып өлгердең инде. Ә сез ничегрәк белем аласыз?

– Дәресләр сигездә башланып, сәгать бердә, икедә, дүрттә тәмамлана. Бер дәрес 45 минут дәвам итә. Тәнәфесләр 15 минут.

– Финляндиядә дин мәсьәләсе ничек тора?

– Хельсинкида мәчет мәхәллә эчендә урнашкан. Бездә динирәк, әмма яшьләр дә динсез түгел. Җомгага йөрибез, Рамазан аенда ураза тотабыз. Вәгазьләр татарча алып барыла. Мәхәлләнең имамы – Рамил Билал. Бездә татар мәдәниятенә игътибар җитеп бетми. Яшьләр арасында милли горурлык хисен уятасы иде. Без Финляндиядә күп түгел, барлыгы – 700-800 кеше генә. Бер-беребезне беләбез. Кичәләрдә 300 кеше катнаша. Яшьләр азрак йөри.

– Әмир, киләчәктә фин кызына өйләнергә телисеңме, татар кызынамы?

– Әти-әни татар кызына өйләнерсең, дигән иде. Фин кызы белән аралашканны алар яратып бетерми. Алар хаклы анысы. Чөнки финнар белән катышсак, Финляндиядә инде дүртенче татар буыны үсмәс иде. Бездә сезгә караганда соңрак – 27-30 яшьләр тирәсендә өйләнешәләр. Финляндиядә кызлар бик акыллы. Әмма татар кызларына җитми инде.

Әмир “Эх, сез матур кызлар!” дигән җырны да белә икән. Ул миңа шуны җырлап күрсәтте.

– Фин дусларың татарлар белән кызыксынамы?

– Алар татар мәдәнияте турында сораштыргалый. Күпләр татарларны белми. Фин кешесенә татарлар ул – төрки халыкларның берсе, дип аңлатам.

– Әмир, татар яшьләренә ни җитми?

– Татар яшьләренә активлык җитми. Казанга килгәч, татарча гына сөйләштем. Яшьләр шаккатты. Башта тыңлап торалар, чит ил кешесе дип уйлыйлар. Алты яшькә кадәр фин телен белми идем. Балалар бакчасында гына өйрәндем. Атнаның җиде көнен дә финнар белән аралашабыз. Әмма без алай да Финляндиядә кирәкми дип әйтмибез.

Тиздән Әмир Финляндиягә кайтып китә. Димәк, татарча үткәрелә торган чарага килүчеләрнең берсе ким дигән сүз. Чөнки Әмир Вафин бер ел чамасы Казанда яшәп, бер генә милли җыеннан да читтә калмагандыр. Күптән түгел генә Финляндия татарларының “Йолдыз” командасын Казанга футбол уйнарга китерүне дә оештырды. Үзе әйтмешли, Әмирдән активлыкка өйрәнәсе бар әле.

Әңгәмәдәш – Саша ДОЛГОВ

“Булмас”лылар булдыра

Бүген татар интернетында иң актив чат – “Булмас.ру” сайтында. Анда он-лайн режимда утыручылар саны кайбер рус чатларының да борынына чиртә. “Булмас.ру”ның рекорды – берьюлы 53 кеше! Ә көне буена бирегә 500ләп “булмас”лы кереп чыга икән. Аларның күбесе бер-берсе белән танышып-дуслашып беткән. Виртуаль дөнья белән генә чикләнмичә, реаль тормышта Казанда һәм Чаллыда очрашканнары да бар. Тик “Булмас” халкы Татарстанның, Русиянең, дөньяның төрле почмагында яшәгәнлектән, бар кешене бер урынга җыю – тормышка ашмас хыял. Шулай да, “булмас”лылар “урынны ялгап булмас, әйдә вакытны ялгыйк” – дип очрашуны төрле урында, әмма бер үк вакытта – 11 июльдә үткәрергә булган.

– Үпкәләшмәс өчен, очрашуны берничә төбәктә үткәрергә булдык. Чатта утыручылар даими күрешеп тора торуын. Ләкин мондый масштабтагысы беренче тапкыр. Дөресен әйткәндә, анда меңләгән кеше булыр, дип уйламыйм. “Вконтакте” сайтындагы чакыруга 3 мең кеше язылуга карамастан… Тагын ике атнадан Балтачта бөтен “булмас”лыларны җыярга исәп бар. Чөнки чатның активистлары – , , бигрәк тә Балтач халкы, – диде “Булмас.ру” сайтының хуҗасы Рузил Мөхетдинов.

Шулай итеп, “Булмас.ру” очрашуы түбәндәге нокталарда үтәчәк: Казан (Горький паркы), Яр (Җиңү паркы), Балтач (Сабантуй мәйданы), Арча (Башня яны), Мәскәү, Түбән Кама, Уфа, Әлмәт, Нефтекамск, Буа, Байлар Сабасы, , Ижау, Стамбул, Нью-Йорк.

Очрашуның вакыты: 11 июльдә 20.00-23.00 сәгатьтә

Белешмәләр өчен телефон: 89655854355

“Булмас.ру”ның “В контакте”дагы төркеме: http://vkontakte.ru/event9201795

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

“Сәләт” сәләтләрне тарта

Сүз Алабуга кызы – милләте белән рус булган Марина Титова турында. Ул шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә рус телле балаларга татар теле укыту буенча 8А эксперимент сыйныфында укый. Бу проектның авторы – республика буенча экспериментның җитәкчесе, мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов. Әлеге проект нигезендә тел, чит илләрдәге кебек, баскычлап өйрәнелә.

Марина беренче сыйныфта укыганда татарчаны начар белүчеләр исемлегендә иде. Икенче сыйныфта инде телгә игътибарын арттырды. Ул башлангыч сыйныфларда тырышлык белән барса, 5 сыйныфтан чынлап торып кызыксынып өйрәнә башлады. Китап авторы Розалия Рахметовна Нигъмәтуллина безне телне өйрәнергә тагын бер этәргеч ясады: китап тышлыгы, рәсемнәре, эчтәлеге белән үзенә җәлеп итә.

Һәр тема буенча Маринаның кызыклы материалы бар. Китапта пьесалар бирелсә, ул аны төгәлләп куя, тулыландыра, рәсемен ясый, ә дәрестә кызыклы итеп сөйли. “Минем татар кызы кебек татарча сөйләшәсем һәм сезнең кебек укытучы буласым килә”, – ди ул.

Аннары ул “Сәләт” лагеры белән кызыксына башлады. Экспериментның өченче елы тәмамлануга багышланган республика фәнни-практик семинары вакытында “Сәләт” лагеры директоры Җәүдәт Сөләйман белән республикадагы һәр эксперимент классыннан татар телен яратып һәм теләп өйрәнгән, яхшы гына сөйләшүче бер укучыны җәй көне лагерьда ял иттерү турында килешү төзелде. Бу лагерь рус укучыларына, татар балалары белән аралашып, өйрәнгәннәрен практикада ныгыту дигән сүз иде.

Мин Маринаны моңа әзерләдем. Ул 17 июльдән 7 августка кадәр лагерьда ял итте. Һәр көн диярлек татар һәм инглиз теле, ораторлык сәләте кебек дәресләр кергән.

Төркемнәр арасында төрле тематик биремнәрне үтәргә, спорт ярышларында даими катнашырга, кичке дискәтүкләрдә биергә туры килгән аңа. Билгеле шәхесләр белән очрашулар да аз булмаган. Ул ял иткән вакытта Нурбәк белән яшь җырчы Илназ Сафиуллин да кунак булып киткән.

Марина лагерьдан кайткач, татарча тагын да тизрәк, иркенрәк сөйләшә башлады.

Маринаның тырышлыклары бушка булмады. Быел аңа республика олимпиадасында 9 сыйныфлар өчен катнашырга туры килде. 8 сыйныф укучысы булуына карамастан, 5нче урынны яулады. Ул быел лагерьга барып ял итәргә, татар телен тагын да ныграк өйрәнергә планлаштыра. Әнисе әйтүенчә, Маринаның моңа кадәр беркайда да ял иткәне булмаган. Татар түгел, рус лагерена да барырга теләмәгән.

Марина телгә сәләтле бала. Киләчәктә татар авылында рус теле укытучысы булып эшлисе һәм татар егете белән танышасы, гомумән, татар кызы буласы килә аның.

Раушания ХӘЛИУЛЛИНА.

Алабуга шәһәренең 2нче урта мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарии