Безне алда ни көтә?

Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, мин дә газетага язарга булдым әле. Бәлки, кем дә булса ишетер, ярдәм итәр.

Сүзем хәзерге көн мәхшәре – кризис турында. Инде аның җилләре авылга да килеп җитте. Минем әни шәфкать туташы. Әле җитмәсә, күрше авылга йөреп эшли. Аларның эшендә дә кыскартулар башланды. Хәер, бу гадәти хәлгә әйләнеп бара, бугай. Әнинең эшсез калуы бар.

Авылыбыз зур булмаса да, медпункт эшли. Андагы хезмәткәр яшендә. Әмма аны эштән чыгара алмыйлар, чөнки закон буенча пенсиядәгеләр эштән бары тик үз теләге белән генә китә ала. Аны кусыннар, дип әйтүем түгел. Ләкин ничек инде яшь кешене чыгарсыннар да, пенсиядәгеләр эшләсен, ди?! Аларның бит инде балалары үскән, ай саен килеп тора. Ә яшьләр нишләргә тиеш?!

Әнине эштән чыгарсалар, безнең белән ни булачагын күз алдына китерергә дә куркыныч. Аның бит әле балаларын аякка бастырасы бар: берсе – студент, икенчесе мәктәп укучысы. Әтигә дә эш юк. Читкә китеп урнашырга да мөмкин түгел хәзерге заманда.

Кызганычка, мондый хәлләр бер безнең гаиләдә генә түгел. Ә моннан чыгу юлын белгән кеше юк.

Эшләр шулай барса, халык белән ни булып бетәр? Эш булмагач, акча юк, ә аннан башка яшәп кара әле син! Хөкүмәтебез барысы да “под контролем” дигәндә, илдә башка сыймаслык хәлләр кылына. Зур-зур завод-фабрикалар ябыла, кече хуҗалыклар бөлгенлеккә төшә. Бу бит башы гына әле…

Ләкин шулай да бу хәлләрдән чыгу юлын табарга соң түгел дип ышанасы килә. 1917 ел вакыйгалары кабатланмасын иде.

Барысы да яхшы булыр дип ышанучы, аптыраган студент.

Төрек коньягы

Сүземне “коньяк” дип башласам да, төрек коньягының башка милли исерткеч эчемлекләрдән яхшы сыйфаты белән аерылып торуы хакында сөйләвем түгел. Узган гасырның 60-70нче елларында Казахстандагы Акчатау руднигындагы вакыйга турында булыр. халыклары кайсы гына милләттән булмасын, матди яктан әйбәт яшәмәде. Ул елларны казахлар халыклары арасында иң күп балалы иде. Ким дигәндә, һәрбер гаиләдә 6-7 бала. Шуңа да аларның матди яктан тормышлары авыр. Минем күрше Базарбаевлар гаиләсендә дә 7 бала иде. Әтиләре гомере буе авырып, бу дөньядан бик иртә китте. Көлкән исемле әниләренә, билгеле, җиңелләрдән булмады.

Мин шахтада эшләгәч, безнең тормыш әйбәт. Аларга гел ярдәм итеп яшәгән хатыным Саниягә рәхмәт (кызганыч, вафат инде). Үзебезнең дә 4 балабыз бар иде. Базарбаевларны бервакытта да иписез калдырмадык. Аларның иң кече уллары Серикбек минем кече улым белән бергә уйнап үсте. Ничек кенә авыр булса да, еллар уза, балалар үсә. Базарбаевларның Рымбек исемле 53нче елгы уллары Карагандада юридик институтны тәмамлады һәм эше буенча бик тиз подполковник дәрәҗәсенә иреште. Аны Балхаш шәһәренең ГАИ начальнигы итеп куйдылар. Балхашта эшләгәндә, ул гаиләсе белән әниләренә бик еш кайтып торды. Рымбекның хатыны да, балалары да танымаслык булып үзгәрде. Хатыны гел алтын һәм кыйммәтле ташлар белән генә бизәнә иде. Шулай да алар безнең элекке ярдәмне онытмады, кайткан саен хәлебезне белделәр. Бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасак та, буш кул белән кермәделәр. Казах халкы безнең кебек –– булса, чабатасын түргә элми. Алар бик гади милләт. Кече энеләре дә үсеп җитте. Аны абыйсы безнең бистәгә милиционер итеп эшкә урнаштырды. Совет чорында да бар иде ул ришвәтчелек. Бигрәк тә , хокук саклау хезмәткәрләре арасында. Серикбек өйләнде, бер-бер артлы балалары туды. Тормышлар матди яктан әйбәтләнде. Безнең Акчатау бистәсеннән 3 чакрым ераклыкта гына зур юл – Алма-Ата –Чиләбе юлы уза. Шунда ГАИ посты бар, безнең милиционерлар тәүлек буе кизү тора. Алар бу юлдан узып баручы хуҗаларыннан “хәер” җыя икән. Эш урынында эчеп, кызлар белән ял итү гадәтләре дә ишетелде. Күршебез Серик тә төнге сменадан исереп кайта һәм хатыны Айгөлне кыйный, балаларын куркыта, олы яшьтәге әнисен елата иде.

Серикның бу гадәте озакка сузылгач, түзәрлегем калмады. Беркөнне аның хатыны, балалары тагын елаганын ишеттем. Тиз генә боларга керсәм, 4 яшьлек кызы – почмакта, имә торган баласы – бишегендә, ә хатыны идән уртасында елап торуын күрдем. Аның халаты сәдәпләнмәгән, борыныннан кан ага. Серик исерек. Мин моны кыйнарга тотындым. Бер-ике тапкыр суккач, Айгөл йөгереп килде дә ирен миңа кыйнарга бирмәс өчен арага керде. “Тәфкил абый, Серикбаемны кыйнамагыз, зинһар, мин үзем гаепле”, – дип ялвара башлады ул. Серикка: “Әгәр тагын бер генә тапкыр хатыныңны кыйнасаң, эшеңнән кудырам”, – дип чыгып киттем.

Өйгә чыгып, хатыным Саниягә булган хәлне сөйләп бирдем. “Ир белән хатын арасына кысылып йөрисең инде. Шуны бел: алар алдында син гаепле булып каласың”, – диде.

Гаепле булып калмадым калуын. Серик хатынын кыйнамый башлады. Эштән кайтканда аны хатыны ике баласы белән чыгып каршы ала. Кызы йөгереп килеп, әтисен кочаклый. Әтисе аны күтәреп үбеп ала да җиргә куя. Аннан кече улын Айгөл кулыннан алып, үбеп, шатланып сөйләшә-сөйләшә өйләренә кереп китәләр. Шактый вакыт Серик минем белән аралашырга оялып йөрде. Ә Айгөл мине күргәч, башын иеп, елмаеп исәнләшә иде. Боларның ике яктан да туганнары күп. Алар миңа очраган саен: “Тәфкил абый, рәхмәт инде сиңа. Серикны акылга утырттың, безнең казах моны эшли алмый, сиңа сәламәтлек телибез”, – диләр иде. Балхаштан кайтуының берсендә абыйсы подполковник Рымбек та рәхмәтен әйтеп чыкты.

Бераз вакыт узгач, кемдер ишектәге кыңгырауга басты. Чыксам, Серик басып тора.

– Тәфкил абый, керергә мөмкинме, – ди.

– Кер, әйдә, – дидем.

Кулына кәгазьгә нидер төреп тоткан. Ул кергәч тә:

– Тәфкил абый, миңа бик оят. Сине әтием кебек күрәбез, зинһар, мине гафу ит инде. Теге вакытларда үземне бик ямьсез тоттым. Хәзер үзегез күрәсез, гаиләм бик бәхетле. Бик дөрес эшләдең, миңа ул вакытта ныграк бирәсе иде.

– Айгөлгә рәхмәт, ул ирек бирмәде, – дидем.

Көлештек. Серик төрек коньягы алып кергән. Ул елларда андый коньяк кибетләрдә сирәк күренә иде.

– Серик, синең бу коньягыңа тимик, миндә башлаганы бар. Ә моны алып чык та Айгөлгә бир. Берәр туганнарыгыз кергәч, Тәфкил абый бүләге дип эчәрсез, – дидем.

Шулай иттек тә.

Вакыт уза, ә милиция юлда кеше талавын дәвам итә. Ул хәл бөтен Казахстанда киң җәелгән иде, хәтта кеше үтереп, машиналар югалу очраклары да булды. Менә шул вакытта Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев (әнисе татар кызы) үзенә генә буйсына торган оешма булдырды. Алар гап-гади киемнән, автоматлар белән коралланган, яхшы машинада. Элемтә рация аша бары тик Назарбаев белән генә.

Бер җәйге төндә Серикбай бер иптәше белән юлга “ау”га чыга. Ерак юлга йөрүче бер машинаны туктатып, аларның долларларын алалар. Безнең ГАИ постын узгач, Балхашка таба егерме чакрымлап барасы. Ике милиционер постта кызлар белән табын әзерләп, Серикларны көтеп кала. Балхаш ягыннан Нурсолтан кешеләре долларлары алынган машинаны туктата. Мескеннәр тагын безне талыйлар дип, бик куркалар. Нурсолтан кешеләре үзләренең кем икәнлекләрен бик тыйнак кына аңлата. “Сезне юлда берәр кеше таламадымы?” – дип сорыйлар. Әйбәтләп аңлаткач, машиналарын кырыйга куйдыралар да, бер шоферны үзләре белән алып, ГАИ постына киләләр. Эчтә 4 милиционер һәм 4 кыз була. Болар баштан Нурсолтан кешесен суккалап чыгарып җибәрәләр. Тегесе исә, яңадан, эчеп утырган төркем янына автомат белән коралланган ике иптәшен алып керә. Барысын да стенага терәп бастырып, коралларын алалар. Кызларны чыгарып җибәрәләр. Долларларын бирдерәләр дә, беркетмә төзеп, минем күрше Серикны иптәше белән утыртып, Балхашка таба китәләр. Балхашта, алдарак әйткәнемчә, Серикның абыйсы Рымбек Базарбаев – ГАИ начальнигы. Назарбаев кешеләре Серик Рымбекның туган энесе икәнен белгәч, шунда ук аны да эшеннән азат иттеләр. Камерага кереп, Рымбек Серикны бик каты кыйный. Ә Серикны Карагандага алып киттеләр. Аларның язмышы ни белән беткәндер, белмим. Советлар союзы таркалгач, мин туган илемә кайтым киттем.

Язмамны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: безнең җәмгыятьтә милициянең күбесе форма кигәннән соң, халыкка ничек хезмәт итәсен оныта. Ә бит милицияне халык түләгән салым акчасына карыйлар. Гадәттәгечә, милициядә эшләүче кеше нинди генә урында булмасын, ул халыкны хөрмәт итеп, аңа гомерен дә кызганмыйча хезмәт итәргә тиеш. Мәсәлән, мин 1985 елны пенсиягә чыктым. 40 ел шахтада эшләү дәверендә хәзерге милиционерлар гомеремнең ахырына кадәр мине бәла-казадан, явыз кешеләрнең усал ниятеннән сакласын дип, акчамны түләп бардым. Милиция хезмәткәрләрен эшкә алганда аларның рухи байлыгын, әдәп, әхлак, иман дигән төшенчә ягыннан җентекләп тикшерсеннәр иде. Яшьләрнең күбесе хәзер милициягә керергә тырыша. Без, гади халык, эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләрнең вазифаларын ничек үтәвен күзәтеп торырга тиеш. Чөнки алар халык өчен хезмәт итә, ә без аларның корбаннары булырга тиеш түгел.

Тәфкил НУРГАЛИЕВ.

районы, Югары Ушма авылы.

Гаделсезлек телә бәгырьне

Тормыштагы гаделсезлекләр эчне пошыра. Балаларга яшь ярымга кадәр “детское питание” һәм язган рецепт белән дарулар бушлай бирелергә тиеш. Күрше районында “детское питание”ны шулай алалар да икән. Ә нигә бездә юк ул? Берәрсенең кесә ягын калынайтып ятуы микән әллә? Сорагач та, җавап кыска: “юк” һәм бетте-китте. Ничә тапкыр балам авырып больницага барсам да, бушлай дару алганым булмады. Анда да “бушка юк” дигән генә җавап ишетәсең. Баламда аллергия булып, “Супрастин” да бушка юкмыни дигәч, “ул слабый” дип, башка кыйммәтлесен язып, кулга тоттырды. Бушка бирмәс өчен, бик тырышалар кебек тоелды миңа.

Ирем 10 ел хезмәт куйган колхозыбыз һәм аның рәисе турында да язып китәм. Ул шофер булып эшләде. Дөресен генә әйткәндә, ни кушсалар, шуны карусыз, намус белән үтәде. Әмма кышка кергәч, эш бетә. Хезмәт хакы болай да бик аз була иде – 1500, 2000 сум. Уңыш җыйган айда 2600 сум язылып, аның да 400ен “перерасход” итеп тотып калалар. Кышын эш сораса, башка машинага утырырга кушалар. Узган ел кыш та шулай колхозның таралып беткән “УАЗ”ына утырырга ризалаштырдылар. Үзләре ялынгач, тыңлады инде. Ахыр чиктә аена 600 сум эш хакы һәм кыш буена 8000 сум “перерасходный” чәпәп куйганнар. Ә быел уңышлар җыелгач, ирем бу галәмәтләрдән Казанга шабашкага китеп арынырга булды. Аз булса да “тере” акча алып кайтып булмасмы, диде. Гаиләне туендырырга, балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Иптәшем китәргә рөхсәт сораса да, колхоз рәисенә бу ошамаган, ахрысы. Ноябрь аенда уңыш бәйрәменә колхозчыларга бүләк рәвешендә тутырылган продукция пакеты исемлегеннән аның фамилиясе сызып та ташланган. Әле анысы бер хәл. Колхозчы балаларына бирелә торган Яңа ел бүләкләре дә булмау күңелгә таш булып ятты. Колхоз рәисенең малае белән безнең улыбыз бакчада бер группага йөри, кызларыбызга – 1 яшь.

10 ел буе иптәшем шушы колхозга тир түкте ләбаса! Кайберәүләр кебек эчеп, эш калдыра торган кеше булса, хурланмас та идең! Колхоз рәисебез фәлән җирдә Яңа ел үткәрергә булышкан, төгән җирдә тегеләй иткән дип, газета битләреннән укыйбыз. Шушы сабыйларны да Яңа ел бүләгеннән мәхрүм иткәч, икейөзлеләнеп кенә йөрми микән?!

Балтач районының бер авылыннан.

Комментарии