БДИ дәвам итә

Кичә Русиядә бердәм дәүләт имтиханнарының икенче сериясе башланды. Бу юлы аны башлангыч һәм урта профессиональ уку йортларын, шулай ук урта мәктәпне узган ел тәмамлаучылар тапшыра. Быел авыру яки башка сәбәп аркасында башкалар белән бергә тапшыра алмаучылар да, төп предметларның берсеннән –– математикадан яки рус теленнән икеле алучылар да бу имтиханнарга кертелә.

Ләкин Татарстанда 1690 укучы бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаган иде. Алар урта белем турындагы документны да ала алмады. Бу хакта республиканың керемнәрне легальләштерү һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрү комиссиясендә сүз барды. Апас районында 5 кеше, Буада – 3, Чистай һәм бирә алмаган яшьләрнең саны 120 һәм 124кә җиткән.

эчендә бер районда 12 кеше бирә алмаган, башка районда 168 кеше бердәм дәүләт имтиханында бик аз балл җыйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, министрлык төбәкләрендә бердәм дәүләт имтиханын тапшыру саннарын тикшерәчәк, дип белдерде. Кайбер төбәкләрдә баллар бик югары, башкаларында – бик түбән.

(Теманың дәвамы 2нче биттә)

Эчүчелек бетәрме?

Медведев эчүчелеккә каршы көрәшмәкче. “Без хәзер туксанынчы елларга караганда да күбрәк эчәбез. Гәрчә ул чор авыррак булса да”, – диде ул сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова белән очрашкач. Президент эчүчелеккә каршы көрәшү өчен, антиалкоголь программа да булдырырга кушты.

Голикова сүзләренчә, 2009 ел бюджетында беренче тапкыр эчүчелеккә каршы пропаганда өчен акча билгеләнде. Быел бу нисбәттән 830 миллион сум тотылачак. Киләсе елда – 820, ә 2011 елда 850 миллион сум акча аракының зыяны хакындагы пропагандага сарыф ителәчәк. Голикова сүзләренә ышансаң, инде беренче нәтиҗәләр билгеле. Быелның биш аенда гына да балалар туу саны, узган ел белән чагыштырганда, 3%ка арткан, ә үлем 28,3%ка кимегән. Никахлашулар 6,1%ка арткан, шул ук вакытта аерылышулар 3,7%ка кимегән.

илдә автомобиль җитештерүгә яңа ярдәм булдырды

Кредитка автомобиль сатып алу мөмкинлеге арттырыла. Хәзер әлеге программа нигезендә кредит 600 мең сумга кадәр бирелергә мөмкин. Владимир Путин шундый карарга кул куйды.

Билгеле булганча, ташламалы автокредит программасы апрель аенда эшли башлады. Моңарчы 350 мең сумлык автомобиль генә сатып алырга мөмкин иде. Ләкин бу бәядәге автомобильләр саны бик чикләнгән. Хәзерге хак исә Русиядә җитештерелүче барлык автомобильләрне дә сатып алырга мөмкинлек бирә. Беренче взнос 30%тан 15%ка төшерелгән. Шулай ук кредитны кайтару срогы да 3 елга җиткерелде. Ә моңарчы кредит алучы бурычын 2011 елның 31 декабренә кадәр кайтарырга тиеш иде.

Камера “дед”ларны аулый…

Армиядәге казармаларга тиздән камералар урнаштырылачак. Армия генераллары шул рәвешле “бабайлык”ка каршы көрәшмәкче, дип хәбәр итә “РИА-Новости” агентлыгы. Камера нинди казармаларны күзәтәчәк һәм ул күпмегә төшәчәк, бу хакта әлегә әйтелми. Моннан тыш, Саклану министрлыгы җитәкчелеге хәрби комиссариатлардагы ришвәтчелеккә дә игътибарны арттырмакчы була.

Русия арттан алдынгы

Бөекбритания белгечләре иң бәхетле илне ачыклады. Тикшерүләр күрсәткәнчә, Коста-Рика иң яшел һәм бәхетле ил санала икән. Бу ил гражданнарының 85%ы үз тормышларыннан канәгать. Гомер озынлыгы да биредә 78,5 ел.

Рейтингта гомер озынлыгы, халыкның тормыштан канәгать булуы, экологик халәт исәпкә алынган. Бу исемлектә Русия арттан сөйрәлә – 172нче урында. АКШ – 114, Бөекбритания – 74, ә иң беренчеләр – Латин Америкасы илләре.

Ирләр бик аз

“Росстат” фаразына караганда, илдә хатын-кызлар саны арта бара. Бүген 100 ир кешегә 163 туры килсә, тагын 20 елдан 100 иргә 166 артык булачак. Бу гүзәл затларның 16,6%ы ялгыз калачак дигән сүз. Киров каласы исемен үзгәртергә мөмкин

Киров каласына тарихи Вятка исемен кайтару мәсьәләсе референдумга чыгарыла. Исемне алмаштыру комиссиясе Киров өлкәсе губернаторы Никита Белыхка бу хактагы фикерләрен тәкъдим итте. Ул 6 миллион сумга төшәргә мөмкин, дип хәбәр ителә.

Губернатор Никита Белых бу максаттан акча җыю мөрәҗәгате белән чыкты. Референдумның көне әлегә билгеләнмәгән. Киров исемен алмаштыруга җирле коммунистлар каршы чыга.
Гомерлек номер

Киләчәктә кесә телефоннары операторларын алыштырган вакытта да номерлар сакланып калырга мөмкин. Тиздән Татарстанда шундый тәҗрибә үткәрмәкче булалар, дип хәбәр итә “РБК Дейли”. Дөрес, операторлар үзләре бу яңалыкка шикләнеп карый. Алдагы бер-ике елда тиешле закон кабул ителсә генә, бу эш гамәлгә куелачак, дип саный алар.

Байлар исемлегендә Шәймиев тә бар

Еллык кереме югары булган Русия төбәк башлыкларының унысы арасында Президенты тә бар.

Иң югары керем Красноярск крае губернаторы Александр Хлопонинда – 634 миллион 989 мең сум. Унынчы урында исә Татарстан Президенты Шәймиев тора. Аның кереме – 8 миллион 632 мең сум булган.

Хәзерге вакытка губернаторларның 85%ы үз керемен күрсәткән.

Яр шәһәрендә 27 яшьлек рецидивист кулга алынды. Ир-ат берничә көн элек кенә төрмәдән чыгып, туган шәһәренә кайткан була. Кайткач, яңадан элеккеге кәсебенә алына ул. Төнлә якындагы мәктәп яныннан узып барган элеккеге танышына ташланып, кыйммәтле кәрәзле телефонын талап ала. Баскынчы күздән югалуга ук, 24 яшьлек туташ милициягә мөрәҗәгать итә. Санаулы минутлардан килеп җиткән сакчыллык бүлеге экипажы озын куллы егетне табып тоткарлый. Югалган «Нокия N73» тә янәшәсендә табыла.

Мәктәпләрдә акча җыю законсыз

Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә акча җыюның канунсыз гамәл булуын таныды, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге.

2009 елның маенда Казан хокук яклау үзәге ата-аналардан җыелган шикаятьләрне республика прокуратурасына тапшырган иде. Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен тикшерү бүлеге начальнигы Җәүдәт Ибраһимовтан җавап алынган.

Шикаятьләрнең аноним булуы тикшерү эшен катлауландырды, диелә әлеге җавапта. Ибраһимов фикеренчә, ата-аналарның мондый кыюсызлыгы мәктәпләрдәге канунсыз гамәлләргә нигез булып тора. Һәм тикшерүләргә комачаулык тудыра. Шуңа да карамастан прокуратура мәктәпләрдә канунсызлык гамәлләре булуын ачыклаган. Мәсәлән, Чаллыдагы 9нчы урта мәктәп директоры узган елның май аенда ата-аналардан кертемнәр һәм аларны файдалану турында шартларны документлаштырган. Документ нигезендә взносларның күләме әти-әниләр тарафыннан билгеләнә һәм ул ата-аналар комитеты, мәктәп советы тарафыннан раслана. Бу федераль законнарга каршы килә. Чөнки взнослар даими һәм мәҗбүри характерда җыела. Казанның Вахитов районындагы ике мәктәптә дә канунсызлык очрагы теркәлгән. Мәсәлән, 51нче мәктәптә ата-аналар һәр чирек саен мәктәп фондына 100-150 сум акча кертергә тиеш. 39нчы мәктәптә исә взнослар күләме 1200 сум һәм ул мәктәп хезмәткәрләренә өстәмә түләү өчен дә сарыф ителгән.

Җәүдәт Ибраһимов, үз хатында мәктәпләрдәге бу проблеманы иҗтимагый оешмалар ярдәмендә хәл итәргә җиңелрәк булыр иде, дигән өмет белдерә.

– Без прокуратура фикере белән тулысынча килешәбез һәм мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюга каршы чыгабыз, – дип белдерде Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге начальнигы Андрей Сучков.

Моңа кадәр прокуратура Казанның 7 мәктәбендә хокук бозулар булуын искәрткән иде. Әлеге мәктәп директорлары дисциплинар җаваплылыкка тартылган. 38 кеше – скинхедлар корбаны

Русиядә 2009 елның беренче яртысында милләтара нәфрәт аркасында 38 кеше үтерелгән, 106 кеше зыян күргән. Хокук яклаучылар, икътисадый кризис аркасында, алга таба бу саннар артачак, дип фаразлый.

Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод хәбәр иткәнчә, һөҗүмнәргә башлыча үзбәк, кыргыз, таҗик кешеләре дучар була. Иң күп җинаять Мәскәүнең үзендә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән. Русия башкаласында 21 кеше һәлак булган, 68 кеше зыян күргән, шулай ук Петербург һәм Ленинград өлкәсендә, Түбән Новгородта, Калининград һәм Ярославльдә дә милләтара нәфрәт аркасында кылынган җинаятьләр теркәлгән, дип хәбәр итә newsru.com.

Комментарии