Авылга – 80 ел

Татар илендә Сабантуйлар дәвам итә. Шунысы сөендерә: авыл халкы, якташлар берләшеп, бу бәйрәмгә яңа төсмер өсти, инде аны оныта башлаган урыннарда да мәйдан кора. Безгә дә шундый күркәм бер бәйрәм шаһите булырга туры килде.

АВЫЛ – РЕВОЛЮЦИЯ БАЛАСЫ

Аксубай районы Кызыл Тау авылы. Ул революциядән соң оешкан. Соңгы елларда авылларны бетерүгә йөз тотылса, ул чагында яңалары барлыкка килгән. Революцион исеменнән үк аңлашылганча, халык 1929 елда Кызыл Тау исеме бирелгән авылга күчеп төпләнә. Авылның күтәрелеш кичергән еллары күп булган. Аннан таркалу процессы башланган. 60нчы елларда Кыязлыга кушылгач бер тапкыр ятим хәлдә калса, инде үзбаш булып яшибез дип, дәртләнеп эшли башлаганда гына, дөньялар буталып китә. Хуҗалар әллә кайлардан килә дә бер-ике ел эшләп китеп бара… Ә авыл халкы һаман шул проблемалары белән кала бирә. Инде менә районның күп авылларын аякка бастыручы “Вамин-Аксу” агрофирмасы Кызыл Тауны да үз канаты астына сыендыргач, җиңел сулап куя авыл халкы. Хуҗалык җитәкчесе дә үз авылларыныкы. Искәндәр Зәйнуллинның булдыклы егет икәнлеген районда бик яхшы беләләр. Моннан 10 ел элек биредә эшләгәндә, авыл Сабан туен соңгы тапкыр нәкъ менә шул Искәндәр оештырган була. Һәм менә авылга тагын Искәндәр җан өрә…

САБАНТУЙ ӘЙЛӘНЕП КАЙТТЫ

Тирә-якта яхшы беләләр бу як халкын. Бердәм, дус, бертугандай яшәүче йөзләп кенә йорты булган авылдан тирә-якта көнләшәләр дә хәтта. Кызылтаулыларның бергәләшеп өмә ясап өй күтәрешүләренә, берәр эш чыкса, дәррәү кузгалуларына, бер-берсенә бушлай булышуларына сокланалар. Шулай бердәм булып, авылны талауларга юл куймаулары аркасында да биредә җитәкчеләр озак эшли алмаган бугай… Менә Сабантуй “исе” чыккач та, бар авыл өмәгә күтәрелә. Урман аланындагы умарталыкта мәйдан көйлиләр. Балалар да, өлкәннәр дә читтә калмый. Капка-койма буяла, урам-тыкрык, чишмәләр чистартыла. Бәйрәмне уздыру комиссиясе чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларына чакырулар юллый. Акча җыела… Кассир Мәүлия Хөснуллина 35 мең сум акча җыелганын зур горурлык белән хәбәр итте. Беркем читтә калмаган. Хәтта мохтаҗлар да китергән сәдаканы. “Таякка таянып, сәдака китерүче сукыр әбиләрне дә күргәч, күзләрем яшьләнде”, – ди ул. Әбиләр исә аптыраган Мәүлияне тынычландыра: “Бу бит безнең җиребез өчен сәдака. Авылыбыз яшәсен өчен беркем дә читтә кала алмый”, – дип җаваплый алар. “Әле 9 мең сум акча калган, анысы белән чишмәләрне тазартачакбыз, авылыбызны матурлыйбыз”, – дип сөенә Мәүлия апа.

Хәер, Сабантуй алдыннан мәйдан янындагы чишмә чистартылган инде. Безнең сабакташ дустыбыз, хәзер Кыязлы урта мәктәбе директоры Искәндәр Могыйнов Сабантуйга әзерлек турында горурланып сөйләде. Авыл соңгы 3 көндә кырмыска оясы кебек гөжләп торган. Балаларга кадәр: “Искәндәр абый, безгә дә эш бирегез, дип алҗытып бетерделәр”, – ди ул.

Хәер, кулына көрәк, балта тотып чабып йөргән хуҗалык җитәкчеләре – сирәк күренеш. Ике Искәндәр барын да башлап йөргән. Сабакташым Искәндәрнең адашы, хуҗалык җитәкчесе Искәндәр Зәйдуллин үзе чишмә чистартырга кереп киткәч, кесәсендәге документларын суга төшерә, документлар артыннан үзе чума яза, шунда суга төшкән телефоны сафтан чыга…

“Вамин-Аксу” ширкәтенең дә, район хакимиятенең дә саллы матди ярдәме бу бәйрәмне купшы итәргә мөмкинлек биргән. Әнә шундый күмәк көч белән искиткеч бәйрәм килеп чыкты Кызыл Тауда.

КЫЗЫЛ ТАУ МӘЙДАН ТОТА

Кайлардан гына кайтмаганнар бәйрәмгә! Яшел чирәм түшәлгән урамнарының киңлеге белән аерылып торган Кызыл Тау авылының моның кадәр машина, кунак кабул иткәне булмагандыр әле.

Хуҗалык җитәкчесенең үз авылы өчен шатлануы йөзенә чыккан: “Күп авыллар сүнеп бара. Аларны тергезеп җибәрү максатыннан оештырыла мондый бәйрәмнәр. Һәммәгезне дә олы юбилей белән котлыйм”, – диде “Вамин-Аксу” ААҖ башкарма директоры Искәндәр Зәйнуллин, мәйданда якташларын котлап. Җитәкче озак еллар эшләгән авылдашларын мәйданга чакырды. Шундый олы бәйрәм көннәрендә хезмәтеңне югары бәяләүләрен күрүдән дә шатлыклы мизгелләр бар микән ул?!

“Вамин” оешмаларына республикада зарланулар еш ишетелсә дә, Аксубайдагы “Вамин” башка. Халык ярата бу оешманы. Урындагы җитәкчеләре шул ук халыкка хөрмәт белән карагангадыр мөгаен. Кешеләре дә яхшы шул… Әнә район хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов мондагы тәртипкә соклана: “Тормышлары авыраеп киткән авыллар районыбызда күп, аларга җан өрергә тырышабыз. Фермалары сүтелеп, таланып беткән авылларда эшне җайлап җибәрү авыр булачак, билгеле. Ә менә бу авылда искиткеч тәртипле, намуслы кешеләр яши икән. Рәхмәт сезгә. Бушап калган фермаларның хәтта ишек тоткасына да кагылучы булмады биредә. Хәзер фермаларга мал кайтарыла башлады. Озакламый Кызыл Тау гөрләп торачак.”, – диде ул.

Авылның имам-хатыйбы Абдулхәлим Заһидуллин үзенең теләкләрен җиткереп Коръән чыккач, мәйдан халкы кул күтәреп, дога кылды. Дулкынландыргыч мизгелләр булды бу.

Мәктәпнең элеккеге директоры Әхмәтзыя Моратшин авыл тарихы белән таныштырды. Шушы көннәрдә тарихны барлаган өченче китабы да табадан төшәсе икән.

Бәйрәмне Тәслимә һәм Алим Идиятуллиннар алып барды. Алимны “районның Салаваты” дип йөртәләр икән. Искиткеч матур төзелгән программага кайткан кунаклар, авыл халкы да килеп кушылды. Теләүчеләр якыннарын туган көннәре, матур юбилейлары белән котлый алды. Әнә Айгөл Могыйновага котлау сүзләре яңгырый. Ул бүген генә кызыл диплом алып кайткан. Җыр-бию милли уеннар белән үрелеп барды. Гадәти генә Сабантуй түгел, ирешкән уңышларны, эшләнгән изге эшләрне җепкә тезә торган тарихи вакыйга да бу.

Көрәш мәйданына яшүсмерләр атлый. Араларыннан вакытсыз киткән, яраткан физкультура укытучылары Җәмил Сафиуллин призына көрәшә икән алар. Үзе исән булса, Җәмил абыйлары үз укучыларына сокланып туймас иде. Бүләкләр дә саллы. Батырга дигән тәкә Җәмил Сафиуллинның туганнарыннан. “1 сентябрьдә җиңүчеләргә кубоклар тапшыралачак”, – дип сөендерде мәктәп директоры Искәндәр Могыйнов. Өлкәннәр арасындагы көрәштә Кыязлы егете Рүзәл Кыямов батыр калса, Кызыл Таудан Рәмис Әхмәтҗанов икенче урынны яулап, авылы данын яклады.

КЫЗЫЛ ТАУДА “БУЛДЫРАБЫЗ” СҮЗДӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

Авылның шагыйрәсе, укытучы Мәүлия Хөснуллина “Кызыл Тау авылына мәдхия” шигырен укыганда, мәйданга атлар килеп керде. Горур яңгыраган шигырь юллары җиңүче атларны алкышлаган сыман булды. Бу якның матур йоласы бар икән. Мәйданга килгән өлкәннәр җайдаклар әйләнеп үткәндә, үз сәдакаларын (бу очракта бүләкләрен дияргә дә булыр иде) тапшыра, ат ялларына яулык бәйли. Арттан килгән җайдак янына килүчеләр күбрәк тә була.

Кызыл Тауда әнә шундый зур бәйрәм үтте. “Мәйданны әйләнеп чыктым, бер генә исерек тә күрмәдем. Тәртипле бәйрәм. Район бәйрәмнәрен дә монда үткәрерлек. Тырышсак, булдырабыз икән”, – дип район җитәкчесе дә аңа югары бәя бирде.

Сабантуйны оештыруны башлап йөрүче Искәндәр Могыйнов матди ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, кайткан авылдашларына, бигрәк тә авыл кешеләренә рәхмәтле.

80 еллык юбилеен билгеләп үтүче Кызыл Тау авылы тарихына бүгенге бәйрәм онытылмас вакыйга булып кереп калыр.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА

-Аксубай-.

P.S. Игелекле эш изге була шул ул. Аксубай ягына юмарт булмаган яңгырлар мәйдан тәмамланганын гына көтеп торды да, кичен табигатьне яшәртеп бөтен Аксубайны шифалы яңгырына күмде.

Комментарии