«Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка» – 4

«Ул егетләрдән бөтен авыл халкы курка» – 4

Хәтерлисездер, газетабызда берничә мәртәбә Зәй районының Аксар авылында булган аяныч хәл турында язган идек. 2018нче елның сентябрь кичендә безгә мөрәҗәгать иткән Гүзәл ханым Хәбибуллинаның дүртенче улын – 29 яшьлек Эдуардны кара канга батырып кыйнап кайтаралар. Кыйнаучыларның кем булуы да билгеле – авылдаш егетләре: бертуган Илнур һәм Тимур Тәхаутдиновлар. Һәм Раил Шакирҗанов.

Бу эш полициягә генә барып җитмичә, мәхкәмәгә үк тапшырылган иде. Без Гүзәл ханым белән элемтәдә тордык һәм судларның ни белән тәмамланачагын күзәтеп бардык. Һәм күптән түгел карар чыгарылды.

– Мәхкәмә утырышлары ярты елга сузылды, безнең ул егетләргә тиешле җәза биреләчәгенә өмет бар иде, әлбәттә. Гаделлеккә ышанып йөрдек. Болар үзләрен суд саен бик иркен тоттылар, күзгә карап көлеп тордылар, адвокатлары белән көлешеп утырдылар. Әллә ни исләре китмәгән кебек тоелды. Суд дәверендә без, барысы да нормаль бара, дип уйладык. Прокурор судьядан егетләргә 5әр ел, Илнур дигәненә 5 ел да 4 ай төрмә дигән карар кабул итүен сораган иде. Чөнки аларның гаепләнү маддәләре дә шактый саллы: «Кеше урлау», «Кешене үтерү белән янау» һәм кыйнау. Болар: «Безне утыртмагыз, без гаепле түгел, безнең төрмәгә утырасы килми», – дигән сүзләр сөйләделәр. Барысын да минем улым Эдикка сылтадылар. Имеш, ул үз теләге белән утырып киткән булган машинага. Имеш, үзе кыйнаган ул егетләрне. Судлар барышында, төрле сүзләр дә ишетергә туры килде. Тәхаутдиновларның безгә карата янау сүзләре иде бу. Имеш, утыртмасалар, безгә көн күрсәтмәскә исәпләре. Шулай да, без курыкмадык, чөнки иманыбыз камил иде – бөтен дәлилләр дә бар. Тик соңгы судта казый егетләрнең берсенә 1 ел 8 ай шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, калган икесенә төзәтү эшләре дигән карар чыгаргач, шок булды. Бөтен гаепләү маддәләрен дә алыштырып бетерде казый: имеш, алар минем малайны урлап китмәгәннәр урманга – тыныч урында кыйнау өчен алып киткәннәр. Имеш бензопила белән үтерәбез дип янамаганнар, чөнки бензопила эшләми торган булган. Шушылай итеп, коры чыктылар кабат судан. Аларның кылган гамәлләрен хулиганлык дип кенә калдырдылар. Судтан чыккач, әй көләләр инде. «Нәрсә утырттыгызмы, утырта алдыгызмы соң? Әйттек бит без сезгә утырта алмаячаксыз дип!» – диделәр. Шулай итеп без генә түгел бөтен авыл шокта калдык. Кабат коры чыктылар. Боларга Зәйдә берни дә булмаячак, дигән фикергә килдек бөтен авыл белән. Тик мин гаделлек эзләүдән туктамыйм. Югары мәхкәмәгә бирдем. Анда чыккан карарда да гаделлек булмаса, Мәскәүгә барырбыз. Болай гына калдырмыйм, туктамыйм барыбер, – ди Гүзәл ханым.

Вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз. Судларның ни белән тәмамлануы хакында тагын бер язып чыгарбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии