Серле йомырка кыйссасы

Серле йомырка кыйссасы

4нче июнь – Ураза Гаете көне. Иртәнге уннар тирәсендә редакция телефоныбыз шалтырады. Бер апа куана-куана телефонга сөйли: «Сезгә сөйлисем килгән бер кызыклы әйбер бар иде! Гәҗиткә язам дисәгез, бер күңелле әйбер булды әле!» – ди үзе шатлыктан балкып. «Нәрсә булды?» – дип сораштырам.

Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче 78 яшьлек Әлфия апа Вәлиуллина булып чыкты бу шалтыратучы. Бактың исә, Гает бәйрәме алдыннан аның бер тавыгы сәер йомырка салган икән!

– Бүген тавык оясыннан алып кердем, берсе әллә нинди, кытыршы. Тукта әле, нәрсә микән бу, дип, ныклабрак карасам – исем китте. Сәгать циферблаты төшерелгән! Түп-түгәрәк итеп ясалган, әле сан урыннары да беленеп тора! 2, 3, 4 дигән саннары да бар, Сәгатенең уклары гына юк түлке. Галәмәт бит бу. Мондый хәлне беренче күрәм әле мин. «Аллаһ», «Бисмиллә» дип язылганнарын күргән бар иде дә, монысы бөтенләй сәер әле моның! – дип аңлатты шалтыратучыбыз.

Бу йомырканы гади кызыл тавык салган икән. Ихатасында әллә ни күп тавыгы да юк үзенең – былтыр көздән суярга кызганып калдырылган биш тавыкның берсе шушындый күчтәнәч ясаган.

– Әлегә суыткычта тотып торам. Ашамыйм инде мин бу йомырканы, торсын – матур бит.

Гает бәйрәме алдыннан гаеткә торырга онытмасыннар дип, сәгать җибәргән минәйтәм миңа Аллаһы Тәгалә!

Әлфия апа Вәлиуллинаның мондый гаҗәп йомыркасын үзебезнең дә күрәсе, укучыларыбызга да күрсәтәсе килә иде. Тик 78 яшьлек ханымның телефонында Ватсап булуы икеле, шуңа күрә, күршеләренә кереп, йомырканы фотога төшерттереп алсын да, безгә җибәрсеннәр, дип уйладым. Төштән соң бу карточка бездә булырга тиеш иде инде. Тик юк та юк. Карточка гына түгел, Әлфия апа Вәлиуллина үзе дә юк! Тып-тын, беркем шалтыратмый. Ниһаять, бер мәлне кабат телефон шалтырады.

– Чукынды теге күкәй! – ди таныш тавыш.

– Ни булды, Әлфия апа?

– Их, әрәм булды. Сезгә карточкага төшереп җибәрсеннәр өчен, бер кесәмә күкәйне салдым да, урамга бер авылдаш хатыннарга киттем. Ялгыш күкәйле кесәмә телефонны да салганмын. Урталай ярылган, кабыгы бигрәк юка булган икән. Чукынды күкәй… Кире кайтып киттем инде хәзер, төшереп җибәреп булмады сезгә, – диде ул.

Әрәм булган икән шул. Шулай да, күңелегезне төшермәгез, Әлфия апа. Бу йомырканың сәгатьле булуы юкка гына булмагандыр: миңа карап кал, вакыты чыккач, ватылам мин дигән аңлатма булгандыр әле… Иң мөһиме – сез бу могҗизаны үз күзләрегез белән күргәнсез һәм хәтта тотып та карый алгансыз! Рәхмәт, яңалыгыгыз белән бүлешүегезгә! Шулай бердәм, дус булып яшик, укучыларыбыз!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии