Авыл халкы ник кирәкме?

22нче майда (№20, 2019 ел) басылган «Безнең гәҗит»не алып укыдым да тагын сезгә язарга булдым әле. Андагы Айгөл Закированың «Авыл халкы үзара салым түләргә генә кирәкме?» дигән язган язмасы ошады. Юк, салым түләр өчен генә түгел, сайлауларда властька кирәк кешеләрне дә сайлатырга кирәк бит әле ул мескен халык аларга. Ә инде авылдагыларның тормышын яхшырту турында фикер белгертү, һич югында шәһәр кешеләре белән тигез дәрәҗәдә яшәрлек шартлар тудыру турында уйлап караучы да юк диярлек. Бу сүзләрне Айгөл Закировага ияреп әйтүем түгел, бу турыда Республика Президентына барып җитеп, аңа сөйләргә тырышып йөргән кеше мин. Ләкин ике ел йөреп тә шушы теләгемә ирешә алмадым. Мин гомерем буе авылда яшәп, авылда эшләгән кеше. 30 ел колхоз рәисе булдым. Пенсиягә чыккач та әле шушы җирдә 16 ел фермер булып икмәк үстердем. Колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә бүгенге президентыбыз Рөстәм Нургалиевич белән берничә мәртәбә күрешеп сөйләшкән идек тә әле (ул вакытта президент түгел иде). Аңа приемга эләгеп, авылның авырлыкларын һәм аннан чыгу юллары барлыгын сөйләрмен, дип өмет иткән идем, ләкин аны урап алган чиновниклар аша үтеп булырлык түгел икән.

Бүгенге авылның авырлыкларын да санап китим әле. Авылда эшләп пенсиягә чыккан кеше иң аз пенсия ала. Шәһәрнекеләр белән чагыштырырлык та түгел. Бүген авылда эшләүче дә хезмәт хакын ике мәртәбә азрак ала. Шушылар өстенә аларга безнең власть өстәмә салым да уйлап тапты бит әле. Ул «үзара салым» дип атала. Ничек мескен халык диеп әйтмисең инде аларны? Минем уйлавымча, бу авырлыклардан чыгу юллары бар. Ул юл – авылдагы төп байлык булган җирдән (сөрү җиреннән) тиешле күләмдә акча табышы алу. Бу турыда мин кайчандыр министрыбыз Марат Готович белән очрашуда әйткән идем һәм мин аны ышандырган идем кебек. Ләкин ни өчендер ул безнең республикада кулланыш таба алмады. Ә бит Русиянең кайбер регионнарында бу ысул яхшы гына нәтиҗәләр биреп, авыл җирлегендә яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең дә хезмәт хаклары һәм пенсияләр шәһәрдә яшәүчеләрнекеннән ким түгел. Шуның өстенә үзара салым дигән өстәмә салым да юк.

Тагын бер нәрсәне аңлатып китим әле: нигә ул өстәмә салымны кертергә мәҗбүр булды соң җитәкчеләребез? Чөнки җирле муниципалитетларның (элеккеге авыл советларының) бюджеты алар биләгән җирләрдән килгән акча табышына салына торган салымнан җыйнала бит, ә табыш шулкадәр бәләкәй, аңа салына торган салымы да бәләкәй. Өстәп шуны да әйтик, күп кенә авылларда сөрелмичә, чәчелмичә ятучы җирләр дә җитәрлек. Менә шушы хәлләр китерә дә инде болай да хәерче халыктан (күбрәк пенсионерлардан) муниципалитетның бюджетын өстәмә налог җыеп тулыландырырга. Минем тәкъдимем шул: без бу хәлләрне гәҗитебездә киңрәк яктыртырга тиешбез.

Җәүдәт МӘННАНОВ,

Әлмәт районы, Сөләй авылы

Комментарии