«Татарлар эзәрлекләнгән Кырымга барудан баш тартам»

«Татарлар эзәрлекләнгән Кырымга барудан баш тартам»

Мари Иле татарлары активисты, республиканың татар мәдәният үзәге хезмәткәре, «Рәйхан» фольклор ансамбле артисты Рамай Юлдашев 21-24нче сентябрьдә Кырымда узачак «Түгәрәк уен» Русиякүләм фольклор фестивалендә катнашудан баш тарта. Аның фикеренчә, кырымтатарларны эзәрлекләүләр, кулга алулар дәвам иткәндә, хокуклары бозылганда, анда барып җырлап-биеп йөрү күңелгә ята торган әйбер түгел.

«Намусыма тап төшерәсем килми, күңелем дә тартмый. Кырымда әле яңа гына Мөэминә Алиеваның үлеме дә тетрәндерде. Кырымтатарларны эзәрлекләүләр туктамый. Кырымтатарлар эзсез югала, аларны кулга алалар. Кырымтатарларның милли-демократик хәрәкәтендәге үз фикерен белдергәннәргә сәяси һәм рухи басым көчәя. Мин, Русиянең кайсы гына төбәге булсын, «Түгәрәк уен» Курган өлкәсендәме, Оренбургтамы, хет кайда үтсен, барган булыр идем», – ди Юлдашев.

Мари Иленең татар мәдәният үзәге фольклор ансамбльләре «Түгәрәк уен» фестиваленең беренчесеннән үк сәхнәдә. Республикада «Рәйхан», «Сандугач» вокаль ансамбле, «Болгар» бию төркеме халыкның борын-борыннан килгән җырлы-биюле күренешләрен сәхнәгә куя. Моннан ике ел элек үзләренең гөсләчеләр ансамбле оешты.

Башка татар ансамбльләре исә Кырымга барырга җыена. «Алар бит татарлар, 85-90 проценты «крымнаш» дип йөри. Мин аларга сәясәтнең төбендә ни ятканын аңлата-аңлата ардым, хәзер аңлатасым да килми. Барысы да Русия телевидениесе алып барган пропаганда корбаннары. Алар чын вазгыятьне белми, чөнки бәйсез Интернет сәхифәләрдә утырмыйлар, барысы да телевизорга баккан», – ди Юлдашев.

Аның сүзләренчә, Җамаланың Евровидениедә җиңүен татар мәдәният үзәгендә, нәкъ Русия телевидениесе сөйләп торганча, гаепләп чыгучылар да булган. Җиңүне сәясәт белән бәйләгәннәр.

Юлдашев Кырымны Русия оккупацияләгән вакытта Татарстаннан сәнгать коллективларының, артистларның, депутатларның барып, кырымтатарларны Кремль алып барган сәясәткә аударырга тырышуын да хупламый.

Рамай әфәнде Кырымнан Татарстанга йә булмаса башка милли республикага нинди генә кырымтатар ансамбле килсә дә, зурлап, хөрмәтләп каршы алынырга тиеш, дигән фикердә. Татар конгрессы вәкилләренең, татар язучылары һәм татар сәясәтчеләренең Кырымдагы чын вазгыятькә карата ачык һәм төпле итеп үз сүзләрен әйтмәүләрен дә гаепли ул.

Узган елның 23-25нче сентябрендә Мари Илендә Русиякүләм «Түгәрәк уен» фестиваленең чираттагысы үтте. Анда Кырымнан килгән «Илһам» ансамбле дә катнашты, киләсе фестивальнең Кырымда булачагы белдерелде.

Наил АЛАН

Чиркәүнең ислам җирләренә экспансиясе көчәя

Узган ялларда Урыс правослау чиркәве патриархы Кирилл Башкортстанга сәфәр кылды. Ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, элекке президент Мортаза Рәхимов муенына тәре тагарга да өлгерде. Тиздән Кирилл Казанга килергә җыена кебек.

Мәскәүнең тел өлкәсендә экспансия яки Русия патриотизмы тәрбияләү кебек, милли республикаларга карата алып барган сәясәтенә хәзер чиркәү дә килеп кушылды.

Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Кирилл күптәннән Уфада булырга җыенуын, Екатерина IIнең ислам үзәге итеп Уфаны сайлавының юкка түгел икәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә, моңа милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең дустанә булуы сәбәпче булган. Ул шулай ук урыс правослаулары динне кылыч ярдәмендә таратмавын да әйтте. Башкортстанда правослау гыйбадәтханәләр, монастырь-чиркәүләр төзү һәм төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Хәмитов, үз чиратында, киләчәктә дә чиркәүләр төзергә ярдәм итәчәген ышандырды.

Шул ук көнне патриархны Үзәк нәзарәттә мөфти Тәлгать Таҗетдин кунак итте. Таҗетдин Кириллга мактау сүзләре яудырып, шулай диде: «Хөрмәтле Изге зат! Дин, халык, Ватанга хезмәт итүдә без сездән үрнәк алабыз. Без, Ватанны сайлап алып булмый, аны Ходай бирә, дигән гыйбарәдән чыгып эш итәбез. Күршеләрне дә сайлап алып булмый, ул да Ходай ихтыярында, ә күрше үз туганың кебек».

Мәскәү рухание элекке президент Мортаза Рәхимов белән дә очрашты. Дөрес, моны республиканың рәсми мәгълүмат чаралары күрмәмешкә салышты. Кирилл очрашуда Рәхимовка I дәрәҗәле Сергий Радонежский ордены тапшырды. Мәгълүм булганча, күп кенә правослау чиркәүләр, заманында Мортаза Рәхимов җитәкләгән «Урал» фонды ярдәмендә төзелде һәм төзекләндерелде.

Тиздән патриархның Татарстанга да сәфәре көтелә – бу хакта митрополит Феофан май аенда белдергән иде. Моңа кадәр Кириллның ике республиканың берсенә дә килгәне булмады. Белгечләр бу сәфәрләрне төрлечә бәяли.

«ХРИСТИАННАРНЫҢ ХӘЛЕ АЯНЫЧ»

Татар-башкортларны христианлаштыру тарихын өйрәнгән галим Илдус Заһидуллин Кириллның Уфага, Казанга килүендә зур сәясәт эзләргә кирәкми, дигән фикердә.

«Дәүләт структуралары иҗтимагый, дини оешмалар белән тыгыз аралаша, төрле өлкәләрдә элемтә бара. Әйтергә кирәк: дини оешмаларның, аеруча христианнарның проблемалары бик күп. Аны хәл итәргә кирәк. Теге яки бу конфессия башлыгы төбәкләрдәге хәлләрне өйрәнә икән, монда бернинди шаккатмалы вакыйга күрмим.

Русия патриархы Кирилл да шул төбәктәге чиркәүләр эшчәнлеге белән кызыксына, руханиларның эшләре белән таныша. Бу – чираттагы командировка. Әйе, Башкортстан да, Татарстан да мөселман республикалары, әмма анда да урыслар яши, ә алар тарихи яктан правослау динен тота. Правослауларның хәлләре мөселманнарныкы белән чагыштырганда авыррак. Мәсәлән, динне тотучы яшьләр күп түгел, христиан гыйбадәтханәләре җимерек хәлдә. Биналарны төзекләндерергә булыр иде, әмма «приход»та кешеләр юк, авыллардагы чиркәүләр буш. Ул яктан Татарстанда мәчет салалар икән, чиркәүгә дә өлеш чыгаралар. Ислам көчәя дип саныйм. Урыслаштыру беренче чиратта мәдәният өлкәсендә бара», – диде галим «Азатлык»ка.

«КИРИЛЛ АЛЕКСИЙДАН АКТИВРАК»

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә Русия патриархы ике республикада да тамыр җәяргә тели һәм моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә эшкә җигәчәк, ди.

«Хәзерге патриарх Кирилл мәрхүм Алексий Икенчедән активлыгы белән аерыла. Алар икесе ике төрле кеше. Алексий II командировкаларга аз йөрде, эшчәнлеген күбрәк үз резиденциясендә алып барды. Алексий II эшләгәндә Татарстан белән Башкортстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре үзгә иде. Мәскәү белән килешү бар иде: урыс чиркәве республикаларга тыкшынмады. Вәзгыять үзгәрде. Татарстанга Феофан куелды, ул дин белән генә шөгыльләнми, ә сәяси белдерүләр дә ясый. Казандагы тарихи биналарны кайтару эше белән мәшгуль, әнә татарча Инҗил нәшер ителде. Ә патриарх Кирилл, төбәкләрдә көчле шәхесләрен куеп, плацдарм оештыра. Тамыр җәяләр.

Тәлгать Таҗетдин урыс чиркәве белән тыгыз элемтәдә, ул аларның проектларын хуплый. Илнең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әле каршы тора. Кириллның абруе зур, Русия Президенты Владимир Путин да аның сүзләренә колак сала. Кирилл Казанга килеп нидер сораса, иманым камил, хакимияттәгеләр шунда ук чыгарып бирәчәк. Мөселман төбәкләрендә чиркәүләр саны артачак. Аларның кирәклеген аерым түрәләр, эшмәкәрләр авызыннан әйттерәчәкләр. Правослау үзәкләр артачак. Мәктәпләрдә правослау дәресләр кертелмәсә дә, факультатив рәвештә укытылуга ирешәчәкләр. Төрле иҗтимагый шураларда христиан руханилар саны артачак. Бүген акрын гына христианлаштыру, урыслаштыру сәясәте бара.

Бу очракта мөселманнар үз сүзен әйтергә, позицияләрен якларга, без аларга, алар безгә кагылмау килешүе булырга тиеш. Кызганыч ки, мөселманнарның дистә елга тәгаенләнгән стратегик планы, киләчәккә карап эш итү юк. Бу мөселманнар арасындагы бердәмлек булмауга да бәйле. Берничә мөфтият булуы, аларның үзара килешеп эшли алмавы безне көчсезләндерә», – диде Руслан Айсин.

Мөнир ВАФИН, Рәмзит АБУЛЯЕВ,

Римма ӘБДРӘШИТОВА, Ландыш ХАРРАСОВА

Фәүзия Бәйрәмованың «Күчем хан» романы төрекчә дөнья күрде

Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың «Күчем хан» тарихи романы төрек телендә басылып чыкты. Әсәрне Төркиядә яшәүче милләттәшебез, хокук белгече Фәнис Зыялы тәрҗемә итте.

«Күчем хан» 2007нче һәм 2011нче елларда татар телендә башта Казан шәһәрендә дөнья күрде һәм бик тиз арада таралып бетте. Фәүзия Бәйрәмованың бу романы себер татарлары тарихына караган беренче әдәби әсәр, шул ук вакытта ул документаль җирлектә язылган. Анда XVI гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы алып барган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның татар дәүләте өчен батырларча көрәше һәм аянычлы язмышы тасвирлана. «Күчем хан» – Төркиядә басылган Себер тарихына багышланган беренче зур, әдәби-документаль хезмәт.

Чаллы язучылар берлеге Фәүзия Бәйрәмованы «Күчем хан» романы өчен быелның Тукай бүләгенә тәкъдим иткән иде. Премия бирү комиссиясе шамаилче-рәссам Нәҗип Нәккашны, шагыйрь Газинур Моратны һәм «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дигән сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркемен билгеләде. Татар җәмәгатьчелегендә бүләк дөрес бирелмәде, дип фикер белдерүчеләр дә булды. «ВКонтакте» челтәрендә «Азатлык» радиосы үткәргән сораштыруда тугыз язучы арасында Бәйрәмова икенче урынны алган иде.

Русия халкы цензура барлыгын тоя

Русиядә фикер белдерүчеләрнең күпчелеге илдә хакимиятләрне тәнкыйтьләгән һәм цензура булмаган телеканал кирәк, ди. Сораштырылганнарның өчтән бере генә илдәге сүз ирегенә берни дә янамый, хакимиятләр мәгълүмат чаралары эшчәнлеген кысмый, дип саный. Әмма күпчелек телевизор аша гына яңалыклар белән танышуны хуп күрә, аңа альтернатива эзләми. Левада үзәгенең май аенда үткәргән тикшеренүләре әнә шуны күрсәтә.

2000нче елда сүз ирегенә куркыныч юк дип санаучылар илдә 58 процент булган. Владимир Путин 16 ел буе җитәкчелектә утырганда оптимистлар саны кимегән һәм өчтән бергә генә калган. Социологлар белдерүенчә, бу әлеге чорда иң түбән күрсәткеч.

Фикер белдергәннәрнең күпчелеге Русия телеканалларында цензура булу мөмкинлеген инкарь итми. 16 процент цензураның булуына тулысынча ышана, 42 процент бар дип уйлый.

БМО: Донбасста 9 меңнән артык кеше һәлак булган

2014нче елның апреленнән Донбасста низаг башланганнан бирле 9371 кеше һәлак булган һәм 21523 яраланган. Бу хакта БМОның кеше хокуклары идарәсе хисабында әйтелә.

3нче июньдә узган матбугат очрашуында оешманың генераль сәркатибе ярдәмчесе Иван Шимонович низаг нәтиҗәсендә күп кешеләрнең эзсез югалуын әйтте. Аның сүзләренчә, 2016нчы елның апрелендә Донецк һәм Луганск өлкәләрендә кеше югалу нигезендә дүрт меңгә якын җинаять эше ачылган.

Шимонович Украина көнчыгышында хәлнең кискен булып калуын әйтә. Апрель уртасыннан бирле Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре авыр техника санының артуын билгеләгән. Шимонович фикеренчә, Минск сөйләшүләрен үтәү өчен кичекмәстән чаралар күрелмәсә, хәрби низаг арту куркынычы зур.

Комментарии