Ветеран сурәте – мендәрдә

Ветеран сурәте – мендәрдә

Бөтен нәрсәне акча итеп күрүчеләр була. Әнә Казандагы бер фотосалонда сугыш ветераннарының фотоларын мендәргә бастыра башлаганнар. 40ка 40 см.лы шундый мендәр 650 сум, диелгән. Сувенир дип күрсәтелгән әле! Соңгы елларда «Үлемсез полк» хәрәкәтенә әби-бабайларның фотолары белән плакат ясату гадәте кергән иде инде. Махсус үлчәмнәре булган ул плакатны фотосалонда акча түләп ясаталар, 9нчы май үткәч, «кадерле ветераннар»ның сурәтләре чүп чиләгендә күренгәли. Мондый мендәрләрнең язмышы ничек булып бетәр. Хәер, маркетологлар анысын уйламый инде.

Комментарии