НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Бу сәхифәгә игъланнар «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан телдән игълан кабул итмибез! Белдерүегезне редакциябезнең 89270390353 телефонына СМС итеп тә язып җибәрергә мөмкин, газетабызның интернеттагы сәхифәсенә үзегез дә урнаштыра аласыз. Алар, телефоннары яки адресы да күрсәтелсә, аннан алынып, газетага да куела. Адресы: http://beznen.ru/yawci-pocmagi/.

Белдерүләр газетада бары тик телефон номерлары, яисә адресыгыз белән генә басыла.

Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.

***

Мин 45 яшьлек акыллы, тәртипле хатын-кыз. Шәһәрдә яшим. Җитди мөнәсәбәтләр өчен, зәвыклы, тәртипле, эш сөючән, яше 42–49 яшьләрдәге ир-ат белән танышыр идем. Күчеп китәргә риза түгелмен. Телефоным: 89872770174

***

Мин 60 яшьлек ир-ат. Ялгыз яшим. Ялгызлыктан туйган 50–60 яшьләрдәге татар хатыны белән танышыр идем. Тел. 89393037089

***

Мин Альбина, миңа 30яшь, кәҗәмөгез йолдызлыгында туган. Үзем Актаныш якларыннан булам.

Начар гадәтләре булмаган, эш сөючән, тормышка аек акыл белән караган, алдагы көнгә алдан план куеп яши белгән, бала яраткан, хатынын хөрмәт һәм ихтирам иткән, чибәр, акыллы ир белән танышырга телим.

Мин үзем аерылган, бабам бар. Булачак иремнең баласы булса да ярый. Мин аны үз балам кебек яратырга әзер. Бала яратам. Әгәр ерактан булсаң, күчер китәргә теләгем бар.

Үзем турында кыскача шул, калганын яши-яши белербез.
Элемтә өчен тел.: 89375991855

***

Тормыш кору өчен кызлар белән танышам, мин 2 төркем инвалид булам, миңа 33 яшь. Башкортстан ягыннан. Искебалтач районыннан. Татарстан якларында яшәүче булса да ярый, район яки авылы да мөһим түгел. Ватсапка язып карагыз: 79373662909

Комментарии