Мостай Кәрим исемен йөрткән очкыч янып, 41 кеше һәлак булды

Мостай Кәрим исемен йөрткән очкыч янып, 41 кеше һәлак булды

5нче май кичендә Мәскәүнең «Шереметьево» һава аланында ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган очкычта янгын чыкты. Очкычтагы 78 кешенең (73 юлчы һәм 5 экипаж вәкиле) 41е һәлак булды. SU-1492 рейсы Мәскәүдән Мурманскига юл тоткан. Аэрофлот ширкәтенең рәсми вәкиле хәбәр иткәнчә, Sukhoi Superjet 100 очкычы каза хәлендә төшеп утырудан соң яна башлаган. Мәскәүдән Мурманскига таба 17:57дә күтәрелеп киткән очкыч 18:25-тә каза хәле турында хәбәр иткән һәм биш минуттан кире төшеп утырган. Кешеләр аннан ашыгыч коткару җайланмалары ярдәмендә чыгарылган. Очкычның арткы өлешендәге кешеләр чыгып котылырга өлгерә алмаган.

Очкыч белән идарә иткән Денис Евдокимов Baza-га белдерүенчә, очкычка яшен суккан, шуннан аның кайбер җиһазлары сафтан чыккан һәм җирдәгеләр белән элемтә өзелгән. Очучылар кире һава аланына кайтырга булган һәм тулы ягулык белән төшеп утырган. Янгын һавада түгел, җиргә төшкәч кенә башланган. Евдокимов әйтүенчә, төшеп утырганда очкычның тизлеге зур булмаган, барысы да инструкциядәгечә башкарылган. «Интерфакс» белдерүенчә, очкыч җиргә өч тапкыр бәрелгән һәм, арткы көпчәкләре ватылып, аның кисәкләре моторга эләккәннән соң, янгын башланган, ут очкычның арткы өлешен тулысынча ялмап алган. Җинаять эше ачылган, һәлакәтне тикшерү комиссиясе төзелгән.

Тикшерү комитеты очкыч һәлакәте сәбәпләре турында төп версияләрне атады:

– очучыларның, диспетчерларның һәм очкычны техник яктан тикшергән кешеләрнең тиешле дәрәҗәдә квалификациягә ия булмавы;

– очкычтагы җитешсезлек;

– һава шартларының начар булуы.

Sukhoi Superjet 100 очкычы «Аэрофлот» һава ширкәтенә карый. Ул язучы Мостай Кәрим исемен йөртә. Җитештерүче белдерүенчә, очкыч 2017нче елда ясалган, 2019нчы елның апрелендә аңа тулы техник хезмәт күрсәтелгән булган.

Бөтенрусия иминиятләштерүчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс белдерүенчә, «Аэрофлот»ның «АльфаСтрахование» иминиятләштерү ширкәте белән килешүе нигезендә, зыян күрүчеләргә 2,025 млн сумга кадәр акча түләнергә тиеш булачак.

Русия Boeing һәм Airbus очкычларына көндәш итәргә теләгән Superjet (SSJ-100) очкычы беренче мәртәбә җәмәгатьчелеккә 2007нче елның сентябрендә күрсәтелде, 2008нче елның маенда беренче очыш сынавы үтте. Барлыгы 170ләп очкыч җитештерелгән. Аларның күпчелеген Русия ширкәтләре куллана.

Бу очкычта еш кына төрле җитешсезлекләр ачыклана. 2016нчы елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы, җитешсезлек сәбәпле, кире төшеп утырырга мәҗбүр булды. 2012нче елда Индонезиядә Superjet очкычы һәлакәтендә 50 кешенең гомере өзелде. Бүгенге каза – Superjet очкычлары белән булганнарның җиденчесе.

«Шереметьево»да булган казадан соң, интернетта Sukhoi Superjet очышларын туктатуны сораган петиция булдырылган иде, газета типографиягә тапшырылганда ул 140 меңнән күбрәк имза җыйган инде.

«Әлеге фаҗигадән соң Sukhoi Superjet 100 очкычларын куллану туктатылырга тиеш – ватылулар, төрле хәлләр бик күп, ә хәзер кешеләр дә һәлак булды», – дип яза петиция авторы Елена Кузнецова.

Яулыклы укучылар турында мәгълүмат җыярга кушкан полиция хезмәткәренә дисциплинар чара күрелгән

Ата-аналар Казан мәктәпләрендә укучы яулыклы кызларның гаиләләре турында мәгълүмат җыюга каршы чыгып, прокуратурага зарланганнан соң, Русия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе тикшерү уздырган.

Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе белдерүенчә, дини гаиләләрдән булган мәктәп укучылары турында мәгълүмат җыюны оештырган полиция хезмәткәренә чаралар күрелгән. Бу турыда «Азатлык»ка адвокат Руслан Нәгыев сөйләде.

Казан мәктәпләренең берсендә укучы кызның ата-анасы, хокукларын яклауны сорап, Нәгыевкә мөрәҗәгать иткән иде. «Без Эчке эшләр министрлыгының мәктәпләрдән яулыклы кызлар исемлеген таләп иткән хезмәткәргә карата принципиаль карар кабул ителүенә һәм ул хезмәткәргә җәза бирелүенә ирешә алдык. Икенче этап – бу гамәлләргә прокуратура һәм Русия тикшерү комитеты бәяләмәсе», – диде Нәгыев.

Полиция башлыгы урынбасары Виктор Котников имзалаган хаттан аңлашылуынча, оешма боерыкларын бозып, мәктәпләргә шундый хатлар җибәргән хезмәткәргә дисциплинар чаралар күрелгән.

Бер ай элек Русия эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе мәктәпләргә хиҗап киюче укучы кызлар турында мәгълүмат туплап җибәрүне таләп итеп, документ тараткан иде. Казан идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе башлыгы Венера Сабирҗанова имзалаган бу документта мәктәп мөдирләренә «катгый дини карашта торган (хиҗап киюче) укучылар һәм аларның әти-әниләрен сурәтләүче материаллар» җибәрергә кушылган. Бу «эш өчен кирәк» дип аңлатыла документта.

Адвокат Нәгыев мондый мәгълүмат җыю Конституциягә каршы килә дип белдерде һәм прокуратурага моны тикшерер өчен гариза җибәрде. «Бу гамәл Конституциядә каралган дин һәм вөҗдан ирегенә хокукларны тупас боза, әти-әнисе ризалыгыннан башка балалар турында шәхси мәгълүмат җыю канунга каршы килә һәм монда дин тоту ягыннан дискриминация ярылып ята», – дип сөйләде Нәгыев.

Соңрак Казан Кирмәне вәкиле, мондый күрсәтмә Венера Сабирҗанованың үз инициативасы булган, дип акланды.

Кырым тарихы дәреслегеннән кырымтатарларның нацилар белән хезмәттәшлеге турында бүлек юкка чыгачак

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән куелган җирле хакимият ярымутрау тарихы дәреслегеннән Икенче бөтендөнья сугышында кырымтатарларның роле турындагы өлешен юк итәргә вәгъдә биргән.

Элегрәк кырымтатар активистлары бу дәреслекләрне мәктәпләрдән һәм китапханәләрдән алып куюны сораган иде.

Мәскәүнең «Просвещение» нәшриятында 10нчы класслар өчен 2018нче елда дөнья күргән «История Крыма» («Кырым тарихы») дәреслегендә кырымтатарлар Икенче дөнья сугышы елларында нацилар белән хезмәттәшлек итте дигән бүлекләр кырымтатарларда ризасызлык уятты. Кырымтатар активистлары бу дәреслекне экстремистик дип бәяләде һәм, кулланудан алуны таләп итеп, республиканың мәгариф, фән һәм яшьләр министры Наталья Гончарова исеменә хат язды. Активистлар, әлеге дәреслек милләт һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне кыздыра, дип саный. Бу елның февралендә Гончарова дәреслекнең мәктәпләрдән алынуын белдерде.

Хакимият белдерүенчә, үзгәртелгән дәреслек киләсе уку елына әзер булырга тиеш.

Башкортстанда эчкечелеккә каршы активистлар эзәрлекләнә

Баймак районында полиция автойөреш уздыручыларны озатып йөреп, халык белән профилактик сөйләшүләр алып барса, Исәнгул авылында «Зианчура эчкечелеккә каршы» дип язылган байрак тотып чыгучы активист тоткарланып, 10 мең сум штрафка тартылды.

Башкортстаның Зианчура районы үзәге Исәнгул авылында эчкечелеккә каршы хәрәкәткә кушылган активист Илгиз Хәсәновка мәхкәмә 10 мең сум административ штраф салды. Ул урам җыены оештыру тәртибен бозуда гаепләнде.

Хәсәнов Зианчура полициясенең мондый гамәленә гаҗәпләнәсе түгел, чөнки алар хәмер сатучыларны яклый, дип саный. «Без эчкечелек чәчәк аткан Абзан авылына барырга җыенган идек. Әлеге авыл биләмәсендә район полициясе җитәкчесенең туганы рәис булып тора. Рәис шулай ук ниндидер эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Безгә килеп җиткән хәбәрләргә караганда, ул авылның исерек ирләрен үзендә тагын эчертеп, кол кебек эшләтә икән. Шуны да тикшермәкче идек», – дип сөйләде Хәсәнов «Азатлык»ка.

Хәсәнов белән тоткарланган тагын ике активистны полиция җибәргән. Илгиз Хәсәнов бөтен җаваплылыкны үз өстенә алганнан соң, аларга тимәгәннәр.

«Башкорт» хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, эчкечелеккә каршы проектны алып баручы Фәнзил Әхмәтшин мәхкәмәнең бу карарын шикаять итәчәкләрен белдерде. «Без ул көнне Баймак районында автойөреш уздырдык. Полиция безгә бернинди киртә куймады, киресенчә, безне озатып йөрделәр, канунсыз хәмер сатучылар ачыкланган авылларда аларга беркетмәләр төзеделәр, халык белән сөйләшүләр алып бардылар. Зианчурада полиция бу чараны аңлап бетермәгән, күрәсең», – дип сөйләде Әхмәтшин.

1-2нче майда Башкортстанның берничә районында башкорт авылларындагы эчкечелеккә каршы автойөрешләр узды. Аны «Башкорт» хәрәкәтенең районнардагы бүлекчәләре оештырды. Анда катнашучылар хәмер сатучыларны хәмерләрен түгәргә мәҗбүр итте.

Чәршәмбе бу чарага Зианчура районы активистлары да кушылырга ниятләгән. Әмма аларны Исәнгул авылында полиция тоткарлаган. Активистлар «Зианчура эчкечелеккә каршы», «Эчүче кеше – эшләүче кеше түгел» дигән плакатлар тотып торган булган.

Инде берничә ай дәвамында «Башкорт» хәрәкәте Башкортстан авылларында эчкечелеккә каршы көрәш алып бара. Алар бу проблеманы күптәннән күтәреп килә. Активистлар 1нче августка башкорт авылларында ялган хәмер сатуны бетерү өчен көрәшә һәм авылларда хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе әзерли. «Башкорт» хәрәкәтенең «Аек башкорт» программасы да булдырылды.

Сүз уңаеннан, Башкортстан парламенты халыкны кайбер көннәрдә хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе буенча фикерләшергә чакырды. Канун өлгесе Яшьләр көнендә (27нче июнь), Белем көнендә (әгәр 1нче сентябрь якшәмбегә туры килсә – 2нче сентябрь) һәм Сабан туйларында хәмер сатуны тыюны күздә тота, дип яза «УфаСитиНьюс». Шулай ук депутатлар хәмерне сәгать 10:00дән 22:00гә кадәр генә сатарга рөхсәт итәргә кирәк дип исәпли. Хәзер хәмер 8:00дән 23:00гә кадәр сатыла.

Русиялеләр түрәләрне кулга алуларга кызыксынуын югалта

Һәр өченче русияле югары вазифалар биләүче түрәләрне кулга алулардан канәгатьлек хисе кичерә. Бу хакта «Ведомости» чыгарган «Левада» үзәге сораштырулары сөйли.

Респондентларның зур өлеше (40 процент) моңа карата бернинди дә хис кичерми, ә 14 процентының кулга алулар ачуын чыгара.

Кулга алулар нигездә аз белемле өлкән яшьтәге кешеләрне канәгатьләндерә, ди «Левада» үзәге җитәкчесе Лев Гудков.

Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше генә кулга алуларны коррупция белән реаль көрәш чагылышы дип саный. Һәр өченче респондент моны йогынты өлкәләрен бүлешү өчен көрәш дип атый. Русиялеләрнең 25 проценты исә, түрәләрне кулга алу белән бәйле хәлләрне халык игътибарын чын проблемалардан читкә юнәлтү ысулы, дип белдерә.

Гыйнвар ахырында Федерация шурасы әгъзасы Рауф Арашуков һәм аның әтисе Рауль Арашуков тоткарланды. Рауф Арашуковны ике кешене үтерү, шаһитләргә басым ясауда, әтисен «Газпром» ширкәтеннән 30 млрд сумлык табигый газ урлауда гаеплиләр.

Март аенда хәрәмләшү эше нигезендә элекке «Ачык хөкүмәт» эшләре министры Михаил Абызов тоткарланды.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии