Мәктәп формасын Мәскәү билгели

Мәктәп формасын Мәскәү билгели

Уртак мәктәп формасын кертү турында сүзләр куертыла башлагач, Татарстандагы күп кенә белгечләр, төбәкләр аны үзләре хәл итәчәк, дип тынычландырырга тырышты. Ләкин Русия Дәүләт Думасы депутатлары бу вәкаләтләрне субъектларга калдырмаска булган, алар мәктәп формасының нинди булачагын федераль канунга бәйнә-бәйнә кертергә җыена. Мәгариф комитеты вәкиле Ирина Мануйлова сүзләренчә, «төбәкләр бу вәкаләтләрне үз өстенә алуга әзер булмаган» һәм Думадан канунда барлык стандартларны ассызыклауны сораган.

14 май көнне эшче төркем киемгә булган бар таләпләрне билгеләячәк һәм ул яңадан думада каралачак.

Шулай итеп, милли традиция һәм һава торышы нигезендә, төбәкләргә мәктәп формасын булдыруда вәкаләтләр бирү турындагы үтенечләр искә алынмаган булып чыга.

Мөгаен, моңа күптән түгел «турыдан туры элемтә» барышында Русия Президенты Владимир Путинның әйткән сүзләре дә тәэсир иткәндер. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюгә каршы чыкты.

– Кайбер милли төбәкләрдә, әлбәттә, милли үзенчәлекләр бар. Әмма хиҗап ул милли традиция түгел. Безнең илдә һәм мөселман төбәкләрендә беркайчан да андый традиция булмады. Мин инде элек әйткәнемчә, мәктәп формасына кайту дөрес булачак, дип саныйм. Бу эш инде бара һәм төбәкләрдә ул онытылмас, ә киресенчә тиз генә кереп китәр дип уйлыйм, – диде Путин.

Күрәсең, аның сүзләре бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче түрәләргә инде иркенрәк хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргәндер, чөнки баштарак мәктәп формасын билгеләүне төбәкләр карамагында калдырылу мөмкинлегенә өмет зур иде. Әлбәттә, моңа каршы булучылар, субъектларга андый мөмкинлек бирергә ярамый, дип әйтеп килде. Шуларның берсе мәҗбүри мәктәп формасы турында канун өлгесен Думага керткән ЛДПР фиркасеннән Михаил Дегтярев.

– Русия – зур ил. Кайбер төбәкләр милли республикалар санала һәм анда милли элементлар кертү милләтара низагларны бетерү урынына аларны арттырачак кына, – диде ул.

Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге шулай ук республика мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка мәктәп формасының сәламәтлеккә тәэсире турында хат җибәргән. Аның бер өлешендә, балалар һәм үсмерләрнең уку вакытында бинада баш киеме белән йөрүләре төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеге әйтелә, хәтта баланың күз күреме дә начарая икән. Бу хатта турыдан-туры яулык сүзе булмаса да, баш киеме дигәндә инде нәкъ мөслимәләр истә тотылганы билгеле.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр милли республикаларның берсендә дә мәктәпкә яулыктан йөрү проблемалар тудырганы булмады. Мәсьәлә Ставропольдагы хәлдән соң куера башлады. Күптән түгел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә дә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләр таралды. Әлеге хәлдән соң Татарстан җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессы бу темага сөйләшү дә уздырды. Конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, анда Татарстан министрлыгы вәкиле: «Бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый», – дигән.

Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керәчәк.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Мәхкәмәдәге «Булгария» эше ышандырмый

«Булгария» фаҗигасенә июльдә ике ел була. Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томнан арткан. Нәтиҗәдә, мәхкәмә каршына көймә капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитов, «Булгария» субарендаторы Светлана Инякина, Русия елга регистры белгече Яков Ивашов һәм Русия транспортын күзәтү идарәсенең ике хезмәткәре Владислав Семенов һәм Ирек Тимергазиев басты.

Мәхкәмә шаһитләрнең күп булуы сәбәпле Казанның «Яшьлек» мәдәният сараенда уза.

Әлеге фаҗигадә йөкле килеш һәлак булган 30 яшьләр тирәсендәге керәшен татары Наташа Башуринаның (кыз фамилиясе) сеңлесе Олеся, бу мәхкәмәләрдән файда юк, чөнки анда тиешле кешеләр хөкем ителми, дип саный.

– Бу фаҗигадә гаепле булган югары түрәләр хөкемгә тартылмый. Шуңа әлеге мәхкәмә утырышларына баруны кирәк дип санамыйм. Әниләр апамның үлемен бик авыр кичерә, шуңа мин аларга берни әйтмим, үзем интернеттан күзәтеп барам, – дип елый-елый сөйләде Олеся.

Күпләр әлеге эшнең озакка сузылуын әйтә. Тикшерү эшләре берничә тапкыр кичектерелү сәбәпле, узган елның декабрендә тикшерүчеләр материаллар белән танышу вакытын мәхкәмә аркылы кыскартырга карар кылган. Мәхкәмә моны хуплады һәм бу эш 25 гыйнварда төгәлләнде.

Ләкин Тимергазиев өстәмә материаллар белән танышу өчен тагын бер ай кирәк булуын әйтте, Семенов аның белән килеште.

Зыян күрүчеләр моңа канәгатьсезлек белдерде. «Алар вакытны суза. Инде күпме укырга була», дип кычкырдылар.

Хөкемдар бар якны да тыңлап, материаллар белән танышу өчен бер ай түгел, ә ике атна бирде. Шулай итеп мәхкәмә тыңлаулары 27 майга кадәр кичектерелде.

Билгеле булганча, «Булгария» фаҗигасендә 122 кеше батып үлде, шуның 28 балалар иде.

Ландыш ХАРРАСОВА.

«Иске татар зиратына аерым игътибар кирәк»

Иске татар зираты да Иске татар бистәсе кебек игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу хакта «Азатлык»ка «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин белдерде. 2 май көнне дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге Иске татар зиратына зиярәт кылды, күренекле шәхесләр, дин әһелләре каберләре янында догалар кылынды.

Универсиада алдыннан Татарстан Президенты тәкъдиме белән Казанның татар тарихы да аерым игътибар үзәгенә алынды. Монда күренекле шәхесләр яшәгән тарихи биналар төзекләндерелә. Үз вакытында татар тормышы гөрләп торган Иске татар бистәсендә Казан шәһәрендәге башка муниципаль районнар кебек үк аерым бер бүлге (перфектура) булдырылганга ел ярымнан артык вакыт узды. Аның хәзер үз җитәкчесе бар.

Татар тарихын Иске татар бистәсе, Казан кирмәне һәм шәһәрнең башка урыннарындагы тарихи биналар гына түгел, ә Иске татар зираты да үз куенына сыендырган. Монда татарның күренекле шәхесләре, дин әһелләре күмелгән. «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин фикеренчә, әлеге зиратның тарихи йөзен саклап калу өчен шәһәр йә булмаса республика күләмендә программа эшләнергә һәм бу урынга аерым бер дәрәҗә бирелергә тиеш.

Иске татар зиратын күрү, анда яткан күренекле шәхесләргә зиярәт кылу өчен тартылганнар әз түгел. Күп очракта, әгәр читтән килгән кеше булса, каберләрне тиз генә таба алмый. Эзләп йөреп аптырап бетә. Хәтта Тукай каберен табу да җиңел түгел.

– Шиһабетдин Мәрҗәни, Галимҗан Баруди һәм башка шәхесләребезнең кайда җирләнгәнен күрсәткән күрсәткечләр юк. Хәтта мин әйтер идем, күп кенә кешеләр аларның кайда җирләнгәнен дә белмәскә мөмкин.

Бүген безнең белән зиратта журналистлар да булды. Мин аларга үзебезнең Мәрҗәни кабере янында булуыбызны әйттем. Журналистлар: «Ул кай төштә?» – дип сорый. Мин аларга түгәрәктән бу якка таба киләсез дип аңлатам. Менә бу әйберне аңлату да бик авыр. Күпләр тиз генә аңлый алмый, – ди Ильяс хәзрәт.

Наил АЛАН.

Freedom House: Русиядә матбугат иреге тагын да кимеде

Матбугат иреге көне алдыннан чыккан хисапта Freedom House телевидениене контрольдә тоткан Русия хакимиятен интернетта да ирекне чикләүгә керешүдә гаепли.

Дөньяда сәяси һәм цивиль иреклекләр торышын күзәтеп баручы Freedom House оешмасы 3 Май – Халыкара матбугат иреге көне алдыннан дөньяда матбугат иреге торышы турында еллык хисабын чыгарды. Бу хисапка караганда, былтыр тулысынча ирекле матбугат булган илләрдә яшәүчеләр саны соңгы ун елдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшкән.

Бу хисапта Русия дә матбугат иреге булмаган илләр төркеменә кертелә. Матбугат иреге моңарчы да репрессияләнгән Русиядә 2012 елда Владимир Путин президент вазифасына кайту белән вәзгыять тагын да начарайды, хакимиятләр матбугат иреген чикләү өчен тупас ысулларны да, хәйләкәрләрен дә кулланды диелә анда. Freedom House язуынча, хөкүмәт былтыр телевидениене үз контролендә калдыру белән бергә интернетка да контрольне көчәйткән.

Хисап Конституциясе сүз иреген һәм матбугат иреген гарантияләгән Русиядәге рәсмиләрне хакимиятнең канун бозуларын тәнкыйтьләүче азсанлы журналистларның авызын сәясиләшкән мәхкәмәләр белән томалауда гаепли. «Конституция һәм 2009 елгы канун мәгълүмат иреген гарантияли, әмма хөкүмәт, мәхкәмәләр эшчәнлеге турында мәгълүмат алу яки хөкүмәтнең интернет сәхифәләре аша мәгълүмат алу чынлыкта бик авыр», диелә анда. Экстремизм төшенчәсенең канунда ачык итеп билгеләнмәве сәбәпле хакимиятләрнең җитәкчеләрне тәнкыйтьләүчеләрне, шул исәптән журналистларны экстремизм гаепләүләре белән тыюы, нәтиҗәдә журналистлар арасында үзцензура дигән нәрсәнең көчәйгәннән-көчәя баруы да Freedom House хисабында игътибардан читтә калмаган.

Былтыр Путин президент вазифасына кайтканнан соң Бердәм Русия фиркасе контролендәге Дума кабул иткән репрессив кануннар ярдәмендә протест белдерүләрне чикләүне генә түгел, журналистларны чикләү максатын да куюы, хакимиятнең яңа кануннар нигезендә интернеттагы күп кенә сәхифәләрне тыюы турында да әйтелә быелгы хисапта. «Интернет башка төр медиадан иреклерәк булып калса да, күпкә төрлерәк хәбәрләр һәм фикерләр бирсә дә, хакимият интернетның популярлыгы арту нәтиҗәсендә дәүләт контролендәге медианың тәэсире кимүен аңлый һәм бәйсез фикерле блогерларны агрессиврак рәвештә куркыту, интернеттагы язмаларны бетерү, интернетта фикер белдерүләрне манипуляцияләү белән җавап бирә. Кремльнең беректәшләре берничә бәйсез онлайн газетны сатып алды яки үзләренең хөкүмәт яклы яңалыклар сәхифәләрен булдырды һәм, хәбәрләргә караганда, алар Кремль яклы пропаганда, бәйсез хәбәр сәхифәләрен һәм блогларны бетерү өчен акча алучы блогерлар һәм хакерлар челтәрен үстерә. Танылган бәйсез медиа чараларының, шул исәптән «Новая Газета», «Коммерсант» газетлары, «Эхо Москвы» радиосы һәм «Дождь» телевидениесе, Slon.ru сәхифәләре 2012 елда хакерлар һөҗүмнәренә дучар булды. Бу хәлләр бигрәк тә президент сайлау һәм июнь аенда Путинга каршы протестлар чорында күзәтелде», диелә Freedom House хисабында.

Дөньядагы матбугат иреге торышына багышланган еллык хисапта шулай ук Би-Би-СИ, «Азатлык» радиоларының тапшыруларын чикләү, ретрансляция мөмкинлекләрен бетерү дә тәнкыйтьләнә, чит ил радиоларының тапшыруларын тыючы 2011 елгы канун нигезендә былтыр «Азатлык» радиосының урыс телле тапшыруларының урта дулкыннардагы ешлыклардан колак кагуы да телгә алына.

Наиф АКМАЛ.

«Башкортстанда сүз иреге турында сөйләү урынсыз»

Башкортстанда матбугат азатлыгы булмау турында соңгы 20 елда күп сүз булды. Мортаза Рәхимов хакимияткә килгән беренче елларда республикада милли рух күтәрелеше еллары иде. Шул чакта республикада яңа матбугат басмалары дөнья күрә башлады. Аеруча башкорт телендәге мәгълүмат чаралары күп матди ярдәм алды һәм башкорт милли рухын күтәрү буенча бар мөмкинлекләрне эшкә кушты.

Әмма бәхет озакка бармады, – ди республикадагы киң билгеле эшкуар, татар милли оешмаларын берләштереп, көрәш юлына баскан Рамил Бигнов. – Хакимияттә озак утыруның тискәре яклары кыйтганың һәр почмагында бертөсле. Шәхес шөһрәте, кагылгысызлык галәмәтләре Башкортстан түрәләрен дә эчтән кимерә башлады. Хөкүмәт акчасына чыгучы гәзитләр, эфирга чыгучы телевидение һәм радио «музыка өчен акча түләүчеләргә» мәдхия җырлый башлый. Ә инде уңай якка гына сыпыручы журналистлар элиталы йортлардан фатирлар алды, югары кәнәфиләргә үрләде».

Бәйсез тикшеренү үзәкләре, социологик өйрәнү оешмалары фикеренчә, Башкортстанда соңгы елларда бәйсез матбугат басмалары бөтенләй дә юк.

Танылган галим Илдар Габдрафыйков фикеренчә, шунысы ачык – бүгенге көндә дә Башкортстанда сүз иреге, матбугат азатлыгы турында сөйләү урынсыз.

Фәнис ФӘТХИ.

Комментарии