Милләтебезнең Ак әбисе вафат

Милләтебезнең Ак әбисе вафат

5нче апрель иртәсендә мин әниемдәй ышанычлы кешемне, ә Чаллы милли хәрәкәте үзенең Ак әбисен югалтты… 79нчы яшендә Асия Мөхлисулла кызы Зиннурова вафат. Бу юлларны язып куйдым да көнозын кәгаземә якын килә алмадым. Асия апа кебек үзе матур, сүзе мәгънәле, сөйләме ихлас, гамәлләре кыю, татарның зыялы кешесе турында сөйләргә сүз җиткереп булмый. Аның блокнотындагы исемлектән берничә очраклы телефонны җыеп, карантин чакта килмәсәгез дә, иртәгә, өйлә алдыннан «Тәбәрәк» сүрәсе укып, рухына дога кылырсыз әле, дип хәбәр ирештерәм.

Галия ханым (83 яшьтә) белән бергә Хаҗда булганнар, анда гел бергә йөргәннәр:

– Иии, сабыр да, кешелекле дә кеше иде. Юмартлыгы… Берсендә кибет янында очраттым. Сатарга дип алып чыккан чиясен сөенеп биреп җибәрде. «Алып кайткан чияне күчтәнәчкә бирергә берсе дә телефонын алмый. Тагын бакчага китәбез, исраф булмасын дип кенә чыккан идем», – ди. Әкрен генә, йомшак кына сөйләр иде. Яшь иде бит әле…

Гыйнвар азагында Асия апаны реанимациядән кардиология бүлегенә күчерделәр.

– Бик озак яшәгәнмен икән инде мин, Наилә, – ди. – Уйлап, исәпләп яттым әле.

Ул арада селектордан: «Кичке ашка рәхим итегез,» – дигән татарча чакыру яңгырады.

– Асия апа, ишеттеңме, синең Шәрәфетдиновка язган хатыңның файдасын?

– Ә-ә, – диде ул, бераз уйланып торгач. – Әйе шул, рәхмәт, хәтерлисең икән.

2011нче елның 14-24нче мартында Асия апа инсульт диагнозы белән 5нче дәваханәнең 2нче неврология бүлегендә ятты. Чыгу белән шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы И.Шәрәфетдиновка хат язып салды. «… табибларга бик зур рәхмәт. Үзләре сау-сәламәт булсыннар. Инде хәлем дә ярыйсы әйбәтләнгән иде. Больницадан чыгасы көнне бер ханым, сине постка чакыралар, дип килеп әйтте. Мин бардым да, мине чакырдыгызмы, дидем. Шунда Дворникова Ольга Альбертовна дигәне миңа дорфа гына: «Говори по-русски, – диде. – Әгәр аңламасаң, тәрҗемәче алып кил!» – ди. Мин әйтәм: «Мин бит сезне аңлыйм, сез мине аңламыйсыз, бәлки тәрҗемәче сезгә кирәктер?» – дим. Менә шуннан соң китте инде миңа «на черта нужен ваш язык. Мин сезнең телегезне өйрәнмәдем дә, өйрәнмим дә, өйрәнмәячәкмен дә, кирәге дә юк». Мин әйтәм: «Сез Татарстанда яшисез бит», – дим. Юдина Валентина Максимовна дигәне: «Хәзер Татарстанда Президент юк, сезнең телегез дә бетәчәк. Безгә сезнең телегезнең бер хаҗәте дә юк. Мәскәүгә барсаң синең телең кирәкме?» Кыскасы, болар коендырдылар гына мине икәүләп. Шул арада өлкән шәфкать туташы да, сезнең телегезнең безгә хаҗәте юк, дип әйтеп китте.

Мин үзем өчен түгел, телебезне, милләтебезне аяк астына салып таптауларына шул кадәр гарьләндем, рәнҗедем. Алар бит татар халкы җитештергән ризыкны, икмәкне һ.б. ашап яталар. Оят кирәк әзрәк. Авылларда 90% татарлар яши бит. Шуннан инде алган дәвалар да җилгә очты. Өйгә көчкә кайтып җиттем. Кан басымы күтәрелгән, йөрәк тибеше 100гә җиткән иде. Дәваларның файдасы тиде, дип сөенеп йөргән идем дә, алай булып чыкмады шул. Анда ятучы урыс телен белмәүче татар әбиләренә никадәр авыр икәнен чын йөрәгем белән аңладым мин.

Безне алда тагын ниләр көтә?

Сезгә зур ихтирам белән, хезмәт ветераны, Дәүләт бүләкләре иясе, 5 бала анасы, 11 оныгымның әбисе, 2 турунымның карт әбисе, Асия Зиннурова.

27 март 2011 ел».

Изображение удалено.Ай тулганчы җитәкчедән җавап килде: «Мондый очраклар башка кабатланмасын өчен, хастаханә администрациясе хезмәткәрләр белән җыелыш үткәрде. Татар телендә аралаша торган пациентлар һәм алар янына килүчеләр белән сөйләшкәндә кыенлык туса, медицина персоналының татар телен белүче хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә тиешлеге турында әйтелде».

Асия апа дәваханәдән чыккач, 4нче апрельдә 29нчы татар гимназиясен яклап үткәрелгән пикетка да килде әле.

– Асия, сиңа бит инсульт булган дигәннәр иде, – ди бер милләтчебез, аптырап.

– Булса, мартта ук булды бит ул, – ди. (Фотода Асия апа шул пикетта чак).

… Блокноттан тагын бер номер җыям, йомышымны аңлатам. Фидания Габдулловна Асия апа белән бергә данлыклы Мәрьям абыстайда дини гыйлем алучы гына түгел, 2нче татар гимназиясендә Зиннуровларның балаларын да укыткан икән.

– Искиткеч ихлас һәм гадел кеше иде, – диде мөгаллимә. – Андый кешеләр әз. Милләт өчен, ил өчен дип яшәүче. Без алай булдыра алмыйбыз. Көчле кеше, гаиләсен дә үрнәк итеп алып барды.

Милли хәрәкәттә Рафис Кашапов һәм аның гаиләсе өчен иң тирән борчылган кеше дә Асия апа булгандыр, мөгаен. Нурзия Кашаповага озату турында хәбәр итәм.

– Гыйнварда Асия апа дәваханәдән чыккач сөйләшә алдым бит мин. Үз хәлен сөйләү юк, Рафисны сораша. «Балалар, ничек тә бергә булыгыз. Аңарга кайтырга ярамас инде, бергә булыгыз», – ди.

Асия апа милли хәрәкәттә сүз алып бик сирәк, үтенсәләр генә сөйли иде. Ул төгәл, кирәкле гамәлләр тарафдары булды. Чаллы ТИҮ бинасында Р.Кашаповка һәм анда булганнарга һөҗүм итеп, кыйнап чыкканнан соң Г.Шәйсолтановка РКБда башына операция ясатырга кирәк булды. Ул чактагы шәһәр мэры И.Халиковка кабул ителүгә язылып керделәр (үзе генә йөрмәс, кемне дә булса иптәшкә ала иде). Инвалид улын тәрбияләгән ялгыз әнинең түләүле операциягә мөмкинчелеге юклыгын аңлата алганнар. Чыгарга кузгалгач, шәһәр сәламәтлек идарәсе җитәкчесе А.Фәтхетдинов: «Апалар, ә үзегездә ни йомыш иде?» – дигән, аптырап. Чөнки милләт исеменнән кереп, үз кирәкләрен хәл итеп чыгучыларны күп күрде мэриядәгеләр.

– Рәхмәт, үз кирәкләремне үзем хәл итәм әле. Балаларым да бар, шөкер, – дип чыкканына Асия апа бик сөенә иде.

16 ел 2нче татар гимназиясендә ата-аналар комитеты әгъзасы булган Асия апа милли хәрәкәттә дә 25 ел – йөрәгенә катлаулы операция ясатканчы, җигелеп тартучы булды. Көрәште дә, ераклардан Корылтайларга килгән милләттәшләребезне өенә алып кайтып кунак итте (талон заманнары!), штабта да өстәлдә аның бәлеше, шулпасы, чәкчәге булыр иде. Ул бер генә гамәле өчен дә үкенмәде. Әмма Чаллының бала тудыру йортында русларның «крещение» көннәрендә аның оныгы бәби белән яткан бүлмәгә поп кереп, «изге» су сибеп, барлык милләт балаларын рәттән чукындырып йөргәнне җәмәгатьчелеккә җиткереп, ТИҮ пикетка «Нет христианизации!» плакатын алып чыккан өчен Р.Кашапов Бөгелмә изоляторында даруларсыз җәфа чиккәндә бер генә әйтеп куйды: «Мин бала тудыру йортындагы хәлләрне әйтмәгән булсам, үзе дә, гаиләсе дә җәфаланмас иде бу кадәр, дип уйлыйм кайчакта».

Асия Зиннурова милләттәше Мәрзия Шакирова белән ул чакта инде Чаллының Җиңү паркын саклап калу, анда Православие Үзәге төзетмәү өчен көрәшеп, прокуратура, суд, изоляторларны 2 ел буе үзе узган кеше иде. Бу турыда мин «Безнең гәҗит»нең 2011 ел, гыйнвар саннарында «Яшьнәп үткән гомер» дигән язмамда сөйләгән идем.

Асия апа миңа, зур ышаныч күрсәтеп, 25 еллык көрәш турында архивын тапшырып китте. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, зиһен биреп, яшь буынга тиешлесен ирештереп, үземнән соң тарихыбызны өйрәнүче институтлар архивына урнаштырып китәргә язсын. Әгәр «БГ» редакциясе риза булса, мин Асия апаның кырыгына аның 30.10.2002 – 11.11.2002 көннәрендә Чаллы Эчке эшләр идарәсе изоляторында алып барган көндәлеген тәкъдим итәр идем. Күптән түгел бер милләттәшемнең: «Асиянең ничек инсульт та, инфаркт та булган соң, икесе бергә буламыни ул?» – дигән соравына җавап та булыр иде. 2002-2004нче елларда ул үткән допрос-суд язуларын укып чыккач, шундый мөлаем, җайлы гына сөйләшеп, тыйнак кына йөрүче Асия апада каян шундый ныклык, дип уйлап куясың.

Асия апаның үзенең гамәленнән бик канәгать булып сөйли торган бер очрак бар иде. Истә калдырыйм дип кат-кат сөйләттем, әмма аныкы кадәр дөрес, авылча матур җөмләләр истә калмаган. Булмаган «чиркәүне җимерү» эше белән көн саен прокуратура юлында йөргәндә тикшерүче Замараев апаларга: «Вскоре все изменится, пойдем по другому пути», – ди. Асия апа аңлап ала: шаһитлар итеп мэрия ТИҮен оештырып йөрүче, әмма Кашаповны сөймәүче берничә кешедән сорау алулар тикмәгә түгел, ачлык тотуны һәм чиркәү «ватуларны» төп оештыручы итеп, Рафиска сылтап, аңа эш ачарга җыеналар!

– Икенче көнне шәһәр прокуроры Илдус Нәфыйковка кердем дә әйттем: «Сез Рафиска булмаган гаепне тагарга җыенасыз. Үзегез дә милләт баласы бит, рәнҗештән куркыгыз, монда аның бер катнашы да юк», – дидем. Бик игътибар белән тыңлады, бер сүз дә әйтмәде. Дүшәмбе көнне прокуратурага «эшкә» килеп утырдык, Замараев керде дә әйтте:

– Так, продолжим как было…

Асия апаның сөйкемлелеге, тыныч кына тавыш белән сөйләве каршы як белән аралашканда да аның файдасына «эшли» иде. Менә ул сөйләгән тагын бер тарих.

«Судлар бетте, безне акладылар. Бервакыт мин базарга керәм, ул чактагы ФСБ башлыгы базардан чыгып килә.

– Рәхмәт әйтергә очрата алмый йөри идем әле сезне, – дидем.

– Килегез әле, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, – ди.

Килдек Фазлыева белән (чиркәү эше буенча ул да гаепләнүче иде) ФСБга, керттеләр эчкә.

– Нәрсәгә рәхмәт әйтәсе идегез, апалар? – ди.

– Безгә эш кузгатырга прокуратурага син язып биргәнсең икән, шуңа ул рәхмәт, – дидем дә, чыгып киттек».

* * *

Асия апаның иң яраткан шөгыльләреннән (эрләү, бәйләү, бакча, тәмле ризыклар пешерүдән тыш) – гәҗит-журнал уку иде. Сканвордларны да кертеп 11 төрле басма алдырды. Елга якын рәтләп почтальон эшләмәгәч, 2019-2020нче елларга бары тик «Безнең гәҗит»кә генә язылды: бер килмәсә, бер килер әле, ди иде. Чәршәмбе телефон аша кыскача гына таныштырып чыгам да, улым алар яныннан узышлый гәҗитләрне кертеп чыга.

– Тәм-томнарың килде, күңелем тулы сөенеч, хәзер укырга утырам, – ди иде. Асия апа кулына алып карый алган соңгы сан 11нче марттагы Мисбах абый Сәхәбетдинов турындагы язмалы бит иде. Ни кызганыч, якын туганы Мисбах абыйны күрү турында хыялланды, әмма… Соңгы көннәрендә, реанимациядә нинди авыр хәлдә дә минем тавышка беренче реакция: «Мисбах абый кайттымы?» – диде. Төрмә эчләрендә ишекләр кат-кат, хатлар озак үтә, димәк, туганының вафаты турында хәбәрне дә Мисбах абый гәҗиттән укыячак.

Реанимациядә өч көн сөйләшә алмыйча ятканнан соң аңына килгәч, яңалык ирештердем: Фәүзия Бәйрамованы Тукай бүләгенә тәкъдим иткәннәр (шөкер, милли көрәштәшен хәтта исемлеккә дә кертмәүләрен белми китте).

– Рәхмәәт, әйбәт булган. Бик күп каршылыкларны үтте ул.

Мисбах абый, Илфат, Тәлгать, Рафис исемнәренә ул җанланып киткәч, кызы Айсылу аптырап сорады: «Сезнең белән ничек сөйләшергә тырыша бит ул, Наилә апа, безгә алай түгел кебек».

– Мин бит аны сезнең кебек ашарга кыстамыйм. Сәламәт, көчле, милләтем дип янган, Казан урамнарын «Азатлык!» дип ураган елларның кайтавазын ишеттерәм.

Асия апа соңгы 3 айда даими тәрбиягә мохтаҗ булды. 4 кызы чиратлашып тәрбияләп, чиста, коры урында яткырдылар. Иң файдалы ризыклар белән гомерен озайтырга тырыштылар. Үзе әйткәндәй: «Бер килгән, бер китәсе». Якшәмбе иртәсендә кызлары Айсылу белән Айгөл, мендәрләргә сөяп утыртып, җылы чәй эчертеп, ятам дигәч яткырып, су сорагач авызына су салып, әниләре җиңел генә мәңгелеккә китеп барды. Чаллы милли хәрәкәте дә Ак әбисез калды. Урыннары оҗмахның түрләрендә булса иде. Амин.

Изображение удалено.Изображение удалено.P.S. 6нчы апрельдә мөхтәрәм Асия апа Мөхлисулла кызын озатырга, карантин булуга карамастан, байтак милләтчеләр җыелды. Саубуллашу сүзен милли хәрәкәт исеменнән «БГ»нең 29нчы гыйнвар санында «Шул мәктәп шундый көнгә төшсен инде?!» дигән соңгы хатында Асия апа үзенә рәхмәт ирештергән Тәлгать Әхмәдишин әйтте. Ул туган ягында – Сарман районы Балтамак авылында җирләнде. Асия апа якташлары, бала чагы, күршеләре турында шундый кызык итеп, яратып, якты итеп сөйли иде! Мөгаен, туган авылы да үзе кебек сөйкемле, ихластыр. Вирус афәтләрен исән-имин үтеп, милләттәшләремә Ак әбиебезнең каберен зыярат кылырга насыйп итсен.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Укыдым да, шактый вакыт эшли алмый утырдым. Асия апаның бик авыр хәлдә булуы, аннан үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч тә, шулай өнсез калган идем. Нишлисең, язмыш бик ачы. Без берни эшли алмыйбыз. Әгәр милләт язмышы дип чапмаган булса, Асия апа озын гомерле булыр иде. Әмма ул бәхетле. Аннан да бигрәк аның балалары, оныклары бәхетле. Чөнки алар татар, аларның әниләре, әбиләре искиткеч кеше…

Миңа Асия апа белән якыннан очрашырга насыйп булмады. Чаллы тирәсендә сирәк булырга туры килә. Никадәр хыяллансам да, тормыш көтү юлны ерагайтты. Әмма читтән генә танышмын. Аның турында күп язарга, телевидение аша да сөйләргә туры килде. Шушы мәкалә авторы Наилә апага рәхмәт. Телефоннан да сөйләшкәләгәнем булды. Асия апаның күчтәнәчләре белән чәй эчкән чаклар бик еш иде. Аеруча чәкчәге тәме һаман телемдә (Асия апаның рецептын газетабызның алдагы саннарында тәкъдим дә итәрбез) Мин газетабызның берничә санында мәкалә яза алмый торсам, шунда ук борчыла башлап, минем язмышым белән кызыксынуын да белеп тора идем.

…Мин бик сабый чактан әтисез калдым. Әбиләрем, бабайларым да мин туганчы ук китеп барганнар иде инде. Әй кызыга идем, әбилеләргә… Күршедәге Гайникамал апаны, Маясма, Майшәрәп апаларны әби дип йөри идем. Әни эшкә киткәндә мин аларда «ясле»дә. Мин аларны үз әбиемнәрем дип белә идем. Аңлый башлагач кына кыенрак булып китте. Инде менә Асия апа белән танышкач, Асия апа кебек әниле, әбиле булу бәхете бик бик сирәкләргә генә тәтидер, дип уйлый идем. Шул үрнәк әбиләрне белгәнгәме, мин үз оныкларым өчен дә бик кадерле яраткан бабайлары була алдым.

Кызганыч, бу Асия апаның якыннары өчен генә түгел, милләт өчен, язмышыбыз өчен борчылучылар өчен дә тирән кайгы. Ул трибуналарда үзен күрсәтер өчен талашмады, тыйнак булды, әмма барыбызны да уздырып, милләт язмышы өчен борчылып иң беренче сафта лидер булып барды.

«Безнең гәҗит» күп санлы укучылары исеменнән Асия апаның якыннарының, аны белгәннәрнең гаять тирән кайгысын уртаклаша. Бәлкем, алай әйтергә ярамыйдыр, бар да Аллаһ хөкемендә: Асия апа җәннәтләрнең түрендә булырга тиеш, чөнки кем кем – ул да шул түрләрдә булмаса… анда кем генә керер икән… Татар милли хәрәкәте тарихында Асия апа Зиннурованың исеме баш хәрефләр белән язылыр… Тыныч йокла Асия апа!!! Безнең язмышыбыз өчен, беләм, Асия апа күкләрдән дә борчылып торыр… Без бик юксынырбыз Асия апаны. Ул булса, ничек уйлар иде, ул булса ни әйтер иде, дигән сорауны бик еш бирербез. Мин бу сорауны Туфан абый Миңнуллинга әле һаман да бирәм, әле һаман да сөйләшәм…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Милләтебезнең Ак әбисе вафат, 4.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии